Сыйфат
план-конспект занятия (6 класс) на тему

6 сыйныфта "Сыйфат" темасын өйрәнү өчен дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat-dres_eshkrtmse.doc120 КБ

Предварительный просмотр:

6 кл. татар теле  

 

Тема

Сыйфат

Максат

1)укучыларның сыйфат һәм аның төп грамматик билгеләре турындадагы белемнәрен тирәнәйтү;

2) телдән һәм язма сөйләмдә сыйфатларны табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру; укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерү;

3) төрле милләт вакилләренә, кешеләргә карата толерантлык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Бурыч

  Укучыларда   тел культурасын үстерү; заман таләпләренә җавап бирә алырлык әхлаклы, сәламәт шәхес тәрбияләү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

УУЭ

Шәхси:  төрле милләт вакилләренә, кешеләргә карата толерантлык, әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы мөнәсәбәт.

Регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып – белү :  Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Коммуникатив: партнер  гамәлләре белән идарә итү , фикерне әйтә белү, иптәшең белән аралашу әдәбе, бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Төп төшенчәләр

 Сыйфат, сыйфатланмыш

Предметара бәйләнеш

Татар теле,  рус теле,  әдәбият, әйләнә-тирәне өйрәнү

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

   Татар теле.6 сыйныф: татар телендә төп гомуми белем бирү  оешмалары өчен уку  әсбабы / Ф. Ю. Юсуров, Ч.М. Харисова, Р.Р. Сәйфетдинов –  Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.

Методик кулланма, карточкалар, презентация

Класс белән эш

Фронталь эш,  индивидуаль эш,  парлап эш

Дәрес этаплары

Укытучы, укучы эшчәнлеге (Биремнәр )

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай атмосфера тудыру

1 этап. Укучылар белән  уңай атмосфера тудыру

Хәерле көн, алсу таңнарга,

Хәерле көн, сайрар кошларга,

Хәерле көн, зәңгәр күкләргә,

Хәерле көн , якын дусларга!

Хәерле көн, матур кызларга,

Хәерле көн, батыр улларга! 

- Мин д   Мин дә сезгә матур көннәр кебек яхшы кәеф, зиһен ачкычлары теләп калам.      калам. Бер -бергезгә карагыз әле,  елмаегыз.

Коммуникатив . Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация  ясап, уңай атмосфера тудыралар.

Шәхси блок. (әхлакый-этик бәяләү)

2 этап. Эшкә кызыксыну тудыру.

Максат: Сыйфатларны табу, аларга дөрес сорау бирү, әйләнә- тирәгә игътибарны арттыру.

1) Ә хәзер  әйдәгез әле тәрәзәгә күз салыйк. Укучылар нинди ел фасылы хакимлек итә? Күргәннәребезне матур итеп тасвирлап китик.

-Көз нинди ул? (моңсу, яңгырлы, салкын, җилле )

-Көзнең тагын нинди көннәре була?(салкынча, юеш, аяз, матур, кояшлы, болытлы, ямьсез, җылы). Безнең табигатебез бик матур бит, укучылар? Сез минем белән килешәсезме?

-Хәзер шул сүзләргә сорау куйыйк? Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә?

-Нинди соравына нинди сүз төркеме җавап бирә?

2) Дәреслек белән эшләү.   37 нче биттәге җөмләләр 71нче күнегү. Нокталар урынына сыйфатлар куеп, бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзү

Регулятив: укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

Танып-белү эшчәнлеге. Сыйфатларның ннди сорауга җавап бирүләрен, нәрсә белдерүләренә кызыксыну уяту.

Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү.

Шәхси: әхлаклы булырга омтылу

3 этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.

Максат: Сыйфатның нинди сорауга җавап бирүен, нәрсә белдерүен, нинди сүз төркемен ачыклап килүен билгеләү. Сыйфатланмыш турында төшенчә бирү.

 

Укытучы сүзе. Интерактив китап.  Сыйфат сүз төркеме бүлеге  

  1. Кагыйдәгә нигезләнеп яңа тема белән таныштыру.

(Сораулар язылган карточкаларга җавап  бирү.Укучылар чиратлап чыгып җавап бирәләр. Һәр кагыйдәдән соң, шул кагыйдәгә караган биремнәрне башкаралар.)

  1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
  2. Сыйфат нинди сүз төркемен ачыклый?
  3. Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

   Төркемнәрдә эш башкару(1 вар. төс , форма, физик сыйфатны белдергән сыйфатларны әйтә. 2 вар. тәм, характер, күләмне белдергән сыйфатлар һ.б.)

  1. Сыйфат рус телендә ничек атала һәм ул нәрсәне беледрә?

Укытучы сүзе.Укучылар, без сыйфат турында башлангыч сыйныфта алган белемнәребезне тулыландырырбыз, сыйфатларның нәрсә белдерүен, җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килүен күзәтербез.

2. Слайдлар карау, сорауларга җавап бирү.

Регулятив эшчәнлек: белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсен кую

Танып-белү эшчәнлеге: кирәкле мәгълүматны эзләү

Коммуникатив эшчәнлек:сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү

Шәхес буларак эшчәнлек: әхлакый-этик бәяләү.  укучының фикерләү сәләте үстерелә

4 этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максат: алган белемнәрне ныгыту

Укучылар, 75 күнегүдәге текст белән танышып үтик.

- Биредә Ватаныбызның кайсы урыны турында сүз бара?Урал буйларының матур табигатен тасвирлау өчен автор нинди сүзләр куллана? Алар нинди сүз төркеменә карый?

Тексттан сыйфат һәм сыйфатланмышларны күчереп язу.

Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль, үзбәя бирергә өйрәтү

Танып-белү эшчәнлеге: кирәкле мәгълүматларны эзләү,аңлап әйтеп бирү

Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу

Шәхес буларак эшчәлек: әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше

Сораулар ярдәмендә укучының фикерләү сәләте үстерелә

5этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

 

Укучылар! Кече яшьтән  тирә-ягыбыздагы кешеләргә, табигатебезгә  иътибарлы булып яшәргә тырышырга кирәк. Кешелекле булыр өчен, сез үзегездә нинди сыйфатлар булдырыр идегез, башкаларга нинди киңәшләр бирер идегез? Хәзер шуларны сыйфат сүз төркеменә караган сүзләр белән әйтеп карыйк әле. (эш төркемнәрдә алып барыла, һәр төркемнән берәр укучы, тактага чыгып, шул сыйфатларны язалар)

 Кешелекле, белемле, акыллы, таләпчән, булдыклы һ.б.

 Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль , үзбәя бирергә өйрәтү

Танып-белү эшчәнлеге: мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану

Шәхес буларак эшчәнлек: укуга уңай караш.

Укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

 Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

 Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

1.   76 нчы күнегүне  биремдәгечә языгыз.

2. 73 нче күнегү. Дустыгыз турында кечкенә хикәя языгыз. Аңа хас сыйфатларны санап чыгыгыз.

Йомгаклау.

Әйтегез әле, бу  дәрестән сез ни алдыгыз? (Фикерләрне тыңлау)

Шәхес буларак эшчәнлек: мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү  

Коммуникатив эшчәнлек: фикерне тулы итеп әйтә белү

Танып белү: алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

Укучы дәрестә үзенең нәрсә белүен ачыклый, нәтиҗә ясый.

Латыйпова Алсу Гали кызы, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

сыйфат

сыйфат турында төшенчә...

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

сыйфат

татар теле дәресләрендә  БДИга әзерлек рәвешендә үткәрелгән дәрес...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....