Тел кешене дус итә (филологик марафон)
методическая разработка (10, 11 класс) по теме

Халыкара туган телләр көнендә үткәрү өчен материаллар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_marafon.docx22 КБ

Предварительный просмотр:

Тел кешене дус итә  

(Филологик марафон)

Репортер. Хәерле көн,хөрмәтле тамашачылар! Бүгенге репортажыбыз “Иң игътибарлы укучы” аллеясеннән алып барыла. Бәйрәмчә бизәлгән аллеядә бер читтә шат чырайлы җанатарлар төркем-төркем җыела башлаганнар. Кызыл тасма артында марафонда катнашучы туган телне сөюче сәләтле яшьләребез. Әйдәгез, алар белән якыннанрак танышыйк.

-Исәнмесез, үзегез белән таныштырсагыз иде.

- Сез татар теле  һәм әдәбиятыннан  олимпиадаларда еш катнашасыз, призлы  урыннар аласыз. Олимпиадада җиңү өчен  нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

-----------------------------------------------------------------------------------------------------------------

-Филологик  марафонда моңарчы катнашканыгыз бар идеме?

-----------------------------------------------------------------

-Бүгенге марафоннан сез нәрсә көтәсез?

-----------------------------------------------------------------

Репортер. Рәхмәт. Уңышлар сезгә. Менә шундый акыллы, тапкыр, татар телебезне яратучы сәләтле  яшьләр катнаша бүген. Аларны котларга, яңа уңышларга дәртләндерергә мәктәбебезнең танылган сәхнә осталары да килгән. Рәхим итегез.

1 нче укучы. 1999 нчы елда ЮНЕСКО тарафынн 21 нче февраль - Халыкара туган телләр көне дип игълан ителде. Аңа кадәр түбәндәге вакыйгалар булган.

1952 нче ел. 21 нче февраль. Пакистанның көнчыгыш өлешендә урнашкан Бангладешта бер төркем студентлар үзләренең туган телләре булган бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясый. Шул вакытта полиция белән бәрелештә биш студент һәлак була. Соңыннан Бангладеш  мөстәкыйльлек алуга ирешә, бангл теле дәүләт теле итеп игълан ителә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда ЮНЕСКО тарафыннан 21 нче февраль - Халыкара туган телләр көне итеп билгеләп үтелә.

2 нче укучы. “Халыкара туган телләр көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез,”- ди ЮНЕСКОның генераль директоры Коитиро Мацуура.

3 нче укучы. Һәркем өчен дә дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге тапкыр сөйләшә башлаган ана теле. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Алар арасында татар теленең дә үз урыны бар. 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителеп, анда татар теле дәүләт теле итеп игълан ителде.

4 нче укучы.

Оран салмыйм, кычкырмыйм мин,

Масаймыйм синең белән.

...Киләчәккә барасың син,

Туган тел, минем белән.

Репортер. Менә марафон башланыр минут та җитте. Хәзер марафончылар үзләренең маршрут кәгазьләре белән танышалар. Аларның “Иң игътибарлы укучы” аллеясеннән башлап,  “Качып йөрүче хәреф” әрәмәлеген, “Шагыйрәнә ялган” урманын үтәселәре; “Ватык  компьютер” сазлыгы аша чыгасы,  “Кире кроссворд” күлен кичәсе  һәм , “Заманча әкият” мәктәбен  тәмамлагач,  “Шаянтуй” кафесында бераз ял итеп алачаклар.

Хөрмәтле тамашачылар, мин шушы урында  репортажымны тәмамлыйм. Марафон беткәч, җиңүчеләрне котлау өлешендә очрашканга кадәр сау булыгыз.

Маршрут кәгазе

1 нче этап “Иң игътибарлы укучы” аллеясе. Сүзләрне игътибар белән укы, исеңдә калдыр, соңыннан бирелгән тәртиптә яз.

....................................................................................

2 нче этап “Качып йөрүче хәреф” әрәмәлеге.  Табышмак-сорауга җавап бир:

1. Казан уртасында ни бар?

2.Чүлмәк кайчан күлмәк була?

3.Нинди сүздә 100 “Ә”хәрефе бар?

4.Урманда бар, кырда юк, мунчада бар, өйдә юк.

5. Аның белән он илиләр, баш хәрефен алыштыргач, су ташыйлар.

6.Кайсы  шәһәр  балык   исемен  йөртә?

3 нче этап “Шагыйрәнә ялган” урманы.  Шигырьнең дәвамын яз:

Мин - кырмыска, син - кырмыска,

.....................................................

........................................................

..............................................................

4 нче этап “Ватык компьютер” сазлыгы.  Беренче һәм соңгы юлы сакланган текстны тулыландыр:

Күктә  тулган ай  йөзә.       ..............................................................................................................................................

................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................                  Каләмнең карасы бетте.

5 нче этап “Кире кроссворд” күле.   Бирелгән җавапларга сораулар куярга . Сорау формасы кабатланмаска тиеш!

1

а

л

м

а

Ш

л

ы

к

2

к

у

ш

м

А

3

Я

с

а

л

м

а

4

о

м

о

Н

и

м

5

ө

Т

е

р

6

с

о

р

а

У

7

а

Й

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

6 нчы этап “Заманча әкият”мәктәбе. “Су  анасы”әкиятенең заманча вариантын бирелгән предметларны кулланып яз:

1.Фен.  2.Акваланг.

...Бервакыт, китәм, дигәндә, төште  күзем  басмага

Бер  куркыныч хатын  утырган  да басмага

 .................................................................................

.................................................................................

.................................................................................................

................................................................................................

....................................................................................................

7 нче этап “Шаянтуй” кафесы.  Шаян сорауларга тиз генә җавап бирергә:

1. Мәктәптә 10 минутлык

2.Пижамалы ат

3.Алманың икенче яртысы нәрсәгә охшаган?

4.Нинди сорауга беркайчан да “әйе” дип җавап биреп булмый?

5.Борынгы заман сәгате

6.Кара мәче нинди ишектән керә?

7.Яшенле  яңгыр  яуганда  куян  нинди куак  астында  утыра?

8.Бала  чагында   тавык  нәрсә  була?        

9.Суда нинди таш булмый?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“ Шәфкатьлелек бизи кешене”

Тәрбия сәгатенең темасы:“ Шәфкатьлелек бизи кешене”Максат: Укучыларда кешелеклелек. Ярдәмчеллек .изгелек сыйфатлары тәрбияләү....

Җыр- кешенең юлдашы

"Җыр - кешенең юлдашы" темасына ачык дәрес - презентациясе....

Шэфкатьлелек бизи кешене

укучыларда жаваплылык, эхлакый сыйфатлар тэрбиялэу, игелеклк, михербанлы, шэфкатьле булырга ондэу....

“Шәфкатьлелек бизи кешене”

укучыларда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятуукучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, телебезгә сак караш, толерантлык тәрбиялә...

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)...

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)...

"Җыр - кешенең канаты" презентация

5 класста музыкадан Баһавиев Данил эше...