"Милли бәйрәмнәр" темасына 4 сыйныф өчен уку дәресе
план-конспект урока на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

Без күпмилләтле республикада дус, тату яшибез. Уку дәресендә милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр турында мәгълүмат бирү күз алдында тотыла..

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres_-_milli_beyremner.docx22.87 КБ

Предварительный просмотр:

Уку дәресе.

Тема:  Милли бәйрәмнәр.

Максатлар:

  1. Милләт төшенчәсенә аңлатма бирү аша төрле халыкларга хас   милли традицияләрне, бәйрәмнәрне искә төшерү.
  2. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй турында мәгълүмат бирү.
  3. Бердәмлек, тигезлек, милләтара дуслык, татулык хисләре тәрбияләү.

Халыкларның милли  мирасына  кызыксыну уяту.

Җиһаз: компьютер,интерактив такта, сүзлек

Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты, уңай психологик халәт тудыру.

- Укучылар, безгә бүген кунаклар килгән. Без аларга үзебезнең чын татар балалары булуыбызны, туган телебезне, әдәбиятыбызны теләп һәм яратып өйрәнүебезне күрсәтергә тырышырбыз.

2. Яңа темага кереш.

  • Укучылар,  игътибар белән экранга карагыз.(Өзекне укыйм)

Бердәмлек, тигезлек төбәге

Халыклар дуслыгы терәге,

Чәчәк ат, ирекле бул мәңге

Кадерле, гүзәл җирем – Татарстан.

  • Шигырь нәрсә турында? (Туган як, Туган җир турында)
  • Безнең Татарстан Республикабыз нәрсәләр белән үзенчәлекле?

( безнең республикабыз бөек шагыйрьләре, язучылары, данлыклы кешеләре белән  танылган; тагын республикабыз халыклар дуслыгы белән үзенчәлекле, ТРсы бердәмле, тигезлек төбәге).

  • Әйе, бик дөрес әйттең, республикабыз халыклар дуслыгы, бердәмлеге,

тигезлеге белән үзенчәлекле. Татарстанда 120 халык вәкиле дус, тату, кулга-кул тотынышып яши.

  • Татарстан республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиев та бит

“Кем ул бәхетле кеше?”- дигән сорауга. “Кемнең татар, рус, чуваш, удмурт һәм башка милләт кешеләре арасында дуслары күп, шул бәхетле”, - дип җавап биргән бит.

-  Без күпмилләтле республикада яшибез, һәм Һәр халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да ямьлерәк итә торган матур йолалары һәм бәйрәмнәре була.

3. Төп өлеш.

-  Ә нәрсә соң ул милли традицияләр? Әйдәгез, бу сүзнең мәгънәсен

сүзлектән карыйк.

Милли  традицияләр  - аерым  бер  милләтнең  үз җирлегендә

барлыкка  килгән  һәм  буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләре,  яшәү рәвешләре,үз-үзләрен тоту кагыйдәләре ул.

-  Республикабыздагы төрле милләт вәкилләре үзенең һәм янәшә яшәүче халыкларның традицияләрен  кадерли, хөрмәт итә.

-  Укучылар, сез нинди милли бәйрәмнәр беләсез? (Нәүрүз,Масленица, Каз өмәсе, Пасха,Рождество, дини бәйрәмнәрдән – Гает, Корбан чалу бәйрәмнәре)

-  Төрле халыкларның яратып каршылый торган, инде уртак бәйрәмнәре

дә бихисап. Уйлап карыйк әле,  татар халкының нинди бәйрәме бөтен халыкларның уртак бәйрәменә әверелде? (Сабантуй бәйрәме)

-  Ә ул кайчан уздырыла? ( кыр эшләре беткәч уздырыла)

-  Дөрес, Элек Сабантуй бәйрәмен  язгы кыр эшләре башланыр алдыннан үткәргәннәр. Бу апрель ахырларына туры килгән. Ә хәзер сабантуйны язгы кыр эшләрен тәмамалагач уздыралар.    Татарстанда бу бәйрәм җәйнең беренче аенда уздырыла.

-  Сабантуй сүзен сез ничек аңлыйсыз? ( Сабан (төрек теленнән - плуг)  + туй( төрек теленнән – бәйрәм)

-  Сабантуй нәрсәдән башлана? (Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл

яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр.)

-  Бу әзерлек -  «Сөлге җыю» дип атала, укучылар.

-  Сезнең сабантуй бәйрәмендә булганыгыз бармы? (әйе, бар)

-  Сабантуйны сезнең кебек балалар,  яшьләр һәм өлкәннәр дә ел буе сагынып көтеп алалар һәм төрле сабантуй ярышларында  теләп катнашалар.

4. Дәреслек белән эш. Шигырь уку.

-  Әйдәгез әле, Мәхмүт Хөсәеновның “Сабан туе”  дип аталган шигырен укып, авыл бабаеның нинди сабантуй бәйгесендә катнашуын белик.

( - укытучы укый;

  - бер укучы укый)

-  Димәк, бабай нинди бәйгедә катнаша? (чүлмәк вату ярышында катнаша)

-  Ул чүлмәкне вата аламы? (Әйе, ул чүлмәкне вата һәм җиңүче була)

-  Ә сабантуйда тагын нинди ярышлар, бәйгеләр  уздырыла? ( ат чабышы, капчык киеп йөгерү, су ташу, сабантуйның иң олы ярышы – көрәш)

  • Дөрес, һәм көрәштә җиңгән батыр – Сабантуй батыры дип санала.

Һәм нәрсә белән бүләкләнә?(тәкә белән бүләкләнә)

  • Бүтән халыкларда да татар халкының сабантуй бәйрәме кебек үз милли бәйрәмнәре дә  гөрләп  уздырыла. Мәсәлән:  Питрау бәйрәме.
  • Питрау бәйрәме кайсы халыкның милли бәйрәме? (крәшен татарларының бәйрәме)
  • Ә каравон? (рус халкының милли бәйрәме)
  •  Шулай ук чуваш милләтенең  – уяв, удмурт халкының  – гырон быдтон бәйрәмнәре дә гөрләп  бәйрәм ителә.(слайд)
  • Төрле халыкларда ел фасылларына бәйле йола бәйрәмнәре дә уздырыла. Мәсәлән:
  • татар халык бәйрәме – каз өмәсе;
  • рус халык бәйрәме – Святки;
  • крәшен халык бәйрәме – Нардуган  һ.б.

5. Йомгаклау.

  • Укучылар, без бүген сезнең белән  милли бәйрәмнәр, ел фасылларына бәйле йола бәйрәмнәре турында сөйләштек.
  • Аларны нәрсәләр берләштерә?

(* Милли традицияләр һәр халыкның әби-бабаларыннан килгән гореф-гадәт;

* һәр халык үзенең гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый, хөрмәт итә;

* милли бәйрәмнәр һәр халыкта да зур әзерлек белән уза;

* бәйрәмнәрдә җырлар, биюләр, бәйгеләр була;)

-   Ә аермалы яклары нәрсәдә?

( * һәр милләт үзләренең халык җырларын җырлый, биюләрен бии;

* һәр милләт бәйрәмнәргә үзләренең  милли киемнәрен кия, милли   ризыкларын пешерә;)

-  Дөрес. Укучылар, сез дәрестән үзегезгә бик күп файдалы мәгълүматлар  алгансыздыр  дип ышанып калам.

  • Дәресебезне тәмамлап, шуны әйтәсем килә. Без кайда, кемнәр белән генә яшәсәк тә дус, тату, бердәм булыйк. Шул очракта гына дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч, күкләребез аяз булыр.
  • Дәрес тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру.1 нче сыйныфы. Татар теле дәресе.

Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру. 1нче сыйныф өчен. Татар теле....

Тема:“Яз килә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.2 нче сыйныф. Татар теле дәресе.

Тема: "Яз килә" бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. 2 нче сыйныф. Татар теле дәресе....

Осталык дәресе "Милли киемнәр"

Татар халкының тормышы сәнгатьтән аерылгысыз....

9нчы сыйныф. Сочинение язу дәресе

9нчы сыйныф. Сочинение язу дәресе...