Тезмә кушма җөмләләр
план-конспект урока (8 класс) на тему

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

8 класста үткәрелгән дәрес

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

Максат: 1) Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау,

                2) Бу җөмләләрне күнегүләрдән аера белү һәм сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту,

                3) Иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү һәм экологик тәрбия бирү.

Жиһазлау: мультимидия проекторы, компьютер, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес төре: катнаш

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

                                         План:

I Оештыру өлеше.

-Исәнләшү.

Исәнмесез, укучылар. Әйтегез әле, укучылар, бер-беребез белән очрашкач без нишлибез? Дөрес, исәнләшәбез, саулык- сәламәтлек хакында сорашабыз, елмаябыз. Әйдәгез, укучылар, арабызда жылы мөнәсәбәт урнашсын өчен бер-берегезгә ихластан бер елмаю бүләк итик.  

II Актуальлэштеру

  1. Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
  2. Өй эшләрен тикшерү. Сезгә 3 төрле өй эше биреп җибәрелгән иде. Әйдәгез тикшереп алыйк.

1 төркем: әдәби әсәрләрдән 2 теркәгечле, 2 теркәгечсез тезмә кушма җөмлә язып килергә

2 төркем: “Урман-безнең байлыгыбыз” темасына кечкенә күләмдә инша язып килергә. Иншаларыгызда тезмә кушма җөмләләр булырга тиеш иде.

3 төркем: Тезмә кушма җөмләләр турында кабатларга. Кечкенә проектлар рәвешендә сөйләргә.

Әйдәгез, 1 төркем сезне тыңлыйбыз,

3  төркем сезнең белән тезмә кушма җөмләләрне кабатлап алыйк. Кечкенә проект яклау.

III Белем һәм күнекмәләр гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укучылар, 2011 ел безнең нинди ел?  Татарстанда Габдулла Тукай, Россиядә космонавтика,  Берләшкән Милләтләр  Оешмасы карары нигезендә 2011 ел Урман елы буларак кабул ителде.  Урманнардан башка яшәешебезне күз алдына да китереп булмый. Бүгенге дәресебезне дә без урманнар белән бәйләрбез.

1) Проектордан текст чыга, текстны уку

1. Урман ...2.  Борын-борынгыдан адәм баласын ачы салкын җилләрдән саклаучы да, аңа торак-яшәү шартлары булдыручы да, җылытучы да, туендыручы да , күңелен күрүче дә син идең. 3. Ә хәзер  исә иң матур, мәһабәт агачларны кисәләр, яки син янгыннар корбанына  әйләнәсең.

4. Җәй көне син дару үләннәре белән сөендерәсең һәм кемнәрдер  кышлыкка синдә мунча себеркесе әзерлиләр. 5. Әмма күпләрнең моңа осталыгы җитми, кешеләр әдәп-әхлакны белмиләр. 6. Нәтиҗәдә: сындырылган агачлар, тапталган үләннәр... 7. Табигать анабыз безнең вәхшилекне беркайчан да гафу итмәячәк.

Укылган текст нәрсә турында?        

-Ә урманнарны саклау ни өчен кирәк? Сез ничек уйлыйсыз? Әйдәгез, акыл штурмы үткәреп алыйк, һәр кеше үз фикерен әйтә. Мин тактага язып барам.

-Нәтиҗә ясау. Димәк, без урманны сакларга тиеш. Урмандагы агачлар без сулый  торган һаваны чистарта, кислород бүлеп чыгара, безне туендыра.

Кабат текстка әйләнеп кайтыйк. БДИ турында сез барыгыз да хәбәрдар инде. Аның С өлешендә текст белән эшләү бар. Без дә хәзер текст өстендә эшләп алыйк.

  1) Тектның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә бирелгән? (7 җөмләдә)

2) Авторның әйтәсе килгән фикере нинди? Сез аның фикерен хуплыйсызмы?

3) Өзектә нинди проблема күтәрелә? (урманнарны саклау)

4. Тексттан өйрәнелгән тезмә кушма җөмләләрне күчереп язарга, схемаларын сызарга.(3,4,5)

2)  Халык авыз иҗаты хикмәтле һэм гыйбрәтле мәкальләргә бай. Алар безне әдәп-әхлак сыйфатларына өйрәтәләр. Алдагы эш төре мәкальләр белән бәйле булыр. Бирелгән мәкальләрне дәвам итәргә. Бу мәкальләрнең башларын мин сезгә өйгә биреп җибәргән идем. Әйдәгез, мәкальләрне дәвам итик,  җөмләләрнең төрләрен билгеләп, тактага схемаларын төзергә кирәк.

  • Агач үз урынына егыла,  ә таш бик ерак тәгәри.   - теркәгечле тезмә кушма  җөмлә 
  • Урманга утын ташылмый, коега су салынмый.  - теркәгечсез тезмә кушма  җөмлә 
  • Каен тузына масаер,бары  имән үзенә масаер.. -теркәгечле тезмә кушма  җөмлә 
  • Каты агач шарт сынар, черегән агач кырык ел чыдар..  -теркәгечсез тезмә кушма  җөмлә 

4) Карточкалар белән эш. 

1. Җөмләләрне күчерергә, тыныш билгеләрен куярга, схемаларын сызарга, баш кисәкләр астына сызарга.

          Республикабыз территориясендә урманнар бик аз калды, алар 17 процент мәйданны гына билиләр. Агач озак үсә һәм зур тәрбия сорый. Кешеләр табигатькә сак булырга тырыштылар, тик урманнар көннән-көн бетә. Тамырлары белән өзгән саен яңалары үсеп чыга алмый, һәм чәчәкләр юкка чыга. Казан төбәге урманнарының тарихы 300 еллап исәпләнә.  Арча урман хуҗалыгы 1931 елда оештырыла һәм ул  30 мең га дан артык мәйдан били.

“5” ле билгесе өчен: тыныш билгеләрен куеп җөмләләрне күчереп язарга, схемасын сызарга, җөмләләрнең баш кисәкләрен билгеләргә, 1 җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

“4”ле билгесе өчен:  тыныш билгеләрен куеп җөмләләрне күчереп язарга, схемасын сызарга, җөмләләрнең баш кисәкләрен билгеләргә.

“3” ле билгесе өчен:  тыныш билгеләрен куеп җөмләләрне күчереп язарга, схемасын сызарга

Моны белергә кирәк:

14 май- Россиядә урманнар утырту көне.

5 июнь- Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне.

18 сентябрь –урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.

Укучы чыгышы:

Якташ шагыйребез Г.Мөхәммәтшинның “Керим әле урманнарга” дигән бик матур шигыре бар. Аңа композитор  Рөстәм Яхин  көй дә язган. Г. Мөхәммәтшин   12 октябрь көнне үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай ук башка язучыларның да иҗатларында урман темасы чагылыш таба. Г.Бәшировның “Урман шаулый”, “Әни”, Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” повесте, “Кистем каен, кистем каен” публицистик язмасы, Г. Тукайнын “Шүрәле” әкият –поэмасында Кырлай урманы турында сүз бара.

5. Перфокарта белэн эш.

-Мин сезгэ хәзер җөмләләр укыйм, ә сез перфокарта буенча дөреслеген тикшерегез.

Ни җыелыш булды, ни кино күрсәтмәделәр. Җәй җитте, һәм мин зур дәрт белән калага юл алдым. Безнең урамда ямь-яшел чирәм чыкты, тик каз бәбкәләре генә күренмәде. Я татар телендә шигырьләр укыла, я җырлар башкарыла иде.

 (Проектордан дөреслеген тикшерү)

III Йомгаклау.

Бугенге дэрестэ сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?(урманнар турында мәгълүматлар, шуларга бәйләп тезмә кушма җөмләләрне кабатладык. Аларны тексттан аеру буенча күнекмәләрне ныгыттык.  Алдыгызда сигнал карточкалары бар , шул карточкаларга проекторда чыккан йөзне ясап куегыз, бүгенге дәрескә карата сез нинди смайлик куяр идегез. Әгәр сезгә бүгенге дәрес ошаган икән карточкага елмаю йөзе, ә ошамаган икән борчулы, кайгылы йөз ясагыз, һәм карточкаларыгызны мина күрсәтегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Тезмә кушма җөмлә

"Тезмә кушма җөмлә" темасын үткәндә өстәмә материал....

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Тезмә кушма җөмләләр буенча тест

8 класста тезмә кушма җөмлә темасын үткәндә файдаланырга мөмкин...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

 тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану.  2) иҗади фикерләү сәлатен үстерү.  3) туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләре, г...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлауга тест сораулары.

 ) тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану. ...

Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Дәреснең тибы- кабатлау. дәрес барышында яңа мәгълүмати технологияләр, сингапур структурасы киң кулланылды....