“Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?” (XI сыйныфта дәрестән тыш уку дәресе)
план-конспект урока (11 класс) на тему

Сафиуллина Индира Ильдаровна

Чаллыда яшәп иҗат итүче Факил Сафинның “Биек тауның башларында”романы буенча “Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?”дигән темага сыйныфтан тыш уку дәресе.Максат: укучыларның фикер алыша,вакыйгаларны анализлый,үз карашларын дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;яшүмерләрдә ихтыяр көче,рухи ныклык,шәфкатьлелек кебек сыйфатлар,хәрби патриотик хисләр тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yashu_mgse_nrsd.doc81.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                            Укытучы:  югары категорияле татар теле һәм

                                     әдәбияты укытучысы Сафиуллина Индира Илдар кызы

                         “Яшәүнең  мәгънәсе нәрсәдә?”

                (XI сыйныфта дәрестән тыш уку дәресе)

Максат:  укучыларның фикер алыша,вакыйгаларны анализлый,үз карашларын дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;

яшүсмерләрдә ихтыяр көче,рухи ныклык,шәфкатьлелек кебек сыйфатлар,хәрби патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау:Факил Сафинның”Биек тауның башларында”китаплары, магнитофон , телевизор макеты,презентация.

Тибы:     диспут-дәрес.

Дәрес барышы:

Укытучы . Хәерле көн!

Без бүген Чаллыда яшәп иҗат итүче Факил Сафинның

(1слайд . Язучының портреты ,әсәрләре исемлеге)

“Биек тауның башларында”романы буенча “Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?”дигән темага сыйныфтан тыш уку дәресе уздырабыз.Ике төркемгә бүленеп эшләрбез:Iтөркемдә кызлар, IIтөркемдә егетләр булыр.Чечен сугышында утны-суны кичкән,бүген дә батырлык үрнәге күрсәтеп гомер итүче  ...   ... абыегыз да әлеге дәрестә катнаша.

Укучылар,без сезнең белән катлаулы чорда яшибез.Тормыш тирән, давыллы диңгез ул.Безгә әнә шул диңгездә йөзәргә,авыр минутларда исән-имин чыга белергә кирәк.Укучы кулына аттестат тотып,мөстәкыйль юлга аяк баскач,

тормыш белән күзгә-күз очраша.Ә ул ничек яшәргә тиеш? Яшәүнең мәгънәсе,гомернең асылы нәрсәдә?Дәрес дәвамында шушы сорауларга җавап эзләрбез,әсәрне образлар бирелеше аша анализларбыз.

Башта ,көндәлекләрне алып,өй эше язып куйыйк .

I төркемгә иҗади эш:Шәфкатькә яки Раушаниягә хат язарга, II төркемгә дәрес темасына туры килә торган мәкаль-әйтемнәр,шигырьләр табарга.

Инде романның үзенә килик.

«Журналист»(телевизор макетыннан)  ”Идел"журналында һәм аерым китап булып басылып чыккач,бу әсәр тиз арада кулдан-кулга йөреп яратып укылды.Сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?

1укучы.Романда егерменче йөзнең 90нчы елларында халкыбыз җаны аша үткән гыйбрәтле хәлләр сурәтләнә.

2укучы .Әсәр җиңел укыла,бер утыруда укып чыгарга мөмкин .Әдип милли хисләрне,намусын саклаган,йөрәгендә олы мәхәббәт йөрткән геройларны үзәккә куя.

3укучы.Роман тормышчан образларга бай,соклангыч тел белән язылган.Чагыштырулар күп кулланылган. Мәсәлән: сыер теледәй кытыршы; сипкелле-бер уч эрерәк саргылт ком сибелгән төсле; җәйге кояшның батканын көтеп тилмергән ураза тотучы карт кебек;чебенне дә рәнҗетми торган әүлиядәй ир; аэроплан түшемени;кулы немец кулыннан да катырак...

4укучы.Роман бик гади,табигый.Ул психологик тетрәнүләр уята.Әсәр укучыга турыдан-туры:”Болай бул,алай эшләмә”дип өйрәтми,киресенчә,үзенә уйланырга .нәтиҗә ясарга,карар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

5укучы.Яңа китап басылып чыгу әдип тормышының,яшәешенең иң бәхетле мизгеледер.минемчә.Ә ул китап укучысын тапкач, язучыга икеләтә куаныч.Әсәрләре изгелек,миһербанлык,гаделлек,туган җиргә,якыннарга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләп,укучы күңелен җилкендерсә,ул өчләтә бәхетле.

Факил Сафинны мин бәхетле язучы дип саныйм.

Әсәрдәге Шәфкать,Раушания-һәммәбезгә дә үрнәк булырдай геройлар.Алар нинди генә авыр хәлләргә юлыкмасыннар,кешелек сыйфатларын саклап калалар.

Укытучы.Сезнең фикерләрегезгә кушылам.Әсәрнең сыйфатлары-замандаш образының типик якларын эзләү,аны ил,халык тормышы,җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле ачу; сугыш темасына яңача-заман үзгәреше ноктасыннан якын килү;армиядәге гаделсезлекләрне фаш итү; иманлы,кыю,мәрхәмәтле булырга өндәү;мәхәббәтнең олы хис икәнлеген раслау һ.б. әдипнең сурәтләү осталыгы турында сөйли.Ә намус,әхлак төшенчәсен җуймаган геройлар безне һәрчак җәлеп итә,үзләре артыннан өнди.Бу нәтиҗәне дәфтәрләргә язып куйыйк:

(2слайд.        Замананың сикәлтәле юлларында

                      Намус,әхлак төшенчәсен җуймыйк.)

«Журналист».Һәр әдәби әсәрнең үзәгендә кеше образы тора.Әлеге романда Шәфкать,Раушания-төп геройлар.Хәзер шушы образларга киңрәк тукталыйк..Шәфкать турында сөйләү өчен сүз кызларга бирелә.

1кыз. Шәфкать-авыл егете.  Барлык  вакыйгаларга да  аның тарафыннан  бәя  бирелә. Ул - яшәеш  шартларын үзгәртү,яңарту,яхшырту өчен көрәшә торган шәхес.Саф күңелле,уңган,сабыр,үзендә җаваплылык хисе тоеп эш итүче заман герое.Шаян,беркатлы булып күренгән егет безнең күз алдыбызда чыныгу үтә.

2кыз. Әтисе Шәфкать турында :”Матаен әйбәтләп чистартмый,майламый торып,кырык эш кырык җирдә кырылып ятса да кузгаласы юк,”-ди.Урманга утынга баргач та тәгәрмәч эчендәге тиен кебек бөтерелә:саллы,үткен балта белән ботак чаба, пычкы сүнсә дә ансыз булмый,Тәкый абый әйтмешли,”җен урынына кылана”.Шуннан чыгып, Шәфкатьнең тырыш,эшчән,ярдәмчел,техника яратуын,  сабыр икәнен аңлыйбыз.

3кыз. Шәфкать-куркак түгел.Үзе турында:”Үз шәүләмнән өркеп йөрүчеләрдән түгел мин,”-ди.Һәм авылда да,армиядә хезмәт иткәндә дә бу сүзләрнең хаклыгын дәлилли.Ул тагын үз сүзендә дә тора белә,әнисе әйткәнчә,”өзмичә туктамый” Нинди авырлык кичерсә дә,кешелеклеген югалтмый.

«Журналист».Егетләр,  Раушания турында сезнең нинди фикерләрегез бар?Рәхим итегез.

1егет.Әдип Раушанияне түбәндәгечә сурәтли:”Тәбәнәк  кенә гәүдә.Үзе таза,туп кебек.Инде дә килеп күр,куе чәчләре дә,йөзе дә,хәтта керфекләре җирән.Иреннәре итләч,калын. Күзләре ни яшел,ни зәңгәр түгел.Сипкелле дә икән әле.Кемдер елга буеннан бер уч эрерәк саргылт ком алган да,күп уйлап тормыйча,кызның битенә сибеп җибәргән сыман.   Бөртекләр йөзгә ничек килеп сылашканнар,шулай ябышып та калганнар.Тик шунысы бар-кыз сөйләшә башласа,әлеге шыксызлыгы юкка чыга да куя.Елмаю җирәнлеген дә,сипкелләрен дә томалап тора икән.Шуңа күрә сөйләшүе дә  сөйкемле кебек.

Шәһәрдә үскән кызга охшаган үзе,алай дисәң бик гади  киенгән.Әллә мишәр баласымы-калын итеп әйтә сүзләрен.”

2егет.Раушания акылы белән дә,холык- фигыле белән дә чытлыкый кызлардан күпкә өстен.Сөйләшүе дә ипле,кече күңелле.Горур,эчкерсез кыз.Кеше белән уртак телне тиз  таба,аларга ышана,миһербанлы булырга омтыла.Ул –сабыр,тыйнак,ә сабыр кеше бөтенесенә дә ирешә.”Әдәпле кыз сәдәпле “, дип, халык юкка гына әйтмәгән.Кызлар тотнаклыгы,тыйнаклык-иң матур сыйфатлардан санала.Рау- шаниянең шундый булып үсүе-әнисенең дөрес тәрбия бирү  нәтиҗәсе.

Кызның тавышы бик йомшак,таң җиледәй назлы,тансык,ягымлы.Шәфкатьнең мондый тавышны үз гомерендә  беренче ишетүе һәм  ишеткән саен ишетәсе генә килә .

3егет.Раушанияне мәктәптә укыганда малайлар да,кызлар да читкә какмыйлар.Иң изге хисләрен,ышанычлы кыз буларак ,фәкать  аның белән уртаклашып,эчләрен бушатып алалар.Раушания үзе дә ышанычны акларга тырыша,бер генә  мәртәбә дә дуслыкка хыянәт итми .

Укуда,җәмәгать  эшләрендә гел беренче була.Башкаларга да өлге итеп куялар үзен.Йөгереш,чаңгы ярышларында беренчелекне беркемгә бирми. Беркайчан да язмышыннан зарланмый.Эшен җиренә җиткереп башкара,тормышны ярата,яшәүдән тәм таба.

4егет.”Шәһәр кызы булса да,күңеле нигәдер шәһәргә тартмый.Авылга кызык өчен түгел,эшенең мәгънәсен эзләп,аннан тәм,ямь табар өчен килә.Үзен мөстәкыйль тормышта сынарга тели һәм һич кенә дә беренче авырлыклар алдында җебеп төшәргә җыенмый.”

Раушанияне Тәкый абзый беренче көнне үк ошата:”Орчык кадәрле энәне әллә кадады,әллә юк,сизмәдем дә!Уңган бала икән,күз генә тия күрмәсен,”-ди. Гасыйм абзый да шул сүзләрне кабатлый.Шәфкать тә : “Шәһәр кызы димәссең,ару-талуны белми.Янган-пешкән.Һәр хәрәкәте,һәр адымы килешле,караган саен карыйсы килә үзенә,”-дип уйлый.

5егет. Раушания кечкенәдән үк әнисе кебек табиб булырга хыяллана.Медицина  училищесында укыганда егетләр йөрәкләрен тәкъдим итсәләр дә,кызны үз якларына аудара алмыйлар.Шәфкать-аның беренче саф мәхәббәте.Сөйгәне өчен ул утка,суга керергә әзер,хәтта сугыш эченә дә курыкмыйча барып керә һәм Шәфкатен үлемнән коткара.Раушания,минемчә,чын хатын-кыз.

Укытучы.Дөрес,тулы җаваплар бирдегез.Өстәп шуны әйтәсем килә:Шәфкать,Раушания-татар милләтеннән,ә татарлар-иң ерак заманнардан ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле горур халык,бөек нәсел.Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар,гореф-гадәтләрен югалтмыйлар.Ирексездән күңелемә Тукай сүзләре килә:

“Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Тынычта аттан артык эшлибез.”

Романда рухи яктан түбән тәгәрәгән геройлар да юк түгел.Әнә шундый тискәре типлар янында Шәфкать белән Раушаниянең йөзе тагын да яктырак күренә.Адәм баласы чыдамастай шартларда интегеп,саулыгын югалтып, кимсе-телеп,айлар,еллар үткәргәндә дә алар сынмыйлар,сыгылмыйлар,тормышлары катлаулы булса да,авырлыклар алдында баш имичә,Кеше булып калалар, бөек мәгънәсендә Кеше булып.Дәфтәрләргә икенче нәтиҗәне язып куйыйк:

(3слайд .       Өмет-хыялларыбыз җимерелгән чакта,

                      Үз кыйблабызны саклап кала белик.)    

  «Журналист» Мәхәббәт-мәңгелек тема.Ул бер генә язучы,шагыйрьдән дә читтә калмаган.Әлеге романның геройлары тормышка яңа гына кереп баручы яшь буын вәкилләре.Аларның мәхәббәте турында ниләр әйтергә була? Сорау кызлар төркеменә.

1кыз.Раушания белән Шәфкатьнең мәхәббәте матур тәэсир калдырды.Аларның бер-берсенә мөнәсәбәте турында сөйләшкәндә  теләк туа:”Барлык кешеләрнең күңелендә шундый көчле,саф сөю уты булсын иде.Ул чакта,мөгаен, аерылышулар,ятим балалар,күз яшьләре булмас...”

Раушания егеткә бер күрүдә гашыйк була һәм гел Шәфкатьне уйлый..Ул аны мотоциклда җилдереп барган сыман  итеп күрә,я эшләгән чагын хәтерендә яңартып рәхәтләнә.

Сөйгәненнән башка авылда гомер кичерүне Раушания күз алдына да китерә алмый.Торган саен егеткә ныграк тартыла,хәтта аннан башка яши алмас кебек тә тоела.

2кыз.Тормышта һәркем үз язмышына үзе хуҗа,әмма авырлык килгәндә янәшәңдә яраткан,сине аңлаган кеше кирәк.

Мәхәббәт-могҗизалы көч,диләр.Шәфкатькә авыр чакта сөю ярдәмгә килә.Язмыш егетне саф күңелле,олы җанлы   татар кызы Раушания белән очраштыра.Алар арасында  туган чын дуслык олы мәхәббәткә әверелә.Халыкта:”Ирне ир иткән дә хатын,хур иткән дә хатын,”-дигән әйтем бар.  Шәфкатьне, кыенлыклар кичергәндә, кабат тормышка кайтаруда Раушаниянең,аның саф мәхәббәтенең өлеше,   һичшиксез,зур.

3кыз.Гомерендә кешеләргә карата бер яманлык кылмаган  Шәфкать эш-гамәлләренә һәрвакыт сөйгәне күзлегеннән   чыгып бәя бирә,үзен аның алдында җаваплы сизә.Иң авыр минутларында Раушаниягә булган мәхәббәте көч бирә: ар- миядә коридорның бер башыннан икенче башына йөз тапкыр тезләре белән мүкәйләп үткәндә,тез башлары чи иткә әйләнгәндә,кулларының хәле беткәндә,күз алларында әллә нинди якты таплар биешкәндә,шул якты боҗралар эчендә Раушаниянең борчулы йөзе чагылып китә, колак төбендә тавышы яңгырый:”Бирешмә,Шәфкатем,бирешмә!”

Бу әсәр мәхәббәтнең бөек,җаваплы хис икәнлеген раслый.

Укытучы.Чыннан да,мәхәббәт бар бит.Ул-кешенең талантына бәйле,күңел хәзинәсеннән торучы хис.Соры күренешләрдән,бертөрлелектән арынырга безгә бары мәхәббәт кенә ярдәм итә.Сөю-мәхәббәт кеше күңеленә яңалык,дәрт алып килә.Әлеге сөйләшүдән чыккан нәтиҗәне язып куйыйк.

( 4слайд.        Саф сөюнең изге хисен югалтмыйча,

                       Сөйгәнебез күзләренә туры карыйк.)

«Журналист» Әти-әниләр үз баласын уенга чыгып китсә дә,аның мәктәптән кайтуын да сагынып көтә.Мәктәпне тәмамлап,укырга я эшкә урнашса да,әти-әниләр ул-кызлары өчен борчыла.Әмма ата-ана өчен иң дулкынландыргыч вакыт-ир балаларның армия сафларында хезмәт иткән еллары.Факил Сафинның “Биек тауның баш-ларында”әсәрендә Шәфкать тә үзе теләп солдатка китә.                              Армия сафларында хезмәт иткәндә , ул нинди хис-тойгылар кичерә , нинди вакыйгаларга юлыга?Искә төшереп алыйк.

(Магнитофон язмасыннан өзекләр тыңлау.)

Укытучы.Бу романның үзенчәлекле якларының берсе-кырыс тормыш дөреслеге.Солдат тормышын үзе күргән ,үз башыннан кичергән кеше генә андагы вакыйгаларны шулай оста итеп яза аладыр.Автор хаклы:бүген армиягә үзгәрешләр кертергә кирәк . Армия рухи чыныгу алу,патриотлык хисләреңне сынау урыны булырга тиеш.Дүртенче нәтиҗәне язып куябыз.

(5слайд.           Таныш булсын Ватан –Ана төшенчәсе,

                         Ил сөярлек дәрәҗәгә лаек булыйк.)

«Журналист».Туган илне саклау- ир-егетнең  изге бурычы.  Авылдашларыбыз......,......,......бүген туган илебез сагында.  Дөньялар гына тыныч булсын,күз яше түгелмәсен.

Егетләр,армиядә хезмәт итү мәсьәләсенә сезнең карашыгыз нинди?”Армия һәм мин”темасына язылган  сочинениеләрегезне тыңлап карыйк.

1егет.        “Армия-тормыш мәктәбе”.

Солдатта булган,солдат шулпасы эчкән кеше дөньяга бөтенләй башка күзлектән карый башлый.Читтә үткән еллар аны кешеләрне хөрмәт итәргә,янәшәдәгеләрне ныграк яратырга,авырлыклар алдында тез чүкмәскә,кыенлыкларны җиңә белергә өйрәтә.Чит җирләрдә әти-әни,туган як кебек төшенчәләрнең дә мәгънәсе арта.

Армиядә үткән еллар-ир-егетнең күңелендә мәңге саклана.Юкка гына әтиләр, дәү әтиләр солдат елларын еш искә алмыйлар.

Мин үзем армиядә хезмәт итәр идем.

Изге бурычымны үтәр өчен,

Армиягә китәм мин бүген.

Үзем туып-үскән туган илнең

Сакларга җирен,суын,күген.

Бик тиз үтеп китәр солдат чагым,

Кайтырмын мин сезне сагынып,

Кошлар да бит, язлар җитү белән,

Кайта ояларын юксынып.

2егет.         “Хәрби хезмәт –изге бурыч.”

Кырыс дисциплинага корылган армия тормышы нечкә күңелле,гаделсезлекне авыр кичерүчән Шәфкатькә күп сынау китерә.Ул еш кына төрле уйларга , тирән сагышка чума.Ярый әле күңелен бушатырдай,газап “төеннәрен”чишәрдәй дуслар таба.Шәфкать  солдат тормышына , армия тәртипләренә ияләнә,яраша алмый,гаделсезлек очраклары аны тетрәндерә.Аның күңелендә җавап таба алмастай сораулар туа.Хәрби хезмәттә тәртипсезлек,гаделсезлек, ике- йөзлелек,башбаштаклык белән күзгә-күз очраша.

Армия кешене яңадан коеп ясый,көчләп чыныктыра.Җиңәргә дә,үзен саклап калырга да өйрәтә.Кыйналмыйча җиңәргә өйрәнеп булмый.”Өйрәнүләрдә тир күбрәк түгелсә,яуда кан азрак коела,”-дип,Суворов та юкка гына әйтмәгән.

Батырлык күктән дә төшми,тумыштан да килми.Аны кеше үзе тәрбияли.Табигать кочагында аунап,физик яктан чыныгып үскән егетләр,минемчә,анда үзләрен хәтта баш-калардан өстенрәк тә сизәләр.Алардан калыштыңмы-бетте:син көлкегә әйләнәсең.

Ә армиядә хезмәт итүгә карашым-уңай.Мин киләчәктә солдат булырмын һәм Ватаным алдындагы изге бурычны, һичшиксез, үтәрмен.

3егет.              “Илне саклау-ирләр эше”.

Минемчә,армиядә иң кыены-солдат тормышының рухына төшенү,шуны каныңа сеңдерә алу.Хәрби дисциплина хакына син аңлы рәвештә үзеңне төрле иркенлекләрдән мәхрүм итәсең.Бу җиңелү билгесе түгел,киресенчә,зур ихтыяр көченә ия булганда гына шуңа ирешергә мөмкин.Бу инде солдатның чын солдат булып җитлегә баруы.Бу инде аның хәрби дисциплинага аңлы рәвештә буйсына белүе,командирлар әмерен Ватан әмере итеп кабул итә алу дәрәҗәсенә кү-тәрелүе.

Ә үзем,шәхсән,армиягә барырга телим.Тик анда тәртип булсын,төрле кимсетү-мыскыллауларга,солдатларны рәнҗетүгә урын калмасын иде.

Туган илне саклау-ирләр эше,

Без акларга тиеш өметне.

Мактау белән телгә ала һәркем

Ил сакчысы дигән егетне.

Әйе,ирләр эше илне саклау,

Безнең эшкә кызлар йөгермәс.

Шуны аңлый белгән егетләр дә

Беркайчан да сынмас,җиңелмәс!

«Журналист»  Рәхмәт,егетләр!

... абый,тормышта ачысын да,төчесен дә күргән кеше буларак,укучыларга әйтер сүзләрегез күптер.

... абый.Ватан-кешенең изге туган җире. Ватанны саклау,  халыкның азат һәм тыныч яшәвен тәэмин итү өчен армия- дә хезмәт итү,тәвәккәллек һәм батырлык күрсәтү-һәр ва-тандашның вазифасы.Төрле сәбәпләр табып армия хезмәтенә бармау,чакырудан качып йөрү яки барганнан соң качып кайту-олы гөнаһ,түбәнлек-хурлык.Хәрби хезмәт кешедән рухи һәм физик өлгергәнлек,курыкмау,тәвәккәллек,  батырлык,бурычын аңлау,ихтыяр көче кебек сыйфатларга ия булуны таләп итә.Чөнки әлеге олы йомышны-хәрби антны үтәү гадәти булмаган катлаулы шартларда бара, адәмне төрле хәлләрдә сыный.Шуңа күрә армиягә баручы яшьләрнең физик һәм рухи сәламәт булуы-аеруча мөһим шарт.

Истә тотыгыз:тормыш-кырыс сынау ул. КЕШЕдигән исемне йөртәсез икән,үзегез сайлаган юлның авыр,чытырманлы булуын белсәгез дә кире борылмагыз!

Районыбызда туып үскән егетләрне язгы, көзге чакырылышларда тантаналы төстә Россия Кораллы Көчләре сафларына озату – күркәм традициягә әйләнде. Аларга бары хәерле юл, исән-сау хезмәт итеп кайтып, туган якларга әйләнеп кайтсыннар.  Һәр ир- егетнең изге бурычы – Ватанны саклау. Мин дә үземнең Ватан алдында бурычымны үтәп,әле яңа гына армия сафларыннан туган ягыма кайттым. Ләкин борчылырга урын юк: ил-көннәребез тыныч, имин. Солдатларга да,  теш пастасыннан алып телефонга кадәр бирәләр. Көн саен сөйләшсәң дә сүз әйтүче юк. Солдатлар интернеттан да файдаланалар. Скайптан  якыннарның тавышларын ишетү, йөзләрен күрү мөмкинлеге дә бар.

Армиягә барудан курыкмаска кирәк. Минем дә ике ел хезмәт срогым сизелми узып китте. Дөрес, бер-ике ай авыр булачак. Аннан ияләшәсең. Әмма кайда гына хезмәт итсәгез дә, Татарстан һәм туган Апасыбыз йөзенә кызыллык китермәгез. Безнең частьта .... татарстанлы хезмәт итте. Барыбыз да хезмәт бурычын намус белән үтәдек,

Патша армиясе заманында ир-егетләр 25, Советлар Союзы заманында өч, ике ел хәрби хезмәттә булганнар. Хәзер бер ел хәрби хезмәт срогы сизелми дә үтә. Хәрби хезмәт – тормыш мәктәбе диләр бит. Анда сезне бик күп нәрсәләргә өйрәтерләр, яңа дусларыгыз да табылыр. Аннары шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң ул,якыннарына, гаиләсенә ышанычлы, нык терәк булачак. Армия сездән чын ир-егет ясаячак. Җиңел булмаса да, түзегез, каушап калмагыз. Иң мөһиме, командирларыгызны тыңлагыз. Әти-әниләрегезне онытмагыз, шалтыратыгыз, хатлар языгыз.  Ни генә булса да, шуны онытмагыз – сезне туган йортта, туган авылыгызда көтәләр!

Укытучы. Акыллы киңәшләреңә рәхмәт.Әлеге дәреснең истәлеге итеп ,бу китапны кабул итеп ал.Форсаттан файдаланып,Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.  Иң изге теләкләрне юллыйбыз.

...Солдат сугышны сайламый.Ул сугышны игълан да итми.Ул бары тик,биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып,халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.Аның каһарманлыгы,батырлыгы,Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

Романдагы Шәфкать ,бүгенге дәрестә катнашкан...абыегыз-чын патриотлар.

(6слайд.    “Патриот  -үзенең  туган җирен,халкын,илен, Ватанын сөюче,шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше.”)

Кешегә тормышта нәрсәгә дә булса ирешү өчен күп көч куярга кирәк.Ләкин тынычланып,ваемсыз булып яшәргә ярамый. Җирдә матурлыкка, яхшылыкка, тереклеккә куркыныч янап кына тора.Син куркып чигенсәң, бәлки,вакытлыча тынычланып та калырсың,әмма үзеңә хөрмәт югалыр, яшәвеңнең мәгънәсе бетәр,яшәү кызыксыз гомергә әйләнер...

«Журналист».Сөйләшүебез ахырына якынлаша.Бүгенге әңгәмәдән нинди нәтиҗәләр ясап була?Әдип,сезнеңчә,нинди фикер әйтергә теләгән?

1укучы.Әдипнең чорга бәясе тәнкыйди.Ләкин кешеләрнең бер-берсенә терәк,ярдәмче булуы,мәрхәмәтлелеге авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә,ди Факил Сафин.

2укучы.Намуслы яшәргә кирәк,чөнки тормыш бер генә би-релә.Язучы, минемчә : ” Кеше һәртөрле авырлыкларны, рухи сынауларны уңышлы уза һәм җиңә белә,”-дигән фикер уздыра .

3укучы.Әсәрне укыгач, мин шундый нәтиҗәгә килдем: ата-ана,туган як, сөйгән яр,Ватан-һәркем өчен изге,кадерле.

4укучы.Тормышны яратырга кирәк.Авыр булса да,яшәү-рәхәт.Кеше үзендә теләсә нинди авырлыкны җиңәрлек көч    табарга тиеш.

5укучы.Көчле рухлы, нык ихтыярлы булырга, үзебездә  кешелеклелек, шәфкатьлелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләргә кирәк.

Укытучы.Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?Дәфтәрләргә язылган нәтиҗәне пышылдап укыйк һәм күңелләребезгә салып куйыйк.

Дәрестә актив катнашуыгыз,тулы,тирән фикерле җавапларыгыз өчен һәммәгезгә дә”5”ле куям.Ләкин мин куйган билгеләр кечкенә алар.ТОРМЫШ исемле укытучыгыз бастырып сораганда кызармаслык һәм ул куйган билгенең дә  “5”ле,бары”5”ле булуын теләп, дәресне тәмамлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

5 нче дәрестә әдәбият дәресе конспекты

“ҖИКТЕРЕП  ПАР АТ, КАЗАНГА ТУП – ТУРЫ КИТТЕМ КАРАП”...

Татарстан - минем Ватаным. (Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 4 нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе)

“Татарстан - минем Ватаным” темасын кабатлау, ныгыту. Тема буенча өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Татарстанның гербы, флагы, гимны, милли киемнәре турындагы белемнәрне искә төшерү. Татарстан шәһәрләрен, е...

"Сугышның шомлы авазы" Ш.Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасы буенча 5 нче сыйныфта әдәбияттан дәрестән тыш уку

"Сугышның шомлы авазы" Ш.Галиевнең "Әткәйгәхат" поэмасы буенча 5 нче сыйныфта әдәбияттан дәрестән тыш уку...

Дару үләннәре (4 нче сыйныфта рус балаларына әдәби уку дәресе)

Текстның эчтәлеге белән танышу; дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; логик фикерләү сәләтен үстерү; сүзлек запасын баету; диалогик, монологик сөйләм  үстерү; табигатькә сакчыл караш тә...

5 сыйныфта "Минем яраткан китабым" темасына БСҮ дәресе

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 5 нче сыйныфында (рус төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Дәрестә бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирелә. Барлык эш төрләре дә укуч...