З. Хөсниярнең "Хуш, авылым" роман - эссесенә рецензия
книга по теме

З.Хөснияр - минем якташым. Аның роман - эссесен укып чыкканнан соң, үземнең фикерләремне кәгазь битенә төшерергә булдым. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_kulymda_yaktash_yazuchybyz_zinnur_hosniyarnyn.docx19.01 КБ

Предварительный просмотр:

 Минем кулымда якташ язучыбыз Зиннур Хөсниярның “Хуш, авылым!” дигән китабы. Бу китап Татмедиа ААҖ филиалы “Идел - Пресс” полиграфия – нәшрият комплексында 2011 нче елда басылган.

Китапның тышлыгы караңгы төс белән ясалган. Исеменнән дә моңсулык  аңкый.  Укыганчы, мондый суыклыкның  сәбәбен  аңлый алмадым. Хәзер барысы да ачык. Язучы сүзләре  белән  әйтсәк, бетеп бара торган авыл, колхоз таралган, җирләр эшкәртелми, чүп үләннәре үсә,булган ир-аты эшсезлектән ни кылырга белмәгәннән генә “алкаш” лыкка чыккан, “яшьләр” наркотиклар белән шаяра.

Китап язучының портреты, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәкалә, роман – эсседән алынган өзекләр һәм фотолар  белән  башланып  китә.Минем  өчен китапны  мондый  тәртиптә  башлау  яңалык  булды. Зиннур  абый  укучыларда  әсәрне  укырга  кызыксындыруның  яңа юлын  тапкан бит!  Фотолар- язучы  тормышы  турында кызыксыну,ә  өзекләр  роман-эссене  укып  чыгуга  теләк  уята.

Монда язучы авылдашлары,  якташлары  турында  яза һәм  бүгенге  хәлдәге  авыл , җир  кадере турында уйлана. Ул  иң якын кешеләрен  тарихка кертеп калдыра. Бу әсәр  минем өчен  дә  бик кадерле.Чөнки Зиннур  Хөснияр-минем якташым.Роман-эссене укыгач, үзем  эзләгән бик күп сорауларга җавап, үзебезнең төбәктән  чыккан танылган шәхесләр турында тулырак  мәгълүмат таптым.

           Әсәр башында  язучы җитмешенче еллардагы  һәм  хәзерге  туган  авылын чагыштырып сурәтли. Элек  кешеләр  бер-берсенә игътибарлы, мәрхәмәтле, миһербанлы   булганнар. Ә хәзер күрше күршенең хәлен  белми, һәркем үз эченә бикләнгән.Авторның шул чорда белем биргән укытучыларына хөрмәте чиксез.

         Аннан соң вакыйгалар Байтамак авылында бүгенге көннәрдә бара. Авылга Казаннан кайтып, туган нигезенә йорт салдырган, халыкныкын урлап баеган Абрек Хөллиев белән танышабыз. Ул йортка кунаклар белән, ял итәр өчен, айга берничә тапкыр кайтып китә. Элекке колхоздан өч мең гектар җир сатып алган. Этләр ярышы уздырырга җыена. Үзенең бөтен мәкерле эшләрен башкарганда, “дәү кеше” Люцерн Буртасовичка таяна. Авылның буйдак егетләрен үз файдасына куллана. Аларның аңнарын аракы белән томалый.

        Ә шул авылда туып үскән, Мәскәүдән ял итәргә кайткан Байтимер -Абрек Хөллиевнең нәкъ киресе. Аның бабалары, туганнары  колхоз рәисләре булган. Әтисе, ташлы җирне эшкәртеп, икмәк үстергән. Хезмәтләрен намус белән башкарганнар. Алар җир кешеләре. Байтимер дистә еллап космонавт булырга йөри. Ашкын елгасы буенда куш нарат төбендәге кабердә Байтимернең бабасы ята. Ерак бабасы Апанаевтан кече кызына калган чүлмәкле алтыннар да шул кабергә күмелгән була. Ул бабасының сөякләрен зиратка күчерә, ә алтыннарның шактый өлешен пар каен төбенә күмә  һәм үзе белән ала.Бу хәбәрне Абрек ишетә һәм алтыннарны тигез бүлүен, су буендагы җирләрне үзенә бирүен таләп итә. Байтимер ризалашмый. Абрек “дәү кеше”ләр ярдәме белән, аңа нахак бәла тага, алты елга төрмәгә утырталар. Байтимер, гаепсезлеген исбатлап,  бер елдан төрмәдән кайта. Алар арасында җир өчен көрәш дәвам итә. Абрек үзенең ялганнары һәм гамәлләре белән күпләрнең бәхетен җимерә.

        Әйе, бу дөньяда акчага барысын да сатып алып, зур дәрәҗәләргә ия булырга, кешеләрне рәнҗетергә, рәхәт яшәргә була. Хәзер үтерүчеләр, караклар рәхәт яши. Без бит бу дөньяда “кунак” кына, “сынау” өчен генә туганбыз. Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәсебез, мәңгелеккә каласыбыз бар. Шуны онытмасак иде. Бу дөньядаэшләгән барлык начарлыклары өчен Абрек Хөллиев белән Люцерн Буртасович тәмугка озатылалар. Моннан да авыррак җәза юктыр дип уйлыйм.

        Байтимердән соң авылга кытай кешесе кайта. Аларны төрмә дуслаштырган була. Ул Гайшәгә өйләнә.Кытайда җир кысан, ә Россиядә җирләрнең чиге юк! Ванның әтисе шуларны исәпкә алып, улын Россия кешесе белән таныштырган, акчасы бәрабәренә вакытыннан алда азат ителүне оештырган. Туйга Пекиннан ике йөз кытай кешесе кайта һәм Татарстанда яшәп кала. Алар бердәм, тырыш халык. Җирдән гөлбакча ясыйлар. Ләкин хезмәт кешесенә каршы хөкүмәт һәрвакыт юллар яба, үти алмаслык законнар уйлап таба. Кытайлар китәргә мәҗбүр  булалар. Ахыры күңелсезлекләр белән тәмамланса да.

     Әсәр безне президентыбыз Рөстәм Миңнехановның әнисе шәҗәрәсе белән, урманнарны сирәкләндергән вакытларда, куеландырып, саклап калган Нургали Миңнеханов белән таныштырды.

       Безнең тарихыбыз бик катлаулы. Гомер буе милләтем изелеп яши. Халкыма ниләр генә күрергә туры килмәгән. Аны тырыш, укымышлы, ярдәмчел, туган җанлы, куйган ниятләренә ирешкәнгә күрә яратмаганнар. Нахак бәла тагып төрмәләргә утыртканнар, Себергә сөргенгә озатканнар, атканнар, бетерергә теләгәннәр. Ләкин халкым һәркайда да авырлыкларны җиңгән, соңгы чиктә чит илләргә чыгып китеп яшәргә мәҗбүр булган. Совет илендәге “пычраклардан” куркып яшәгән. Боларны без Әхмәтша, Даутовлар, шагыйрь Ил Туганов, Шәфи Алмас гаиләләре мисалында күрәбез.

         “Биектауның бөеклеге” дигән бүлектә Биектау районында туып үскән, районны үстерүгә зур өлеш керткән танылган шәхесләр турында язылган. Дәрәҗәле урыннарда эшләүче якташларыбыз күп икән безнең!

          “Авыл шушы көннәрдә күккә ашарга тиеш... Галәм корабы Коркачык  аэродромыннан күтәреләчәк, ди.” Бу җөмләнең кабатлануына игътибар иттем. Кабатлау - авылның бетүгә баруына ишарә. Автор борчыла. 1917-1950 нче еллар – иң куркыныч, авыр еллар. Тарих кабатланмый дип кем әйтә ала?

         Бу китапны укыганда, мин бик борчылдым. Нахак бәлаләрдән, явызлардан Аллаһы Тәгаләбез үзе саклап йөртсен.

         Авторның теле бик бай. Күпме халык авыз иҗаты әсәрләре, гыйбрәтле, сабак булырдай фикерләр кулланган. Авыл язмышы, җир кадере турында үзе генә уйланып калмыйча, безне дә уйланырга мәҗбүр итте.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рецензия на учебник В.И. Уколовой История Древнего мира. 5 класс

Рецензия на учебник В.И.Уколовой «История. Древний мир. 5 класс», издательство «Просвещение», 2010. Новый учебник В.И.Уколовой «История. Древний мир. 5 класс», подготовленный издательством «Просвещени...

Рецензия на повесть Е.Носова "Яблочный Спас"

Материал содержит примерную рейензию на повесть Е.Носова "Яблочный Спас"...

Рецензия на дифференцированные тестовые задания.

Трудовое обучение: швейное дело-5класс....

Отзыв и рецензия на книгу (спектакль)

Отличие рецензии от отзыва. Образец резензии на спектакль в Малом театре по пьесе А.С.Грибоедова "Горе от ума".Работа ученицы 10 класса, отправленная на сайт Малого театра....

Статья в помощь учащимся:"Как писать рецензию?"

В данной работе представлены рекомендации для учащихся старших классов по написанию рецензии на какое-либо литературное произведение....

Статья "От книги к спектаклю, от спектакля к рецензии. (Из опыта написания театральных рецензий)"

Для учителя литературы главное - заинтересовать ученика русской классикой, помочь ему стать грамотном читателем. Театральные спектакли в этом помогают преподавателю. Каждый год я посещаю спектакль теа...