әдәби укудан эш программасы
план-конспект урока на тему
"Кошлар - канатлы дусларыбыз" 4 сыйныф рус төркеме
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 19.62 КБ |
Предварительный просмотр:
“Кошлар – канатлы дусларыбыз”
“Чирик” тексты өстендә эш
(Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча)
( 4нче сыйныф )
Максат: 1. Укучыларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү;
“ Чирик” текстын аңлап укуларына ирешү.
2. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.
3. Укучыларны коллективлык рухында тәрбияләү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту.
Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация, биремле карточкалар.
Дәрес планы:
I.Мотивлаштыру – ориентлашу.
1. Психологик уңай халәт тудыру.
- Исәнмесез, хәерле иртә диеп,
Башлыйбыз дәресебезне.
Бер – беребез белән елмаешып, дәресебезне башлыйк.
2. Фонетик күнегү.
“К” авазы өстендә эшләү.
Кара карга кардан бара,
Канатларын кага – кага.
3. Уку мәсьәләсен кую. ( 1нче слайд )
( Чыпчык сайравының язмасын тыңлыйлар һәм танып әйтәләр )
4. Уку мәсьәләсен чишү.
- Димәк, бүген без сезнең белән дәрестә чыпчык турында сөйләшербез
Һәм “Чирик” тексты өстендә эшләвебезне дәвам итәрбез. ( 2нче слайд )
5. Узган дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту.
-Ә хәзер кошларга игътибар итик. ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН.(3-4нче слайд, телдән кошларны атап чыгалар)
Кошларны ике төркемгә бүләләр . 1нче һәм 2нче номерлы җилкә буенча партнёрлар кышлаучы кошларны аералар. 3нче һәм 4нче номерлы җилкә буенча партнёрлар күчмә кошларны табып аералар.
II. Өй эшен сорау:
Ситуатив күнегүләр:
Спроси у друга:
- Любит ли он птиц;
- Каких птиц он знает;
- Какие птицы остаются у нас зимовать;
- Сделал ли он кормушку;
- Что мы туда кладем;
- Воробей (тәрҗемә)
- Синичка (тәрҗемә)
- Ворона (ала карга)
III. Дәреснең төп өлеше:
- Проблемалы сорау кую.
-Без сезнең белән узган дәресләрдә текстның I, IIнче өлешләре буенча эшләдек. Сез ничек уйлыйсыз, йомгаклау өлешендә сүз нәрсә турында барачак? ( укучылар үз фикерләрен әйтәләр ).
-Ә хәзер белемнэребезне сынап карыйк. ЭЙ-АР-ГАЙД.
Таблицаны тутыралар. Беренче багана буенча раслауларны билгелиләр. Килешкән раслауларга “+”, килешмәгәненә “-“ куялар.
Текстны укыганча кадәр | Раслаулар | Текстны укыганнан соң |
1.Хәзер Чирик өйдә яши. | ||
2.Кызның яраткан уенчыгы курчак. | ||
3.Кыз кошчыкны гаепләде һәм рәнҗетте. |
- Текст өстендә эшләү. ( 5нче слайд )
а) Үрнәк уку,
б) Яңа сүзләр белән эшләү,
в) Тәрҗемә итү,
г) Сорауларга җаваплар бирү.
3. -Ә хәзер такта янына чыгабыз. МИКС-ФРИЗ-ГРУП.
( музыка тавышына хәрәкәтләнәләр, музыка туктагач сорауларга җавап бирәләр)
-Бу сүздә ничә иҗек? Күгәрчен (6 слайд)
-Әйе, дөрес- 3. Өчәр кешелек төркемнәргә бүленәбез. Биремне тыңлагыз.
Биремнәр:
1). Әни белән кыз кар өстендә нәрсә күрделәр?
2). Кошчыкка нинди исем бирделәр?
3). Кошчык нәрсә белән уйнады?
4. ЭЙ-АР-ГАЙД буенча эшне дәвам итәләр.
-Без сезнең белән текстны укыдык, тәрҗемә иттек. Әйдәгез, таблицаны яңадан карыйк һәм эшебезне дәвам итик.(таблицаның 3нче баганасын тутыралар).
-Укучылар, әйтегез әле, кайсы раслау текстның эчтэлегенә туры килми?(3нче раслау).
-Әйе, 3нче раслау текстның эчтәлегенә туры килми, ләкин кыз кошчыкны гаепләмәде, рәнҗетмәде. Киресенчә, кыз кошчыкны җәлләде, ашатты, карады. Димәк, без кечкенә дусларыбызны карарга, сакларга, аларны рәнҗетмәскә тиешбез.
IV. Дәресне йомгаклау:
1.Рефлексия.
2.Өй эше: Тестка әзерләнергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен укудан эш программасы
Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен укудан эш планы 4 класс...

2 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәби укудан эш программасы
Р. З. Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелгән эш программасы...
4 нче сыйныфының татар төркеме өчен укудан эш программасы
Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем би...
4 нче сыйныфының татар төркеме өчен укудан эш программасы
Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем би...

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.
Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...
4 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы
4 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы. Дәреслек авторы: Р. Х. Ягъфәрова...

3 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)
3 нче сыйныф өчен эш программасы Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова дәреслекләре буенча тәзелде....
