Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел.
учебно-методический материал на тему

Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kich1.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

    1.     Хәерле көн хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел.Язның иң матур чагында,карлар эреп,бозлар агып киткәч,агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта Г.Тукай дөньяга килә.

 2.  Салкын кышлар үтеп,яз килгәндә,

       Җылы яктан кошлар кайтканда.  

       Туган көнең синең,бөек Тукай,

        Тугры халкың итә тантана.

1.Туган җирең, халкың турындагы

   Шигырьләрең мәңге яшь синең,

   Син үзең дә безнең күңелләрдә

   Япь-яшь Тукай булып яшисең.

.

2.Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,

   Син мәңгегә безнең арада.

   Мәңге колач,шат шигырьләреңнән

   Туган халкың кодрәт, көч ала.

(“Бәйрәм бүген” җыры).

1 нче укучы.

Яз һәм Тукай...

Гел янәшә атлый

Шау чәчәккә төреп җиһанны.

Язлар белән җирдә яшәү туа,

Тукай белән-шигъри моңнары.

Күпме буын”Туган телен” тыңлый.

Моңайганда-көлеп юана...

Әкиятен,шигырьләрен укып

Бик күп сабый бала куана.

2 нче укучы.

Бигрәк ямьле яз фасылы-

Без шуңа куанабыз.

Яз айларында туган бит,

Безнең Тукай бабабыз.

Олы юбилее быел-

Горурланабыз шуңа.

Татар халкы мәңге яшәр

Тукай даны булганда.

Еллар арты еллар уза-

Сәгать-минуты чиксез...

Тукай яши!Мәңге яшь ул,

Тукай моңы үлемсез.

1.Су анасы,шүрәлеләр белән

   Әкият дөньясында югалдым.

   Укый-укый синең шигырьләрне

   Олы тормышка мин юл алдым.

2.Иң матур җир кайда дисез,

   Билгеле Кырлай җире,

   Барча әкият геройлары

   Кырлайда туган инде.

   Су анасы,шүрәлеләр

   Ел да җыела бире.

   1.  8 нче сыйныф укучылары башкаруында, инглиз телендә .“Су анасы “әкияте.

3 нче укучы.

Тәмле төшләр күрдем бүген...

Имеш,йөрим урманда.

Шүрәлеләр күңел ача-

Тантана икән анда...

Су анасы күл буенда

Малай белән серләшә,

Нәни маэмай,күбәләкләр

Болында сикерешә.

Кайдан мондый шатлык бүген?

Нидән шундый тантана?

Бөек Тукай туган көн бит!

Шуңа күңел шатлана.

Матур төшләр күрдем бүген,

Чишмә суыдай татлы.

Тукай иҗаты һәркемнең

Җанына ачкыч тапты.

4 нче укучы.

Ятимлектә яшәгәнсең

Җиде ятлар кулында.

Матур шигырьләр язгансың,

 Татар халкы турында.

Яратабыз шигырьләрең

Көйгә салып җырларга.

Өйрәнәбез кечкенәдән,

Туган телне зурларга.

И,туган тел,и,матур тел,

Син-минем туган телем.

Тәмле булгангадыр инде,

Ярата сине күңел.

И,туган тел,и,матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Син бит татар халкының,

мәнге сүнмәс бер гөле.

           2.  10нчы а сыйныфы башкаруында”Туган тел”җыры.Ул 3 телдә яңгырый.

5нче укучы.

Тукай үткен тәнкыйтьче дә,

Була белгән ул шаян.

Аркасына поднос куеп,

Мөгаллимен алдаган.

Тик кыска гомерле булган,

Иҗат елы-дистә ел.

Тукай даны мәңгелек ул,

Тукай безнең истә гел...

Аның җырларын җырлыйбыз,

Шигырьләрен ятлыйбыз.

Гасырдан артык үтсә дә

Шагыйрь данын яклыйбыз.

       1.   Г.Тукай бик аз яшәгән,ләкин безгә гаҗәеп зур байлык-шигырьләр,җырлар, әкиятләр,хикәяләр калдырган.

       2.  Еллар үткән, ара ерагайган саен,Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.

 

       1.  Туган көннән алып гомеребезнең ахырына чаклы озата килә.Сабый вакытта күңелләргә су анасы шом сала, төштә Шүрәлесе кытыклап теңкәгә тия.

      2.  Ә хәзер сезнең игътибарга 5 нчеләр башкаруында “Шүрәле” әкиятен тәкъдим итәбез.

1.Матур шигырьләрең укып

   Үсә һәрбер сабый.

   Ул сихерле әкиятләрең

   Шундый кызык.

   Яшисең син күңелебездә

   Ак нур сызып.

2.Укып үстем кечкенәдән

   Тукай абый китапларын.

   Карый-карый рәсемнәрен

   Яратып укыйм әкиятләрен

  “Су анасын”,”Шүрәлесен”,

  “Кәҗә белән Сарыгын”.

    1.   6нчы сыйныф укучылары башкаруында,рус телендә,”Кәҗә белән Сарык” әкияте.

2.Ал кирәк дип,пакъ кирәк,дип.

  Җырлады,язды Тукай.

  Дәрт уятырга кешедә

  Уянды,янды Тукай.

  Халкына бәхет эзләде

  Авыр заманда Тукай.

  Өмет бәйләде туачак.

  Яңа көннәргә Тукай.

1.Тукай исән,Тукай йөрәкләрдә

   Аның шигырьләре дан алган.

   Шуңа күрә халкым күңелендә ул

   Мәңгелек булып калган.

  Ярата сине халкым,Тукай,

  Һәм онытмас мәңгегә.

2.Халык моңы синең җырың булды,

   халык күңеле- синең күңелең.

   Ил гомере,халык гомере кебек,

   Озын булыр,шагыйрь гомерең!

     1.   Хөрмәтле укытучылар,кадерле балалар!Менә шулай итеп Г.Тукайны искә алу кичәсе ахырына якынлашты.Мәңге яшь шагыйребезнең шигырьләрен, матур җырларын,әкиятләрен укыгыз,онытмагыз.Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай

Тәкъдим ителгән презентация татар әдәбиятыннан 8 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен әзерләнде.  Габдулла Тукай турында  мәгълүмат шактый, ә мин дәрестә дә, дәрестән тыш тәрбияви чаралард...

" Муса Җәлил - татар халкының бөек шагыйре"

Научно-исследовательская работа, посвященная творчеству великого татарского поэта Мусы Джалиля....

Габдулла Тукай- татар шагыйре

Габдулла Тукай- татар шагыйре...

" Муса Җәлил - татар халкының бөек шагыйре

Без кечкенәдән үк шигырьләр, хикәяләр тыңлыйбыз.  Укыганнарыбыз табигать дөньясы, тормыш, кешеләр, без белмәгән кызыклы хәлләр, вакыйгалар белән таныштыра. Безне куандыра, шатландыра, тормышны яр...