"Сугышның шомлы авазы" Ш.Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасы буенча 5 нче сыйныфта әдәбияттан дәрестән тыш уку
методическая разработка (5 класс) по теме

"Сугышның шомлы авазы" Ш.Галиевнең "Әткәйгәхат" поэмасы буенча 5 нче сыйныфта әдәбияттан дәрестән тыш уку

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы
Морзалар урта гомуми белем бирүмәктәбе

"Сугышның шомлы авазы"

(Шәүкәт Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасы буенча)

5 нче сыйныфта әдәбияттан дәрестән тыш уку

I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы  

Шәяхмәтова Сиринә Фәгыйль кызы

Тема: Сугышның шомлы авазы. (Шәүкәт Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасы буенча)

Максат: поэманы анализлау, идеясенә төшендерү; укучыларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү; патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау: презентация, Шәүкәт Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасы, рәсемнәр.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.
  • Исәнмесез, укучылар! Бүген бездә дәрестә тыш уку. Дәрестә һәммәгез дә актив, игътибарлы булыгыз, фикерләрегезне ачык итеп әйтегез.
  1. Актуальләштерү.
  • Ә хәзер игътибарыгызны экранга юнәлтик,сорауларга җавап биреп алыйк.

Слайд 1

Ш. Галиевнең туган ягы?

Балалар ярата торган юмористик герой?

Ш. Галиевне балалар ни өчен ярата?

  • Сорауларга бик дөрес җавап бирдегез. Молодцы! Ә менә бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез икән?  Бу сорауга  җавапны да бергәләп эзләп карыйк, әйдәгез экраннарга күз салыйк.

Слайд 2

Бирелгән өзекләрне укыйк:

“Син әтиең белән горурланырга тиеш! – диде әткәйненең күп еллардан соң очраган танышы. Әткәй турында кырык елдан соң килгән хәбәр аны терелткәндәй булды, сөенеп, канатланып киттем.”

Элгәреге сугышлардан калган

“Кара пичәт” сүзе телләрдә

Көтмәгәндә капкаларны шакып

Кермәде ул инде кемнәргә....

  • Бик яхшы. Өстәлләрегездә рәсемнәр ята. (Слайд 3) Берсе – Бөек Җиңүнең 70 еллык логотибы, икенчесе – әти рәсеме.  Укучылар, укылган өзекләрнең мәгънәсенә туры килә торган  рәсемнәрне сайлап алыгыз  һәм ни өчен шулай сайлаганыгызны аңлатып та биререгә әзерләнеп утырыгыз.
  • Кем нинди рәсемне сайлады?
  • Ни өчен әти рәсемен?
  • Ни өчен Бөек Җиңүнең 70 еллык логотибын сайладың?
  • Ә кемнәр икесен дә сайлады? Ни өчен?
  • Өй эшенә нәрсә биргән идем әле мин сезгә укучылар?
  • Ш.Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасын укып килергә иде.
  • Әйтегез әле, ә менә “Әткәйгә хат” поэмасында сүз нәрсә турында бара соң?
  • Сугыш һәм әти турында.
  1. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.
  • Бик дөрес әйтәсез. Бәлки берәрегез бүгенге дәреснең темасын әйтергә дә әзердер. Кем белә, бүген нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез?
  • Сугыш турында, ул алып килгән авыр югалтулар, әтиләрнең сугышка  китүләре турында.

Слайд 4

  • Әйе, бик дөрес. Бүген без өйрәнәсе тема Ш. Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасы  буенча “Сугышның шомлы авазы” дип атала.
  1. Яңа тема.
  • Укытучының кереш сүзе. 
    Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүз. Аны ишетүгә үк, күз алдына янып каралган кырлар, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса. Сугыш гарасаты җир йөзенә коточкыч зур афәт алып килә. Күпме бала әтисез, яклаучысыз калды. Күпме кеше яу кырларында газиз башларын салды. Ш. Галиев  “Әткәйгә хат” поэмасын  әтисе Һидиятулла истәлнегенә багышлый. Дәрестә  без поэманың берничә бүлеген укып, фикер алышырбыз.

Слайд 5“Мин унике яшьлекмалай идем” бүлеге буенча фикер алышыйк.

 Срауларга җавап эзләү:

  • Ни өчен бүлек “Мин унике яшьлекмалай идем” дип аталган?
  • Лирик геройның кичерешләре аша ниләр аңлыйсыз? Үзегез белән чагыштытып карагыз?
  • Поэмада табигать сурәтләнгән урыннарны табып укыгыз.
  • Бу бүлектә сугышның шомлы авазы ничек чагыла?

Слайд 6

-Әйдәгез балалр  игътибарыбызны “Ятимлекнең беләм ни икәнен” бүлеген юнәлтик.

  • Түбәндәге юлларны ничек аңлыйсыз? 
    “Элгәреге сугышлардан калган 
    “Кара пичәт” сүзе телләрдә. 
    Көтмәгәндә капкаларны шакып, 
    Кермәде ул инде кемнәргә... “
  • Автор “Кош теледәй кәгазьгә” нинди мәгънә салган?  
  • Гаиләдә әтисеннән калган нинди якты истәлекләр саклана? 
  • Әтисен югалту кайсы юлларда көчле сурәтләнгән.
  • “Ятимлекнең беләм ни икәнен” бүлегендә сугышның шомлы авазы  кайда чагыла?

Слайд 7 “Син күрмәдең әткәй бу көннәрне”  бүлеген аудиоязмадан тыңлау. 

Укытучы сүзе:

Җиңү килде, чәчәкле яз булып, 
Уянды, яшәрде үләннәр, 
Җилләр белән килде җан авазы 
“Еламагыз!” диде үлгәннәр. 

- Бу юлларны ничек аңлыйсыз? 

(Көтелгән җавап)

Слайд 8

- Җиңү  кемгәдер шатлык – куанычлар, ә кемгәдер гомерлек күз яше алып килде.  70 нче Җиңү язын каршылаганда да  сугыш ачысын татыган, абый – апаларның күзләрендә яшь тамчылары  җемелди.  Шәмбалыкчы авыл җирлегеннән  дә 717  кеше Бөек Ватан сугышына китә.  Туган якларыныа шуларның 327 се генә әйләнеп кайта, ә 390 якташыбыз яу кырында ятып кала.  Сугыштан исән – сау әйләнеп кайткан ветераннарыбызның сафлары ким.  Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бары тик ике ветераныбыз гына каршылый. Кемнәр соң алар? Сез беләсезме?

- Хәйруллин Зиннәт Кәлимулла улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстаннның Атказанган укытучысы, Кызыл йолдыз ордены кавалеры, Шәмбалыкчы авылында яши.

- Орлов Аркадий – Бөек Ватан сугышы ветераны, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә, хәзерге вакытта  Ябалак авылында яши.

-Әйе, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән берррәттән  34 тыл ветераны да, бүген үзләре дәү әти, дәү әни  булсалар да “Әти”  сүзен әйтергә тилмереп үскән 45сугыш чоры баласы да  70 нче Җиңү язын каршыларга җыена.

- Әйдәгез, без аларга исәнлек, саулык телик, алар белән горурланыйк, хәлебездән килгәнчә ярдәм итик, хөрмәтлик.

Слайд 9 (Экранда)

  1. Дөньялар һәрвакыт тыныч булсын!

  1. Исәннәргә матур гомер телик

            Корбаннарга мәңге – мәңге дан!

  1. Дәресне йомгаклау.

Әйдәгез бергәләп  дәресебезгә йомгак ясыйк.

  • Сугышның шомлы авазын Ш. Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасында кайларда күрдек?
  1. Өй эше:
  • Бөек Ватан сугышы илебезнең бер гаиләсен дә читләтеп үтмәде.  Сезнең  гаиләгезгә дә   сугыш җилләре кагылмый калмагандыр. Өйгә кайткач, әти – әниләрегездән сорашып,  дәү әти, дәү әниләрегезгә хәзерге тыныч тормышта яшәүче үзегездән хат юлллагыз.

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ш. Галиевнең туган ягы? Балалар ярата торган юмористик герой? Ш. Галиевне балалар ни өчен ярата?

Слайд 2

“Син әтиең белән горурланырга тиеш! – диде әткәйненең күп еллардан соң очраган танышы. Әткәй турында кырык елдан соң килгән хәбәр аны терелткәндәй булды, сөенеп, канатланып киттем.” Элгәреге сугышлардан калган “Кара пичәт” сүзе телләрдә Көтмәгәндә капкаларны шакып Кермәде ул инде кемнәргә....

Слайд 4

Тема: “Сугышның шомлы авазы” ( Ш. Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасы буенча)

Слайд 5

« Мин унике яш ьлек малай идем» бүлеге Ш. Галиев « Әткәйгә хат » поэмасы

Слайд 6

« Ятимлекнең беләм ни икәнен » бүлеге Ш. Галиев « Әткәйгә хат » поэмасы

Слайд 7

« Син күрмәдең әткәй бу көннәрне » бүлеге Ш. Галиев « Әткәйгә хат » поэмасы

Слайд 8

Шәмбалыкчы авыл җирлегеннән - 717 кеше Бөек Ватан сугышына китә - 327 се туган якларына әйләнеп кайта - 390 якташыбыз яу кырында ятып кала

Слайд 9

Хәйруллин Зиннәт Кәлимулла улы Татарстанның атказанган укытучысы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Орлов Аркадий- III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән 70 нче Җиңү язын каршылаучы ветераннарыбыз

Слайд 10

Исәннәргә матур гомер телик Корбаннарга мәңге – мәңге дан! Дөн ьялар һәрвакыт тыныч булсын!

Слайд 11

Исәннәргә матур гомер телик Корбаннарга мәңге – мәңге дан!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

5 сыйныфта (рус телле балаларга) әдәбияттан дәрес планы

5 нче сыйныфта (рус телле балаларга) әдәбияттан "Татар театрлары" дигән темага дәрес планы...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

“Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?” (XI сыйныфта дәрестән тыш уку дәресе)

Чаллыда яшәп иҗат итүче Факил Сафинның “Биек тауның башларында”романы буенча “Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?”дигән темага сыйныфтан тыш уку дәресе.Максат: укучыларның фикер алыша,вакыйгаларны анализлый,үз ...

5 нче сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Тема: "Шишкин наратлары"

5 нче сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Тема: "Шишкин наратлары". К.Сибгатуллинның “Шишкин наратлары” шигыре, И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасы белән танышу...

Хәйдәрова дәреслеге буенча 1нче сыйныфта "Йорт хайваннары һәм кошлары" дигән темага дәрес эшкәртмәсе

Хәйдәрова дәреслеге буенча 1нче сыйныфта "Йорт хайваннары һәм кошлары" дигән темага дәрес эшкәртмәсе нигезендә ачык дәрес күрсәтелде....

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы...