Ашханәдә
план-конспект урока по теме

татарский язык в 3 классе (рус.гр.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ashhand.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ашханәдә

Учитель татарского языка и литературы,

татарский язык  

Мингазизова Юлдуз Ильсуровна

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Метапредмет: өйрәнелгән материалны искә төшереп, гомумиләштереп сөйләмдә куллана белү.

Предмет: темага караган сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, укучыларның уку һәм тәрҗемә итү, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү.

Шәхескә кагылышлы: иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү – аралашу культурасын тәрбияләү; ризыкка хөрмәт тәрбияләү; ашханәдә үз-үзеңне тоту  культурасын тәрбияләү.

Материал: Фәтхуллова К.С. Татар теле һәм уку китабы = Татарский язык и литературное чтение: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 3нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) : 2 кисәктә. 1нче кисәк / К.С. Фәтхуллова; [рәссамнары: В.Булатов,С.Ибраһимова]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2013. – 87 б. :рәс. Б-н.

Җиһазлау:”Ашханәдә” дәресенә төзелгән презентация, һәр укучыга аерым битләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, А4 битләре, сүзләр язылган карточкалар.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1) Дәресне оештыру.

а) Исәнләшү.

  • Исәнмесез!
  • Исәнмесез!
  • Хәлләр ничек?
  • Яхшы, рәхмәт! Ә сезнең хәлләрегез ничек?
  • Бик яхшы, рәхмәт!

б)  Фонетик зарядка. Хәзер тактага карагыз, шигырьне дөрес интонация белән укыгыз.(слайд)

Аш алдыннан һәрвакыт

Кулыбызны юабыз.

Ап – ак итеп кулны юып

Ашарга утырабыз.

2)    Белемнәрне тигезләү. Тактатагы җөмләләрне укыгыз. Бу җөмләләр нинди темага карый?(слайд)

-Ашыгыз тәмле булсын!

-Ашханә cпортзал янында урнашкан.

-Пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез.

-Ашханәдә бик тәмле пешерәләр.

-Пешекче тәмле пешерә.

-Сәгать уникедә без ашханәгә барабыз.

3)      Уку мәсьәләсен кую.

Әйе, бүген дәресебезнең темасы “Ашханәдә”.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1)  Сүзлек өстендә эш.

Әйтегез әле, сездә бүген ничә дәрес? Татар теле ничәнче дәрес? Сез бүген ашханәдә ашадыгызмы? Кайчан ашыйсыз? Ике дәрестән соң нинди аш була?           ( иртәнге аш) Тагын нинди аш вакытлары бар?(көндезге аш, кичке аш). Бу ашларга бездә нәрсәләр әзерлиләр?

Төркемнәрдә эшләү.( Ашлар, Боткалар, Эчемлекләр, Бәлешләр. ) Тикшерү.

2)   Күнегү өстендә эш.

- Ә сез нинди ашамлыклар яратасыз? Бу сорауга җавап бирер өчен без дәреслекнең 56 нчы битен ачабыз һәм 1 нче күнегүне телдән эшлибез.

Парлап эшләү. Телдән.Бирелгән диалогларга тиешле репликалар өстәп укырга.

3)  Әңгәмә кору.

Сез бүген нәрсә ашадыгыз?Шул турыда сөйләшик әле.Такта янына чыгабыз.

Музыка уйный. Сез йөрисез, ял итәсез. Музыка туктады. Парларга басасыз һәм сөйләшә башлыйсыз.

Әңгәмә.

- Мин ашханәдә ботка ашадым.

- Ә мин токмачлы аш ашадым.

- Токмачлы аш тәмлеме?

- Бик тәмле.

4) Кагыйдәләр өстендә эш.

а) - Яхшы.  Карыйк әле, ничек ашадыгыз икән.(слайд)

- Ашар алдыннан нәрсә әйтергә кирәк?

- Ашыгыз тәмле булсын!

            - Айратның кулы пычрак.  Айратка киңәш бирегез!

            - Ашар алдыннан кулыңны ю!

- Глеб ашханәдә йөгерә.

- Ашханәдә йөгермә!

- Эльдар ашханәдә сикерә.

- Эльдар!  Ашханәдә сикермә!

б) Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.(слайд)

-Бу кагыйдәләрне исегездә калдырыгыз!

Ашыгыз тәмле булсын!

Кулыңны ю!

Ашханәдә йөгермә!

Ашханәдә сикермә!

Ашханәдә сугышма!

            Кашык белән уйнама!

Ашаганда сөйләшмә!

Ашаганда көлешмә!

Рәхмәт әйт!

“Дөресме, ялгышмы?” уенын уйныйбыз.

5) Күнегү өстендә эш.

Дәреслектәге күнегүне мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.Партадашлары белән дәфтәрләрен алышалар, тикшерәләр.(Слайд 22)

III . Рефлексив бәяләү.

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?

- Кемгә авыр булды? Ни өчен?

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

- Үзегезгә смайлик алыгыз.

 IV.ӨЙ ЭШЕ

1) кагыйдәләрне истә калдырыгыз

2) Меню төзегез

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Ашханә"темасы буенча дәрес эшкәртмәсе 3 нче сыйныф(рус төркемнәре"Р.З.Хайдарова.

Бүлек темасы:”Ашханәдә”.Дәрес темасы:”Ашханә”темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту.Дәренең максаты:Өйрәнелгән сүз һәм җөмләләрне сөйләмдә куллану осталыгын формалаштыруны дәвам итү,укучылар...

Видео урок "Ашханәдә" 3 класс

https://www.youtube.com/watch?v=_rESW2e6p98...

3 сыйныф "Ашханәдә"

«3 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен әдәби укудан “Ашханәдә” темасы буенча технологик карта»...

"Ашханәдә"3 нчесыйныфта үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты

quot;Ашханәдә"3 нчесыйныфта үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты...

Презентация Ашханәдә

Лексиканы кабатлау һәм ныгыту өчен презентация...

"Ашханә" уены

Липучкалар ярдәмендә "Ашханә" уены әзерләнде. Әзер менюга (анда ризык һәм эчемлекләр язылган) укучылар ризыкның рәсемен һәм бәясен ябыштыралар. Уен ярдәмендә балалар сүзләрне тиз истә калдыр...