6 класслар өчен дәрес конспекты
план-конспект урока по биологии (6 класс) на тему

Шарипова Ильхамия Валимухаметовна

Ябык орлыклы усемлекләрдә чәчәкнең генератив орган булуы турындагы белемнәрне формалаштыру, чәчәк төзелеше белән таныштыру, чәчәкнең биологик әһәмиятен ачу. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Чәчәк төзелеше43.05 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:            Чәчәк. Чәчәк төзелеше.

Педагогик максат:   Ябык орлыклы усемлекләрдә чәчәкнең генератив орган булуы турындагы белемнәрне формалаштыру; чәчәк төзелеше белән таныштыру; чәчәкнең биологик әһәмиятен ачу; ике җенесле һәм аерым җенесле, бер һәм ике өйле  чәчәкләр турында мәгълүмат бирү;  карточкалар, гербарийлар, технологик карталар белән эшләү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар: чәчәкнең  төп өлешләрен аерып күрсәтү;  чәчәкнең үсемлектә үрчү органы икәнен ачыклау, чәчәкләрнең төзелешендәге аермалыкларга карап, аларның төрле семьялыкларга бүленүен төшендерү; чәчәкләрнең табигатьтә һәм эстетик әһәмиятен билгеләү; укучыларда сакчыл караш тәрбияләү.

УУГ.   Шәхси УУГ:  белем күнекмәләре формалаша, программа  материалын үзләштерүдә кызыксынучанлык, танып – белүчәнлек арта, иптәшләре һәм укытучы белән аралашканда коммуникатив компетентлык  үсә.  

Регулятив УУГ: эш  максатын билгеләү, аны планлаштыру һәм чишүгә омтылу; үз гамәлләрен контрольдә тоту. 

Коммуникатив УУГ: информацияләрне эзләү, барлау вакытында 

группада һәм парлар белән эшләгәндә укытучы һәм иптәшләре белән   әңгәмә диалогта катнашу.

Танып- белү  УУГ:  текст, рәсемнәр, табигый объектлар белән эшләү;  нәтиҗә ясау, йомгаклау, күзәтү, барлыкка килгән нәтиҗәләрне аңлата белү.

 Көтелгән нәтиҗәләр: 

    Укучы белергә тиеш:

    Чәчәк - үзгәргән, кыскарган бәбәк;

         Гади һәм икеле чәчәк тирәлегенең аермасын;

         Дөрес һәм дөрес түгел чәчәкләрнең билгеләрен

    Серкәлек һәм җимешлекнең төзелешен;

         Ике һәм аерым җенесле чәчәкләрнең үзенчәлеген;

         Бер өйле һәм ике өйле үсемлекләрнең билгеләрен;

   Укучы  чәчәкнең өлешләрен таный һәм әйтә белергә тиеш; дөрес һәм дөрес түгел чәчәкләрне, ике һәм аерым җенесле чәчәкләрне аера белергә тиеш, бер өйле, ике өйле үсемлекләрне таный алырга тиеш, серкәлек һәм җимешлекнең өлешләрен аерып күрсәтә белергә тиеш.

Төп төшенчәләр: җимешлек, серкәлек, таҗ, кәсә, чәчәк түшәге,  җимшән, серкәчләр, җимешлек авызы, баганасы, серкә җебе.  

 Дәрес тибы:   яңа теманы өйрәнү;  

Форма һәм методлар: индивидуаль, парлы, күмәк. Методлар: сөйләм, әсбаплар белән эшләү, өлешчә - проблемалы эзләнү,  практик (таблица, билгеләү каточкалары, технологик карта төзү).   

Җиһаз: проектор,  презентация,  табигый чәчәкле үсемлекләр (гөлләр),  лупа, инструктив карточка.

                    Дәрес барышы

 I.  Оештыру- мотивлаштыру этабы.

           - Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар! Урыннарыгызга утырыгыз да, бер – берегезне елмаеп сәламләгез. Урамда көз, тышта суык, күңелсез. Ләкин без елмаюларыбыз белән бер-беребезгә җылылык өстәрбез, көч бирербез. Безнең бугенге дәресебез без өйрәнгән барлык дәресләр арасында иң-иң матуры булсын әле.  Һәм дәрестә   активрак,  бердәмрәк, эшләү өчен,  безгә тагы да рәхәтрәк булсын өчен, мин сезгә   шигырь укып китәм.

Шау чәчәккә дөнья күмелә,

Җиһан тула кошлар моңына.

Мәхәбәттән ярлар тулып ташый,

Матурлыктан җаннар җылына.                           (Слайд 2)      

II. Белемнәрне актуальләштерү     

Укытучы.  Яңа темага керешкәнче, без үткән дәрес материалын кабатлап китәрбез. Мин сезгә әкият сөйләрмен, гади генә әкият түгел. Ә серле әкият. Әкияттән менә шул сер- табышмакны табарга тиеш инде сез.

          Яшәгән ди, бер тузганак. Кояш нурларына үзенең матур таҗларын ачып җибәрүе булган, бер күбәләк очып кунган, ял итәргә. Якыннан гына сыер үтеп баруын күргән тузганак куркудан калтырый башлаган.

  • Ник куркасың?-дигән күбәләк.
  • Ничек курыкмыйм, сыер минем яфракларымны ашап бетерә бит. Ә мин яфракларсыз .....( сулый алмыйм, суны парга әйләндерә алмыйм, органик матдәләр ясый алмыйм). Сыер гына үтеп киткән, бер малай йөгерә икән.
  • Ә хәзер нәрсәгә куркасын, малай синең яфракларыңны ашамый ич инде?- дигән күбәләк.
  • Ул минем сабагымны өзеп алыр, ә аннан башка мин ничек .... ( туклыклы матдәләремне яфрактан тамырга, тамырдан суны яфракларга йөртермен икән соң?) малайның йөгереп китүе генә булган,  балыкчылар килеп суалчан казый башлаганнар. Тагы да күберәк курыккан тузганак.
  • Нәрсә булды инде тагын?- дигән күбәләк.
  • Соң алар суалчан эзләгәндә, минем тамырыма зыян китерерләр, ә ул миңа.....( туфрактан су һәм минераль матдәләр алырга ярдәм итә, аннан башка мин сулам, үләм)
  • Тормышың бик авыр икән инде синең, - дип күбәләк очып киткән.                   ( слайд 3)

 Укытучы: Шулай итеп, без үткән дәрес темасын әкият – табышмак бн кабатладык, хәзер сез белемнәрегезне      тестлар аша тикшереп карарсыз.   

(укучылар тест эшлиләр)

         III.  Яңа теманы өйрәнүгә  мотивация. Тема һәм дәреснең бурычларын формалаштыру.  Кереш әңгәмә.                                               

     Укытучы. Без сезнең белән үсемлекнең төп органнарын карап киттек. Үсемлекнең яфраклары, сабагы, бөреләре бәбәкне берләштерә. Болардан тыш үсемлекнең  тагын нэрсәләре  бар икән?  Игътибар белән мине тыңлагыз әле.  (слайд 4)

   -   Бакчада бик күп төрле чәчәкләр үскән.  Араларында   югарыдан  гына күзәтеп утыручы тыйнак көнбагыш чәчәге дә булган. Аның  башка чәчәкләргә мөрәҗәгать итәсе килгән һәм сүз башлаган:  

  - Без бу бакчада  сезнең белән бик күптәннән яшибез, ләкин бер – беребез турында бик аз беләбез. Карагыз әле, кайберләрегез  шундый охшаш, бәлкем сез абыйлар һәм сеңелләрдер?  Чәчәкләр моны ишетеп  аптырап калганнар, күбесенен  үзләренең туганнарын, кардәшләрен табасы килгән. Ләкин моны ничек эшләргә? Нинди билгеләр буенча эзләргә?”

   -  Укучылар, бәлкем бу билгеләрне   сез табып бирерсез һәм чәчәкләргә булышырсыз?  

  •  Әкияттә сүз нәрсәләр турында барды?  
  •  Чәчәкләр .

    - Безнең бүгенге темабыз - “ Чәчәкләр”  ( Укучылар дәфтәрләргә теманы язып куялар).             (слайд  5)     

      Проблемалы сорау кую                                

Укытучы:   Әйе, чәчәкләр элек-электән кешеләрне хуш исләре һәм матурлыклары белән  үзләренә тартып торганнар. Моннан 6 мең еллар элек үк кеше үзенең яши торган урынын (торагын, өен) чәчәкләр белән бизи торган булган. Беренче декоратив чәчәкләр булып роза һәм лотос чәчәге саналган. Аның белән биналарны, аксөякләрнең сарайларын бизәгәннәр (слайд 6,7).  Мисыр  акчаларында  да лотос чәчәге сүрәте булган.   Бүгенге  кондә ул кыйммәтле азык үсемлеге булып санала. Озак еллар Һиндыстан, Кытай, Япония илләре  аны үрчетү белән шөгыльләнәләр.  Дөрес, матур чәчәкләрне һәркем ярата, һәркемнең үзенә охшаган чәчәге бар. Ләкин уйлап карыйк әле,  табигать чәчәкләрне ник барлыкка китерде икән?  Һәрхәлдә  безнең кузләрне назлап сөендерер өчен генә түгел инде. Без аларны җыеп вазага куяр өчен генә дә түгел. Димәк,  аның башка  роле  (функциясе) бар инде.

-  Миләш агачында чәчәкләре коелгач,  нәрсә барлыкка килә?  (кызыл тәлгәшләр)

-  Тузганак сары чәчәген нәрсәгә алыштыра? (очып китүче парашютларга)

-  Ә янып торучы мәк таҗлары коелганнан соң тартмада нәрсәләр   барлыкка килә? (вак орлыклар)         ( слайд 8)

-  Шулай булгач, чәчәкләр үсемлеккә нәрсә өчен кирәк? (җимеш һәм орлык барлыкка китерү өчен)  

         Укытучы. Эйе,  чәчәк үсемлекнең үрчү органы, яки үзгәргән кыска  бәбәк (слайд 9).  Ә хәзер  слайдка игътибар белән карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.  

  1.  Барлык усемлекләрнең дә чәчәкләре бармы?  Укучыларның фикере, җавабы (бары тик ябык орлыклы үсемлекләрнең генә чәчәге була).    (слайд 10)

    2. Барлык чәчәкләр дә бер төрлеме? (Чәчәкләр формалары, төсләре, таҗларының саннары, катламнары белән аерылып тора.)     ( слайд 11)

     Укытучы. Дөньяда иң авыр үсемлек Раффлезия, аның аврлыгы 10 кг. кадәр җитәргә мөмкин.

  • Амазонкадагы су лилиясенең таҗлары 2 метрга кадәр була ала.
  • Титаник  аморфофаллус - иң биек чәчәк, озынлыгы 2.5 метрга җитә һәм бик сасы, үзеннән бозылган йомырка һәм балык исе килә.
  •  Ә менә вольфия үсемлегенең чәчәге иң кечкенәсе - 0,5 мм. гына.
  •  Стрелиция дигән чәчәкне икенче төрле  оҗмах кошы дип атыйлар,  аны Африканың тропик урманнарында гына очратырга момкин.     (12 слайд)
  • Күргәнебезчә  чәчәкләр  бик төрле.    Димәк, без чәчәкләрнең һәрберсенә  хас  уртак билгеләрен өйрәнергә тиеш булабыз.

Укучылар максатны формалаштыралар. 

  1.  Чәчәкләрнең төзелешен өйрәнү.

2) Чәчәкләрнең табигатьтә ни өчен кирәклеген ачыклау.                                               (Слайд 13)     

 IV.  Яңа теманы өйрәнү.

    Дәреслек белән эш. 59 бит. “Алмагач чәчәге төзелешен”  укучылар мөстәкыйль укыйлар,  түбәндәге сорауларга җавап бирәләр һәм тиешле чәчәк өлешләрен атыйлар.

 1. Чәчәкнең төп өлешләренә нәрсәләр керә? (җимешлек, серкәчләр)

 2. Чәчәк тирәлеген  нинди яфракчыклар барлыкка китерә? (эчке яфракчыклар – таҗ, тышкы яфракчыклар – кәсә)

 3. Чәчәк үсемлек белән ничек тоташа? (чәчәк сабы, чәчәк түшәге)

4.  Серкәлек нинди өлешләрдән тора? (серкәлек, серкәч җебе)

5. Җимешлек нинди өлешләрдән тора? (җимешлек авызчыгыннан, баганачыктан,  җимшәннән)                          

    Укытучы   14-15 нче слайдларда терминнарны күрсәтеп дөресләп бара.  

 Физкультминутка.

Укучылар басалар. Укытучы аңлата:  Әгәр мин чәчәкле үләннәрне атасам, сез кулларыгызны баш өстендә чабасыз, әгәр чәчәк атучы агачларны  атасам, кулларыгызны артта чәбәклисез, әгәр чәчәксез үсемлекне атасам, урыннарыгызга утырасыз.  Бәрәңге,  кабак, миләш, роза, ландыш, алмагач, кыяр, кычыткан,  нарат – урыннарга утыралар.

    Укытучы теманы дәвам итә.

           - Чәчәк тирәлеге кәсәдән һәм таҗдан тора. Андый тирәлек ике катлы тирәлек дип атала.   Чәчәк тирәлеге бертөсле булса,  ул гади чәчәк тирәлеге була ( слайд 16,17,18).

            - Әгәр чәчәктә берничә  симметрия яссылыгы үткәреп була икән, мондый чәчәкләр төзек чәчәкләр дип атала. ( алмагач, чия, каен җиләге һ.б.),

ә инде бер генә симметрия яссылыгы үткәрергә мөмкин булса, андыйларны төзек булмаган чәчәкләр дип атыйлар.         (слайд 19)

                 - Күп кенә үсемлекләрнең чәчәкләрендә серкәчләр дә, җимешлекләр дә була. Болар ике җенесле чәчәкләр.             ( Слайд 20)

                  - Менэ  кукурузны барыгызның да күргәне бар инде. Аның очында себерке чәчәкләр, ә аста, сабагында - чәкән чәчәкләр.

                   -  Ничек уйлыйсыз, ни өчен бер үсемлектә ике төрле чәчәкләр?

                   - Чәчәкнең кайсы өлешендә  бортекчә-орлык өлгерә?

                   -  Җимешлектә

                 Димәк, чәкән-чәчәкләр – җимешлекле чәчәкләр була икән, ә себерке чәчәкләр- серкәчле чәчәкләр була. Мондый чәчәкләрне аерым җенесле чәчәкләр дип атыйлар. Мондый чәчәкләргә тагы кыярны кертеп була.      

             ( слайд 21)

                  Бу үсемлекләрне без бер өйле үсемлекләр дип атыйбыз.  Аларда җимешлекле чәчәкләр дә, серкәчле чәчәкләр дә бер үсемлектә үсеш алган. Ә менә серкәчле чәчәкләре бер үсемлектә, җимешле чәчәкләре икенче үсемлектә булган чәчәкләрне - ике өйле үсемлекләр дип атыйлар. Аларга мисал итеп тупылны, талны, сырганакны китерергә була. (слайд 22)

              Укытучы чәчәк формуласы һәм чәчәк өлешләренең символикалары бн таныштыра. (слайд 23-24)

               V. Белемнәрне системага салу

             1. Практик эш. Укучылар инструктив карта ярдәмендә чәчәк өлешләрен карап тикшерәләр һәм таблицага тутыралар.

 Җиһаз:  тере чәчәкләр, лупалар.

Инструктив карточка

1. Чәчәкне карагыз .

2. Чәчәк сабын, чәчәк түшәген,  таҗларын, кәсә яфракларын, җимешлек һәм серкәлеген табыгыз.

3.Чәчәк өлешләрен санап таблицага тутырыгыз.  

                                                          Чәчәк төзелеше

Чәчәк өлешләре

саны

рәсеме

Чәчәк сабы

Чәчәк түшәге

Кәсә яфраклары

Чәчәк таҗлары

Серкәлек

Җимешлек

           

2. Практик эшнең нәтиҗәләрен тикшерү.   Укучылар үз эшчәнлекләренә анализ ясыйлар,  белемнәрне гомумиләштерәләр,   нәтиҗә ясыйлар.

  VI.  Белемнәрне  ныгыту.     Карта- шар өчен биремнәр.   ( Слайд 25-26)

               1.  Ачык төсе белән серкәләндерү өчен  бөҗәкләрне җәлеп итә.    

               2. Чәчәкнең ана үрчү  органы, яки аннан җимеш барлыкка килә.  

               3. Чәчәкнең ата үрчү  органы.  

               4.  Яшел төстәге кечкенә яфракчыклар.

      5.   Җимешлек, серкәчләр, таҗ һәм  кәсә яфракчыклары урнашкан  урын.

      6.  Нечкә сабакчык.

Укытучы җаваплар битен ача һәм бергәләп тикшерәләр:

  1. Таҗ яфракчыклары.
  2. Җимешлек.
  3. Серкәчләр.
  4. Кәсә яфракчыклары.
  5. Чәчәк түшәге.
  6. Чәчәк сабагы.

VII. Йомгаклау.                              (Слайд  27)

Кызыл, сары, зәңгәр, күк…

Бик күп төрле чәчәкләр

Сабантуйга җыелган.

Яңгыр үтте, җил тынды,

Күр салават күперен –

Бар да шуннан коелган:

Кызыл, сары, зәңгәр, күк 

                  - Һәм без тиз генә тәкыяләр үрәбез. Әйтегез әле, бер тәкыягә кимендә ничә чәчәк өздегез?  (20-25)  Безнең класста 3 кыз,  барлыгы ничә чәчәк кирәк була?   (60-75)  Ә моның нәтиҗәсе нинди? (Укучыларның фикерләре)

      -  Дөрес, чәчәкләр күпләп юкка чыга. Бу  үз чиратында кайбер үсемлекләрнең бөтенләй җир йөзеннән юкка чыгуына китерергә  мөмкин.  Бүгенге дәрес барышында куелган проблемалы сорауга җавап алыйк инде. Чәчәкләр  үсемлекләргә үрчү өчен кирәк. Ләкин кешелек моның чарасын күргән һәм юкка чыгу куркынычы янаган үсемлекләрне Кызыл китапка туплаган. Слайд 28 дә  сез безнең районның саклауга мохтаҗ   үсемлекләрен күрәсез.

   VIII. Өйгә эш:  параграф 11,  өйдә үзегез белгән чәчәкләр турында интернет чыганаклардан мәгълүмат  аласыз, кемгә тагы да югарырак билге кирәк- алар чәчәкләр турында әкият уйлый.

   IX.  Рефлексия.                                               (Слайд 29)

 Ян-як партнерыгызга     бәя     бирегез!

                 1.Син молодец, булдырдың!

                 2.Мин синең дәрестә эшчәнлегеңнән кәнәгать.

                 3.Син тагын да тырышыбрак эшли ала идең.

Үз-үзегезгә бәя бирегез!

    - Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем. Классташларыма да булыша алам.      (“5“ билгесе)

   - Яхшы эшләдем. Дәрес материалын аңладым.  (“4” билгесе)

   - Яхшы эшләдем,  ләкин иптәшем ярдәменнән баш тартмыйм . ( “3 “ билгесе)

         X.   Укытучының йомгаклау сүзе.             (Слайд 30 -31)

           Бер патшаның өч улы булган. Бары тик берсе генә аның  дәвамчысы була алган.  Ләкин улларының өчесе дә бик акыллылар, батырлар.  Берничек тә фикергә килә алмагач, ул аксакалга бара һәм яхшы гына киңәш алып кайта. Улларын чакыра да әйтә:

           - Минем илчелек эшләре белән китәсем бар, менә сезгә чәчәк орлыклары, мин кайткач кире үземә бирерсез, кайсыгызныкы яхшырак саклана, шул- минем дәвамчым була, - дигән ул  һәм китеп барган.

       - Бу орлыклар белән нишлим инде мин?- дигән беренче малай һәм аларны сейфка салып куйган.

        - Әгәр абыем кебек сакларга салып куйсам, алар бозылырлар,- дип уйлаган икенче малай,- мин аларны базарга барып сатыйм да, әтием кайткач яңаларын, тагын да яхшыларын сатып алырмын, - дигән.
           Ә өченче малай бакчага чыккан да, кайда буш урын бар, шунда орлыкларны сипкән.
           Берничә елдан әтиләре кайткач, беренче улы сейфны ачып җибәргән, ә анда - шиңгән,  күгәргән орлыклар.  Икенче улы кибеткә чыгып йөгергән һәм орлыклар сатып алып әтисенә күрсәткән.                                            

   -   Бу минем орлыклар түгел, минекеләр  яхшырак иде,-  дигән әтисе.

     Өченче улы әтисен  миллионлаган чәчәк үсүче бакчага алып чыккан. Бу синең орлыкларың, алар өлгергәч,  мин аларны сиңа бирермен дигән улы.

       - Син минем дәвамчым булырсың. Орлыкларны бары тик шулай итеп кенә саклап була! - дигән патша.
             Укытучы.  Минем дә сезгә символик рәвештә орлыклар бирәсем килә. Беренчедән, бу орлыклар сезнең алдагы белемнәрегезнең чәчәкләренә, җимешләренә  әйләнсен  иде. Икенчедән, бу орлыклардан  үскән чәчәкләрне сез яраткан кешеләрегезгә, әниегезгә, яраткан укытучыларыгызга,  дусларыгызга бүләк итәрсез, дип уйлыйм. Күнелегез һәрвакыт чәчәкләр кебек матур, якты булсын.  Уңышлар сезгә!

 

 

 

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

Яңа ел сценариясе 8-11 класслар өчен

8-11 класс укучылары өчен бал-маскарад сценариясе....

Конспект урока Вторая война Рима с Карфагеном 5 класс, Конспект урока кубановедения Появление человека современного облика 5 класс, Конспект урока Королевство франков и христианская церковь в VI— VIII вв. 6 класс, Конспект урока Московское княжество и его

В ходе подготовки к урокам использовались современные информационные технологии. Участники проектной деятельности в ходе подготовки к уроку использовали свободное образовательное пространство сети Инт...

Туган (татар) теленнән эш программасы (5-11 класслар)

2019-2020 нче уку елы өчен 5-9, 11 нче сыйныфларда  туган (татар) тел һәм әдәбиятыннан  эш программасы....

4 нче класслар өчен тест

4 нче класслар өчен тест...

"Бербуынны бербуынга тапкырлау. Бербуынны дәрәҗәгә күтәрү" темасына 7 класслар өчен алгебрадан дәрескә презентация.

quot;Бербуынны бербуынга тапкырлау. Бербуынны дәрәҗәгә күтәрү" темасына 7 класслар өчен алгебрадан дәрескә презентация....