4 нче класслар өчен тест
материал

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна

4 нче класслар өчен тест 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_telenn_1241_n_testlar.doc76.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән тестлар

4 сыйныф

А1. Калын сузыклардан гына торган рәтне табыгыз:

  1. олы, солы, борыч
  2. торт, вышка, орден
  3. орлык, эшче, ыргак
  4. артист, сәфәр, балык

А2. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз:

  1. көзге
  2.  каз
  3. яңгыр
  4. авыл

А3. Кайсы рәттәге сүзләрдә күпнокта урынына һ хәрефе языла?

  1. ...әтер, ...езмәт, ...ат, ...ыял
  2. шә...әр, ...өнәр, ...ава, зин...ар
  3. ...урлык, ...әбәр, бә...ет, ...әреф
  4. ...олык, ...ата, ...айван, ...исап

А4. Кайсы сүздә ъ (аеру билгесе) бар?

    1)  ашъяулык

2) мәгънә

3) вәгъдә

4) тәкъдим

А5. Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләрне күрсәтегез:

  1. бишлек, сөенеч, такталы
  2. урманда, сөлге, туктадык
  3. ямьләнгәч, берләштек, хәйләле
  4. күзлек, китаплы, кыргыч

А6. Тамырдаш сүзләрне күрсәтегез:

  1. урак, урман, урды
  2. көйлә, көйле, көйсез
  3. сөлге, сөрт, сөртенде
  4. карга, карлы, карсыз

А7. Дәү, олы, зур  сүзләре нинди сүзләр?

     1)  охшаш мәгънәле сүзләр

      2) капма-каршы мәгънәле сүзләр

     3) әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр

     4)  дөрес җавап бирелмәгән

А8. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

  1. 3
  2.  6
  3. 4
  4. 2

А9. Бирелгән җөмләдә ничә сыйфат бар?

Башына яшел түбәтәен, өстенә ак күлмәген, кара камзулын һәм чалбарын, чуар читекләрен киеп тә куйды. (Ә. Еники).

  1. 5
  2. 7
  3. 6
  4. 4

А10. Дөрес язылышны тап:

  1. бер мең тугыз йөз җитмешбишенче
  2. бермең тугыз йөз җитмеш бишенче
  3. бер мең тугыз йөз җитмеш бишенче
  4. бер мең тугызйөз җитмеш бишенче

А11. Җөмлә төзүдә катнашкан сүзләрне ничек дип атыйлар?

  1. җөмлә кисәкләре
  2. сүз төркемнәре
  3. ярдәмче сүз төркемнәре
  4. ия белән хәбәр

А12. Җыйнак җөмләне күрсәт:

  1. Кар ява.
  2. Ак кар ява.
  3. Тиздән кар явар.
  4. Кар көчле ява.

(1)Урам тын. (2) Салкынча. (3) Тар сукмактан бераз баруга, чалбар балаклары авыраеп калды. (4)Мул булып чык төшкән иде.

        (5)Җәйге кыска төнне куып таң беленде. (Р. Төхфәтуллин)

А13. Тексттан тамыры борын авазына беткән исемнәрне язып алыгыз.

А14. 3 нче җәмләдәге сыйфатның антонимын язырга.

А15. 3 нче җөмләдән [w] авазы булган сүзне язып алыгыз.

А16. 1-3 нче җөмләләр арасыннан сыйфатны  язып алыгыз.

А17. 5 нче җөмләнең иясен, хәбәрен язып алыгыз.

А18. 1-4 нче җөмләләрдән чыгыш килешендәге исемне язып алыгыз.

           А 19. Кайсы  сүзне юлдан юлга күчереп булмый?

1)җиһан

2)галәм

3)дөнья

4) яңару

         

        А 20. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны табыгыз.

1) яшелрәк

2)яшел

3) ямь- яшел

Җаваплар

А1

2

А2

1

А3

2

А4

1

А5

2

А6

2

А7

1

А8

3

А9

4

А10

3

А11

1

А12

1

А13

Төнне, таң

А14

Киң

А15

Авыраеп

А16

Тар

А17

Таң беленде

А18

Сукмактан

А19

3

А20

3

Җаваплар

А1

А2

А3

А4

А5

А6

А7

А8

А9

А10

А11

А12

А13

А14

А15

А16

А17

А18

А19

А20


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тесты по русскому языку, итоговый тест для 5 класса, тест "Выразительные средства", уроки по произведениям Воронковой и Чивилихина

Тренировочные тесты для подготовки к ЕГЭ. Можно использовать в качестве контрольной работыТест для отработки знаний задания В8Итоговый тест для 5 классаМетодические разработки уроков по произведениям ...

ЕГЭ английский Тест toefl Тест ielts CAE tests Тесты по аудированию Тесты по чтению Словарный запас Что нужно знать для успешной сдачи ЕГЭ

Тест toeflТест ieltsCAE testsТесты по аудированиюТесты по чтениюСловарный запас Что нужно знать для успешной сдачи ЕГЭЧему бы ни учился человек на протяжении всей своей жизни, его всегда бу...

Яңа ел сценариясе 8-11 класслар өчен

8-11 класс укучылары өчен бал-маскарад сценариясе....

6 класслар өчен дәрес конспекты

Ябык орлыклы усемлекләрдә чәчәкнең генератив орган булуы турындагы белемнәрне формалаштыру, чәчәк төзелеше белән таныштыру, чәчәкнең биологик әһәмиятен ачу....

Туган (татар) теленнән эш программасы (5-11 класслар)

2019-2020 нче уку елы өчен 5-9, 11 нче сыйныфларда  туган (татар) тел һәм әдәбиятыннан  эш программасы....

"Бербуынны бербуынга тапкырлау. Бербуынны дәрәҗәгә күтәрү" темасына 7 класслар өчен алгебрадан дәрескә презентация.

quot;Бербуынны бербуынга тапкырлау. Бербуынны дәрәҗәгә күтәрү" темасына 7 класслар өчен алгебрадан дәрескә презентация....