Абдулла Алиш: “Сертотмас үрдәк “ 6нчы сыйныфта үткәрелгән дәрес планы
план-конспект урока (6 класс) на тему

Малаткина Альфинур Салиховна

А.Алиш  1908 елның 15 сентябрендә Куйбешов районы Көек авылында укымышлы гаиләдә туа. Бик зирәк , тәртипле, инсафлы бала була. Ул дусларына ярдәм итәргә ашкынып торган.

 Аның тормышы- батырлык үрнәге.Ул кулына корал алып сугышка китә. Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә әсирлеккә эләгә.

 Менә буген без дәрестә А. Алиш  язган бер кызыклы әкият укып китәрбез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a.alish_.docx118.76 КБ

Предварительный просмотр:

МГББУ”ТР Буа районы Черки-Килдураз урта гомуми белем мәктәбе”

          Абдулла Алиш: “Сертотмас үрдәк “

                             6нчы сыйныфта үткәрелгән дәрес планы

Килдураз урта гомуми белем бирү

 мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Малаткина Әлфинур Салих кызы

                                                                 

                                                                 

Предмет: Әдәбият

Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдарова,З.Р.Нәҗипова

Сыйныф: 6сыйныф

Тема:  Абдулла Алиш: “Сертотмас үрдәк “

 Максат:    

Укучыларны  А. Алишның иҗаты белән таныштыру.                                                 Укучыларның сөйләм телләрен арттыру өстендә  эшләү .                Укучыларда   сер саклау җаваплылыгын тою кебек хис-тойгылар тәрбияләү.

                       

 Җиһазлау:       Дәреслек, өстәмә биремле карточкалар, компьютер, китаплар  күргәзмәсе.

          Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

 Исәнмесез балалар.

2. Кереш  өлеш.

 Бүгенге дәрестә татар халкының  кызыклы, тирән мәгънәле әкиятләр язган язучы Абдулла Алиш турында сөйләшеп  үтәрбез.

  А.Алиш  1908 елның 15 сентябрендә Куйбешов районы Көек авылында укымышлы гаиләдә туа. Бик зирәк , тәртипле, инсафлы бала була. Ул дусларына ярдәм итәргә ашкынып торган.

 Аның тормышы- батырлык үрнәге.Ул кулына корал алып сугышка китә. Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә әсирлеккә эләгә.

 Менә буген без дәрестә А. Алиш  язган бер кызыклы әкият укып китәрбез.

Әкияттә сүз менә нәрсә турында барачак. 

Балалар, нәрсә булды икән ул?

Үрдәк.

Экранда табышмакның җавабы күрсәтелә.

Балалар, без үрдәкләр турында нәрсәләр беләбез икән?

(Фикер алышу.)

3. Яңа  тема буенча эш. 

Кемгә генә якын тугел

Әкиятләр дөньясы

Әкиятне яраталар

Кечесе һәм олысы.

Ул дөньяда ни генә юк?!

Бар да серле, тылсымлы.

Бил бирмәс батыр егетләр

Коткаралар халыкны.

Күз йомганчы әллә кая

Шундук очып китәсең.

Теләсәң, дөнья читенә

Бик тиз барып җитәсең.

Хәзер сезнең белән барыйк

«Әкият» дигән илгә.

«Сертотмас үрдәк» әкиятен

 Әйдәгез, укыйк бергә.

4.Сүзлек эше.

Балалар . бүгенге әкиятне укыганда безгә менә шушы сүзләр очрар.

Текстны сәнгатьле итеп укып чыгу.

Сораулар өстендә эшләү.

1. Әсәрнең исеменнән нәрсә белеп була? Аның әкият икәнлеген кайсы сүздән аңларга мөмкин?

2Үрдәк, Куян , Керпе, Аю, Бүре, Төлке нинди булганнар? Әсәрдә аларның халык әкиятләрендә сүрәтләнгән нинди  сыйфатлары сакланган?

3. Әкияттән  охшаш яки бер үк төрле җөмләләрне табып укы.

4. Хуҗаның билендә балта булганын  Төлке кайдан белгән? Үрдәк нинди гадәте аркасында харап  булган?

5. Ял минуты.

Энергизатор. “ Гадәти булмаган предмет”

Уенчылар, түгәрәккә басып, бер- берсенә туп аталар.Укытучы команда биреп тора: туп ул  “ кайнар бәрәңге”, “боз кисәге”,  “ матур күбәләк” һ.б. ә уенчының максаты тупны әйтелгән кебек тоту.

  План төзү.

1.Күп сөйләүче  үрдәк.

2.Йорт хуҗасының  урманга китүе.

3. Үрдәкнең Хуҗаны эзләп юлга чыгып китүе.

4.Үрдәкнең Керпе белән очрашуы.

5.  Сер саклый белмәгәнлеге аркасында Үрдәкнең харап булуы.

Әкиятне өлешләргә бүлеп уку.

Балалар , менә хәзер кечкенә генә тест эшләп алыйк әле.

1. “ Сертотмас үрдәк” әкиятен язучы

   а) Габдулла Тукай

   б) Муса Җәлил

   в) Абдулла Алиш

2.“ Сертотмас үрдәк” әкиятендәге хуҗаны эзләргә баручы кош

  а) тавык

  б) каз

   в) үрдәк

3.“ Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр” ,- дигән сүзләрне әйтүче

а) аю

б) бүре

 в) керпе

    г) төлке

 Сер саклау турында мәкальләр.

   Шушыларның кайсысы, әкияттәге, кайсы образга бигрәк тә туры килә? (Күп сөйләгән авыз бәхетсезлек капкасы.)

6 Өйгә эш : Әкияткә рәсем ясарга,биографиясен сөйлә,45 нче бит

7.Йомгаклау.

 Бүгенге дәрестә ,балалар, үзебез өчен нинди файдалы әйберләр белдек икән? (Фикер алышу.)

Безнең халык “ озын тел” не

Беркайчан да мактамый.

Балалар, минән киңәш шул:

Булмагыз сез дә шундый.

 Матур  уй-фикер йөрткәннәрнең күңеләндә начарлык булмас. Укуда,өйдә, гомумән яшәешегездә ышаныч белдерүчеләрнең ышанычын аклагыз, кайда гына булсагыз да, нинди генә эш эшләсәгез дә ,җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серләрен саклагыз. Хөрмәт казанып яшәр өчен хәзердән үк әзерләнегез. Уңышлар сезгә!    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Алиш. "Сертотмас үрдәк"

5нче сыйныф укучылары өчен сценарий....

7 нче сыйныфта "Аергыч" темасына үткәрелгән дәрес планы

ТемаАергыч һәм аның белдерелүеМаксатУкучыларны аергычлар белән таныштыруПланлаштырылган нәтиҗәаергычларның ничек белдерелүен аңлату;аергычларны җөмлә эченнән дөрес таба белү;аерылмыш төшенчәсе б...

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

А. Алиш "Сертотмас үрдәк" әкиятенең сценариясе

Башлангыч сыйныф укучылары белән әкият сәхнәләштерү. Әкияттәге хайваннарның ролен һәрбер балага бүлеп бирү. Әлеге әкиятне сәхнәләштерү балалар өчен кызыклы, аларны язучы иҗаты буенча белем дөньясына т...

"Сертотмас үрдәк",Абдулла Алиш.Сингапур алымнары кулланып төзелгән, 5 сыйныф өчен, әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе.

Эчтәлек аркылы балаларга тәрбия бирү, әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләрен өйрәтү;телебезнең камиллегенә ирешү, коллективизм сыйфатын тәрбияләү, логик фикерләү, уйлау сәләтен, диалог...

Презентация А.Алиш Сертотмас үрдәк

Абдулла Алишның " Сертотмас үрдәк" әкиятенә презентация....