А.Алиш. "Сертотмас үрдәк"
материал (5 класс) по теме

Алексеева Миляуша Робертовна

5нче сыйныф укучылары өчен сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sertotmas_urdk..doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

СЕРТОТМАС ҮРДӘК.

(АБДУЛЛА АЛИШ әкияте буенча  )

  Катнашалар: Сертотмас үрдәк, Хуҗа, Әтәч, Тавык, Каз, Күркә, Чеби, Керпе, Куян, Төлке,Төлке балалары, Аю, Бүре.

Автор. Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән.  

Музыка. Ишегалдында кош-кортлар: әтәч, тавык, чеби, каз, күркә   тавышлары ишетелә.

Сертотмас үрдәк  (Һәр кош янына килеп).  Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим! (Залга төшә һәм бер тамашачы янына килеп).

Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим!

Хуҗа (керә, кош-кортларга карап). Мин урманга утын кисәргә китәм. Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз! (китә)

Сертотмас үрдәк  (кош-кортлар янына килеп). Нигә белдермәскә кушты икән?

Тын гына музыка. Караңгы төшә. Ай калка. Кош-кортлар йоклыйлар. Таң ата.

Әтәч (кычкыра). Кик-ри-күк!

Тавык. Нишләптер безнең хуҗабыз күренми әле.

Каз. Ка-ка-кайчан кайтыр икән ул?

Күркә. Бел-бел-белмим шул.

Чеби  (елый). Чип-чип-чип, мин курка-а-ам!

 Сертотмас үрдәк үтеп бара.

Әтәч. Үрдәк, тукта!

Тавык. Кара әле, тыңла әле!Сиңа әйтәбез.

Каз. Ка-ка-кайтмый да кайтмый Хуҗабыз. Аны эзләп кайтырга кирәк.

Күркә. Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!

Чеби. Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!

Сертотмас үрдәк.(күнеп). Ярар, сезнең хакыгыз  өчен  генә барсам барырмын инде.(китә)

 Музыка. Сертотмас үрдәк елга буйлап йөзә.Менә ул куе урманга барып җитә. Күбәләк куып йөри. Каршысына Керпе килеп чыга.

Керпе. Кая барасың болай?

Сертотмас үрдәк. Урманда утын кисүче Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.

Керпе. Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

Сертотмас үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара!

Керпе. Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр.(китә).  

Үрдәк аның киңәшенә колак салмый, ашыгы-ашыга урман эченә атлый. Бара-бара озын колаклы бер куян очрый.

Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

Сертотмас үрдәк. Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды.

Куян (эченнән генә). Алай булгач, Хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән!..(Үрдәккә карап). Хуҗаңны күргәнем юк.(югала)

Сертотмас үрдәк бара-бара бер аланлыкка барып җитә.Анда бер зур соры аю йоклап ята.

 

Сертотмас үрдәк. Әй, тор әле, йокы бәлеше!  Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю. (ачуы килеп уяна). Күрмәдем.

(Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланып). Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың! (Үрдәк китә).

Аю (эченнән генә) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән! (китә).

Сертотмас үрдәк каршына Бүре килеп чыга.

Бүре. Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

Сертотмас үрдәк.  Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Бүре (тешләрен шыгырдатып, үз-үзенә). Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән! (Үрдәккә карап).Андый кешене күргәнем юк.(китә)

Сертотмас үрдәк Хуҗаны эзләүне дәвам итә. Каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыга.

Сертотмас үрдәк. Багалмакай, матур апакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде. Әйдә, алып барам!

Төлке Сертотмас үрдәкне үз оясы янына алып кайта. Анда төлке балалары уйнап йөриләр.

Төлке балалары. Әни, безгә азык алып кайттыңмы?

Төлке. Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите.(балаларына бүлеп бирә)

Төлке балалары (авызларын ялый-ялый).Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән! Ләкин без туймадык! Безгә тагын кирәк!

Төлке. Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам!

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуңалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән...

Хуҗа. Тагын берничәне тоткач, толып тектерермен. (төлке тиресен киптерергә амбарга элгән)

Автор. Хайваннар эшнең нидәлеген Хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

Менә шуның белән әкият тә тәмам. Ә сезгә киңәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, серләрегезне саклый белегез!

Әлмәт шәһәре 21 нче урта мәктәбе укытучысы Алексеева Миләүшә Роберт кызы.