иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләр
методическая разработка (8 класс) на тему

Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен өйрәнүне дәвам итү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_attest.docx27.79 КБ

Предварительный просмотр:

                         Тема: Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләр.

Максат:  Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен өйрәнүне дәвам итү.

Бурычлары:

  • Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре белән танышу;
  • Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләрне тану, төзи белү. Башка төр җөмләләрдән аера белү күнекмәсе булдыру;
  • Укучыларда иҗади фикерләү күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү. Сөйләм телләрен үстерү.
  • Үзара ярдәмләшү, бер-береңә теләктәшлек хисләре тәрбияләү.

  Җиһазлау:  Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек /М.З. Зәкиев.-Казан: Мәгариф, 2007;  тест, компьютер, проектор.

   Укыту алымнары: аңлату, сөйләү-лекция, дәреслек белән эшләү, таблица белән эшләү, тест эшләү.

  Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү.

  Дәрестә кулланылган сингапур структуралары: ТЕЙК ОФ – ТАЧ ДАУН, СИНГЛ РАУНД РОБИН)

           Дәрес планы.

  1. Оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Белемнәрне актуальләштерү.

Тема, максат һәм дәреснең эчтәлеге белән таныштыру.

  1. ТЕЙК ОФ – ТАЧ ДАУН структурасы буенча эш.
  2. проблемалы ситуация тудыру, проблеманы формалаштыру.

а) дәфтәрдә язылган җөмләләргә таянып фараз итүләр, гипотезолар кую, шуларны исбатлау;

б) проблеманы чишү һәм нәтиҗәгә килү;

в) дәреслектәге параграфны уку (проблеманы хәл итүнең дөреслеген тикшерү ).

  1. Уку мәсьәләсен кую.
  2. Уку мәсьәләсен чишү
  3. Күнекмәләр формалаштыру.
  4.  Рефлексия
  5. Белемнәрен бәяләү.

Йомгаклау.

 VIII. Өй эше

      Әдәбият китабыннан иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләргә мисаллар табып язарга.

 

                                                 

                           Дәрес барышы:

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Белемнәрне актуальләштерү

       

        Разминка

       Яңа темага керешкәнче әйдәгез әле алдагы темаларны кабатлап китик.Укытучы    фикере белән килешкән укучылар урыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала (ТЕЙК ОФ – ТАЧ ДАУН)

1. Кушма җөмләләр тезмә һәм иярченле булалар.(әйе)

      2. Иярченле кушма җөмләдә ияртүле бәйләнеш тә, тезүле бәйләнеш тә була.

(юк)

3. Иярченле кушма җөмлә баш һәм иярчен җөмләләрдән торалар.(әйе)

     4. Төзелеше ягыннан иярчен җөмләнең  иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен    тәмамлык дигән төрләре була.(юк)

      5. Аналитик иярчен җөмләләрдә бәйләүче чаралар: мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, көттерү  интонациясе.(әйе)

     6. Синтетик иярчен җөмләләрдә бәйләүче чаралар- мөнәсәбәтле сүзләр, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору. (юк)

7. Ияртүче теркәгеч – аналитик чара.(әйе)

8. Янәшәлек – аналитик чара.(юк)

(Соңыннан җаваплар күмәк тикшерелә)

б) Өй эшләрен тикшерү

  1. Уку мәсьәләсен кую. (1 слайд) 

Бирем: Тактадагы модельгә нигезләнеп, бүгенге дәрескә УМ формалаштырыйк.

  • Иярчен җөмләләр мәгънә ягыннан 14 төрле була. Шуларның икесе белән без таныш. Бүген тагын 2төре белән танышачакбыз. Тактада язылган иярченле кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләгәч ачыкларбыз.
  • Дөнья өчен эшләсәң, шул – яшәвең кадере.(М)
  • Учагы нинди, ялкыны шундый. .(М)
  • Күрә: дөньялар үзгәреп килә. 
  • Егет шул егет була: каравында өмет була.(М)

                                                         

                                                   

                                                      Иярчен җөмләләр

Иярчен ия            Иярчен хәбәр            Иярчен тәмамлык      иярчен аергыч

Иярчен хәл җөмләләр

          ?                 ?                ?                 ?                 ?                 ?

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Җиргә беренче бөртек иңгәнне күрү яхшы фал булып санала. (А.Гыйләҗев)
  2. Зур бурычлар тора алгы көндә, шул турыда язып ташлыймын. (Һ.Такташ)
  3. Теле озын булмаганның гомере озын була. (Мәкаль)
  4. Кем артык тук, аның күзе юк. (Мәкаль)
  5. Кемнең хезмәте бар, шуның хөрмәте бар. (Мәкаль)

  • Нинди нәтиҗә ясар идегез?
  • Бу иярчен җөмләләр.
  • Иярчен нинди җөмләләр?
  • Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләр.
  • Әйе, бик дөрес. Димәк безнең бүгенге темабыз иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләр.
  • Дәфтәрләргә теманы язып куйдык
  • Җөмләләргә карап, кем кагыйдәне әйтер?
  • Бәйләүче чараларына карап, иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләрне  төзелешләре ягыннан нинди төрләргә бүлеп йөртәләр?
  • Аналитик һәм синтетик
  • Бик дөрес

  • Хәзер 2 слайдтан аналитик һәм синтетик тәмамлык һәм аергыч җөмләләрнең бәйләүче чараларын карап китик.

                                     Иярчен тәмамлык җөмләләр

Аналитик чаралар

Синтетик чаралар

Шуны, шуңа мөнәсәбәтле сүзләре

-не/ны, -га/-гә кушымчалары

Ки теркәгече

Дип бәйлек сүзе

Интонация (көттерү,аныклау)

кемне? нәрсәне? кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә?

                                      Иярчен аергыч җөмләләр

Аналитик чаралар

Синтетик чаралар

мөнәсәбәтле сүзләр

Сыйфат фигыльнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заман формалары

көттерү паузасы

Иялек килеше кушымчасы

Ки теркәгече

Янәшә килү

                                      Нинди? Кайсы? Кемнең?

  • Ике төрдән дә берәр җөмләне дәфтәрләрегезгә язып куясыз. 

V. Күнекмәләр формалаштыру.

Компьютерда башкару өчен күнегүләр.

1 нче бирем. Схемаларга туры килгән җөмләләрне табарга.

Схемалар.

1. [ ] : ( ).

2.  ( ) - [шуны ] .

3. ( -ны ) [   ] .

4. ( ) - [шуны ].

5. (кемнең), [шуның] .

6. ( ), [ ]

Җөмләләр.

1. Мөгезен кем сындырганны болан онытмас.3

2.  Син беләсең бит: укытучы изге теләкләргә каршы килми.1

3. Телең ни әйтсә – колагың шуны ишетер.2

4. Мин белмәгән нәрсәләр күп икән бу дөньяда.6

5. Арышларыбыз көйгән басудан

    Таралыштык олы дөньядага.

6. Кемнең эше бар, шуның ашы бар.

         

       2 нче бирем.

Дәреслекнең 77 нче битен ачабыз. 93 нчы күнегү. ( күчереп язарга,схемаларын төзергә /төзелеш ягыннан төрен билгеләргә.)

93 нче күнегү.

1. (дип ) , [ ] .           - синтеик иярчен тәмамлык җөмлә.

2. ( )  [ ] .                   - синтетик иярчен аергыч җөмлә.

3. [ ], (-ны).               - синтеик иярчен тәмамлык җөмлә.

4. [шул ], ( ).             - аналитик иярчен хәбәр җөмлә.

5.(  ) : [ ].                   - аналитик иярчен ия җөмлә.

6. ( кем ) : [аны].      - аналитик иярчен тәмамлык җөмлә.

7. [ ] : (  ).                  - аналитик иярчен тәмамлык җөмлә.

8. [шуны ] :(  ).         - аналитик иярчен тәмамлык җөмлә.

         

           3 нче бирем.

95 нче күнегү иярчен хәбәр һәм иярчен аергыч җөмләләргә куела торган сорауларның кайчакта туры килүен күрсәтү өчен бирелгән.

4 нче бирем.

96 нчы күнегү.

3.(  )  [ таулар...]  (  )  [таулар... ].

4. [ ...(  )  бинага...] .

5. (  )  [юлдан... ].

6.  [...(нинди...), шул эшне... ].

VI. Рефлексия.

1. Иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләрне төзү. Сорауларга кушма җөмләләр белән җавап бирү.(төркемнәрдә эш).

2. Җөмлә схемалары буенча эш .Укучылар язганнарын төркемдә укыйлар, тулыландыралар. Һәр төркемнән беренче укучының җавабы тыңлана. (СИНГЛ РАУНД РОБИН)

VII. Билгеләр кую.

  VIII. Өй эше.

Әдәбият китабыннан иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләргә мисаллар табып язарга.  

                                                      Тест

     1. Нинди җөмләләргә иярченле кушма җөмлә диләр?

А) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләгә;

Б) гади җөмләләре интонация ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмләгә;

В) гади җөмләләре тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмләгә;

Г) үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләгә.

     2. Иярчен җөмлә –

А) иярченле кушма җөмләнең беренче җөмләсе;

Б) иярченле кушма җөмләнең соңгы җөмләсе;

В) ияреп килгән һәм баш җөмләдән чыгып куелган сорауга җавап булып килгән җөмлә;

Г) иярченле  кушма  җөмләнең баш җөмләсе.

    3. Баш җөмлә –

А) теркәгечле тезмә кушма җөмләнең беренче җөмләсе;

Б) ирченле кушма җөмләнең беренче җөмләсе;

В) санау интонациясе белән бәйләнгән җөмләләрнең берсе;

 Г) ияртеп килә торган һәм аннан чыгып, башка җөмләләргә сорау куела торган җөмлә.

    4. Баш һәм ирчен җөмләләрне ничек билгелиләр?

А) иярченле кушма җөмләдә урнашу тәртибенә карап;

Б) сорау куеп;

В) интонациягә карап;

Г) каршы куючы теркәгечләргә карап билгелиләр.

    5. Төзелеше буенча иярчен җөмләләрнең нинди төрләре була?

А) теркәгечле тезмә кушма;

Б) синтетик;

В) аналитик һәм синтетик;

 Г) бүлүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән.

    6. Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела?

А) өтер;

Б) куелмый;

В) ике нокта, өтер;

Г) өтер, нокталы өтер.

    7. Нинди иярчен җөмлә синтетик дип атала?

 А) баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә;

 Б) баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнгән җөмлә;

 В) баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә;

 Г) баш җөмләгә көттерү интонациясе ярдәмендә ияргән җөмлә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 нче сыйныф ( рус төркеме).Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

7 нче сыйныя өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

7 нче сыйныф ( рус төркеме).Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

7 нче сыйныфлар өчен ( рус төркеме )татар теленнән  аергыч темасына дәрес планы....

"Тәмамлык" темасы буенча презентация материалы

Презентационный материал можно использовать при объяснении темы" Дополнение" в татарских группах...

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...

Тәмамлык

8 нче сыйныф "Туры һәм кыек тәмамлык"  темасын үткәндә файдалану өчен презентация...

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау

8 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә...