мини текстка таянып диалог төзү.
методическая разработка на тему

Камалиева Гулия Вазыгуллаевна

Рус телле балаларның сөйләм телен үстерү өчен бик уңайлы.Укучы тексстан чыгып, сорау да , җавап та бирергә өйрәнә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dialog_tozu.doc248.5 КБ

Предварительный просмотр:

4 сыйныф

Кем кайда укый?

1.

Минем исемем Саша. Мин дүртенче сыйныфта укыйм. Безнең мәктәп бик зур, яңа, матур. Мин мәктәбемне бик яратам, чөнки анда яхшы укытучылар эшли. Мәктәптә төрле күңелле кичәлә үткәрелә. Мин 3 тел өйрәнәм: рус теле, татар теле, инглиз теле. Рус телендә мин яхшы сөйләшәм.Татар телен, иглиз телен  бик теләп өйрәнәм.Безнең дәресләр бик күңелле үтә.Миңа мәктәптә уку бик ошый.

2.

 -  Минем исемем Саша. Беләсем килә синең исемең ничек?

 - Минемме? Минем исемем Артем.

 - Шулаймени? Минем энемнең исеме Артем. Миңа бу исем дә, үземнең исемем дә  бик ошый.

 - Миңа да үз исемем бик ошый.Беләсеңме миңа бу исемне кем кушкан?

 - Юк, беләсем килә.

- Миңа бу исемне әтием кушкан.

 - Артем, ә син ничәнче сыйныфта укыйсың?

 - Мин дүртенче сыйныфта укыйм, Саша.

 - Минем мәктәбем бик матур. Сезнең мәктәп тә бик матур, чистадыр дип уйлыйм.

 - Әлбәттә,Саша. Безнең мәктәп бик матур, чиста, якты.

 - Мин мәктәптә 3 тел өйрәнәм: татар теле, рус теле, инглиз теле. Ә син, Артем, кайсы телләрне өйрәнәсең?

 - Беләсең килсә, Саша, мин 4 тел өйрәнәм: рус теле,татар теле, инглиз теле һәм кытай теле.

 - Бик кызык, кытай теле дәресләре күңелле үтәдер?

 - Әлбәттә, Саша, бик күңелле үтә. Мин бик теләп өйрәнәм бу телне.

 - Мин бик шат синең өчен ,Артем. Телләр белү бик кирәк.Уңышлар сиңа, дустым.

 - Рәхмәт , Саша. Сиңа да уңышлар, бәхет телим.

3.

- Саша, әйт әле, синең абыең бармы?

- Әйе, Артур, минем абыем бар. Ул институтта укый, 3 курста.

- Тырышып укыйдыр дип уйлыйм, әле телләр дә өйрәнәдер?

- Әйе, ул институтта төрек һәм инглиз телен өйрәнә. Ә рус телен һәм татар телен ул камил белә.

- Димәк абыең чит илгә дә бара алачак.

- Әйе, Артур.Чит илгә бару ул абыйның хыялы.

- Минемчә,аның хыялы тормышка ашыр. Уңышлар аңа.

- Рәхмәт ,Артур.Мин дә шулай уйлыйм.Тырыш кеше бит ул минем абыем.

5 сыйныф.

Кем кем булып эшли?

1.

Минем гаиләдә 4 кеше.Әти, әни,апа һәм мин. Минем исемем Таня. Мин 4нче сыйныф укучысы. Әтием Алексей мәктәптә эшли., ул укытучы. Әтием балаларга рус телен өйрәтә. Әнием – Мария, ул кибетче.Ул яңа, матур,зур кибеттә эшли. Әлеге кибеттә ашамлыклар саталар.Ә апам – Валерия. Ул 10 нчы сыйныфта укый. Әтием дә,әнием дә үз эшләрен бик яраталар.

2.

- Таня, син кайсы һөнәрләрне беләсең?

- Минме,Алсу? Мин күп һөнәрләр беләм:укытучы, табиб, сатучы, тәрбияче...

- Ә сиңа кайсы һөнәр күбрәк ошый?

- Миңа укытучы һөнәре күбрәк ошый.

- Чынлапмы? Ә ни өчен бу һөнәр сиңа ошый?

- Әйе,чынлап,Алсу. Ни өчен ошаганын әйтәм. Минем әтием укытучы бит. Ул миңа үз эшен бик яратуы турында сөйли.Минем дә әтием кебек укытучы буласым килә.

- Менә ничек.Бик яхшы,Таня, мин синең өчен бик шат.Ә миңа табиб һөнәре ошый.Минем кешеләрне дәвалыйсым килә.

- Килешәм синең белән,Алсу.Табиблар кешегә ярдәм итәләр шул.

- Ә хәзергә безгә тырышып укырга кирәк.

- Әйе шул, үскәч укытучы һәм табиб булыр өчен.

3.

-Таня, сезгә кунаклар кайттымы әллә?

- Әйе,Алсу.Яр Чаллыдан әнинең абыйсы гаиләсе белән кайтты.

- Балалары да бармы?

- Артур исемле  уллары бар. 6нчы сыйныфта укый, спорт түгәрәгенә йөри, ярышларда катнаша.

- Шулаймени? Димәк ул спортсмен.Ә спортның кайсы төре белән шөгыльләнә?

- Ул волейбол уйный.Төрле шәһәрләрдә булырга туры килә аңа.

- Молодец. Спорт белән дус булырга кирәк. Әти-әнисе горурланадыр?

- Әлбәттә. Алар аның өчен бик шат.

6 сыйныф

Кем кемгә кирәк?

1.

Мин бик бәхетле кеше дип саным үземне. Чөнки минем әтием,әнием, абыем бар. Мин аларны бик яратам. Кешегә бәхетле булыр өчен  гаиләсе, дуслары, туганнары кирәк. Дусларымның барысын да хөрмәт итәм.Туганнарыбыз белән гел аралашып торабыз.

Әнием миңа гына түгел, әтигә дә, абыйга да кирәк. Ул безне барыбызны да ярата. Барлык балаларның да әтиләре,әниләре булсын иде.

2.

- Айнур,син үзеңне бәхетле кеше дип саныйсыңмы?

- Әлбәттә,Айдар. Ни өчен сорыйсың?

- Син начар уйлама, Айдар,кызыксынып  кына соравым иде. Үзем бәхетле булгач, дусларымны да бәхетле итеп күрәсем килә.

- Рәхмәт, Айнур, җылы сүзләрең өчен. Мин дә үземне бәхетле дип уйлыйм.

- Айдар, сезнең гаиләдә ничә бала?

- Сиңа бәлки сәер тоелыр,Айнур,безнең гаиләдә бер бала- ул мин.

- Шулаймени?! Син абыең, сеңлең яки энең булуын телисендер дип уйлыйм,Айдар.

- Әлбәттә.Миңа сеңел дә,энекәш тә кирәк. Минем бәхетем тагын да тулыланыр иде дип уйлыйм.

- Килешәм синең белән. Ә менә минем абыем бар. Ул миңа бик кирәк.Абыем булу белән мин бик горурланам. Абыем мине волейбол уйнарга өйрәтә, дәрес әзерләгәндә ярдәм итә.

- Мин синен өчен бик шат.Минем дә бәлкем әле сеңлем, я энем булыр дип ышанам.

- Һичшиксез,Айдар. Уңышлар сезгә.

3.

- Айдар, кичә син урамда бер таныш түгел малай белән сөйләшеп тора идең. Кем соң ул?

- Бик беләсең киләме,Айнур? Таныш түгел шул.Алар безнең күршегә бу  атна башында гына Әлмәттән күченеп кайттылар. Бу авылда әле ул беркемне дә белми.

- Менә ничек икән. Ә үзе яхшы малайга ошаган кебек.

- Әйе,ул бик тыныч күренә,матур гына сөйләшә.Аңа дуслар кирәк.Без аңа ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм.

- Ә алар ничәү кайтканнар?

- Әлегә өчәү:әнисе,әбисе һәм үзе. Әтиләре Мәскәүгә 1айга эш буенча киткән. Аны бик сагына Марсель.

- Марсель исемле икән.Бик матур исем. Сагынадыр шул әтисен.Әти бар кешегә дә кирәк. Мин аны аңлыйм.

- Әйе,Айдар. Әти, әни барыбызга да кирәк.

- Килешәм синең белән. Без аның белән дуслашырбыз дип уйлыйм.

3 сыйныф.

Кем нәрсә укый?

1.

Минем исемем Максим. Мин өченче сыйныфта укыйм.Минем абыем –Саша, ул җиденче сыйныфта укый, апам- Марина, унберенче сыйныфта укый. Без, барыбыз да, тырышып укыйбыз.Безнең гаиләдә без генә түгел, әти белән әни дә бик укырга яраталар. Әни журналлар, әти китаплар укырга ярата.Абыем фантастик әсәрләр укый, апам үсемлекләр турында укырга ярата, ә мин әкиятләр яратам.

2.

-Апа, гафу итегез, кибет ничәдә ачыла икән , белмисезме?

- Беләм.Әйтәм, бик кызыксынсаң.Кибет сәгать тугызда ачыла, тагын ун минуттан. Ә сиңа кибеттә нәрсә кирәк?

- Миңамы? Миңа әкиятләр китабы кирәк,апа.Мин бик укырга яратам. Ә сез нәрсә аласыз китап кибетеннән?

- Беләсең киләме,энем? Миңа гөлләр турында китап кирәк иде.Мин өйдә гөлләр үстерәм.

- Димәк, сез дә китаплар укырга яратасыз? Минем әнием белән әтием китап сөючеләр.Без гаиләбез белән китап укыйбыз.

- Бик әйбәт, энем.Мин бик шат. Китап уку – яхшы эш.Минем балаларым да яратып китап укыйлар иде.

- Ә сезнең балаларыгыз зурмы инде?

- Әйе,энем.Кызыма 25 яшь, ул гаиләсе белән Казанда яши.Ә улым Айдарга 21 яшь.Ул университетта укый.Гел “5” ле билгеләренә генә укый.

- Ул ,димәк,  күп укый.Сезнең балаларыгыз бик акыллы икән,апа.Яхшы тәрбия биргәнсез.Безгә дә әти белән әни гел китап укырга кушалар.Китапта купме байлык бар бит.

- Килешәм ,энем.Китап – белем чишмәсе.Китап яратуың бик яхшы.Ата-анаң дөрес юлдан алып баралар.Уңышлар, сиңа,энем.

-Бик зур рәхмәт,апа.Сезгә дә уңышлар.

3.

-Алсу Фаритовна, сездә кошлар турында китап бармы?

- Әйе, Максим,бар.Ә сиңа дәрескә кирәкме?

- Юк, миңа кирәкми.Минем апама кирәк.Ул кошлар турында реферат яза иде. Кошлар белән бик кызыксына.

- Менә ничек! Ә апаң кайда укый?

- Ул 11нче сыйныфта укый.Аңа биология фәне бик ошый.Ул укытучы булырга тели.

- Кошларны, димәк, бик ярата ул.

- Әйе, кошларны бик ярата ул. Аларга җәен дә, кышын да җим куя ул.Безнең өй янында 4 җимлек бар. Аның кошлар турында китаплары да күп.Ул аларны берничә кат укып чыкты инде.

- Китапларны сатып аласызмы?

-Әйе, сатып та алабыз, почта аша яздырып та алабыз. Туган көненә әти белән әни дә бүләк итәләр.

- Молодец. Бик акыллы икән, апаң.Уңышлар аңа.

- Рәхмәт сезгә, Алсу Фаритовна.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока "Правила этикета. составление мини-диалогов" 5 класс.

Технологическая карта представляет урок пр УМК Биболетово М.З. 5 класс. Рабочий урок представления новых знаний. Основная цель: знакомство с некоторыми правилами этикета в Британии. Разыгрывание мини-...

Мини-диалоги на французском языке для 5 класса (французский язык как второй иностранный, с 5-го класса), для начинающих.

Задание к УМК "Французский язык как второй иностранный" / В. Н. Шацких, О. В. Кузнецова, И. Н. Кузнецова.Учебный материал для начинающих изучать французский язык.Развитие навыков диалогической речи.Ус...

УКЫЛГАН ТЕКСТКА НИГЕЗЛӘНЕП СОЧИНЕНИЕ ЯЗУ

Татарстан Республикасындагы  рус телендә гомуми урта белем бирү мәктәпләрендәге татар төркемнәрендә белем алучы 9 сыйныф укучыларын бердәм республикасы тесты үтү вакытында башкарыла торган иҗади ...

Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым"

Туган оясыннан аерылган кошКанатына мәңге ял тапмый.Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Үзеңнең телеңне белгәндә һәм яратканда гына, башкаларның телен аңларга һәм хөрмәтләргә була....

Эссе "Мин - хокукый нигезләргә таянып эшләүче укытучы.

Укытучы законнарга таянып эшләргә тиеш....