Татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлил
методическая разработка на тему

ачык чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlil.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык чара

“Татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлил”

Әзерләде:

Татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Нуруллина Р.В.

2012 ел

Максат:1.Укучыларда герой шагыйрь Муса Җәлил белән горурлану, үз халкыңның батыр    

                  улларын онытмау хисе тәрбияләү.

              2.Шагыйрьнең сугыш елларындагы тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат  

                 бирү.

              3.Балаларның төгәл җавап бирү,логик фикер йөртү сәләтен үстерү өчен шартлар

                 тудыру.

Җиһазлау: Муса Җәлил портреты, шагыйрьнең иҗатына багышланган стена газеталары

“Сагыну”  укый Кәлимуллина Эльмира 6 а сыйныф укучысы

     Муса Җәлил - бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.

     Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.  

   Муса Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен узенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.

   Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре  басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә»  дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый.

Хәзер без аның кечкенәләр өчен язылган шигырьләрен тыңлап узабыз.

Кызыма” укый   Тимофеева Яна 3а  сыйныф укучысы

                              “Маэмай”  укый Гимаева Алиса 3 а сыйныф укучысы

            “Шакир белән Гали” укый 7 а сыйныф укучысы Залалова Регина

Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Сезнең  игътибарга Муса Җәлилнең“Егет көче” шигыре, укый   4 а  сыйныф укучысы Латыпов Артур

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый.  Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә  Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган:

     «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 енең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, улгән шагыйрьнең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.

1943, декабрь».

Муса Җәлилнең“Җилләр”  шигырен 7 а сыйныф укучысы Кабалина Юлия укый.

Бу дәфтәрне 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шарипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул  Нигъмәт Терегулов дигән кешегә тапшыра. 1946 елны Н. Терегулов дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә китереп бирә.

      Икенче дәфтәрне  Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммерманска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 нче елда аларны безнең илебезгә җибәрә.

Муса Җәлилнең үлмәс шигырьләренең берсе “Чишмә җыры” 6 а сыйныф укучысы Муллахметова Альфира укый

Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

   Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәренә кергән   шигырьләрен тыңлап узыйк.                        .

Соңгы җыр” 7 а сыйныф укучысы Сенина Оля укый

“Бала йокысы” 8 а сыйныф укучысы Воронина Вероника укый

“Ишек төбендә” 7 а сыйныф укучысы Аглямова Лилия укый

Аның исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.

Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын  аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.

“Салют сиңа, Муса Җәлил” җыр 4 а сыйныф укучылары


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты һәм аның көрәш юлы.

Творчество и  борьба Джалиля. Поиск и  создание реферата  ученика.  Проектная деятельность ученика  и учителя  для  классных  часов  и уроков о жизни, деят...

" Муса Җәлил - татар халкының бөек шагыйре"

Научно-исследовательская работа, посвященная творчеству великого татарского поэта Мусы Джалиля....

" Муса Җәлил - татар халкының бөек шагыйре

Без кечкенәдән үк шигырьләр, хикәяләр тыңлыйбыз.  Укыганнарыбыз табигать дөньясы, тормыш, кешеләр, без белмәгән кызыклы хәлләр, вакыйгалар белән таныштыра. Безне куандыра, шатландыра, тормышны яр...

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел....

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...