А. Алиш "Сертотмас үрдәк" әкиятенең сценариясе
материал (5 класс) на тему

Ахунова (Кашапова) Альбина Раифовна
Башлангыч сыйныф укучылары белән әкият сәхнәләштерү. Әкияттәге хайваннарның ролен һәрбер балага бүлеп бирү. Әлеге әкиятне сәхнәләштерү балалар өчен кызыклы, аларны язучы иҗаты буенча белем дөньясына тарта һәм сәхнәдә үз-үзләрен тотырга өйрәтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sertotmas_urdek.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре

2 нче урта мәктәбенең

татар теле укытучысы

Кашапова Альбина Раиф кызы.

Катнашалар:

Автор – Кашапова Альбина Раифовна

Сертотмас үрдәк – Валеев Азат

Хуҗа – Шарифуллин Айдар

Керпе – Шагиев Равил

Куян – Хуснутдинов Камил

Төлке – Хамидуллина Әдилә

Аю – Садретдинова Сафия

Бүре – Зиннатуллин Булат

Автор. Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән.  

Сертотмас үрдәк . Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим! Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим! (Залга төшә һәм бер тамашачы янына килеп).

Хуҗа.(керә). Мин урманга утын кисәргә китәм. Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз! (китә)

Сертотмас үрдәк. Нигә белдермәскә кушты икән?

Автор. Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу», -дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!» -дигәннәр алар үрдәккә.

Сертотмас үрдәк.(күнеп). Ярар, сезнең хакыгыз  өчен  генә барсам барырмын инде.(китә)

Автор. ( Сертотмас үрдәк елга буйлап йөзә.Менә ул куе урманга барып җитә. Күбәләк куып йөри. Каршысына Керпе килеп чыга.)

Керпе. Кая барасың болай?

Сертотмас үрдәк. Урманда утын кисүче Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.

Керпе. Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

Сертотмас үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара!

Керпе. Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр.(китә).  

Автор. Үрдәк аның киңәшенә колак салмый, ашыгы-ашыга урман эченә атлый. Бара-бара озын колаклы бер куян очрый.

Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

Сертотмас үрдәк. Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды.

Куян (эченнән генә). Алай булгач, Хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән!..(Үрдәккә карап). Хуҗаңны күргәнем юк.(югала)

Автор. Сертотмас үрдәк бара-бара бер аланлыкка барып җитә.Анда бер зур соры аю йоклап ята.

Сертотмас үрдәк. Әй, тор әле, йокы бәлеше!  Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю. (ачуы килеп уяна). Күрмәдем. Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың! (Үрдәк китә).

Аю . (эченнән генә) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән! (китә).

Автор. Сертотмас үрдәк каршына Бүре килеп чыга.

Бүре. Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

Сертотмас үрдәк.  Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Бүре (тешләрен шыгырдатып, үз-үзенә). Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән! (Үрдәккә карап).Андый кешене күргәнем юк.(китә)

Автор. Сертотмас үрдәк Хуҗаны эзләүне дәвам итә. Каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыга.

Сертотмас үрдәк. Багалмакай, матур апакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде. Әйдә, алып барам!

Автор. Төлке Сертотмас үрдәкне үз оясы янына алып кайта һәм үрдәкне бүлгәләп үз балаларына бирә, һәм авылга тагын үрдәк ите алып кайтам дип китеп бара.

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хужалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән...

Хуҗа. Тагын берничәне тоткач, толып тектерермен. (төлке тиресен киптерергә амбарга элгән)

Автор. Хайваннар эшнең нидәлеген Хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.Менә шуның белән әкият тә тәмам. Ә сезгә киңәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, серләрегезне саклый белегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел сценариясе 8-11 класслар өчен

8-11 класс укучылары өчен бал-маскарад сценариясе....

Яңа ел бәйрәме сценариясе

Яңа ел бәйрәме сценариясе 2015 уку елы ....

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

Сөмбелә бәйрәме сценариясе

Сөмбелә бәйрәме сценариясе...

"Яңа ел" бәйрәме сценариясе

"Яңа ел" бәйрәме сценариясе...

Сөмбелә бәйрәме сценариясе

Сөмбелә бәйрәме сценариясе...