4 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы
рабочая программа на тему

4 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы. Дәреслек авторы: Р. Х. Ягъфәрова

Скачать:


Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Әдәби укудан  эш программасы түбәндәге документларга  нигезләнеп төзелде:

     1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы (яңа редакция).    

     2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы (яңа редакция).    

     3. Россия Федерациясенең халыклары телләре турындагы законы. № 126-ФЗ-24.07.1998

     4. Закон о государственных языка  РТ и других языках. №44-ЗРТ 18.07.2004

     5. Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе “55 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2013-2014 елына укыту планы (№ 389 09.08.2013)

Эш программасы елына 70 сәгать, атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде. Шулардан, бәйләнешле сөйләмгә  -  5 сәгать, класстан тыш укуга – 2 сәгать бирелде.

Эш программасын тормышка ашыруда түбәндәге УМК кулланыла:

1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятын укыту программасы (татар  балалары өчен). Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011

2. Дәреслек: Уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек – хрестоматия (татар балалары өчен), Р. Х Ягъфәрова , Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел.

Матур әдәбият әсәрләре яшь буынның күңелен, хисләрен баетуда, аларның тирә-яктагы тормышны һәм кешеләрне аңлый башлавында, нәрсәнең яхшы һәм матур, ямьсез һәм начар булуын төшенүдә, зәвыгын тәрбияләүдә, туган халкының рухи дөньясы белән азыклануында бик тә үтемле, көчле тәэсир итүче нигез булып тора. Чөнки әдәбият — сүз сәнгате. Аның шушы зур мөмкинлекләрен тиешенчә файдалану — әдәбият укытуның төп максаты.

Хәзерге шартларда матур әдәбиятны сәнгатьнең бик әһәмиятле, нигез төрләреннән берсе итеп укыту мөмкинлекләре бар. Әлеге шартларда әдәбият укытуның эчтәлеген заман таләпләренә туры китерү, камилләштерү һәм яңарту кирәклеге үзәк мәсьәләләрнең берсе булып әверелде. Моны эшләгәндә, гомуми урта белем бирүнең дәүләт стандартлары нигез итеп алына, шул ук вакытта аларның таләпләрен тормышка ашыруга иҗади якын килү мөһим.

4 нче сыйныфта әдәбият укыту программасы түбәндәге бурычларны тормышка ашыруны күздә тота:

  • татар әдәбияты, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренчел күзаллау булдыру;
  • әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;
  • текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру, аны камилләштерә бару;
  • әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;
  • мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, белемгә омтылыш, китапка карата кызыксыну тәрбияләү;
  • татар әдәбияты белән бергә башка халыкларның сүз сәнгатенә дә кызыксыну тәрбияләү;
  • укучыларның мантыйклы һәм иҗади фикер йөртүен, затлы зәвыгын үстерү;
  • әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;
  • дөрес, бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү һәм башкалар.

Беренче баскычны тәшкил итүче 4 нче сыйныфта укучы балалар, шул рәвешле, халкыбызның бик бай әдәби мирас үрнәкләре белән таныша башлауның беренче адымнарыннан ук сүз сәнгатебезнең бик тә игелекле, тәэсирле йогынтысында яши, фикерли һәм шул үрнәкләрдә тәрбияләнәләр. Матур әдәбият белем һәм тәрбия бирүдә башка бер фән дә булдыра алмаган мөмкинлекләргә ия. Ул, барыннан да элек, милли үзаң тәрбияли. Бу исә аның үз халкының, туган иленең ихлас вәкиле булып формалашуына, ватанының тугрылыклы улы һәм кызы булып яшәүнең асыл мәгънәсен табигый рәвештә күңел хәзинәсе итеп әверелдерүенә китерә. Югарыда саналган бурычлар шушы олы максатка килүнең эзлекле баскычларын тәшкил итә. Программада тәкъдим ителгән әсәр текстларының күбесе балалар әдәбиятының һәм башка әдәби әсәрләрнең иң яхшы үрнәкләреннән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Эчтәлеге 4 нче сыйныф укучыларына якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шомарткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә. Шактый текстлар, укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, фольклордан алына, шуның белән бергә, фәнни-популяр текстлардан өзекләр китерелә, һәр сыйныф өчен программада уку һәм сөйләм үстерү, ятлау өчен әсәрләр, сөйләшү тематикасы кебек бүлекләр бирелә.

     

Программаның эчтәлеге (әдәби уку)

Т\с

 

Укыту  материалының

эчтәлеге

Барлыгы

Темага караган төшенчәләр.

Мәктәпнең базис планы буенча

Үткәреләчәк

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Класстан тыш уку.

1

Табигать һәм без.

15

1

Табигатьне ярату, өйрәнү, һәм аны саклау. Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен бирү.Чагыштырырга, иң мөһимен аерып чыгару күнекмәләрен бирү. Түбәндәге әсәрләрне өйрәнү: Г. Хәсәнов. “Август” . Ш. Маннур. “Сагынып кайттык” А. Алиш. “Алдакчы Наил” Кытай халык әкияте. “Тырыш Юн Су”  Ә. Фәйзи “Тукай” Г. Тукай “Ай һәм Кояш”  Г. Тукай “Яшь агач” Мәхмүт Галәү. “Кырмыскалар” Гариф Галиев “Аю агачлар белән... сөйләшә”. Габдулла Тукай. “Фатыйма белән Сандугач”  Роза Хафизова “Күгәрчен һәм малай” Лев Толстой “Арслан белән эт” Габдулла Тукай “Һава. Җир. Су” Ринат Мөхәммәдиев. “Урман карачкысы” Бәйләнешле сөйләм үстерү Туган якның серле табигате

2

Озын-озак балачак.

15

1

1

Балачакның кызыклы уеннары, истәлекләре, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр.Үзеңне кешеләр алдында тота белү. Түбәндәге әсәрләрне өйрәнү:   Н. Думави Сарбай. Ә. Еники. Кунакта. Ф. Яруллин Зәңгәр күлдә ай коена. Р. Төхфәтуллин Сабый чаклар. А. Тимергалин. Угры. Н. Әхмәдиев Чалбар. Л. Ихсанова Ун сумлык маҗара. М. Кәрим Икебез дә унөчтә булсак Бәйләнешле сөйләм үстерү Балачакның кызыклы уеннары Класстан тыш уку  Ф. Яруллин “Серле дөнья”

3

Тәрҗемә әсәрләр.

12

Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес , йөгерек, сәнгатьле укырга өйрәтү. Рус һәм дөньякүләм әдәбият үрнәкләре белән таныш булу. Түбәндәге әсәрләрне өйрәнү: П. Ершов Канатлы ат. А. Пушкин. Салтан патша турында әкият. М. Твен Том Сойер маҗаралары.

4

Шигърият.

12

1

1

Күренекле шагыйрьләрнең әсәрләре белән танышу, алдагы сыйныфларда аларны тирәнтен өйрәнүгә теләк уяту. Түбәндәге әсәрләрне өйрәнү: Х. Туфан Давылда. Тургай нигә эндәшми. С. Хәким. Яңа шәһәрдә яшь юкә. Апрель башы. М. Хөсен. Күңелле чак. Китап. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Шагыйрьләр иҗатын беләбезме? Класстан тыш уку.  Х. Туфан шигырьләре

5

Халык авыз иҗаты.

9

2

Укучыларда зирәклек һәм кызыксынучанлык тәрбияләү. Кешегә хас сыйфатлар,кешеләргә яхшылык, изгелек эшләү, хайваннарга ярдәм итү. Татар халык авыз иҗатын өйрәнү. Бәйләнешле сөйләм үстерү  Без әкиятләр яратабыз.  Арадаш аттестация – диалог-әңгәмә

63

5

2

4 нче сыйныфта  укучылар үзләштерергә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр

УКУ ТЕХНИКАСЫ

Аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку. Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Дөрес, тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлегенә тирәнрәк төшенү.

ӘДӘБИ  ТЕКСТ  БЕЛӘН  ЭШЛӘҮ

Хикәяләр, андагы вакыйгалар бирелеше. Персонажларның холкына, эш-гамәлләренә бәя бирү. Шигырь, хикәя, әкият, мәзәк һ.б. жанрларны аера (таный) белү.

Халык авыз иҗаты. Аның төрләре турында алдагы сыйныфта өйрәнгәннәрне гомумиләштерү, системага салу.

Әдәп-әхлак темасына багышланган әсәрләрдән яхшы сыйфатларны сайлап ала белү, шулар үрнәгендә үзеңне тәрбияләү һәм үзеңә бәя бирә алу.

Укучылар үзләштерергә тиешле гамәлләр:

—        өйрәнелә торган авторның тормыш юлы һәм иҗаты турында  кыскача күзаллау;

— китап, аның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлау һәм үзе өчен кызыклы китап сайлау;

  • сүзлекләр белән эшләргә өйрәнү;
  • татар телендә балалар өчен чыга торган газета-журналларны белү һәм уку.

Предметара эшчәнлек алып бару юнәлешләре:

  • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп, рәсем, музыка сәнгатьләре турында мәгълүмат бирү;
  • туган телнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү;
  • рус һәм башка халыклар әдәбияты үрнәкләре белән чагыштырып һәм бәйләп укыту;
  • әдәби әсәрләрнең һәм халык авыз иҗаты үрнәкләренең темасындагы, образлар бирелешендәге үзенчәлекләрне һәм уртак якларны таба белү.

Укучының шәхси үсеш-үзгәреше:

  • әдәби әсәрләрдән физик һәм психик сәламәтлеккә бәйле урыннарны табып фикер йөртә белү;
  • укучыларда әйләнә-тирәдәге табигатькә, тормышка дөрес мөнәсәбәт формалашу;
  • укучыда хезмәткә кызыксыну, теләк уяну;
  • әдәби текстка таянып, укучының үз-үзенә бәя бирә алуы;
  • укучыда белемгә омтылыш формалашу.

Сөйләм үстерү

1—4 нче сыйныфлар өчен әдәби уку программасы даими рәвештә укучыларның сөйләм телен үстерүгә, коммуникатив эшчәнлеккә өйрәтүгә юнәлтелгән.

Сөйләм телен үстерүдә укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй текстлар балалар өчен нәшер ителә торган газета-журналлардан да алына, укып, фикер алышу үткәрелә. Укучылар тормышында очрый торган ситуацияләргә багышланган сөйләшүләр дә оештырыла. Укучыларны матбугатны даими укып барырга гадәтләндерү өчен, газета-журналларга күзәтү дәресләре үткәрелә, эшлекле уеннар уздырыла.

Укучыларның сөйләмен үстерү белән бергә, аларны иҗади фикерләүгә өйрәтү төп максатларның берсе булганга күрә, укыган хикәяне яки әкиятне дәвам итү кебек эшләр дә башкарыла. Әдәби әсәрнең теле укучылар өчен төп материал ролен үти. Әдәби әсәр теле үрнәкләренә нигезләнеп, сорауларга язма җаваплар бирү, изложение, миниатюр сочинениеләр яздырыла.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Рузилә Ясир кызының

 4 нче Б сыйныфы өчен әдәби укудан 2013/2014 нче уку елына календарь-тематик планы

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Яттан сөйләү

Класстан тыш уку

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Әдәби уку

70

2

6

2

5

Р.Х.Ягъфәрова. Уку китабы.

 Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2009

2013/2014 уку елына методик тема

Шәһәр

Мәктәп

Укытучы

Икенче буын дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучыга методик ярдәм күрсәтү.

Мәктәпнең дәүләт федераль белем бирү стандартына күчүдә методик ярдәм күрсәтү.

Федераль дәүләт белем стандарты шартларында балаларның татар теленнән белем дәрәҗәләрен күтәрү максатыннан эффектлы алымнар куллану.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр

1. Уку техникасы

    Аңлап, дөрес һәм йөгерек уку. Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Дөрес, тиешле интонацияне һәм  тонны, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлегенә тирәнрәк төшенү.

2. Әдәби текст белән эшләү

  • Текстны мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белергә;
  • Аерым кисәккә исем куярга белергә;
  • укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирә белергә;
  • балалар тормышына якын әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә дәвам итә белергә тиеш.

3. Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек

    Хикәяләр, андагы вакыйгалар бирелеше. Персонажларның холкына, эш-гамәлләренә бәя бирү. Шигырь, хикәя, әкият, мәзәк һ.б. жанрларны аера (таный) белү.

Халык авыз иҗаты. Аның төрләре турында алдагы сыйныфта өйрәнгәннәрне гомумиләштерү, системага салу.

Әдәп-әхлак темасына багышланган әсәрләрдән яхшы сыйфатларны сайлап ала белү, шулар үрнәгендә үзеңне тәрбияләү һәм үзеңә бәя бирә алу.

Укучылар үзләштерергә тиешле гамәлләр:

  • өйрәнелә торган авторның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
  • китап, аның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлау һәм үзе өчен кызыклы китап сайлау;
  • сүзлекләр белән эшләргә өйрәнү;
  • татар телендә балалар өчен чыга торган газета-журналларны белү һәм уку.

Предметара эшчәнлек алып бару юнәлешләре:

  • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп, рәсем, музыка сәнгатьләре турында мәгълүмат бирү;
  • туган телнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү;
  • рус һәм башка халыклар әдәбияты үрнәкләре белән чагыштырып һәм бәйләп укыту;
  • әдәби әсәрләрнең һәм халык авыз иҗаты үрнәкләренең темасындагы, образлар бирелешендәге үзенчәлекләрне һәм уртак якларны таба белү.

Укучының шәхси үсеш-үзгәреше:

әдәби әсәрләрдән физик һәм психик сәламәтлеккә бәйле урыннарны табып фикер йөртә белү;

  • укучыларда әйләнә-тирәдәге табигатькә, тормышка дөрес мөнәсәбәт формалашу;
  • укучыда хезмәткә кызыксыну, теләк уяну;
  • әдәби текстка таянып, укучының үз-үзенә бәя бирә алуы;
  • укучыда белемгә омтылыш формалашу.

   4. Сөйләм телен үстерү

1—4 нче сыйныфлар өчен әдәби уку программасы даими рәвештә укучыларның сөйләм телен үстерүгә, коммуникатив эшчәнлеккә өйрәтүгә юнәлтелгән.

Һәр сыйныфта зур бүлекләрдән соң сөйләм телен үстерү максатында әңгәмә уздыру өчен якынча темалар бирелә. Әңгәмәләр укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп оештырыла. 2 нче сыйныфның азагында һәм 3 нче сыйныфта монологик сөйләм күнекмәләре фор-малаштырыла башлый. Сөйләшү темаларын укытучы үзе дә тәкъдим итә ала.

Сөйләм телен үстерүдә укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй текстлар балалар өчен нәшер ителә торган газета-журналлардан да алына, укып, фикер алышу үткәрелә. Укучылар тормышында очрый торган ситуацияләргә багышланган сөйләшүләр дә оештырыла. Укучыларны матбугатны даими укып барырга гадәтләндерү өчен, газета-журналларга күзәтү дәресләре үткәрелә, эшлекле уеннар уздырыла.

Укучыларның сөйләмен үстерү белән бергә, аларны иҗади фикерләүгә өйрәтү төп максатларның берсе булганга күрә, укыган хикәяне яки әкиятне дәвам итү кебек эшләр дә башкарыла. Әдәби әсәрнең теле укучылар өчен төп материал ролен үти. Әдәби әсәр теле үрнәкләренә нигезләнеп, сорауларга язма җаваплар бирү, изложение, миниатюр сочинениеләр яздырыла.

Т/с

Өйрәнелә торган бүлек.

Сәгать

саны

Үткәрү

вакыты

Көтелгән нәтиҗәләр.

КИМ

Белем

Күнекмә

Эшчәнлек төрләре

Укыту материалының темасы.

план

фактик

1

Табигать һәм без.

Г. Хәсәнов. “Август”

16

1

Гарәфи Хәсәновның “Август” әсәрен өйрәнү. Кошларның һәм хайваннарның кышка әзерлекләре белән танышу.

Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Сүзләрне дөрес уку.

Дәреслек һәм уку елына карата максатлар һәм бурычлар  турында әңгәмә. Сүзлек өстендә эш. Гарәфи Хәсәновның “Август” хикәясен уку. Кошларның һәм хайваннарның кышка әзерлекләрен тикшерү.

2

Ш. Маннур. “Сагынып кайттык”

1

Шәйхи  Маннурның“Сагынып кайттык” шигырен өйрәнү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Ш. Маннурның  “Сагынып кайттык” шигырен өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Балаларның җәйге яллары турында әңгәмә. Уку елына максатлар билгеләү.

Ятлау№1

3

А. Алиш. “Алдакчы Наил”

1

Абдулла  Алишның “Алдакчы Наил” хикәясен өйрәнү. Елга буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү.

План буенча эчтәлек сөйләү. Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.

Абдулла  Алишның “Алдакчы Наил” хикәясен уку. Сүзлек өстендә эш Елга буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү. План буенча эчтәлек сөйләү.

4

Кытай халык әкияте. “Тырыш Юн Су”

1

Кытай халкының “Тырыш Юн Су” әкиятен өйрәнү. Теләккә ирешү өчен нәрсә эшләргә дигән сорауга җавап табу.

Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Кытай халкының “Тырыш Юн Су” әкиятен уку. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Теләккә ирешү өчен нәрсә эшләргә дигән сорауга җавап табу.

5

Ә. Фәйзи “Тукай”

1

Әхмәт Фәйзинең “Тукай” әсәрен өйрәнү. Г. Тукай турында белемнәрен тулыландыру.

Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү. Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.

Әхмәт Фәйзинең “Тукай” әсәрен уку. Сүзлек өстендә эш. Г. Тукай турындаәңгәмә. Сорауларга җавап бирү.

6

Г. Тукай “Ай һәм Кояш”

1

Габдулла Тукайның “Ай һәм Кояш” шигырен өйрәнү. Ай һәм Кояш турында мәгълүматлар бирү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Г. Тукай иҗаты турында әңгәмә. Габдулла Тукайның “Ай һәм Кояш” шигырен уку. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлек буенча рәсем ясау.

Ятлау №2

7

Г. Тукай “Яшь агач”

1

Г. Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итү. “Яшь агач” әсәрен өйрәнү. Ялгызлык, бердәмлек төшенчәләрен аңлату.

Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү. Тексттан мөһим өлешне аерып алырга өйрәтү.

Г. Тукай иҗаты буенча сорауларга җавап бирү. “Яшь агач” әсәрен уку. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

8

Мәхмүт Галәү. “Кырмыскалар”

1

Мәхмүт Галәүнең “Кырмыскалар” хикәясен өйрәнү. Күмәклек, бердәмлек турында мәкальләр өйрәнү.

Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү. Тексттан мөһим өлешне аерып алырга өйрәтү.

Мәхмүт Галәүнең “Кырмыскалар” хикәясен уку. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Күмәклек, бердәмлек турында мәкальләр өйрәнү. Эчтәлеген сөйләү.

9

Гариф Галиев “Аю агачлар белән... сөйләшә”.

1

Гариф Галиевнең “Аю агачлар белән... сөйләшә” хикәясен өйрәнү.

Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү. Тексттан мөһим өлешне аерып алырга өйрәтү.

Гариф Галиевнең “Аю агачлар белән... сөйләшә” хикәясен уку. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

10

Гариф Галиев “Аю агачлар белән... сөйләшә”. Образларга характеристика.

1

Гариф Галиевнең “Аю агачлар белән... сөйләшә” хикәясен өйрәнүне дәвам итү. Агачларның кешеләргә файдасын ачыклау.

Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү. Тексттан мөһим өлешне аерып алырга өйрәтү. Характеристика бирү күнекмәләре булдыру.

Гариф Галиевнең “Аю агачлар белән... сөйләшә” хикәясе өстендә эшне дәвам итү. Сорауларга җавап бирү.Образларга характеристика бирү. Агачларның файдасы турында әңгәмә.

11

Габдулла Тукай. “Фатыйма белән Сандугач”

1

Габдулла Тукайның “Фатыйма белән Сандугач” шигырен өйрәнү. Ирек төшенчәсен кертү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Габдулла Тукайның “Фатыйма белән Сандугач” шигырен уку. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Ирек төшенчәсе турында әңгәмә.

Ятлау №3

12

Роза Хафизова “Күгәрчен һәм малай”

1

Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясен өйрәнү. Мәрхәмәтлелек, игелеклелек төшенчәләрен кертү.

Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү. Тексттан мөһим өлешне аерып алырга өйрәтү. Характеристика бирү күнекмәләре булдыру.

Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясен уку. Әсәрне Г.Тукай шигыре белән чагыштыру. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Мәрхәмәтлелек, игелеклелек төшенчәләре турында әңгәмә.

13

Лев Толстой “Арслан белән эт”

1

Лев Толстойның “Арслан белән эт” хикәясен өйрәнү. Дуслык төшенчәсен кертү.

Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Лев Толстойның “Арслан белән эт” хикәясен уку. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Җәнлекләр арасында дуслык турында әңгәмә.

14

Габдулла Тукай “Һава. Җир. Су”

1

Габдулла Тукайның “Һава. Җир. Су” шигырен өйрәнү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Габдулла Тукай “Һава. Җир. Су” шигырен уку. Сүзлек өстендә эш. Сәнгатьле уку.

15

Ринат Мөхәммәдиев. “Урман карачкысы”

1

Ринат Мөхәммәдиевнең  “Урман карачкысы” хикәясен өйрәнү.

Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Ринат Мөхәммәдиевнең “Урман карачкысы” хикәясен уку. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

16

БСҮ “Туган якның серле табигате”

1

Туган як табигате турында бәйләнешле сөйләм үстерү, табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәнү

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Үз фикереңне эзлекле рәвештә бирергә өйрәтү.

Туган як табигате турында фикер алышу, Аның матурлыгы турында әңгәмә. Хикәя төзү.

Хикәя №1

17

Озын-озак балачак.

Нәҗип Думави “Сарбай”

17

1

Нәҗип Думавиның “Сарбай” хикәясен өйрәнү. Үзеңне кешеләр арасында тоту кагыйдәләрен өйрәнү.

Тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген тирәнрәк төшенү.

Нәҗип Думавиның “Сарбай” хикәясен уку. Үзеңне кешеләр арасында тоту кагыйдәләрен өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

18

Рафаил Төхфәтуллин “Сабый чаклар”

1

Рафаил Төхфәтуллинның “Сабый чаклар” хикәясен өйрәнү.

Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү.

Рафаил Төхфәтуллинның “Сабый чаклар” хикәясен өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

19

Адлер Тимергалин “Угры”

1

Адлер Тимергалинның “Угры” хикәясен өйрәнү. Караклыкның начар гадәт икәнлеген төшендерү.

Текстны бәйле кисәкләргә бүләргә өйрәтү.

Адлер Тимергалинның “Угры” хикәясен өйрәнү. Караклыкның начар гадәт икәнлеген төшендерү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

20

Адлер Тимергалин “Угры”

1

Адлер Тимергалинның “Угры” хикәясен өйрәнүне дәвам итү. Үзеңне кешеләр арасында тоту кагыйдәләрен өйрәнү.

Текстның эчтәлеге буенча сораулар кую күнекмәләре булдыру. Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу.

Адлер Тимергалинның “Угры” хикәясе өстендә эш. Үзеңне кешеләр арасында тоту кагыйдәләрен өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

21

Кытай халык әкияте “Малай белән Елан”

1

Кытай халыкның “Малай белән Елан” әкиятен өйрәнү. Кешеләр арасында мөнәсәбәт.

Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу.Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү.

Кытай халыкның “Малай белән Елан” әкиятен өйрәнү. Кешеләр арасында мөнәсәбәт. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

22

Ләбибә Ихсанова “Ун сумлык маҗара”

1

Ләбибә Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” хикәясен өйрәнү. Яхшы хуҗа булыр өчен нишләргә дигән сорауга җавап табу.

Тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген тирәнрәк төшенү. Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу.

Ләбибә Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” хикәясен өйрәнү. Яхшы хуҗа булыр өчен нишләргә дигән сорауга җавап табу.

Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

23

Ләбибә Ихсанова “Ун сумлык маҗара”

1

Ләбибә Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” хикәясен өйрәнүне дәвам итү.

Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү. Текстның эчтәлеге буенча сораулар кую күнекмәләре булдыру.

Ләбибә Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” хикәясен өйрәнүне дәвам итү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

24

Фәнис Яруллин “Зәңгәр күлдә Ай коена”

1

Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” Кеше бизәүче сыйфатлар белән танышу.

Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Текстның эчтәлеге буенча сораулар кую күнекмәләре булдыру.

Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” Кешене  бизәүче сыйфатлар белән танышу. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

25

Фәнис Яруллин “Зәңгәр күлдә Ай коена

1

Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкиятен өйрәнүне дәвам итү.

Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү.

Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкиятен өйрәнүне дәвам итү. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

26

Әмирхан Еники “Кунакта”

1

Әмирхан Еникинең “Кунакта” хикәясен өйрәнү. Кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләр белән таныштыру.

Тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген тирәнрәк төшенү.

Әмирхан Еникинең “Кунакта” хикәясен өйрәнү. Кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләр белән таныштыру. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

27

Әмирхан Еники “Кунакта”

1

Әмирхан Еникинең “Кунакта” хикәясен өйрәнүне дәвам итү.

Әсәрне мөстәкыйль рәвештә дәвам итү күнекмәләре булдыру. Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү.

Әмирхан Еникинең “Кунакта” хикәясен өйрәнүне дәвам итү. Сүзлек өстендә эш. Эчтәлеген сөйләү. Персонажларга бәя бирү

28

Мостай Кәрим “Икебез дә унөчтә булсак”

1

Мостай Кәримнең “Икебез дә унөчтә булсак” хикәясен өйрәнү. Ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Текстның эчтәлеге буенча сораулар кую күнекмәләре булдыру.

Мостай Кәримнең “Икебез дә унөчтә булсак” хикәясен өйрәнү. Ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Персонажларга бәя бирү

29

Астрид Линдгрен “Сугышмыйча ярамыймы соң?”

1

Астрид Линдгренның “Сугышмыйча ярамыймы соң?” хикәясен өйрәнү. Әйләнә-тирәгә сак караш тәрбияләү.

Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү. Тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген тирәнрәк төшенү.

Астрид Линдгренның “Сугышмыйча ярамыймы соң?” хикәясен өйрәнү. Әйләнә-тирәгә сак караш тәрбияләү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

30

Вакыйф Нуруллин “Бүреләр, үгез һәм без”

1

Вакыйф Нуруллинның “Бүреләр, үгез һәм без” хикәясен өйрәнү. Дуслык турында фикерләшү.

Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү. Текстның эчтәлеге буенча сораулар кую күнекмәләре булдыру.

Вакыйф Нуруллинның “Бүреләр, үгез һәм без” хикәясен өйрәнү. Дуслык турында фикерләшү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Персонажларга бәя бирү

31

Нур Әхмәдиев “Чалбар”

1

Нур Әхмәдиевнең “Чалбар” хикәясен өйрәнү.

Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү.

Нур Әхмәдиевнең “Чалбар” хикәясен өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

32

КТУ Фәнис Яруллин “Серле дөнья”

1

КТУ Фәнис Яруллинның “Серле дөнья” хикәясен өйрәнү.

Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү. Тексттан мөһим өлешне аерып алырга өйрәтү.

КТУ Фәнис Яруллинның “Серле дөнья” хикәясен өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

КТУ№1

33

БСҮ “Балачакның кызыклы уеннары”

1

“Балачакның кызыклы уеннары” темасы буенча фикер алышу.

Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

“Балачакның кызыклы уеннары” темасы буенча фикер алышу.

БСҮ №2

34

Тәрҗемә әсәрләр.

Петр Ершов. “Канатлы ат”

12

1

Рус әдәбияты үрнәкләре белән таныш булу. Петр Ершовның “Канатлы ат” әкиятен өйрәнү.

Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү.

Рус әдәбияты үрнәкләре белән таныш булу. Петр Ершовның “Канатлы ат” әкиятен өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

35

Петр Ершов. “Канатлы ат”

1

Петр Ершовның “Канатлы ат” әкиятен өйрәнүне дәвам итү.

Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү. Тексттан мөһим өлешне аерып алырга өйрәтү.

Петр Ершовның “Канатлы ат” әкиятен өйрәнүне дәвам итү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Персонажларга бәя бирү

36

Петр Ершов. “Канатлы ат”

1

Петр Ершовның “Канатлы ат” әкиятен өйрәнүне дәвам итү.

Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү.

Петр Ершовның “Канатлы ат” әкиятен өйрәнүне дәвам итү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

37

Александр Пушкин. “Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтан улының һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият”

1

Рус әдәбияты үрнәкләре белән таныш булу. Александр Пушкинның “Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтан улының һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият”

Тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген тирәнрәк төшенү.

Рус әдәбияты үрнәкләре белән таныш булу. Александр Пушкинның “Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтан улының һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият”ен уку. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

38

Александр Пушкин. “Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтан улының һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият”

1

Александр Пушкинның  “Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтан улының һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият” не өйрәнү

Текстның эчтәлеге буенча сораулар кую күнекмәләре булдыру. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Александр Пушкинның  “Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтан улының һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият” өстендә эш. Персонажларга бәя бирү

39

Александр Пушкин. “Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтан улының һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият”

1

Александр Пушкинның “Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтан улының һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият”не өйрәнүне дәвам итү.

Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү.

Александр Пушкинның “Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтан улының һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият”не өйрәнүне дәвам итү. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

40

Марк Твен. “Том Сойер маҗаралары”

1

Дөньякүләм әдәбият үрнәкләре белән таныш булу. Марк Твен ның “Том Сойер маҗаралары” әсәрен өйрәнү.

Тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген тирәнрәк төшенү.

Дөньякүләм әдәбият үрнәкләре белән таныш булу. Марк Твенның “Том Сойер маҗаралары” әсәрен өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

41

Марк Твен. “Том Сойер маҗаралары”

1

Марк Твенның “Том Сойер маҗаралары” н өйрәнүне дәвам итү.

Текстның эчтәлеге буенча сораулар кую күнекмәләре булдыру. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Марк Твенның “Том Сойер маҗаралары” н өйрәнүне дәвам итү. Сорауларга җавап бирү. Персонажларга бәя бирү

42

Марк Твен. “Том Сойер маҗаралары”

1

Марк Твенның “Том Сойер маҗаралары”н өйрәнүне дәвам итү.

Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү.

Марк Твенның “Том Сойер маҗаралары”н өйрәнүне дәвам итү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

43

Антуан де Сент-Экзюпери. “Нәни принц”

1

Дөньякүләм әдәбият үрнәкләре белән таныш булу  Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” ” әсәрен өйрәнү.

Тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген тирәнрәк төшенү.

Дөньякүләм әдәбият үрнәкләре белән таныш булу  Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” ” әсәрен өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

44

Антуан де Сент-Экзюпери. “Нәни принц”

1

Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” әсәрен өйрәнүне дәвам итү.

Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү.

Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” әсәрен өйрәнүне дәвам итү. Сорауларга җавап бирү. Персонажларга бәя бирү

45

Антуан де Сент-Экзюпери. “Нәни принц”

1

Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” әсәрен өйрәнүне дәвам итү.

Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” әсәрен өйрәнүне дәвам итү. Сорауларга җавап бирү. Эчтәлеген сөйләү.

46

Шигърият.

Габдулла Тукай “Җәйге таң хатирәсе”

14

1

Габдулла Тукайның  “Җәйге таң хатирәсе” шигырен өйрәнү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Габдулла Тукайның  “Җәйге таң хатирәсе” шигырен өйрәнү. Сәнгатьле уку Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

47

Һади Такташ “Ак чәчәкләр”

1

Һади Такташ ның  “Ак чәчәкләр” шигырен өйрәнү.

Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Һади Такташ ның  “Ак чәчәкләр” шигырен өйрәнү. Сәнгатьле уку Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

48

Һади Такташ “Ак чәчәкләр” Кышкы табигать матурлыгы.

1

Һади Такташ ның  “Ак чәчәкләр” шигырен өйрәнү. Кышкы табигать матурлыгы.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Һади Такташ ның  “Ак чәчәкләр” шигырен өйрәнү. Кышкы табигать матурлыгы. Сәнгатьле уку Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

49

Хәсән Туфан. “Давылда”

1

Хәсән Туфанның “Давылда” шигырен өйрәнү.

Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Хәсән Туфанның “Давылда” шигырен өйрәнү. Сәнгатьле уку Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

50

Хәсән Туфан. “Кемнәр сез?”

1

Хәсән Туфаның “Кемнәр сез?” шигырен өйрәнү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Хәсән Туфаның “Кемнәр сез?” шигырен өйрәнү. Сәнгатьле уку Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

51

Хәсән Туфан. “Тургай нигә эндәшми?”

1

Хәсән Туфанның  “Тургай нигә эндәшми?” шигырен өйрәнү.

Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Хәсән Туфанның  “Тургай нигә эндәшми?” шигырен өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

Ятлау №4

52

Хәсән Туфан иҗатында кеше тормышы бирелеше.

1

Хәсән Туфан иҗатында кеше тормышы бирелеше.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Хәсән Туфан иҗатында кеше тормышы бирелеше. Сәнгатьле уку. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

53

КТУ Хәсән Туфан шигырьләре.

1

КТУ Хәсән Туфанның  шигырьләрен өйрәнү.

Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

КТУ Хәсән Туфанның  шигырьләрен өйрәнү. Сәнгатьле уку.  Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

КТУ №2

54

Сибгат Хәким. “Яңа шәһәрдә яшь юкә...”

1

Сибгат Хәкимнең “Яңа шәһәрдә яшь юкә...” шигырен өйрәнү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Сибгат Хәкимнең “Яңа шәһәрдә яшь юкә...” шигырен өйрәнү. Сәнгатьле уку. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

Ятлау №5

55

Сибгат Хәким “Апрель башы.”

1

Сибгат Хәкимнең “Апрель башы.” шигырен өйрәнү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Сибгат Хәкимнең “Апрель башы.” шигырен өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

56

Мәхмүт Хөсәен “Күңелле чак”

1

Мәхмүт Хөсәеннең “Күңелле чак” шигырен өйрәнү.

Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Мәхмүт Хөсәеннең “Күңелле чак” шигырен өйрәнү. Сәнгатьле уку Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

57

Мәхмүт Хөсәен “Китап”

1

Мәхмүт Хөсәеннең “Китап” шигырен өйрәнү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Мәхмүт Хөсәеннең “Китап” шигырен өйрәнү. Сәнгатьле уку Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

Ятлау №6

58

Мәхмүт Хөсәен иҗатында балачак.

1

Мәхмүт Хөсәен иҗатында балачак.

Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Мәхмүт Хөсәен иҗатында балачак. Сәнгатьле уку Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

59

БСҮ Шагыйрьләр иҗатын беләбезме?”

1

БСҮ Шагыйрьләр иҗатын беләбезме?” дигән темага сөйләшү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

БСҮ Шагыйрьләр иҗатын беләбезме?” дигән темага сөйләшү.

БСҮ №3

60

Халык авыз иҗаты.

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Кеше һәм табигать турында.

11

1

Мәкальләр һәм әйтемнәртурында мәгълүмат. Кеше һәм табигать турында мәкальләр өйрәнү.

Мәкальләр һәм әйтемнәр эчтәлеген ачыклада күнекмәләр булдыру.

Мәкальләр һәм әйтемнәртурында мәгълүмат. Кеше һәм табигать турында мәкальләр өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

61

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Әдәплелек турында.

1

Мәкальләр һәм әйтемнәрне өйрәнүне  дәвам итү. Әдәплелек турында мәкальләр өйрәнү.

Мәкальләр һәм әйтемнәрнең тематикаларын ачыклау.

Мәкальләр һәм әйтемнәрне өйрәнүне  дәвам итү. Әдәплелек турында мәкальләр өйрәнү. Сүзлек өстендә эш.

62

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Тел, сөйләшә белү турында.

1

Мәкальләр һәм әйтемнәрне өйрәнүне дәвам итү. Тел, сөйләшә белү турында мәкальләр өйрәнү.

Мәкальләр һәм әйтемнәр эчтәлеген ачыклада күнекмәләр булдыру.

Мәкальләр һәм әйтемнәрне өйрәнүне дәвам итү. Тел, сөйләшә белү турында мәкальләр өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

63

Табышмаклар.

1

Табышмаклар жанрын өйрәнү.

Табышмакларны аңларга өйрәтү.

Табышмаклар жанрын өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

64

Мәзәкләр.

1

Мәзәкләр жанрын өйрәнү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Мәзәкләр жанрын өйрәнү Сәнгатьле уку.  Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

65

Тел шомарткычлар.

1

Тел шомарткычлар жанрын өйрәнү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Тел шомарткычлар жанрын өйрәнү.  Сәнгатьле уку.  Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

66

Әкиятләр. А. Алиш “Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?”

1

Әкиятләр жанрын өйрәнү.  А. Алишның  “Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?” әкиятен өйрәнү

Тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген тирәнрәк төшенү.

Әкиятләр жанрын өйрәнү.  А. Алишның  “Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?” әкиятен өйрәнү.  Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

67

Татар халык әкияте “Патша, вәзир һәм тегермәнче.”

1

Татар халкының  “Патша, вәзир һәм тегермәнче.” әкиятен өйрәнү

Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү.

Татар халкының  “Патша, вәзир һәм тегермәнче.” әкиятен өйрәнү.  Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

68

Башкорт халык әкияте “Курайчы”

1

Башкорт халкының “Курайчы” әкиятен өйрәнү

Тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген тирәнрәк төшенү.

Башкорт халкының “Курайчы” әкиятен өйрәнү.  Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

69

Татар халык әкияте “Убыр-Таз”

1

Татар халкының  “Убыр-Таз” әкиятен өйрәнү

Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирү.

Татар халкының  “Убыр-Таз” әкиятен өйрәнү. Сүзлек өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.

70

БСҮ “Без әкиятләр яратабыз”

1

БСҮ “Без әкиятләр яратабыз” дигән темага сөйләшү.

“Без әкиятләр яратабыз” дигән темага сөйләшү

БСҮ “Без әкиятләр яратабыз” дигән темага сөйләшү.

БСҮ №4


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен олимпиада биремнәре

11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен олимпиада биремнәре...

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы

Татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы...

1нче сыйныфның татар төркемнәре өчен эшпрограммасы

1нче сыйныфның татар төркемнәре өчен туган телдән һәм туган тел әдәбиятыннан эш программасы...

5нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

5нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы...

5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....