Тәмамлык
презентация к уроку (7 класс) на тему

Галимова Гузалия Наилевна

8 нче сыйныф "Туры һәм кыек тәмамлык"  темасын үткәндә файдалану өчен презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7 клсс тәмамлык1.22 МБ
Файл 8 класс теркәгеч13.44 КБ
Файл 6 класс сыйфат13.43 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тәмамлык Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем тарафыннан ? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән? сорауларының берсенә җавап булып килгән кисәге ................. д ип атала.

Слайд 2

Тәмамлык исем һәм исем мәгънәсендә килгән (исемләшкән) сүз төркемнәре белән белдерелә . 1) Сездән (кемнән?) миңа (миңа?) хат килде. Кеше табигатьне (нәрсәне?), табигать кешене (кемне?) бизи. Кеше табигатьтән (нәрсәдән?) кыюлыкка, батырлыкка, сабырлыкка (нәрсәгә?) өйрәнә . Туган телдә (нәрсәдә?) уку бәхетен (нәрсәне) берни алыштыра алмый. Күптән түгел мин дустым Мәхмүт белән (кем белән?) очраштым.

Слайд 3

Искәрмә!Тәмамлык, нигездә, фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыкласа да, аерым очракларда ул башка сүз төркемнәренә дә ияреп килергә мөмкин. 1)Сездән миңа хат килде. (ф-ль белән белдерелгән хәбәргә) 2)Ялкау атка (нәрсәгә?) чыбыркы кирәк .( рәвеш белән белдер.хәбәргә) 3)Бу китапта Марат өчен (кем өчен?) кызыклы әкиятләр дә күп. (рәвеш белән бирелгән хәбәргә иярә) 4)Яңа профессияне үзләштерү сезгә (кемгә?) дә бик кирәк. (хәбәрлек сүз белән белдерелгән хәбәргә) Тел кылычтан үткен, каләм телдән дә үткен . (сыйфат белән белдергән хәбәргә)

Слайд 4

Тәмамлык үзен иярткән сүзгә 2 чара ярдәмендә буйсына: 1) Килеш кушымчалары аша иярә. Булатның куллары чәчәккә (нәрсәгә?) үрелделәр. ( Б әйләүче чара –кә , ю.к. кушымчасы) 2) Тәмамлык бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә иярә . Күптән түгел мин дустым Мәхмүт белән (кем белән?) очраштым. ( тәмамлык ны хәбәргә бәйләүче чара , бәйлек )

Слайд 5

Процесс турыдан-туры төшкән объект. Төшем килеше кушымчасы алган яки алу ихтималы булган тәмамлык . Процесс турыдан-туры аӊа төшмәгән объектны белдерә . Ияртүче сүзгә Ю.к., Ч.к ., У .- в.к . кушымчалары , бәйлек,бәйлек сүзләр ярдәмендә иярүче тәмамлык . Туры Кыек

Слайд 6

Искәрмә: Телдә төшем килеше формасы түбәндәге очракларда кушымчасыз кулланыла. 1) Туры тәмамлык конкрет билгеле булмаган предметны, затны белдергәндә баш килеше (Б.к.) формасында киләләр. Мин хат укый.( кем хаты икәне билгесез) Мин бертуган абый хатын укыйм.( кем хаты икәне билгеле) 2) Шулай ук, фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәге алдыннан янәшә урнашканда. Без чәчәкләр җыйдык. Без чәчәкләрне вазага куйдык. 3) Сөйләмне җыйнакландыру өчен, тиңдәш тәмамлыкларда төшем килеше кушымчасы соңгысына гына ялгана. Киң кырларны, болыннарны һәм бакчаларны ап-ак кар каплады. Киң кыр, болын һәм бакчаларны ап-ак кар каплады.

Слайд 7

Кыек тәмамлыклар. Миңа (кемгә? –ю.к.) хат тапшырдылар . Әнием кулы белән (нәрсә белән? бәйлек сүз) язылган хат бит . Илгизнең аяклары чыкка (нәрсәгә? Ю.к.) буялган.

Слайд 8

Кемгә ? Нәрсәгә? Кемне ? Нәрсәне? Кемдә? Нәрсәдә? Кемнән? Нәрсәдән? Кем белән? Нәрсә белән? Кем тарафыннан ? Нәрсә хакында? Нәрсә турында ? Кем турында ? Һ.б .

Слайд 9

. Текст белән эш . Ачык тәрәзәдән җил кереп, челтәрле пәрдәләрне тибрәтте. Авыл очында карлыккан тавышы белән кемнеңдер әтәче аваз салды. Кәримә тәрәзәне барып япты, энесенең мич буендагы буш урынына карап кабат урынына менеп ятты. Ята торгач, йокыга киткәнен сизми дә калды һәм энесе Шамилнең урам як тәрәзәсен ачы, шыпырт кына үрмәләп керүен тоймады да. Үрнәк: тәрәзәдән – тәмамлык, исем белән белдерелгән, ияртүче сүзгә -дән чыгыш килеш кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән.

Слайд 11

Күзләрне ял иттерик !!!

Слайд 24

Күзләрегезне саклагыз !

Слайд 25

1 . Сөйләгәчтен кыйссаны , алды тарагымны әни .(Г.Т.) 2. Шуны ул тел хакында язган мәкаләләрендә исбат итә алды .(Г.А.) 3.Кеше чын мәхәббәтне теләүдән,сагынудан,өмет итүдән туктый алмый .(Ә.Е.) 4. Гөлләр сине назлап сөяр . Кояш көлеп башын ияр . (М.Җ.) Туры һәм кыек тәмамлыкларны табыгыз .

Слайд 26

1. а) Кыйссаны ( нәрсәне ?)- туры тәмамлык,Т.к ., б) тарагымны ( нәрсәне ?)- туры тәм -к, Т.к.; 2.а) Шуны ( нәрсәне ?)- туры тәм -к, Т.к.; б)тел хакында ( нәрсә хакында ?)- кыек тәм -к, исем + бәйлек . 3. а) Мәхәббәтне ( нәрсәне ?)- туры тәм -к, Т.к.; б) теләүдән , сагынудан , өмет итүдән ( нәрсәдән ?)- кыек тәм -к, Ч.к . 4. а) Сине( кемне ?)-туры тәм-к,Т.к ., б) башын ( нәрсәсен ?)-туры тәм -к, Т.к. Ачкыч

Слайд 27

1 . Тәмамлык җөмләне ӊ а) фигыль белән белдерелгән кисәген ; б) исем белән белдергән кисәген ; в) теләсә кайсы сүз төркеме белән белдерелгән кисәкне ачыклый . ТЕСТ 2 . Тәмамлыкны ӊ а ) ике ; б ) өч ; в ) дүрт төре бар. 3. Туры тәмамлык а) баш килештәге ; б) төшем килешендәге ; в) баш һәм төшем килешендәге исемнәр һәм исемләшкән сүз төркемнәре белән белдерелә .

Слайд 28

4. Туры тәмамлык а) эш төшә торган туры объектны ; б) эшне ӊ кыек объектын ; в) икесен дә белдерә . 5. Сагындырды әнкәемне ӊ иркәләп уятуы җөмләсендәге бирелгән сүз а) аергыч ; б) тәмамлык ; в) ия булып килгән . 6 . Ул тагын күзләрен ачты җөмләсендә билгеләнгән сүз а) чыгыш килешендәге исем белән белдерелгән кыек тәм -к ; б) баш килештәге исем белән белдерелгән туры тәм -к; в) төшем килешендәге исем белән белдерелгән туры тәм -к.

Слайд 29

7 . Әти хат укый җөмләсендә билгеләнгән сүз а) ия ; б) туры тәмамлык ; в) кыек тәмамлык . 8 . Сөйләүче өчен билгелерәк булган әйбер турында әйткәндә туры тәм -к а) баш килештәге исем ; б) төшем килешендәге исем белән ; в) икесе белән дә белдерелә . 9. Туры һәм кыек тәмамлыклары булган җөмлә а) Зөһрә Илнурны авызын ачкан килеш тыӊлады ; б) Ул Зөһрәне ӊ күзләренә туры карарга кыймады ; в) Зөһрә әнисенә Илнурны әләкләү өчен йөгереп китте .

Слайд 30

Ачкыч 1 . а ; 2 . а ; 3. в; 4. а; 5 . а ; 6. в; 7. б; 8. б; 9 . в .

Слайд 31

Тәмамлыклар кулланып , рәсем буенча хикәя төзегез Өй эше 1) Тәмамлыклар кулланып , рәсем буенча хикәя төзегез . 2) 91 нче күнегүне күчереп язарга, биремен үтәргә.



Предварительный просмотр:

Тест 8 кл.

1.Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә ничек атала?

А) Тезмә кушма җөмлә.

Ә) Катлаулы кушма җөмлә.

Б) Иярченле кушма җөмлә.

2. Тезмә кушма җөмлә ничә төрле була?

А) 3.

Ә) 2.

Б) 4.

3. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер –берсеннән нинди тыныш билгесе буенча аерыла?

А) өтер.

Ә) нокталы өтер.

Б) сызык.

4. Тезүче теркәгечләрнең төренә карап, теркәгечле тезмә кушма җөмләләр ничә төрле була?

А) 2.

Ә) 4.

Б) 3.

5.Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә сызык кайчан куела?

А) Гади җөмләләр кискен каршы куюны һәм вакыйгаларның кинәт алмашынуын белдергәндә.

Ә) гади җөмләләрнең үз эчендә өтерләр булганда.

Б) Гади җөмләләр бик җәенке булып, бер-берсенә тыгыз бәйләнмәгәндә.



Предварительный просмотр:

№1

Фигыльләрдәге зат-сан кушымчаларын аерып чыгарыгыз, тулы яки кыска булуын күрсәтегез.

Үрнәк: Йөгерербез -  йөгерер-без (тулы) ,  килдем – килде-м (кыска)

Үзегезгә ошаган 2 сүзне зат-сан белән төрләндереп яз.

Көтәрмен,   бүләклисең,   өлгермәсәк,   ашыктылар,   белмәгәнбез,   уянсаң.

..................................................................................................................................................

№2

Фигыльләрдәге зат-сан кушымчаларын аерып чыгарыгыз, тулы яки кыска булуын күрсәтегез.

Үрнәк: Йөгерербез -  йөгерер-без (тулы) ,  килдем – килде-м (кыска)

Үзегезгә ошаган 2 сүзне зат-сан белән төрләндереп яз.

Очрашырсыз,   күрсәтәчәкбез,   ошады,  барлык,  сөендем,   туктаткан,   алса.

...................................

№3

Фигыльләрдәге зат-сан кушымчаларын аерып чыгарыгыз, тулы яки кыска булуын күрсәтегез.

Үрнәк: Йөгерербез -  йөгерер-без (тулы) ,  килдем – килде-м (кыска)

Үзегезгә ошаган 2 сүзне зат-сан белән төрләндереп яз.

Җибәрмәгез,  эшләмәсеннәр,   санармын,    бирә,   очрашырсыз,   бүләклисең.

.................

№1

Фигыльләрдәге зат-сан кушымчаларын аерып чыгарыгыз, тулы яки кыска булуын күрсәтегез.

Үрнәк: Йөгерербез -  йөгерер-без (тулы) ,  килдем – килде-м (кыска)

Үзегезгә ошаган 2 сүзне зат-сан белән төрләндереп яз.

Көтәрмен,   бүләклисең,   өлгермәсәк,   ашыктылар,   белмәгәнбез,   уянсаң.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тәмамлык" темасы буенча презентация материалы

Презентационный материал можно использовать при объяснении темы" Дополнение" в татарских группах...

иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләр

Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен өйрәнүне дәвам итү...