Дару үләннәре (4 нче сыйныфта рус балаларына әдәби уку дәресе)
план-конспект урока на тему
Текстның эчтәлеге белән танышу; дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; логик фикерләү сәләтен үстерү; сүзлек запасын баету; диалогик, монологик сөйләм үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
daru_ulnnre.docx | 20.94 КБ |
daru_ulnnre.ppt | 2.55 МБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Дару үләннәре
(Рус балаларына әдәби уку дәресе)
Максат: Текстның эчтәлеге белән танышу; дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; логик фикерләү сәләтен үстерү; сүзлек запасын баету; диалогик, монологик сөйләм үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр.
Метапредмет: балаларның әйләнә-тирәне мөстәкыйль бәяли белүенә ирешү.
Предмет: “Дару үләннәре” дигән текст үзләштерү.
Шәхси: дөньяга гуманлы караш тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.
Шәхси: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, максатка ирешү.
Танып-белү: текстны аңлап уку һәм кабул итү, эчтәлеген сөйләү, тексттан кирәкле урыннарны табып уку.
Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү, әңгәмәдә катнашу, дөрес итеп сөйли белү.
Дәрес тибы: Яңа материал үзләштерү.
Эш формасы. Фронталь, индивидуаль.
Җиһазлау: рәсемнәр, үз-үзләренә билге кую табеле, “Кызыл китап”, компьютер, киптерелгән дару үләннәре.
Материал: Р.З. Хәйдәрова. Татар теле һәм уку китабы. 4 нче сыйныф өчен дәреслек.
Дәрес барышы.
I Оештыру өлеше
1. Уңай психологик халәт тудыру.
Ситуатив күнегү
- Яңа көн уңышлар алып килсен!
- Бер-беребезгә ягымлы булыйк!
- Бүген дәрестә “4 “ле, “5 “ леләр генә алыйк!
- Яңа көндә яхшылыклар гына эшлик!
2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
II Укучылар эшчәнлеген мотивлаштыру. Дәрескә максат кую.
1. Өй эшен тикшерү.
а) Көз турында өйрәнгән диалог буенча сөйләшү.
б) Үзләре ясаган рәсем буенча көз турында сөйләү.
Үзбәя.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
Өйрәнгән сүзләрне кабатлау.
(Рәсемнәр күрсәтү. Укучылар сүзләрне тәрҗемә итәләр, аннан соң экрандагы җаваплар белән чагыштыралар.)
полынь - әрем
ландыш - энҗе чәчәк
крапива - кычыткан
шиповник - гөлҗимеш
одуванчик – тузганак
- Укучылар, без әйтеп киткән үләннәр нинди үләннәргә керә?
- Дару үләннәренә.
- Әйе, шулай. Сезнең дару үләннәре турында тагын да күбрәк беләсегез киләме?
- Әйе, килә.
- Бик яхшы. Укучылар, мин җәй көне бик күп дару үләннәре җыйдым. Кәрзингә салып, мин аларны дәрескә дә алып килдем. Карагыз әле, сез бу үләннәрнең барысын да таныйсызмы?
( Кәрзиндәге дару үләннәрен карау. Укучылар дару үләннәрен тотып, иснәп карыйлар.)
- Юк.
- Димәк, безгә ул үләннәр белән танышырга кирәк.
- Балалар, без бүген дәрестә “Дару үләннәре” дигән текст укырбыз,эчтәлеге белән танышырбыз, яңа сүзләр өйрәнербез, диалог төзербез, дару үләннәре турында сөйләшербез.
(Укучылардан дәреснең максатын русча әйттерү.)
III Яңа белемнәр ачу
1. Сүзлек эше.
бака яфрагы – подорожник
уги ана яфрагы – мать и мачеха
мәтрүшкә – душица
ашказаны – желудок
ютәл – кашель
(Сүзләрне укытучы артыннан кабатлау, мәгънәләрен аңлату, экраннан рәсемнәрен карау, дөрес әйтергә өйрәнү.)
3. Текстны укытучының үрнәк укуы.
4. Текстның русча эчтәлеген сөйләү.
- Кем текстның эчтәлеген аңлады? Русча сөйләп күрсәтегез әле.
5. Текстны укучылардан укыту:
а) эчтән генә уку;
б) чылбырлы уку;
в) кисәкләргә бүлеп уку, һәр кисәккә исем кушу.
6. Физкультминут (күзләргә).
7. Биремнәр эшләү. Бу җөмләләр хикәя эчтәлегенә туры киләме?
а) Безнең туган якта зур урманнар, киң болыннар бар.
б) Безнең туган якта зур урманнар, киң болыннар юк.
в) Дару үләннәре сәламәтлек өчен бик файдалы.
г) Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы түгел.
д) Гөлҗимеш витаминнарга бай.
е) Гөлҗимеш витаминнарга бай түгел.
8. Тексттан табып уку.
Найди в тексте предложения о том, что:
- в нашем родном крае есть большие леса, широкие луга;
- они богаты лекарственными травами;
- лекарственные травы полезны для здоровья;
- подорожник полезен для желудка;
- шиповник богат витаминами.
Нәтиҗә ясау. Үз-үзләренә билгеләр кую.
IV Белемнәрне ныгыту
1. Сорауларга җавап бирү.
а) Безнең туган якта урманнар, болыннар нинди?
б) Алар нәрсәләргә бай?
в) Дару үләннәре нәрсә өчен кирәк?
г) Бака яфрагы нәрсә өчен файдалы?
2. План буенча эчтәлек сөйләү.
а) Безнең туган ягыбызда урманнар, болыннар дару үләннәренә бай.
б) Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы.
в) Бака яфрагы, үги ана яфрагы, мәтрүшкә файдалы үләннәр.
Нәтиҗә ясау. Үз-үзләренә билгеләр кую.
3. Укучыларны табигатьне сакларга чакыру.
- Укучылар, сез дару үләннәре белән таныштыгыз. Ә аларны кирәкмәгәнгә эзәргә, таптарга ярыймы соң?
- Ярамый.
- Әйе, дөрес. Дару үләннәрен кирәкмәгәнгә эзмәгез, таптамагыз! Бу үләннәрнең кайберләре “Кызыл китапка” кергән. Ә сез “Кызыл китапка “ кергән нинди дару үләннәрен беләсез?
- Энҗе чәчәк, умырзая.
- Әйе, дөрес. (Укучыларга “Кызыл китап” китабын күрсәтү.) Бу чәчәкләрне күп җыярга ярамый. Алар бөтенләй югалырга мөмкин.
V Мөстәкыйль эш. Диалог төзү, сөйләшү.
- Ә хәзер укыган текст буенча сөйләшеп парларда диалог төзибез “Дару үләннәре.”
- Син дару үләннәрен беләсеңме?
- Әйе, беләм. Ә син?
- Мин дә беләм.
- Ә нинди үләннәр беләсең?
- Бака яфрагы, мәтрүшкә, үги ана яфрагы.
- Ә син нинди үләннәр беләсең?
- Ромашка, әрем, бөтнек,энҗе чәчәк.
- Алар нәрсәдән файдалы?
- Алар сәламәтлек өчен файдалы.
- Син дару үләннәрен эчәсеңме?
- Әйе, эчәм.
Нәтиҗә ясау. Үзбәя.
V Өй эше
(Өй эшен вариантлап бирәм.)
1. Укырга, эчтәлеген сөйләргә.
2.Текстны укырга, берәр дару үләне турында язып килергә.
3. Текстны укырга, сүзләрне өйрәнергә.
VI Рефлексия. Йомгаклау. Билгеләр кую.
- Укучылар,без бүген дәрестә нишләдек?
- Нәрсәгә өйрәндек?
- Кайсы эшләр сезгә күбрәк ошады?
- Балалар, сез дәрестә бик тырышып эшләдегез.
Билгеләр кую.
Сәгъдиева Ләлә Фоат кызы
Казан шәһәре 87 нче рус- татар урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Энҗе чәчәк
Кычыткан
Гөлҗимеш
Тузганак
Бака яфрагы
Үги ана яфрагы
Мәтрүшкә
ашказаны – желудок ют әл - кашел ь
Бу җөмләләр хикәя эчтәлегенә туры киләме? 1. Безнең туган якта зур урманнар,киң болыннар бар. 2. Безнең туган якта зур урманнар,киң болыннар юк. 3. Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы. 4. Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы түгел. 5. Гөлҗимеш витаминнарга бай. 6. Гөлҗимеш витаминнарга бай түгел.
Найди в тексте предложения о том, что: -в нашем родном крае есть большие леса, широкие луга; -они богаты лекарственными травами; -лекарственные травы полезны для здоровья; -подорожник полезен для желудка; -шиповник богат витаминами.
Сорауларга җавап бирергә. 1. Безнең туган якта урманнар,болыннар нинди? 2. Алар нәрсәләргә бай? 3. Дару үләннәре нәрсә өчен кирәк? 4. Бака яфрагы нәрсә өчен файдалы? 5.Үги ана яфрагы һәм мәтрүшкә нәрсәне дәвалый? 6. Гөлҗимеш витаминнарга баймы?
План. 1. Безнең туган якта урманнар, болыннар дару үләннәренә бай. 2. Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы. 3. Бака яфрагы, үги ана яфрагы, мәтрүшкә файдалы үләннәр.
Умырзая
Өй эше. 1 в. Текстны укырга, эчтәлеген сөйләргә. 2 в. Текстны укырга, берәр дару үләне турында язып килергә. 3 в. Текстны сәнгат ьле укырга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе
6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...
"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе
Укучыларга әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе....
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе.Презентация...
Татарстан - минем Ватаным. (Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 4 нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе)
“Татарстан - минем Ватаным” темасын кабатлау, ныгыту. Тема буенча өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Татарстанның гербы, флагы, гимны, милли киемнәре турындагы белемнәрне искә төшерү. Татарстан шәһәрләрен, е...
“Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?” (XI сыйныфта дәрестән тыш уку дәресе)
Чаллыда яшәп иҗат итүче Факил Сафинның “Биек тауның башларында”романы буенча “Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?”дигән темага сыйныфтан тыш уку дәресе.Максат: укучыларның фикер алыша,вакыйгаларны анализлый,үз ...
5 сыйныфта "Минем яраткан китабым" темасына БСҮ дәресе
Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 5 нче сыйныфында (рус төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Дәрестә бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирелә. Барлык эш төрләре дә укуч...