Яңа ел сценариясе 8-11 класслар өчен
методическая разработка по теме

Гильмеева Гульназ Закиевна

8-11 класс укучылары өчен бал-маскарад сценариясе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_stsenariyase_8-11_klasslar_ochen.docx35.46 КБ

Предварительный просмотр:

ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЯҢА ЕЛ!

 

8-11 класслар  өчен Бал-маскарад

программасы

.

 

Зал бәйрәмчә итеп бизәлә, зал уртасында – яшел чыршы тора, яңа ел плакатлары, укучылар ясаган рәсемнәр куела. Бәйрәм җыры яңгырап тора.

Чыршыянына алып баручылар чыга.  

 

1нче алыпбаручы: Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!

2нче алыпбаручы: Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче яңа ел белән!

1нче ал.б.:Җиһанның барлык  почмакларында, бар дөньяда иске елга йомгак ясалып, яңа елга планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2014 нче ел атлый.

2нче ал.б.Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, бар җиһанга өр-яңа ел килүен хәбәритеп, 12 не сугачак! Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер  адым һәм  менә шул бер адымда әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

1нче ал.б.:Шушы матур бәйрәм белән котлау өчен, сүз мәктәп директоры- Лилия Дилбаровна Исхаковага бирелә.

                        Котлаулар, укучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.

    2нче ал.б.:Ә хәзер без жюри әгъзәләрен билгелик әле.

2нче ал.б.: Матур теләкләргә кушылып   9а кл.кызлары Гөлназ, Илүзә башкаруындагы  җыр                       сезгә яңа ел котлавы булып ирешсен.

1нче ал.б.:      Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел,

Әйтерсең, җиңүгә өнди ул яңа җыр

Ямь – яшел чыршылар-Яңа ел байрагы,

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.  

10-11 класс котлавы

2нче ал.б.:     Исәнме яңа ел! Исәнме яңа көн!

Рәхим ит илемнең түренә.

Һәркемнең йөзендә, күзендә

Өр-яңа елмаю күренә.

                             Бию 8кл.

Бию тәмамлану белән чыршы артыннан себеркегә атланып Убырлы килеп керә. Себеркесен тыялмыйча интегә, берничә тапкыр чыршыны урап чыга. 

Убырлы:Тр-р-р.Нинди җирбу? (иснәнеп) Әдәм исе килә түгелме? Бу бизәлгән чыршы нәрсә эшләп тора монда? Утыным беткән иде, себеркемә тагып алып китим әле. (көлә, шатлана).

                       Шулвакыт  та чыршы артыннан Шүрәле килеп керә.

Шүрәле: Ни эшләп йөрисең син монда урман әбие?

Убырлы: Сәлам.Әйдә булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр түгел, бармагыңны кыстырмам., себеркегә тагыш әле менә бу чыршыны.

Шүрәле:  Әле яңа гына лесник та үтеп китте. Ялгышмасам, Тл.Т.мәктәбе укучылары да нарат күркәсе җыярга килгәннәр иде бугай.

Убырлы:  Уф алла! Кайдан алам инде хәзер утынны?

                                           Елан белән ат килеп керәләр.

Елан: Ыс-ыс-ыс…Нинди җыелыш бу?

Шүрәле:  Менә урман әбие үзенең тракторы белән утын эзләп чыккан. Чыршыны тагып алып китмәкче була.

Ат:  Ничек?! Бу бит гади генә чыршы түгел, Яңа ел чыршысы!

                                                          Төлке килеп керә.

Төлке:  Нәрсә булды? Ни бар монда? Әллә берәр нәрсә тараталармы?  Мин списокка кердем микән? 

Убырлы:  (себеркесе белән төртеп) Син нәрсә хәйләкәр төлке, яңа елга бер-бер план корып йөрисеңдер әле хәйләкәр.

Шүрәле:  Ат елы килгәнгә сөенә инде.

Төлке: Ат елы?   Эх-х-х, ат-аткайлар....

                                  Шул вакыт шүрәленең кесәсендә телефон шалтырый.

Шүрәле: Алло-алло, тавышланмагыз. Нәрсә?, Кыш бабай  белән кар кызы, яңа ел юлга чыкканнар дисеңме? Дуслар! Кыш бабай белән кар кызын, яңа елны каршы алырга әзерләнергә кирәк.

Убырлы:  Кая әле мин тиз генә карап  килим, күрү белән сезгә хәбәр итәрмен.

 ( Себеркесен кабындырып карый, кабынмый)  Нигәдер “Мерседес” кабынмый әле, этегез әле арттан, нәрсә карап торасыз?

                   Барысы бергәләшеп  этәләр, Убырлының машинасы кабына, елан аңа  утырып китә.

Төлке:  Әйдәгез әле дуслар, без алар килгәнче укучылар чыгышын карый  торыйк.

  1. 9б  – юмор
  2. 9а  - җыр
  3. 9б -  шигырь
  4. 9а  класс котлавы
  5. Уен.

                Убырлы килеп керә, еланны  утыртып, музыка куела “Нас не догонят”

Убырлы:  Каршы алыгыз дусларым  Кыш бабай, кар кызы, Яңа ел килеп җитте!

                                    Барысы бергә керәләр. Каршы алалар, шатланалар.

Кыш бабай:  Исәнмесез дусларым! Яңа ел белән барчагызны!

Кар кызы:  Исәнмесез  кадерле дуслар! Бәйрәм  белән! 

Төлке:  Саумы , Кыш бабай! Син алып килгән Яңа ел белән! Әйдә түрдән  уз! Хәерле сәгатьтә.

Яңа ел:  Исәнмесез! Мин - яңа ел, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм!

Яңа  йортның ишеген ачкан кебек

Сезнең янга мин дә килеп кердем,

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Беләм, миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык,  бәхет, сөю өмет итә.

Җирдә бәхет, һәрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!   

                          Бергәләп чыршы әйләнеп җыр башкару “В лесу родилась ёлочка”,

Яңа елны котлап кул чабалар. Шүрәле кар кызына карап торганнан соң,

Шүрәле:  Ай-яй матур икән безнең кар кызы.  Әллә бер биетеп алабызмы үзен?

Кар кызы:   Әйдәгез дусларым, бергәләп биеп алыйк. 

Елан:  Ыс-ыс-ыс... Кыш бабай! Бергәләп  уйнап алыйк.

                                        Уен.

Кыш бабай:  Укучылар, дусларым! Сезнең барыгызның да уңган, булган икәнлегегез күренеп тора.

 Сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйм. Сезгә бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар телим, бәхетле булыгыз. Бик кызганыч, ләкин безгә китәргә вакыт җитте. Безне әле башка мәктәпләрдә дә көтәләр.

Убырлы:  Кыш бабай сез киткәнче әйдәгез әле бергәләп, чыршы тирәли биеп алыйк.

           1.Чыршы тирәли җыр

           2. Татарча бию

 

Кыш бабай: Хушыгыз дусларым , киләсе елга кадәр.

Кар кызы:Хушыгыз  дусларым, хушыгыз. Сезгә  иминлек, матурлык, татулык  телим. 

Яңа ел:  хушыгыз, барыгызны да бәйрәм белән.

1нче ал.б.:     Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар моңаеп.

2нче ал.б.:     Зурөметләрбелән каршылыйбыз

2014 нче ел башын,

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың. 

1нче ал.б.:     Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтте йөрәкләр,

Беләкләр дә яңа хезмәт дәрте,

Күңелләр дә яңа  теләкләр.

2нче ал.б.:     Әй дустым, каршыла

Яңа ел юллары уң булсын.

Елларның көне күп, шуларның барсы да

Куанып яшисе  көн  булсын.

1нче ал.б.:Әйе  дуслар, әле дә бәйрәмнәр бар. Бүгенге  көннәр дән ничек атлар идең? Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер идең?

2нче ал.б.:  Шулай дустым! Кара тирә-ягыңа , яныңда туганнарың, дусларың  , якташларың бар. Бәхет телә син аларга. Һә релмаюлы карашны  шундый  УК  җылы  караш белән каршыласын. Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга беренче адым изгелек  булсын.  Бәйрәмебезне җыр – биюләр белән дәвам итик.

  1. 9б кл. – җыр
  2. 10-11 кл. – бию
  3. 8кл – җыр
  4. 9а – юмор
  5. 9б - котлау

1нче ал.б.:     Чәчәк кебек ап-ак карлар яуды

Туган ягын сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде. 

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? диеп сорамагыз,

Бүген бездә  Яңа ел!  Концерт номерларыбызны дәвам итәбез.

  1. 10-11кл – юмор
  2. 9а – җыр
  3. 8кл- юмор
  4. 10-11кл- җыр
  5. 9б –загадки.
  6. Күмәк бию (русча)

1нче ал.б.:     Язмышлардан узмыш булмаса да,

Тотып бәхет дигән ачкычны

Яңа елның яңа капкаларын

Төпкә кадәр каерып  ач,  дустым.

2нче ал.б.:     ач син, шыгырдатып  бу капканы

Яшик әле җырлы көннәрдә

Уй-фикерләрэшкә ашсын быел,

Хыял-төшләркүчсен өннәргә.

1нче ал.б.:     Күкләраяз, дөнья имин булсын,

Хәерчелек ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу  тормышта

Шатлык  чәчеп, кайгы тапмасын.

2нче ал.б.:   Яңа ел программасыныңберенче өлеше  тәмам. Барыгызны да яңа еллар  белән!

1нче ал.б.:  Ә хәзер  ДИСКОТЕКА.

                                     Концерт   номерлары

               1өлеш

  1.      9а – җыр
  2.      8кл – бию
  3.      10-11 класс котлавы

           

              2 өлеш

  1.      9б  – юмор
  2.      9а  - җыр
  3.      9б -  шигырь 
  4.      9а - котлау
  5.      Уен.

     

        3     өлеш

1.     9б кл. – җыр

2.     10-11 кл. – бию

3.     8кл – җыр

4.     9а – юмор

5.     9б - котлау

  1. өлеш

1.     10-11кл – юмор

2.      9а – җыр

3.     8кл- юмор

4.     10-11кл- җыр

5.     9б –загадки.

6.     8кл - котлау

7.     Күмәк бию


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел бәйрәме сценариясе

Яңа ел бәйрәме сценариясе 2015 уку елы ....

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

6 класслар өчен дәрес конспекты

Ябык орлыклы усемлекләрдә чәчәкнең генератив орган булуы турындагы белемнәрне формалаштыру, чәчәк төзелеше белән таныштыру, чәчәкнең биологик әһәмиятен ачу....

Туган (татар) теленнән эш программасы (5-11 класслар)

2019-2020 нче уку елы өчен 5-9, 11 нче сыйныфларда  туган (татар) тел һәм әдәбиятыннан  эш программасы....

4 нче класслар өчен тест

4 нче класслар өчен тест...

"Бербуынны бербуынга тапкырлау. Бербуынны дәрәҗәгә күтәрү" темасына 7 класслар өчен алгебрадан дәрескә презентация.

quot;Бербуынны бербуынга тапкырлау. Бербуынны дәрәҗәгә күтәрү" темасына 7 класслар өчен алгебрадан дәрескә презентация....