Яңа ел бәйрәме сценариясе
методическая разработка на тему

Садриев Равиль Мухтарович

Яңа ел бәйрәме сценариясе 2015 уку елы .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon maskarad-2015.doc65.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                         Раслыйм: _________________

 

                                                                         Мәктәп директоры  Хәкимҗанов Х.Г.

                                                                                   

Әтнә районы Күәм урта мәктәбендә үткәреләчәк “Балмаскарад – 2015” бәйрәмен алып бару өчен сценарий. Төзеде: Садриев Р.М.

Бәйрәмчә бизәлгән зал.

Ике конферансье чыга (Зөһрә,Энҗе )

Энҗе.Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар, балакаем тәртипле, белемле булып үсен дип, һәркөнне укучыларыбызны озатып калучы әти-әниләр, әби-бабайлар, мәктәбебез кунаклары!

Зөһрә.Рөхсәт итегез, барчагызны да якынлашып килүче Яңа 2015 ел белән тәбрик итәргә. Укуыгызда, эшегездә, шәхси тормышыгызда зур уңышлар теләргә. Саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете һәм ышанычлы дуслар юлдаш булсын!!!

Кул чабулар.

Энҗе.

Шыгырдатып ката астындагы

Ап-ак карны, атлап зур итеп,

Килдек бүген кичен мәктәп сиңа

Бик күңелле бәйрәм өмет итеп.

Зөһрә.

Тыныч бүген безнең илебез күге

Тормыш матур Әтнә җирендә.

Директорыбыз Хәмит Газимовичның

Нидер әйтү теләге сизелә.

Энҗе.

Дөрестән дә аның әйтер сүзе,

Куанычлы – уңыш  бихисап.

Узган елның нәтиҗәсе нинди?

Тыңлыйк әле, дуслар, тынычлап.

Зөһрә.  Ә хәзер, узып баручы 2014 елдагы мәктәп тормышында нинди уңышлар, үзгәрешләр булганлыгы  турында сөйләү өчен  сүзне мәктәбебез директоры Хәкимҗанов Хәмит Газимовичка биреп үтик.   Котлау өчен сүз Сезгә Хәмит Газимович.

Мәктәп директоры котлавы.

Энҗе. Хөрмәтле тамашачылар! Бүгенге балмаскарад бәйрәменең тамашаларын  елдагыча 8, 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре әзерләде. Әзерлек барышында укучылар чирек ахырындагы контроль эшләрне дә уңышлы гына башкарып, мәктәбебез каршына кардан матур-матур сыннар да ясарга өлгерделәр.

Зөһрә. Укучыларыбыз тарафыннан  маска яклау, парлы, күмәк һәм аерым биюләр, мунча ташындагыдай сәхнәне кыздыра торган кызыклы скетчлар, моңлы  җырлар һәм башка күп төрле күңелле чыгышлар көтә сезне хөрмәтле тамашачылар.

Энҗе. Әйдә әле Зөһрә, залга хуҗаларны – укучыларыбызны чакырыйк. Йолабызга тугры калып чыршыбызга мәдһия җырлап  алыйк.

Залга укучылар керәләр. Музыка чыршы җыры.

Зөһрә   Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

Алия апа Әй, кеше! Әле дә шул өмет бар. Бүгенге авыр көннәрдә ничек атлар идең? Әле дә туган телең бар . Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер идең?!.

Әй,   кеше!   Кара   тирә   ягыңа.   Яныңда   туганнарың,   дусларың,   якташларың, ватандашларың. Бәхет телә син аларга. һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы   караш каршыласын. Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга  беренче  адым  -  изгелек булсын.

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез , дуслар, моңаеп.

 Тышта яуган ак карларың белән

 Әй, узган ел юлың булды ак.    

 Бәхет белән яшәү микән сәбәп

 Бер ел үтте гүя бер сәгать.

Залга Галиев Айваз йөгереп керә.

Айваз.  Сөенче, сөенче. Алия апа, сөенчегә нәрсә бирәсез?

Алия апа  Галиев, нәрсә булды?

Зөһрә  Нинди сөенче?

Айваз  Кыш бабай белән Кар кызы килде. Әнә ишектән килеп керәләр!!!

Энҗе Әйдәгез әле дуслар, кунакларны  алкышларга күмеп каршы алыйк!

Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.

Кыш бабай 

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез әниләр

Исәнмесез әбиләр

Бишектәге бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

һай чыршыгыз бигерәк матур

Елык - елык яна ул,

 Бәхетле һәм сау булыгыз

 Котлы булсын яңа ел.

Кар кызы.

Исәнмесез, балалар

 Исәнмесез кунаклар.

 Яңа ел белән сезне

Яңа бәхетләр белән.

Яңа елда зур үсегез

Көн дә артсын көчегез

 Ел үсәсен ай үсегез.

Илгә хезмәт итегез

 Яңа елда уңышлар

 Телим сезгә мин , дуслар.

Алкышлар.

Зөһрә. Кыш бабай ,  Кар кызы, исән сау килеп җиттегезме?

Кыш бабай Әйе, бик арыдык, кызым, аз гына утырып хәл алырга иде?

Энҗе Менә, залның түренә утырып укучыларыбызның һөнәрләрен күреп, бәяләрсез,  иркенләп ял итәрсез.

Кыш бабай белән Кар кызы утыралар.

Зөһрә Сәхнәбездә талгын бию

           Гасырлар аша килгән.

           Сугышка кадәр вальсны

            Әбиләр дә биегән.  

Энҗе Йөрәкләрне җилкендереп

            Кулларны салып билгә

            Ун-унберләр вальс бии

            Искиткеч матур көйгә.

ВАЛЬС  10-11 класслар

Зөһрә   Ашыт камышлары шавы

             Сандугачның моңнары

             Сеңгәндер базнең Энҗегә

             Бигрәк матур җырлавы.  

Энҗе Сезнең каршыгызда Йолдызлык дипломанты Абдуллина Энҗе үзенең моңлы җыры белән “..................................................”

АБДУЛЛИНА ЭНҖЕ ҖЫРЛЫЙ.8 КЛАСС

Зөһрә  Энҗе, безнең бүгенге балмаскарадта  маскаларны  бик үзенчәлекле юллар белән якларга уйлыйлар дип ишеттем.

Энҗе Бик яхшы, әйдә сигезенче сыйныф укучыларына сүзне биреп карыйк әле.

СКЕТЧ  “Мөгезле депутатлар”8 КЛАСС

Энҗе  Тугызынчылар маскасы Яңа елга юнәлгән

            Безнең бәйрәмдә сарыклар бииләр әйлән-бәйлән.

            Шундый затлы туннар киеп Яңа елга керәләр,

            Яңа елда биегәндәй имтиханнар бирәләр.

МАСКА  НОМЕР  9  КЛАСС “САРЫКЛАР БИЮЕ”.

Кыш бабай нәниләргә конфетлар өләшеп йөри.

Кыш бабай  Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм кунаклар!!!

                      Менә безгә кузгалырга да вакыт җитте. Безгә китәргә кирәк, сау булыгыз, исән -имин тагын очрашырга язсын.

   Яңа еллар килсен бәхет алып.

   Яңа еллар килсен елмаеп

   Күңелләрдә мәңге шатлык булсын.

   Яшәмәгез дуслар, моңаеп

    Уңышлар юлдаш булсын.

Кар кызы

Яңа елда исән - мул тормышка

Аяк бассак иде йә Рабби!

 Кил, яңа ел , изгелегең белән,

 Явызлыкны беркем яратмый.

Кыш бабай белән Кар кызы  чыгып китәләр.

Зөһрә

Капчыктагы бүре башын замананың балалары.

Алмаштырган алтын белән узып Тукай бабаларын.

Бүреләрнең эшләр харап  “Коронованный” сарык

Белән кәҗә йөри  капчыкка зур сер салып.

10- 11  сыйныф егетләре һәм кызлары башкаруында

“АЛТЫН  ТАҖНЫҢ  СЕРЛӘРЕ”  композициясен тәкъдим итәбез.

Энҗе 

Комеди Вумен – Илүзә нәфис сүзнең остасы.

Сыйныфта кызык хәлләрне язып бара – кыскасы.

Һәрнәрсәдән кызык таба, иҗат итә, иренми,

Кызыл тышлы дәфтәреннән өч-дүрт мәзәк сөйлим ди,

ГАЛИМУЛЛИНА    ИЛҮЗӘ   МӘЗӘКЛӘР   СӨЙЛИ.

Энҗе 

Безнең залда сигез парның  биегәне юк иде

Тугызларның вальсларын карап китәрбез инде.

Сыгылмалы сылу гәүдә кызларны бизәп тора,

Егетләрнең нык кулында күңелләр уйнап тора.

9 СЫЙНЫФЛАР   ВАЛЬС БИИ

                   

Зөһрә

“Моңлы  бишлек” вокаль ансамбленең  егетләре бәрхет тавышлы.

Шәм яндырып көндез таба алмассың Фәрит кебек моңлы солистны.

Җырлагыз сез кызлар матурлыгын салып дәртле, кызу көйләргә.

Бәлки үскәч чып-чын җырчы булып, туры килер илләр гизәргә.

10 – 11 СЫЙНЫФ ЕГЕТЛӘРЕ  БАШКРУЫНДА ҖЫР “ЭХ, СЕЗ  МАТУР  КЫЗЛАР”

Энҗе

Тугызынчылар күчтәнәч хәстәрләгән күрикче,

Нинди сюрприз алар безгә  әзерләгән – беликче.

9 КЛАСС КЫЗЛАРЫ  БАШКАРУЫНДА  СЮРПРИЗ  НОМЕР -- БИЮ

Энҗе

Зөһрә инде рус телендә матур җырлар башкара,

Һәрьяклап сәләт ачыла, сәхнәләрдә мактала.

“Новый год” җырын безгә ул  бүген бүләк итәчәк,

Алдында йолдызлы тормыш һәм бәхетле киләчәк.

ХИСМӘТУЛЛИНА  ЗӨҺРӘ   БАШКАРУЫНДА  ҖЫР “НОВЫЙ  ГОД”.

Зөһрә

Хөрмәтле кунаклар, безнең балмаскарад тамашасының соңгы номерына килеп җиттек. Бәйрәмнең шарты буенча һәр сыйныф та вальс биюе башкарырга тиеш иде. Исәп буенча 8 сыйныфларның биюен карап үтәрбез. Алар быел Маскарад бәйрәмендә яңа катнашучылар. Әйдәгез аларга уңышлар теләп сәхнә уртасына чакырыйк һәм биюләрен карап хозурланыйк.

8 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ  БАШКАРУЫНДА ВАЛЬС  БИЮЕ.

Энҗе.  Чыршыбызның утларында җемелдидер мең балкыш.

          Безне иҗатка этәрде дуслар сезнең йөз алкыш.

Зөһрә. Матур итеп чыгышларны карадыгыз, зур рәхмәт.

          Яңа елда зур уңышлар алып килсен киләчәк.    

Энҗе. Хөрмәтле тамашачылар, менә безнең 8, 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашасы ахырына якынлашты.

Зөһрә.    Без сезнең барыгызны да кабат яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз һәм тамашага нәтиҗә ясау өчен сүзне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Габдулловнага тапшырам.

Алия Габдулловна нәтиҗә ясый, бүләкли.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

Иңнәренә тормыш авырылыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата-ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар

- Хөрмәтле дуслар, шуның белән безнең Яңа ел кичәсенең беренче өлеше тәмам. Икенче өлешендә дискотека!!! Игътибарыгыз һәм алкышларыгыз өчен зур рәхмәт! Кабат очрашуларга кадәр сау булыгыз! Яңа ел белән!!!

МУЗЫКА

                 

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел сценариясе 8-11 класслар өчен

8-11 класс укучылары өчен бал-маскарад сценариясе....

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

А. Алиш "Сертотмас үрдәк" әкиятенең сценариясе

Башлангыч сыйныф укучылары белән әкият сәхнәләштерү. Әкияттәге хайваннарның ролен һәрбер балага бүлеп бирү. Әлеге әкиятне сәхнәләштерү балалар өчен кызыклы, аларны язучы иҗаты буенча белем дөньясына т...

Сөмбелә бәйрәме сценариясе

Сөмбелә бәйрәме сценариясе...

"Яңа ел" бәйрәме сценариясе

"Яңа ел" бәйрәме сценариясе...

Сөмбелә бәйрәме сценариясе

Сөмбелә бәйрәме сценариясе...