"Рәвеш иленә сәяхәт"
учебно-методический материал (6 класс) на тему

6 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теле дәресе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Рәвеш"95 КБ

Предварительный просмотр:

           Рәвеш иленә сәяхәт

Рус сыйныфында укучы татар төркемнәре өчен татар теле дәресе, 6 нчы сыйныф.

    Дәреслек: Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина. – Тулыл. 4 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2010. – 108–139 битләр.

   Сабирова Гөлүсә Мөхәмәтхәсән кызы, Түбән Кама шәһәрендәге 7 нче урта мәктәбенең  I квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:  1. Рәвеш турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп                  кабатлау;

                2. Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикер сәләтен үстерү;

                3. Туган телебезгә кызыксыну булдыру;

Җиһазлау: компьютер, экран, проектор, дәреслек, плакат, флагчыклар, перфокарточкалар, шәхси карточкалар,  кроссворд;

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау, сәяхәт дәрес;

Алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап, плакат белән эш, карточкалар, перфокарталар белән эш, биремнәр башкару;

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Дәреснең темасы, максат, эш төре белән таныштыру.
  • Укучылар, без бүген рәвеш иленә сәяхәткә чыгарбыз. Хәзер мин сезне сәяхәтебезнең тәртибе белән таныштырып китәм. Барыгыз да тактада эленгән плакатка игътибар итегез әле. Бу картада рәвеш  шәһәрләре күрсәтелгән. Безнең максатыбыз – һәрбер шәһәрдә булу. Ә һәрбер шәһәргә сәяхәт итү өчен, безгә төрле сынаулар үтәргә кирәк.
  1. Теманы ныгыту.

- Димәк, без беренче шәһәргә сәяхәт итәбез. Бу шәһәрнең исемә - Рәвеш. Тактада кроссворд бирелгән. Әйдәгез әле, укучылар, аны чишеп карыйк. Бу кроссвордның үзәгендә нинди сүз барлыкка килер икән?

  1. Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)
  2. Койрыгы – урак, башы – тарак. (Әтәч)
  3. Асты тишек, өсте тишек, уртасында – ут та су. (Самовар)
  4. Ти дисәң тими, тимә дисәң тия. (Ирен)
  5. Башы белән кабына, кагылдымы кабына. (Шырпы).

 б

 ә

 р

 ә

 ң

 г

 е

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 ә

 т

 ә

 ч

 

 

 

 

 

 

 

 с

 а

 м

 о

 в

 а

 р

 и

 р

 е

 н

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 ш

 ы

 р

 п

 ы

   - Димәк, укучылар, кроссвордның үзәгендә рәвеш сүзе барлыкка килде. Ә хәзер сорауларга җавап бирегез әле.

  1. Рәвеш нәрсәне белдерә? (Эш яки хәлнең билгесен белдерә)
  2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә? (Күпме? Кайчан? Кая? Кайда? Нигә?)
  3. Рәвешнең ничә төркемчәсе бар? (6)
  4. Рәвеш нинди дәрәҗәләрдә килә?(Төп, чагыштыру, артыклык)
  5. Рәвеш  нинди җөмлә кисәге булып килә?(Хәл, хәбәр, аергыч) 
  6. Рәвеш кергән җөмләләр уйлап әйтегез.

 - Афәрин, укучылар, сез бу сынауны җиңел генә үттегез.Без бу шәһәргә флагчык куябыз. Ә хәзер инде Ясалыш каласына юнәләбез. Белгәнебезчә, рәвешләр тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә була. Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм бүгенге числоны, теманы язып куегыз. Дәфтәр битенең сул як читенә баганалап тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә дип языгыз һәм экрандагы рәвешләрне дөрес итеп урнаштырыгыз. (Биремнең дөреслеген тикшереп узу).

  • Бик яхшы, булдырдыгыз.Әйдәгез әле “Парлы-ясалма” уенын да  уйныйк. Мин сезгә парлы һәм ясалма рәвешләрне әйтәм, ә сез парлы рәвешләргә 2 тапкыр кул чабарга тиеш буласыз.

Тиз-тиз, ара-тирә, олыларча, көне-төне, акчалата, уттай, аннан-моннан, тереләй, яшьләрчә, җәен-кышын, уттай, чиләкләп, онлата, бертуктаусыз.

   - Укучылар, бик яхшы, афәрин. Сез бу шәһәрдә дә сынатмадыгыз. Бу калага да флагчык куябыз. Әйдәгез, Төркемчә исемле шәһәргә  китик. Аның өчен рәвешләрнең төркемчәләрен искә төшерергә кирәк. Без перфокарталар белән эшләп алырбыз. (Эш тәртибе аңлатыла).

Салмак, батырларча, югарыда, бушка, кешечә, кичә, түбәндә, ачыктан-ачык, кызу, сирәк-мирәк.

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

саф

 .

 

 

 

 

 

 

 .

 .

 

күләм-чама

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 .

охшату-чагыштыру

 

. 

 

 

 .

 

 

 

 

 

вакыт

 

 

 

 

 

 .

 

 

 

 

урын

 

 

 .

 

 

 

 .

 

 

 

сәбәп, максат

 

 

 

 .

 

 

 

 

 

 

- Бик яхшы, бу сынауны да үттек. Ә хәзер инде уйнап алыйк.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына “йоклыйбыз”.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

     - Физик күнегүләр ясадык, ә хәзер инде тыныч кына утырабыз. Укучылар, хәзер инде киләсе шәһәргә юл тотыйк. Киләсе шәһәрнең исеме – Җөмлә кисәге. Хәзер бер укучы тактага чыга. Мин сезгә җөмләләр яздырам, җөмләдәге рәвешләрнең нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә кирәк булачак. 4 укучыга мин шәхси карточкалар таратам, бу укучылар эшне урыннарда башкаралар.

1. Бераздан “Сагыну” көенең нәфис моңнары агыла башлады.(Г. Әпсәләмов)

2. Акрын искән җил тын су өстен җиңелчә генә дулкынландыра. (Н. Дәүли)

3. Бар да тыныч, бар да җиткән кебек була. (Н. Дәүли)

4. Аның шул ак йөзенә көмештәй ак чәчләр бик тә килешә. (Н. Дәүли)

    - Димәк, укучылар, рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килә икән. Киләсе шәһәргә дә барырга вакыт җитте. Аның исеме – Дәрәҗә. Тактада рәвешләр язылган. Сез бу рәвешләрнең дәрәҗәләрен әйтергә тиеш буласыз.

Тиз, шәп, бергә, кызурак, бергә, юешрәк, чип – чиста, яп-якын, әкренрәк, өр-яңадан, салмак, күбрәк.

- Афәрин, укучылар. Сез бу шәһәрдә дә сынатмадыгыз. Бу калага да флагчык куябыз.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

- Хәзер инде , белгәннәребезгә йомгак ясап, экранда бирелгән  тестны эшләп алырбыз. Дәфтәрләрегезгә тест дип язып куегыз.

  1. Рәвеш нәрсәне белдерә?

а). Предметның билгесен;

ә). Эш-хәл, хәрәкәтне;

б). Эш-хәлнең билгесен.        

     

  1. Рәвеш нинди сорауларга җавап булып килә?

а).  Кем? Нәрсә?

ә). Ничек? Кайчан? Кайда? Кая?Күпме? Нигә?

б). Нинди? Кайсы? Кайдагы?

  1. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

а). 6;

ә). 5;

б). 4;

  1. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?

а). Зат-сан белән төрләнә;

б). Тартым белән төрләнә;

ә). Төрләнми торган сүз төркеме.

  1. Ясалышы ягыннан нинди рәвешләр була?

а). Тамыр, ясалма, парлы;

ә). Тамыр, ясалма, парлы, тезмә, кушма;

б). Тамыр, кыскартылма, парлы.

6. Бирелгән рәвешләр нинди төркемчәгә карый?

Күп, аз, байтак, шактый

а). Урын;

ә). Күләм-чама;

б). Вакыт.

  1. Бирелгән җөмләләрдә рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Сәләмә болытлар, аз гына да ачылып китмәстән, түбәнтен генә очалар.

а). Аергыч;

ә). Тәмамлык;

б). Хәл.

Ярминкәдә төрле сый-хөрмәтләр күп.

а). Хәл;

ә). Хәбәр;

б). Аергыч.

(Тестның дөреслеген тикшерү һәм билгеләр кую).

  1. Йомгаклау.
  1. Билге кую.

- Укучылар, сез рәвеш темасын бик яхшы үзләштергәнсез, афәрин! Киләчәктә дә шулай ук тырышып укыгыз, белемле булыгыз. Ә хәзер инде дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям.

  1.  Өй эше бирү.

               “Бүген көнем файдалы үтте” дигән  темага кечкенә      күләмле сочинение языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Ньютон иленә сәяхәт"

9 класста "Әйләнә-тирәбездә физика" электив курсының йомгаклау занятиесе...

Әдәплелек иленә сәяхәт

Укучылар, бүген без әдәплелек турында сүз алып барачакбыз.Халкыбыз элек-электән “чисталык”, “пөхтәлек”, “кыюлык”,”батырлык” төшенчәләрен еш кулланган, шул сыйфатларны тупларга тырышкан. “Батырлы...

Рәвешләр иленә сәяхәт.

Урок-презентация по татарскому языку в 6 классе...

Фонетика һәм орфоэпия иленә сәяхәт

Фонетика темасын узганда файдалана торган материал....

"Юл билгеләре иленә мавыктыргыч сәяхәт"

Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау өчен кызыклы уен - сәяхәт....

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

"Металлар иленә сәяхәт"

конспект урока по химии на татарском языке...