Эссе "Мин - хокукый нигезләргә таянып эшләүче укытучы.
статья

Минебаева Гульфам Султановна

Укытучы законнарга таянып эшләргә тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse._min_-_hokukyy_nigezlrg_tayanyp_eshluche_ukytuchy.docx17.81 КБ

Предварительный просмотр:

Мин “Профессиональ эшчәнлегемне хокукый нигезләргә таянып башкарам”, - дип әйтә аламмы?

Эссе.

                                            Укытучы – Китап һәрчак бергә,

                                            Пар канаты кебек бер кошның.

                                            Белем, акыл баш булганда гына

                                            Нигезе нык була тормышның.

    Мин үземнең язмамны Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән башлыйсым килә. Чыннан да, китап һәрвакытта да укытучының юлдашы булган. Китап укымаган укытучыны күз алдына да китереп булмый. Халык телендә булган  “китап сүзе” хакыйкать, дөреслек дигән мәгънәдә кулланылган. Шулай итеп, укытучы  балаларга дөреслекне җиткерә, дөрес юлдан бара икән бит.

    Мәктәп ул – уңыш, сәламәтлек, информацион технологияләр мәктәбе булырга тиеш. Яңа заман мәктәбе –  мөгаллимнең иҗади остаханәсе. Укытучы һәрчак балалар, ата-аналар алдында, барысына да кешелек сыйфатлары белән үрнәк булырга тиеш.

    Бигрәк тә хәзерге заман укытучысы – белемле, эрудицияле, үзенең фәнен тирәнтен белүче, дәрес алып барырга мөмкинлек бирүче сыйфатлары булган шәхес ул. Балаларның шәхес буларак формалашуына ярдәм итү – безнең бурыч. Заман мөгаллиме ирекле, җаваплы, мөстәкыйль, иҗади фикерләүче, бәхетле гражданин тәрбияләргә тиеш. Ә бу инде хокукый документларга таянмыйча гына һич тә мөмкин түгел.

   Шушы эссе темасын укыгач, мин бик озак уйланып утырдым. Шушы темага эссе язарга кушмасалар, мин бу турыда уйланмаган  да булыр идем.

   Чынлап та, Мин “Профессиональ эшчәнлегемне хокукый нигезләргә таянып башкарам”, - дип әйтә аламмы? Әйтә алам дип уйлыйм. Моңа дәлилләр китерә алам.

  1. Мин балаларга, Россия Конституциясенең 68 нче маддәсенә нигезләнеп, туган телләрен өйрәтәм. Ул Россия Федерациясе халыкларына туган телләрен сакларга, аларны өйрәнүгә һәм үстерүгә мөмкинлекләр тудыруга гарантия бирә.
  2. Мин эш программамны  Федераль дәүләт белем стандартларына туры китереп төзим.
  3. Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан расланган дәреслекләр белән укытам. .  Шулай ук, бу фикер Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2009 елның 28 ноябрендә кабул иткән 362 номерлы приказы белән дә расланган.
  4. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законына нигезләнеп, милләтебезнең этномәдәни үзенчәлекләрен һәм традицияләрен яклау һәм үстерүөстендә эшлим (Россия мәгариф системасының принципларының берсе - Россия Федерациясендә мәгариф пространствосының бердәмлеге, күпмилләтле дәүләт шартларында Россия Федерациясе халыкларының этномәдәни үзенчәлекләрен һәм традицияләрен яклау һәм үстерү;(ст.3 п.1,пп.4)
  5.  “Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның телләре турында” законга нигезләнеп, балаларга туган телләрен өйрәтәм.

    Әйе, минем кулларымда балаларның киләчәге, халкымның киләчәге. Мин шушы изге юлда “Профессиональ эшчәнлегемне хокукый нигезләргә таянып башкарам”, - дип әйтә алам.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

хокукый турнир

Укучыларның хокук буенча белемнәрен арттыру, әхлак тәрбиясе бирү максатыннан 7-8 класс укучылары  белән үткәрелгән бәйге....

мини текстка таянып диалог төзү.

Рус телле балаларның сөйләм телен үстерү өчен бик уңайлы.Укучы тексстан чыгып, сорау да , җавап та бирергә өйрәнә....

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...

Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре

Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре...