" Муса Җәлил - татар халкының бөек шагыйре
план-конспект урока (6 класс) по теме

Без кечкенәдән үк шигырьләр, хикәяләр тыңлыйбыз.  Укыганнарыбыз табигать дөньясы, тормыш, кешеләр, без белмәгән кызыклы хәлләр, вакыйгалар белән таныштыра. Безне куандыра, шатландыра, тормышны яратырга өйрәтә, яки, киресенчә, безне борчый, уйланырга мәҗбүр итә.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль гомуми белем  учреждениесе ”РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта (тулы) гомуми белем  мәктәбе”

Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйре.

                                                                                                                 Эшне башкарды:

                                                                                                  Әшрәфуллина Розалия Илдар кызы,

                                                                                                  Алабуга муниципаль гомуми

                                                                                                  белем   бирү учреждениесе                                                                                                    

                                                                                      ”РФ Герое А.Н.Епанешников  

                                                                                         исемендәге 3 нче урта (тулы)

                                                                          гомуми  белем  бирү

2013ел.

Эчтәлек.

  1. Кереш..........................................................................................................
  2. Төп өлеш.

А) Шагыйрьнең балалар әдәбиятындагы эшчәнлеге.......................................

Б) «Ана бәйрәме» шигыренең халык авыз иҗаты белән уртаклыгы...........

В) Җырга әйләнгән гомер…………………………………………………

Г) “Сандугач һәм Чишмә”- татар әдәбиятында баллада төренә караган күренекле әсәрләрнең берсе........................................................................

  1. Йомгаклау......................................................................................................
  2. Кулланылган әдәбият.....................................................................................

Кереш.

     Язучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч, ныклы иман һәм үз иманыңа тугрылык кирәк. Язучының иҗатын җаның-тәнең белән тоеп, аңлап укысаң, әсәреп китәсең. Гомумән, язучыларның әсәрләре кешене дулкынландыра да, шатландыра, куандыра да һәм зур киңлекләргә очыра. Язучы булган кеше хисчән, мәрхәмәтле, искиткеч матур күңелле һәм уйчан буладыр.

     Язучыларның төп бурычлары − яхшылыкны исбат итеп, яманлыкны инкарь итеп, дөньяның матурлыгын җырлау.

     Әдәбиятта дәвамлылык, кабатлану, элгәрләр ачкан юлга тугрылык рухы көчле булса да, һәр дәвер аның үсешенә үз чалымнарын, үз бизәк-билгеләрен алып керә. Һәр дәвердә иҗат иткән шагыйрьләр, язучылар үз чорының кабатланмас илһам чишмәләре булып торалар.

     Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

      Фәнни эшемнең темасын: “Муса Җәлил- татар халкының бөек шагыйре” дип атадым.

     Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягыннан да М.Җәлил шигърияте күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характердагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат принциплары торган саен ачыклана.

     Эш барышында мин үземә шундый максатлар куйдым: М. Җәлилнең тормыш юлы,  иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү. Һәм шундый нәтиҗәләргә килдем: М. Җәлил − татар әдәбиятында әйдәп баручы шагыйрь. Ул татар шигърияте  түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Ул үзенең тамашачысын тапты. Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Муса Җәлилгә Казанда һәйкәл куелды. “” Җәлил” операсы театр сәхнәсеннән төшми. Мусага багышлап язучылар, шагыйрьләр – романнар, поэмалар; композиторлар – җырлар; рәссамнар картиналар иҗат итәләр.

     Муса Җәлилнең тиңдәшсез геройлыгы хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. СССР Верховный Советы Президиумының 1956нче ел 2 февраль Указы белән Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

1957нче елда Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнде.

     Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Төп өлеш.

Шагыйрьнең балалар әдәбиятындагы эшчәнлеге.

      М.Җәлил балалар әдәбиятында эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара. Ул- балалар шагыйре, тәрҗемәче, балалар матбугатын оештыруда башлап йөрүче, мәктәп программасы һәм дәреслекләрнең торышын, балалар әдәбиятының үсеш перспективаларын билгеләүче рецензияләр һәм мәкаләләр авторы.

     М. Җәлил балалар өчен 20-30нчы елларда актив яза, хәтта иҗаты бу еллар балалар әдәбиятының үсеш юнәлешен билгели дияргә дә мөмкин. Әлбәттә, илдә барган үзгәрешләрнең асылы, иске белән яңа, яңа тормыш проблемалары шагыйрь иҗатында зур урын ала. Бу хәл беркадәр схематик  характердагы әсәрләр язылуга сәбәп була. Социаль каршылыклар, атеистик тәрбия, пионер, комсомол эшләренең торышы аларда киң планда яктыртыла: “Изге җимеш”, “Чаңгы шуганда”, “Чаңгы эзе”һ.б.

     М. Җәлилнең туган як табигате, аны саклау, кош-кортка һәм хайваннарга мәхәббәт темалары да чор рухы һәм патриотизм белән үрелеп китә.

    Шагыйрьнең иҗатында шулай ук ирекле хезмәт, тырыш бала образы, күмәклек темалары зур пафос белән, бизәкләргә төреп яктыртыла: “Бакчачы”, “Әйдәгез дуслар”, “Болында” кебек шигырьләрдә хезмәтнең тормыштагы урыны, бала тәрбияләүдәге роле күрсәтелә. Хезмәт сөюче балага, ирекле күмәк хезмәткә дан җырлана:

Октябрьдә туган бала без,

Дөнья октябренә барабыз,

                                             Кулларны сызгандык,

                                             Дәртләнеп кузгалдык

                                              Җиңәргә, үсәргә,

                                              Алгарак күчәргә,

                                            Эшләргә, эшләргә.

    30 нчы  елларда  ук  шагыйрьнең “Йолдызлар”, “Батыр егет турында җыр”, “Беренче дәрес”, “Маэмай” һ.б. шигырьләрендә уку, белем, тәрбия мәсьәләләре белән бердәй дәрәҗәдә кыю, батыр бала образы һәм фашизмга нәфрәт чагылыш таба.

     М. Җәлилнең юмористик рухтагы  шигырьләре – “Карак песи”, “Ишек төбендә”, “Чаңгы шуганда” һ.б. баланың күңел дөньясын ажлап язылган. Нәни геройлар шаян, кыю, шул ук вакытта тәҗрибәсез, аларның садәлеге күңелдә матур хис калдыра.

     Шагыйрь , башка бик күп авторлар кебек үк, фольклорга карата булган мөнәсәбәте белән аерылып тора. Ул халык авыз иҗатын өйрәнергә чакыра, әсәрләрендә һәм җырларында – “Бишек җыры”, “Тилгән”, “Бишек янында”, “Балыкчы әкияте”, “Куян”һ.б- уен такмазаларыннан  һәм әкият  ж анрынннан уңышлы файдалана:

                                             Борын-борын заманда,

                                              Борны китек команда,

                                              Саескан сотник,

Карга урядник торганда

Булган, ди, җиде баҗа....

(“Балыкчы әкияте”)

М. Җәлилнең иҗатында Йолдыз, Корыч, Сандугач, Чишмә, Чәчәк образлары белән еш очрашырга мөмкин. Шигъриятендә ул шулай ук чагыштыру, гипербола, эпитет, һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләргә дә еш мөрәҗәгать итә, тәрбия бирүнең яңа кызыклы формаларын табарга омтыла.

    М. Җәлилнең тоткынлык чоры- иҗатының яңа этабы, ул аерым игътибарны

сорый. “Моабит дәфтәрләре” турыдан – туры балалар әдәбиятына карамасада, андагы шигырьләр әле озак еллар дәвамында баларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә кулланылалар. Бигрәк тә тәрбия өлкәсендә зур проблемалар хөкем сөргән бүгенге дәвердә.

«Ана бәйрәме» шигыренең халык авыз иҗаты белән уртаклыгы.

    Шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» − сугыш чоры фаҗигасен эченә алган әсәр. Ил һәм шәхес язмышын хәл иткән дәһшәтле чынлыкны, фашистлар китергән фаҗигане автор әкият алымнары аша сурәтләп бирә. Шигырь татар халык әкиятенең матур бер өлгесе булып тора. Ананың кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-көенечләре әкият алымнары белән бик тирән мәгънәдә бирелгән. Ана дошманга каршы көрәшкә киткән уллары, аларның билгесез язмышлары өчен борчыла.

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага, −

дип инәлә ул.

Күгәрчен һәм җил кебек табигать образлары Анага кайгылы хәбәр җиткерәләр. Өлкән улының хәсрәтеннән Ананың чәчләре агара. Уртанчы улының ачы язмышы тагы да газаплырак булып чыга:

Ауды ана таеп һушыннан,

Парчаланган йөрәк түзмәде.

Елый-елый улы сагышыннан

Сукырайды аның күзләре.

Аналар өчен бала хәсрәтеннән дә авыррак хәсрәт юк. Ике улын югалткан хәсрәтле Ана соңгы юанычы, өмете − кече улының язмышы өчен борчыла. Ил азатлыгы өчен көрәштән өченче улы җиңүче сыйфатында кайта. Ананың шатлыгына чик-чама юк, алсу байракка күзләрен сөртә − күзе ачыла. Ил шатлыгы белән аның йөрәк ярасы да төзәлә:

Һич үлмәгән төсле улларым,

Өем тулы кызлар, егетләр.

Туя алмыйм тыңлап җырларын,

Минем балаларым кебекләр.

Ана үзенең батыр уллары белән чын күңелдән горурлана:

Илдә мәңге үлмәс ат белән

Үлә белгән уллар үстердем.

«Ана бәйрәме» халык әкиятләренә ияреп язылган. Ана − җыелма образ, аны хәтта Ватан, Туган ил төшенчәләренең берлеге итеп карап була. «Өч баламны очар кош итеп» дип башланган строфаның шигырьдә берничә җирдә кабатлануы да Ананың сагышын, фаҗигасен, хис-кичерешләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. «Ана бәйрәме» − шагыйрьнең иҗат табышы.

Җырга әйләнгән гомер.

    Җыр итеп язылган шигырь «Тик булса иде ирек» әсирлектә газап чигүче, ләкин рухы сынмаган кешенең иң зур теләген чагылдыра. Ул теләк- ирек; тоткын һәр көн, һәр сәгать ирек турында хыяллана. Җырда әйтелгәнчә, ирекле кеше теләсә нәрсә эшли ала. Ул, карлыгач кебек, туган өенә очып кайта ала.

Карлыгач булса идем,
Канат кагынса идем,
Җидегән йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем...

Туган ил ярларына, кадерле кешесе янына дәрьләр кичеп, балык кебек йөзеп кайтырга да мөмкин.

Я булсам алтын балык,
Ак дулкыннарын кагып,
Ярсып дәрья акканда,
Ташып ярдан ашканда,
Таң сөмбелем, нечкә билем,
Йөзеп сиңа кайтыр идем,
Күлне томан япканда.

Җитез аргамак шикелле чабып кайтсаң да була.

Булсам җитез аргамак,

Көмеш ялымны тарап,

Таң җилләре искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,

Чулпан кызым, таң йолдызым,

Чабып сиңа кайтыр идем,

Гөлләр хуш ис сипкәндә.

Ләкин...юк! Болар, билгеле, һәммәсе дә татлы хыяллар. Шулай да, тоткын шагыйрьнең иң зур теләге болар түгел әле. Минут саен, атналар, айлар буе бәгырьне телә торган теләк бар. Бу-иреккә чыгып, кулга корал алу һәм ил – җирне басып алган, тыныч халыкны җәберләүче, кешене әсир итеп җәфалаучы дошманга каршы чыгу. Теләкләрнең бу соңгысы шул дәрәҗәдә мөһим һәм көчле ки, шагыйрь иле өчен, туган җире өчен, аны саклап үләргә дә әзер.

    Шигырь халык җырлары рухында язылган. Автор татар халык авыз иҗатында киң кулланыла торган сурәтләү чараларына, образларга, тел – стиль алымнарына, чагыштыруларга иркен мөрәҗәгать итә. Җырның һәр куплеты кечкенә бер картина- күренеш тудыра. Карлыгач канатын җилпеп, Җидегән йолдыз баткан, Чулпан Йолдыз калыккан матур вакытта, ягъни сызылып таң атканда, якты өй кебек Туган илгә очып кайта ала.Яки менә тагын бер образ. Күз алдына гөлләр хуш ис таратып, үләннәр, чык бөртекләре белән бизәнеп утырган таңда көмеш ялларын җилфердәтеп чабып баручы җитез аргамак килеп баса. Әгәр дә тоткын иректәге шундый аргамак була алса, үзе өчен таң йолдызлыгына тиң булган кызы янына (исеме Чулпан бит!) чабып кайтыр иде. Беренче өч образ- картина төп теләкнең олылыгын, изгелеген, яктылыгын раслый: тик булса иде ирек!

     Шулай да җырдагы бу образлар соңгы куплеттагы фикерне укучыга үтемлерәк җиткерү өчен кереш ролен үтиләр. Алар тоткынның йөрәк сызлавы, сагышы, омтылышы ни дәрәҗәдә көчле булуын аңлату өчен, укучыны төп фикерне кабул итәргә үзерләү өчен дә кирәк. Кош булып, балык яки аргамак булып туган җиргә, сөйгән кешеләр янына кайту хыялы никадәр матур һәм көчле булмасын, иректән файдалану мөмкинлегенең иң изгесе- дошманга каршы сугышу. Барыннан да элек шуны тели тоткын шагыйрь. Бу куплетта лирик геройның яу кырында дошман белән бил алыша алмау үкенече тулы чагыла.

“Сандугач һәм Чишмә”- татар әдәбиятында баллада төренә караган күренекле әсәрләрнең берсе.

     Баллада – әдәбиятның борынгы жанрларыннан. Аңа үткен драматик яки фаҗигале хәлләргә корылган булу, сюжетының кискен һәм хәрәкәтчән үстерелеше хас. Фантастик предмет һәм детальләрдән, халык авыз иҗатындагы образлардан һәм күренешләрдән файдалану, шартлылыкка күп урын бирелү кебек сыйфатлар да аның үзенчәлекләрен тәшкил итә. Балладада арттырып тасвирлау һәм гомүмиләштерү кулланыла.

     Ни өчен автор әсәрен “Сандугач һәм Чишмә дип атаган? ” Җанлы табигать вәкиле Сандугач укучы аңында сөюне, мәхәббәткә тугрылыкны гәүдәләндерә. Таң җырчысы, матурлык, нәзакәтлелек билгесе буларак, ул халык шигъриятендә киң урын ала. Җансыз табигать вәкиле буларак, Чишмә исә сафлык, чисталык образы төсендә шулай ук фольклордан килә. Балладаның беренче бүлекчәсе шушы ике символик образ арасындагы якынлыкны, аларның бер-берсенә соклануын, бер-берсен хөрмәтләвен сурәтләүгә багышланган; ул вакыйгаларга кереш ролен уйный. Сандугач белән Чишмәгә кешеләргә хас сыйфатлар бирелгән: уйлый, аңлаша, хис итә белү.

Сандугач уянып
Канатын кагына
Һәм карый ашкынып
Тын урман ягына.

Ул якын сердәше
Чишмәне сагына;
Таң кошын юксынып
Чишмә дә зарыга
?

Сихерле тормышы
Бу ике гашыйкның
Кабынды мәхәббәт
Утында яшьлекнең.

Бәйләде аларны
Ялкынлы саф сөю;
Саф сөю алдында
Нечкәреп баш ию.

Һәр иртә Сандугач
Чишмәдә коена.
Бу аңа чиксез зур
Дан булып тоела.

Иркәли таң кошын
Зөбәрҗәт тамчылар.
Әйтче, бу күренешкә
Сокланмый кем чыдар?

     Беренче бүлекчәдәге лирик сурәтләнештән аермалы буларак, икенче бүлекчәдә драматизм өстенлек итә. Дошман агулап киткән Чишмә үзенең каралган суы турында түгел, ә суын эчеп агуланачак Ил батыры турында хәсрәтләнә. Монда Чишмә – үзәк образ, аңардан тирән хисләр ургыла. “Канэчкеч, юлбасар”, “талап көн күрәчәк” дошманга булган нәфрәт аның “йөрәген ярсулы” иткән.

Чишмә тын; ул көлми,
Тибрәнми, селкенми;
Акбүз таш өстендә
Тамчылар сикерми.

Болганып каралган
Көмештәй саф суы;
Уйлары таралган,
Йөрәге ярсулы.

Сандугач аптырап
Сорашты дусыннан.
Һәм әйтте сердәше
Дип: «Кичә шушыннан

Үтте ил дошманы,
Яшеренеп, яр буйлап,
Минем саф, шифалы
Суымны агулап.

Канечкеч, юлбасар,
Ул кача артыннан
Аны нык күзәтеп
Килгән яшь батырдан.

Ул белә батырның
Инешне кичәсен
Һәм, сусап, минем саф
Суымны эчәсен.

Ул эчкәч, агудан
Шул минут үләчәк.
Ә дошман котылып,
Талап көн күрәчәк.

     Сандугач ниндидер карарга килеп, Егетне коткарачагын әйткәч, укучының кызыксынуы арта: ни булыр?

Сандугач аз гына
Уйланып торды да
Җанланып эндәште
Чишмәгә тын гына:

«Кайгырма, күз нурым!
Ул килсә эчәргә,
Коткарам мин үзем,
Мин беләм нишләргә!»

Өченче бүлекчәдә вакыйга үстерелә. Дошманны эзәрлекләүче Егетнең кыскача гына тышкы кыяфәте бирелә һәм асыл максаты әйтелә. Егет агулы суны эчмәсме? Аңар Сандугач ничек ярдәм итәр?

     Сандугач башта табигать үзенә бүләк иткән тылсымлы көчтән файдаланып карый: сайравы белән Егетнең игътибарынагулы судан читкә юнәлтмәкче була. Аның сайравы, беренче нәүбәттә, сөю турында, кешене югары күтәрүче, аның яшәвен бизәүче ярату хисе, бу хискә тугрылык турында. Бердән, Егетне кисәтмәкче булса, икенчедән, ул Чишмәгә үзенең сөюе хакында сөйли, бу хискә ахыргача бирелгәнлеген белгертә. Әйтерсең лә Егетнең аны аңламаячагын белә, җанын фида кыласын әйтеп, сөйгәне белән саубуллаша:

Ул теләп эчәргә
Чишмәгә омтылды.
Шул вакыт Сандугач
Сайрарга тотынды.
Ул сайрый, Егетнең
Алдына ук кунып,
Ул сайрый, нәрсәдер
Сөйләгәндәй булып.

    Һәм, чыннан да, аңар соңгы чараны сайламый булмый. Илгә, җиргә, табигатькә, аның гүзәл гәүдәләнеше булган Чишмәгә зур зарар салучы дошман җиңелсен өчен Егет исән калырга тиеш!

Шул вакыт кош аның
Ирененә сугыла;
Бер тамчы эчә дә
Чишмәгә егыла.

     Сандугачның соңгы гамәле буларак үлеме азатлык хөрмәтенә бирелгән корбан булып укучыга көчле тәэсир итә, кызгану һәм тетрәнү хисләре тудыра. Бу үлемнең табигать  һәм илнең имин яшәве өчен булуы соклану да уята. Бу хәлгә тетрәнгән Егетнең яңа көч алуы һәм рухлануы укучы күңелендә теләктәшлек тәрбияли.

Яшь Егет аз гына
Торды да инештә,
Таң калып бу серле
Һәм гали күрнешкә,

Чишмәне калдырып,
Атына атланды.
Юлбарыс шикелле,
Дошманга ташланды.

Патриотизм хисе югары ноктага җиткерелә. , Туган ил азатлыгы өчен фидакарь көрәшнең изгелеге раслана.

Йомгаклау.

     М. Җәлил поэзиясе  сокландыргыч. Сугыш темасы, Туган илгә эчкерсез мәхәббәт, фашист илбасарларының явызлыгын сурәтләүдә зур уңышка иреште. Ул − безнең яраткан фронтовик шагыйребез, татар халкының горурлыгы, бөек улы, каһарманы.

    Шагыйрьләр төрле-төрле: күңелләре, кичерешләре төрле, иҗат процессы һәркайсының үзенчә. Халык тормышы турында чуарламыйча, кирәген генә белеп иҗат итүче Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, хуш күңелле, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди. М. Җәлил үзенең искитмәле сүзләре белән күбрәк җырлар иҗат итте. Аның үз гомере дә җыр булып яңгырады.

Гомерем минем моңлы
бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр
булып.

(«Җырларым».)

Еллар үткән саен, сугыш ераклаша бара. Әмма ул үзенең барлыгын төрле яктан −тол хатыннарының, ятим балаларның моңсу күзләре аша булсынмы, тәндәге яра-сызлаулары булсынмы − һаман искә төшерә тора.

Поэзия сугышта үзенең күп солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде. Ләкин поэзия сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Утлы елларда язылган әсәрләр бүген дә көчле яңгырыйлар, яңа сугыш уты кабызырга маташкан кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенең күркәм традицияләре бүген дә яши, көрәшә, яңа буын шагыйрьләр тарафыннан үстерелә.

     Тәмамлап, шуны әйтәсем килә: безнең яшь буын китап сөюче булып үссен, сүз сәнгате нәфис матурлыкны чагылдыра, канәгатьләнү, ләззәтләнү хисләре уята торган әдәбият буларак кабул итсен, әдәби әсәрләрдәге, шигырьләрдәге матурлыкны күрә белергә өйрәнсен иде.

Кулланылган әдәбият:

  1. Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.Ә. Унберьеллык урта мәктәпнең 8нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия.- Казан: Мәгариф,1993
  2. Ганиева Ф.Ә., Гыйләҗев И.Г., Ф.Ф. Исламов. Татар урта гомуми белем мәкт. 6нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия
  3. Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары: библиографик белешмә.- Казан: Татар. Кит.нәшр.,1986
  4. Ибраһимова Ф.Бәхетле балачак җырчысы//Социалистик Татарстан.-1976
  5. Мустафин Р. Муса Джалиль- детский поэт// Детская литература.-1983
  6. НизамовР. Муса Джалиль- педагог// Народное образование.-1988
  7. Нуриева А.Х., Хәбибуллина З.Н., Мифтиева Ф.К. Туган тел китабы,Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 кл. Контроль эш.Татар халкының күренекле әдипләре.

Контрольная работа по татарскому языку для учащихся 8 класса русской школы....

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...

" Муса Җәлил - татар халкының бөек шагыйре"

Научно-исследовательская работа, посвященная творчеству великого татарского поэта Мусы Джалиля....

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел....

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...