Сөмбелә бәйрәме сценариясе
план-конспект занятия (8, 9, 10, 11 класс) на тему

Сөмбелә бәйрәме сценариясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme.docx17.45 КБ

Предварительный просмотр:

“Сөмбелә” бәйрәме сценариясе

Шигырь сөйли-сөйли Юля чыга:

1. Яфраклар вальс бииләр

   Яфраклар оча җилдә

   Очалар бер-берсен кочып

   Төшмичә генә җиргә.

2. Бии-бии саубуллашып

   Очалар талгын җилдә

   Саубулыгыз очрашырыбыз,

   Язалар килгәч бу җиргә.

(Әкрен генә атлап сәхнә түренә уза. Ана башка алып баручылар кушыла. )

Альберт: (Калын итеп киенгән, аягында йон носки, галош, башында бүрек, остендә куртка) Көчкә мәктәпкә барып җиттем. Янгыр ява, салкын җил исә, бөтен җирдә пычырак. Көзнең бер уңай сыйфатлары да юк.

Юля: Шуның кадәр пессимист булма инде. Һәр ел фасылының үз вакыты бар.

Лилия: Җәйдән кышка бер-ике көндә күчсәң икенче төрле сойләр идең.

Альберт: Әйдә уйлап карыйк әле. Җәй көне җылы, рәхәт, укырга йөрмисең, ялкауланып өйдә ятасың.

Рәсүл: Кыш  - ул яңа ел бәйрәме. Саф һавада кызыклы уеннар, экстремаль спорт. Матур табигать фасылы. Ә көз?

Юля: Ярар инде,  көз көне дә табигать матур. Ышанмасаң, көзге урманга барып кара.

Лилия: Яшелчәләр, җимешләр дә пешә.

Рәсүл: Ансы шулай...

Альберт: Укырга барасы бар, беренче сентябрь җитә, бәхетле җәй көннәре бөтә.

Лилия: Бу сорауны төрле күзлектән карап була. Беренче сыйныфка бара торган балалар шатланалар, 11 гә барганнары соңгы елына әзерләнәләр.

Альберт: Мескеннәр, кая эләккәнен белмиләр әле. 11 нче сыйныфлар бер елдан соң котыла, ә башкаларга ничә ел укыйсы бар.

Рәсүл: Чыннан да... Иртән торырга, өй эшен эшләргә, иртәдән бирле кичкә кадәр мәктәптә утырырга кирәк.

Юля: Мәктәптә укымасаң, ңадан калыр идең. Элек хезмәт маймылдан кеше ясаган. Хәзер белемнән күп нәрсә тора.

 Көз кызы чыга

Лиана. Җитте инде сезгә! Күпме бәхәсләшергә  була? Хәтта минем турында оныттыгыз. Берсе дә мине каршы алмады, чибәрлегемне мактамады, матур күлмәгемә комплимент ясамады. Китәм мин сездән! Китәм! Сез минем эшемне җинел дип беләсезме?

Альберт: Нәрсә сиңа ошамый? Гел көйсезләнеп  йөрисең. Җыласаң, яңгыр ява, көлсәң, кояш чыга. Синең өчен гел һава торышы үзгәреп тора.

Лилия: Кая китәсең? Көз кызын югалтып булмый бит...

Лиана: Ярар, ярар, ризалаштырдыгыз. Мин көз кызын сайларга конкрс уздырырмын. Иң чибәре, иң акыллысы, иң укымышлысы минем урыныма калыр, ә үзем диңгез ярына ял итәргә китәрмен.

 Лилия: 1 нче конкурс. Хәзер безнең яныбызга көз кызы конкурсында катнашучы кызлар чакырыла. Алар тамаша караучыларга үзләренең матурлыгын күрсәтерләр. Әйдәгез кызларны алкышлар белән  каршылыйк

Юля: 2 нче конкурс. Хәзер безнең кызлар җитезлеккә конкурс үтәләр. Кызлар киселгән яфрактан пазл җыерга тиешләр. Эшне тиз бетергәне җинүче була.

Альберт: Карагыз әле, гимназиядә нинди чибәр кызлар укый. Көз кызын сайлау тагын да авырая.

Лилия: Ансын инде безнең кунаклар билгеләр. Иң көчле алкышларга таянып, без көз кызын сайлап алырбыз.

Тамашачылар һәр кызны алкышлыйлар. Яңа көз кызы билгеләнә.

  1. Рәсүл: Ә хәзер һәр сыйныфның бәйрәмгә әзерләгән концерт номерларын карап китик. Бәйрәмебез түренә 9 А сыйныфын чакырабыз.

Юля: Бераз ял итеп алыйк. “Көзге урманга сәяхәт” уены. Бу уенга 5 әр укучыдан торган ике команда кирәк булачак. Укучылар колоннага тезелеп басалар. Беренче укучы аякларына галош, кулына зонтик тотып агачны әйләнеп килә дә, эстафетаны икенче укучыга тапшыра. Уен шулай дәвам итә. Кайсы команда беренче төгәлли – шул җиңүче!

Җиңүче командага бүләкләр тапшырыла.

Альберт: Көз бизәкләрен дәвам итәбез. Сезнең каршыгызда 9 Б чыгыш ясый.

Лилия: Хәзер сезнең алдыгызда 9 В сыйныфы үз чыгышын күрсәтә.

Юля: Рәхмәт сезгә. Әйдәгез әле, тагын уйнап алыйк.

Рәсүл: Бәйрәмәбез түренә 11 Б сыйныфын чакырабыз.

Альберт: Хәзер сезнең алдыгызда 10 А сыйныфы үз чыгышын ясый.

Концерт номерлары төгәлләнгәч, “Көзге муллык” композицияләре һәм “Көзге матурлык” гәҗитләре бәяләнә

Рәсүл: Көз елнын иң бай фасылы ул. Шуңа курә бәйрәмгә һәр сыйныфлар көзге байлыклардан композицияләр ясады, гәҗитләр чыгарды. Рәхәтләнеп таныша аласыз.

Юля: Көзге муллыктан табыннар һәрчак тулы булсын. Кәефләр төшмәсен.

Жюри сыйныфларга урыннар билгели. Төрле номинацияле грамоталар тапшыра.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел сценариясе 8-11 класслар өчен

8-11 класс укучылары өчен бал-маскарад сценариясе....

Яңа ел бәйрәме сценариясе

Яңа ел бәйрәме сценариясе 2015 уку елы ....

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

А. Алиш "Сертотмас үрдәк" әкиятенең сценариясе

Башлангыч сыйныф укучылары белән әкият сәхнәләштерү. Әкияттәге хайваннарның ролен һәрбер балага бүлеп бирү. Әлеге әкиятне сәхнәләштерү балалар өчен кызыклы, аларны язучы иҗаты буенча белем дөньясына т...

"Яңа ел" бәйрәме сценариясе

"Яңа ел" бәйрәме сценариясе...

Сөмбелә бәйрәме сценариясе

Сөмбелә бәйрәме сценариясе...