"Яңа ел" бәйрәме сценариясе
план-конспект занятия (8, 9, 10, 11 класс) на тему

"Яңа ел" бәйрәме сценариясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chyrshy_yanynda_ut_sungn.docx23.68 КБ

Предварительный просмотр:

“Яңа ел” бәйрәме сценариясе.

(Чыршы янында ут сүнгән.Чыршы янында Кыш бабай белән Кар кызы утыра)

Алып баручылар ике яктан шигырь сөйли-сөйли чыга

 1 а.б.:  Бәйрәм туган илемдә.
Яңа ел ишек кага.
Вакыт елга суыдай
Туктаусыз алга ага.

Вакытның аты җигелгән,
Ашкынып алга чаба.
Сикәлтәсез аның юлы
Якты киләчәккә таба.

Тәүге мәхәббәт кебек
Эчкерсез, саф Яңа ел.
Тормышта урыныңны тап,
Яманлыклардан тыел.
Котлы булсын яңа ел.

2  а.б.: Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

Тышта яуган ак карларың белән

Әй, узган ел юлың булды ак.    

Бәхет белән яшәү микән сәбәп

Бер ел үтте гүя бер сәгать.

Кыш бабай хатлар укып, ә кар кызы фотога төшеп утыра.

К.б.- Кызым!Безне бит гимназия укучылары Яна ел бәйрәменә чакырып хат җибәргәннәр.

К.к.- Какой хат?Сейчас никто письмо язмый. Миңа никто смс не написал и на карпоратив не звал, я даже платье не купила.

К.б- Нинди карпоратив булсын ул? Безне укучылар көтә, тиздән юлга чыгарга кирәк.Син әзерме?

К.к.- Щас я оденусь, накрашусь, фотки в инстаграм залью, мало  ли там какая сеть, и потом поедем.

К.б-(шак катып) Йа Аллам...Нинди көнгә килеп җиттек. Әйдә  инде киттек.

(Чыршыны урап чыгалар)

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез укытучылар

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай чыршыгыз бигрәк матур

Елык - елык яна ул,

 Бәхетле һәм сау булыгыз

 Котлы булсын яңа ел.

К.К.  Ой, как меня достали эти дети…Сколько лет  приносим счастье, дарим подарки, а ты мне за 16 лет так и ничего не подарил.

 Я видела у тебя в мешке новенький айфон  завалялся, дай, вк посижу я

К.Б   Оныкның  да  куңелен күрергә кирәк! Теләге тормышка ашсын. Менә сиңа да бүләк. (Капчыгыннан телефон тартып чыгара да кар кызына бүләк итә)
К.К  Оооо, спасибо!

Урындыкка утырып телефон эченә “кереп китә”.

К.Б Ни булган соң минем Кар кызыма? Иии заманнар.. Дөньядагы бу зәхмәт минем кызыма да зур тәэсир ясады. Нишләргә..  Бу бәладән ничек котылырга? Чәчләрен буяган, күзләрен, иреннәрен нишләткән!... кыска күлмәкләр киеп, гел фотога гына төшә башлады.!!! Болай булмый... - Сихерле таягым ярдәмгә кил! (Таягы белән идәнгә суга)

 Алина: Иии, бабай, син болай борчылма. Бәлки берәркем безгә ярдәмгә килер.

Экстрасенс килеп керә.

Экстрасенс:  Исәнмесез, экстрасенс Мэрлин. (сумкасыннан баш сөяге тартып чыгара. Тамашачыларны әйләнеп уза)

Күрәм, күрәм, эшләр шәптән түгел. (баш сөяге кар кызы янына чакырып китерә)

Тәк, тәк, нәрсә монда? Аңлап бетерә алмыйм, ниндидер эчке үзгәрешләр күзәтелә 100% сихер монда. Кызың кияүгә чыга алмый.

К.Б. ӘӘӘ... Бу сихерче сезгә шикле булып күренмиме, укучылар?

Мэрлин кар кызы янына барып утыра, бергәләп телефонда фотосурәткә төшә башлыйлар.

К.б. Таягы белән идәнгә суга. Фея тылсымлы таягын селки-селки салмак кына атлап килеп керә..
Фея: Исәнме, Кыш бабай, сезгә минем ярдәмем кирәк икәнен ишеттем.
К.Б.  Әйе-әйе. Минем кызым замана чире белән авырып китте. Ничек аны элекке хәленә кайтырырга?

Фея: Кар кызыгыз яңадан балаларны ярата башласа гына, бу бәладән котылачак.
Экстрасенс янына килә.

- ИИИ, син дә монда мени? Кешеләрнең башларын бутап йөрүдән туктамадың мени әле? Әйдә, киттек.

Өстерәп алып китә.

1 а.б.: Укучылар, әйдәгез кар кызына булышыйк. Балаларга карата мәхәббәтен уятыйк.

К.Б. Сез безгә концерт номерларын әзерләгәнегезне ишеттек. Карыйсыбыз бик тә килә. (Урындыкка утыра)

2 а.б.: 1) 9Б, рәхим итегез. (яңа ел турында татарча җыр)

2) 10А   җырлы-бию башкаралар

 Кар кызы: ОООО, ПРИКОЛЬНО! Миңа ошап китте!

3)9А (вальс бииләр)  

1 а.б.:  1 КОНКУРС!  Кар кызыбыз да йомшара башлады. Матур сөйләшәргә дә өйрәтеп алыйк. 

“ Матур сүзләр” конкурсы оештырыла. Уенга 8 укучы чвакырыла.

4)  9В (инглиз телендә яна ел жыры)

Кар кызы чыршы тирәли әйләнеп килә. Элекке хәленә кайткан. Кар кызы киеменнән.

Кар кызы: Аай, балалар, гафу итегез мине, ничек мин  сезне онытканмын. Кыш бабай, гафу үтенәм синнән! Мин сине яратам һәм киләчәктә бер кайчан да болай эшләмәм! Телефоннар да кирәкми, балаларның һәм синең бәхеттән балкып торган йөзләрегезне  күрсәм,  үзем дә иң бәхетле булырмын!

Калган сыйныф номерларын да карап китик инде, бабай, укучылар тырышып әзерләнгәннәр бит.

К. б. Ярый, дуслар, бергәләп биедек, җырладык, уйнадык, көлдек. Безнең китәр вакыт та җитте.

Без килгәнне башка җирләрдә дә зарыгып көтәләр. Яңа ел сезгә уңышлар китерсен, дөньялар имин булсын! Сау булыгыз, балалар, хушыгыз. Киләсе елда да очрашырга язсын

2 а.б. Алып баручы: Сау бул Кыш бабай, сау бул Кар кызы!

Ә без укучылар бәйрәмне дискотека белән дәвам итәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел сценариясе 8-11 класслар өчен

8-11 класс укучылары өчен бал-маскарад сценариясе....

Яңа ел бәйрәме сценариясе

Яңа ел бәйрәме сценариясе 2015 уку елы ....

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

А. Алиш "Сертотмас үрдәк" әкиятенең сценариясе

Башлангыч сыйныф укучылары белән әкият сәхнәләштерү. Әкияттәге хайваннарның ролен һәрбер балага бүлеп бирү. Әлеге әкиятне сәхнәләштерү балалар өчен кызыклы, аларны язучы иҗаты буенча белем дөньясына т...

Сөмбелә бәйрәме сценариясе

Сөмбелә бәйрәме сценариясе...

Сөмбелә бәйрәме сценариясе

Сөмбелә бәйрәме сценариясе...