«Стилистик фигуралар» мастер класс
план-конспект на тему

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Татар теленнән үткәрелгән мастер класс. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stilistik_figuralar_master_klass.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Исәнмесез, мин, Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы, Сосна урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  Мин бүгенге мастер-классымны «Стилистик фигуралар» дигән темага алдым. Ә нәрсә соң ул «Стилистик фигуралар» ?

         Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә «Стилистик» сүзенә түбәндәге аңлатма бирелә: «Стильгә, стилистикага мөнәсәбәтле». Телнең стилистик чаралары, фигуралары. Фигура сүзенең аңлатмалы сүзлектә 8 төрле аңлатмасы бар. Безне бүгенге дәрестә берсе генә кызыксындыра.  «Сөйләмнең тәэсирен көчәйтә торган стилистик алым».

     Бүген мин әлеге теманы төшендерү һәм ныгыту алымнарын күрсәтергә телим. Димәк, безнең тема « Стилистик фигуралар»

  Бу теманы сайлавымның төп сәбәпләре түбәндәгеләр:

  • әлеге тема кызыклы,  әсәрләрне укыганда, анализлаганда укучыны җәлеп итә, эзләнүгә этәрә;

-сөйләм телебезне баетуга, зәвыклы итүгә этәргеч бирә;

- укучыларда  сөйләм культурасы тәрбияли.

Ә төп максатлары:

  • укучыларны стилистик фигуралар белән таныштыру ысулларын күрсәтү;
  • әдәбият теориясе буенча белемнәрен баетунын кызыклы юлларын тәгъдим иту;
  • коллегаларыма телебезнен матурлыгын, байлыгын ачып биру, матур эдэбиятка.
  • Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт уяту.

     Шушы куелган максатларны тормышка ашыру өчен мин мастер-классыма түбәндәге эпиграфны сайладым.

“Сүзгә әһәмият бирергә кирәк, чөнки урынлы кулланылган сүз ул-мәгънә дә, идеология дә, матурлык та”  Гадел Кутуй

“Фигура”-латин сүзе “образ”, “күренеш” дигәнне аңлата. Сөйләмнең сәнгатьлелек көчен арттыру өчен язучы тарафыннан кулланылган үзенчәлекле сүз әйләнмәсе, сүзләрнең үзенчәлекле төзелеше. .Синтаксик фигураларны үзләренең яңгырашлары, сөйләмдәге тойгылык төсмере бирүләре ягыннан музыкада көйләрнең төрле-төрле борылышлары, кабатлаулары белән чагыштырып карарга мөмкин. Гомумән, синтаксик фигуралар-алар сөйләмнең үзенә күрә бер музыкасы, үзенә күрә бертөрле аһәңе. (“Әпипә” көен баянда һәм оркестр белән башкарылганны тыңлау, чагыштыру. )

          Стилистик фигураларны мин әдәбият дәресләрендә 4 төргә бүлеп , схемалар ярдәмендә аңлатам. Мисалларны билгеле бер темага алам. Мондый ысул белән аңлатканда укучыларның исләрендә күбрәк кала. Бүгенге барлык мисаллар да Габдулла Тукай шигырьләреннән алынды.

Стилистик фигуралар

Кабатлауга нигезләнгән фигуралар

сөйләмнең гадәти булмаган тәртибенә нигезләнгән фигуралар

мәгънә каршылыгына нигезләнгән фигуралар

Автор ихтыярын чагылдыручы чаралар

Әлеге 4 төргә бүленгән стилистик фигураларның кайберләренә  тукталырбыз.

 

Кабатлауга нигезләнгән фигуралар

Кабатлау

-әсәр эчендә сүзләрнең кабатлануы.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине.

(«Су анасы»)

АНАФОРА

бер үк сүзләр, авазлар, сүзтезмәләрнең шигырь юлы башында кабатлануы

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары,оҗмаһлар    (“Пар ат”)

Рәдиф

рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзтезмә

Гакылга нур биргән йокы,

    Мөкаддәс уй биргән йокы,

Су юкта су биргән йокы,-

    Йокы, йокы, йокы.                                             (“Йокы”)

сөйләмнең гадәти булмаган тәртибенә нигезләнгән фигуралар

ИНВЕРСИЯ

җөмләдә сүзләрнең гадәти тәртибен үзгәртеп, яңа эмоциональ төсмер өстәү

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә матур, милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле,

Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

(“Милли моңнар”)

Хиазм

янәшәлекнең бер ягында сүз тәртибе    үзгәрү

Мин качамын- ул куадыр, ул куадыр-мин качам;

Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк  ичмасам.

      (“Су анасы”)

Асиндетон

Сүз һәм җөмләләрне теркәгечсез бәйләү

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;

       И Казан!  дәртле Казан!  моңлы Казан!  

        нурлы Казан!

                                     (“Пар ат”)

мәгънә каршылыгына нигезләнгән фигуралар

АНТИТЕЗА

капма-каршы куелу

Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез.

 (“Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән  халык өмидләре”)

ОКСЮМОРОН

хис-тойгы каршылыгы

Йа ходай, көн кичә ямьсез,

ә бүген, аһ нинди көн!

Кичә сынды һәм боекты,

ә бүген күңлем бөтен.

           (“Кичә һәм бүген”)

Автор ихтыярын чагылдыручы чаралар

РИТОРИК ӨНДӘҮ

эндәшеп раслау, кисәтү, соклану

Сездән айрылып туганнар!-җайсыз,                    уңгайсыз тору;

Бу тору, әйтергә мөмкиндер,                      кояш-айсыз тору.                    (“Пар ат”)  

РИТОРИК ЭНДӘШҮ

кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү

Ах, җүләр маэмай!  тырыш яшьләй,                          зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар — эш белү  унайсыз ул!                (“Кызыклы шәкерт”)

РИТОРИК СОРАУ

кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән сорау белән  мөрәҗәгать итү

И мөкаддәс моңлы сазым!уйнадың син  ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы

 (“Өзелгән өмид”)

Хөрмәтле коллегалар, без сезнең белән стилистик фигураларның 4 төрен дә карап чыктык. Ә хәзер төркемнәрдә эшләп алырбыз. Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен бер кат искә төшереп алыйк.

ТӨРКЕМ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

  1. ИПТӘШЕҢНЕ ИГЪТИБАР БЕЛӘН ТЫҢЛА.
  1. ТӘНКЫЙТЬЛӘМӘ.
  1. ҮЗЕҢНЕ ХӨРМӘТ ИТҮЛӘРЕН ТЕЛӘСӘҢ, БАШКАЛАРНЫ ДА ХӨРМӘТ ИТ.
  1. АКТИВ БУЛ.

Төркемнәргә биремнәр:

1 төркем-кабатлауга нигезләнгән фигуралар

2 төркем-сөйләмнең гадәти булмаган тәртибенә нигезләнгән фигуралар

3 төркем-мәгънә каршылыгына нигезләнгән фигуралар

4 төркем-автор ихтыярын чагылдыручы чаралар

         Сезнең алда Габдулла Тукайның шигырьләре. Бирелгән шигырьләрдән үзегезнең төркемгә бирелгән стилистик фигураларны табарга

        Ижади бирем. Һәр төркем стилистик фигураларны кулланып шигырь юллары, яисә жөмләләр яза.

      Хөрмәтле коллегалар! Бүгенге һөнәри осталыкта  миңа ярдәм итүгез, актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Габдулла Тукайның иҗатына укучыларда мәхәббәт уяту- безнең бурычыбыз. Алдагы эшегездә уңышлар телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

разработки уроков спецкурса "Практическая стилистика" в 7 классе

Представлено электронное учебное пособие, созданное учениками 7 Б класса МОУ "СОШ №35"  г. Братскав по курсу "Практическая стилистика", направленному  на формирование ключевых компетенций....

Элективный курс "Практическая стилистика" для 10 класса

Задания экзаменационного теста по русскому языку различны по способам предъявления языкового материала. Экзаменуемый работает с отобранным языковым материалом, представл...

Презентация мастер-класса "В гостях у Стилистики"

Презентация мастер-класса "В гостях у Стилистики"...

Презентация мастер-класса "В гостях у Стилистики"

Презентация мастер-класса "В гостях у Стилистики"...

Урок стилистики в 10 классе

Цели урока:1.     Познавательный аспект: повторить и обобщить изученное, проверить уровень усвоения знаний с помощью системы знаний разного типа.2.     Развиваю...

Планирование по курсу "Практикум по стилистике" 5,7 классы

В материале представлены пояснительная записка, список используемой литературы, календарно-тематическое планирование по курсу и содержание занятий....

рабочая программа по элективному курсу "Практическая стилистика" 10-11 классы

Рабочая  программы элективного курса « Практическая стилистика» предназначены для 10-11 классов. Программа составлена с учетом требований нового Государственного образовательного стандарта 2004 г...