Ризаэддин Фәхреддин укуларына мәкалә.
статья на тему

Мингазова Рамзия Марсовна

Ризаэддин Фәхреддин үзенең мәкаләләрендә,әсәрләрендә тәрбия мәсьәләләрен яктырта.Ул ата-ана һәм бала мөнәсәбәтенә аеруча игътибар бирә.Ризаэддин Фәхреддиннең китаплары һәр гаиләнең өстәл китабы булырга тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minhazheva_r.m.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

                          Педагогик укуларда катнашу өчен заявка

Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

Минһаҗева Рәмзия Марс кызы

Шәһәре

Алабуга  шәһәре

Эш урыны

10 нчы  урта  мәктәп

Вазифасы

 1 нче  категорияле  татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы

Гыйльми дәрәҗәсе, исеме

Мәкаләнең исеме

Ризаэддин  Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.

Катнашу формасы

E-mail / телефон

1810000524@tatar.mail.ru

89172203289

Р.М.Минһаҗева

10 нчы  урта  мәктәп, Алабуга  шәһәре

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ АТА-АНА ХАКЫН ХАКЛАУНЫҢ КЫЙММӘТЕ.

 Ризаэддин Фәхреддин   - бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр галим, әдип, педагог, журналист, философ. Күренекле татар мәгърифәтчесенең тәрбия, әхлак мәсьәләләрен яктырткан әсәрләре бүгенге заман таләпләренә аваздаш. Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрен татар теле  һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия өлкәсендә куллану әһәмияткә ия.

Пөхтә, чиста, матур киенү, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел  булу-шундый күркәм сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабайларыбыздан мирас булып калган.Гомумән, халкыбыз әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, ата-ана хакын хакларга, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, борынгы йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышкан. Ә хәзерге вакытта исә бу сыйфатларны укучыларда  тәрбияләү – безнең бурычыбыз.

 Шуңа күрә Ризаэддин Фәхреддин тәрбия эшенә зур әһәмият бирә, Г.Курсави, Ш.Мәрҗанинең карашларын дәвам итә. Кеше –тәрбия җимеше, тәрбиясе  нинди-кешесе шундый , дигән караштан чыгып эш итә, белем, дин, әхлак, тәрбия мәсьәләләрен яктырта. Ризаэддин Фәхреддин мәгърифәт  юлында беренче планга гаилә тәрбиясен куя. Аның фикеренчә,тәрбиянең башы гаилә, ата белән ана-беренче тәрбиячеләр. Җәмгыятьтә хатын-кызның, ананың роле, тәрбиягә, белем алуга, әдәп-әхлакка караган 80 гә якын хезмәте чыга.”Тәрбияле ана” “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле бала”(1898), “Гаилә”(1902), “Нәсыйххәт”(1902), “Әдәбе тәгълим”(1902), “Шәкертлек әдәбе”(1899,1900,1903) китапларында галим  милләтнең көчен, дини сафлыгын, гаилә ныклыгын әхлак, психология, йола, гореф-гадәт яктылыгында ачып бирә.  Дөрес тәрбияне ничек алырга мөмкин соң? Ни рәвешле әти-әни баласын туры юлга бастыра ала? Үзләрен  хөрмәт итәргә ничек өйрәтергә була?

Бу сорауларга җавапны Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә табарга мөмкин. “Дөньяга килгән сәгать белән балалар тәрбиягә мохтаҗлардыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә – аналардыр. Аналар балаларның һәр эшләрен гадәткә салырлар.Тәрбияле аналар- олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар. Шулай ук балаларның хәйләгә, ялган сөйләргә өйрәнүләренә  сәбәп булырдай нәрсәләрне кылмаслар”,- дип әйтелә “Тәрбияле ана”исемле хезмәтендә.[5,97] Гаилә турында язганда галим: “Их, мондый балаларым дөньяда һич булмаса иде! Их,өйләнмичә үлгән булыр идем! Их, дөньяга килмәгән булыр идем”,-дип хәсрәт чиккән ата һәм аналар бу дөняда азмы??! Шулай булуга карамастан, мондый хәсрәтләргә күп вакытта ата вә аналар үзләре сәбәпче булалардыр, ягъни тәрбия биреләчәк бер вакытта балаларына тиешле тәрбия бирмичә җиңелгә санаулары-мондый нәрсәләргә сәбәп булыр. Эш болай булгач, хатыннарга тәрбия бирү- иң кирәкле нәрсәләрдән булып, тузан кадәр дә җиңелгә санау-ярамас. Хатыннарның бизәкләре-энҗеләре, хәтта камзуллары, ефәк күлмәкләре, алтын беләзекләре түгел, бәлки тәрбияләредер”,-дип яза. [1, 128]

 Хәзерге вакытта исә яшь буында ата-ана хакын хаклауның кыйммәтен аңламау очракларын еш очратырга мөмкин.Тормышта картайган әти-әнисе өчен оялу хисләре тойган, аларга карата дорфа,тупас мөгамәләдә булган, хәтта йорт-җирләреннән куып чыгарган яшьләр дә бар бит.Әлбәттә, ата-ана хакын хакламаган бу яшьләрнең бәхете булмаячак. Ә менә шундый вәхшилекне булдырмау өчен, балаларга  гаиләдә һәм мәктәптә дөрес тәрбия бирү мөһим. Үземнең дәресләремдә мәшһүр мәгърифәтчебез хезмәтләренә таянып эшлим. Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-вәгазьләрен өйрәнүне әдәбият һәм уку дәресләрендә тәрбияви текстлар  белән бергә алып барам.Мәсәлән, 8 нче татар төркемендә “Сак-Сок” бәетен өйрәнгәндә, проблемалы сорау куям:

-Әле генә бергә яшәгән ике малай бер-берсен күрмәс кошларга әйләнгән. Ни өчен?

Укучылар нәтиҗә чыгаралар: әнисен тыңламаган, санламаган, рәнҗеткән балаларга язмыш рәхимсез була.Ана  хакын хаклау темасына риваятьләрне искә төшерәбез.Мәсәлән , ана йөрәге турындагы риваять.

2 нче риваять. Имеш, бер егет карт авыру әнисен аркасына кочтырып, өч мең чакрым ераклыктагы изге суга алып барып кайткан. Кайткач, акыл иясеннән сораган: “Мин әниемне савыктыру өчен, өч мең чакрым ераклыкка аны кочтырып алып барып кайттым. Анам алдында бурычымны үтәдемме инде?”

“Һи-и-и ,-дигән акыл иясе.Бу хезмәтең синең әниеңнең бер минутлык тулгагына да тормый...” Шулай ук хәдисләрне мисалга китерәм:

1. Анаңны күтәреп өч тапкыр Мәккәгә алып барып кайтсаң да, аңа булган бурычыңны үтәп бетерә алмассың.

2. Җәннәт аналарның аяк табаны астында.

3. Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да хакын хаклап бетерә алмассың.

Дөньяда иң изге теләктә булган иң кадерле кешесен-үзенең газиз анасын хөрмәт итә белгән кыз яки егет киләчәктә каенанасын хөрмәт итә, хатынын, ирен  ихтирам итә. “Үз анасын зурлаган , кеше анасын хурламас!”-ди халык мәкале. Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәрен өйрәнгәндә, Бәдретдиннәр гаиләсендәге  мөнәсәбәтләрнең матурлыгы, Бәдретдиннең ата-ана хакын хаклавы, ата-ана әдәбе турыда фикер алышмыйча мөмкин түгел. “Әйтелмәгән васыять “ әсәрен анализлаганда, балаларының Акъәбинең васыятен тыңларга вакыт тапмауларын ассызыклау мөһим.Бөек галим,педагог һәм мәгърифәтче Ризаэддин бине Фәхреддин болай дип яза:

“Ата-анагызны сөегез, васыятьләрен үтәгез, морадларына каршы килмәгез, каты күңелле булмагыз.Аларны хәсрәтләндермәгез.Бер көн җитәр,сез дә ата булырсыз, исәпләп карагыз-шул көндә балаларыгыз хөрмәтегезне санламасалар, риза була белерсезме? Иң изге Рәсүл әфәндебез хәзрәтләре: “Аталарыгызга изгелек итегез, сезгә балаларыгыз изгелек итәр,”-дигән мәгънәдә бер сүз сөйләгән.”[ 1, 80]

Гомумән, киң крашлы мәгърифәтче һәм педагог буларак, Ризаэддин бине Фәхреддин яшь буынның милли аңын , әхлагын үстерүне алгы планга куя. Аның хезмәтләре балаларны кешелекле, инсафлы, итагатьле, әдәпле, әхлаклы булырга, ата-ана хакын хаклауның кыйммәтен аңларга ярдәм итә.

                           

Файдаланылган әдәбият.

1.Шәһиев Р.Ш.  Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы.-Казан: РИЦ «Школа”, 2007.-332 бит.

2. Балаларга үгет-нәсыйхәт.- Казан : “Дом печати” нәшрияты.- 2001. – 192 бит.

3. Вил Казыйханов “Безгә Ризаэддин  Фәхреддин ни өчен кирәк? ““Мәйдан” журналы , 2006 . - 128 бит.

4. Мәшһүр мәгърифәтче-галим , педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. Казан , 2006. -200 бит.

5. Ризаэддин Фәхреддин . Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән.- Казан “Мәгариф” нәшрияты , 2005. - 159 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...