Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
план-конспект урока на тему

Хусаинова Гульназ Ильясовна

4 сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгруппасы)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isemnrnen_kilesh_beln_torlneshe.docx24.82 КБ

Предварительный просмотр:

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

 

Максат: 1. ) Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен   ныгыту, күплек санда- кулланырга өйрәтү

2. Укучыларның уйлау сәләтен, сөйләм һәм язма телен, мөстәкыйль активлыкларын , фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт, халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдаланып, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Тырышлык,әдәплелек, бердәмлек хисләре тәрбияләү;

Җиһаз: дәреслек, таблица, сигнал карточкалар, мультимедиа, биремнәр язылган карточкалар.

Дәрес тибы: Белем күнекмәләрен ныгыту дәресе.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, тәрҗемә итү, грамматик биремле күнегүләр эшләү, диалогик сөйләм төзү.

Дәрес барышы:

 

І. Оештыру моменты.

 1.Оештыру моменты . Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Укытучы өчен максат:балаларда яхшы кәеф,уңай психологик халәт тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү. Укучылар өчен максат:дәрескә игътибар булдыру.

Укучыларда психологик уңай халәт тудыру.(слайд 1. тактада елмайган кояш нурларын сибеп тора)

-          Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

  1. Дежур укучы белән әңгәмә.

-          Күрегезче, безнең бүгенге дәрескә ничек кояш елмайган, нурларын сипкән.Әйдәгез, без дә бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!

-          Хәерле көн миңа.

-          Хәерле көн сиңа.

-          Хәерле көн сезгә.

-          Хәерле көн барыбызга!

2.Өй эшен тикшерү. Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү. Укучылар өчен максат: Өй эше дөреслеген тикшерү. Алымнар: 1.Өй эшен карап чыгу 2.Хаталарны ачыклау, төзәтү 3.Дөрес итеп уку

ІІ. Өй эшен тикшерү.

-          Укучылар! Сезгә өйдә сүзләр өйрәнергә бирелгән иде. Шул сзләрне тест ярдәмендә тикшерәм

II.Актуальләштерү

а) Теманы ачыклау өчен бирем бирү

-Һәр 1нче укучылар өстәлдә конверталарны алыгыз һәм ачыгыз. Составьте в командах слова из данных слогов. (Укучылар сүзләр төзи: ми-нем, си-нең, а-ның)

-Димәк, укучылар, без сезнең белән нинди теманы кабатлыйбыз һәм ныгытабыз? ( Исемнәрдә тартым кушымчалары)

  1.  Теманы аңлату

 -Ребята,а теперь попробуйте сказать моя книга. -Минем китабым. –Дөрес. Ребята,вот видите,в отличие от русского языка на тат.языке принадл.предмета кому-либо или чему-либо можно выразить с помощью окончаний. Эти окончания называются катег.принадлежности (тартым кушымчалары)

4. “Исемнәрнең тартым белән төрләнешен моделен” төзү.

-Укучылар сезнең өстәлләрегездә кагыйдәне язар өчен модель тора, сез шунда кагыйдәне искә төшереп, кушымчалары карандаш белән язып чыгыгыз, иптәшегез белән киңәшләшергә ярый. (Тикшерәбез)

-Ә хәзер дәреслекнең 70 нче  битен ачыгыз,кагыйдәне укыйбыз -Саша кагыйдәне укый. (Кагыйдә укыла) -Ребята,а что нового узнали вы прочитав правило -Правильно.ребята.В словах,оканчивающихся на к,п при присоединении аф-в принадлежности звуки [k ], [ қ] , [ п] чередуются со звонкими парами [ғ ], [г], [ б] Например: туп-тубым,кашык-кашыгым -Бу кагыйдә күнегүләр эшләгәндә  сезгә ярдәм итәр.

- Ә хәзер кояш сүзен төрләндерик.

- Укучылар дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны язып куегыз. Кояш сүзен төрләндерү. Бер укучы чыгып алмашлыкларны язып чыга.

5. “Чылбырлы“ уены.( Алмашлыкларны, кушымчаларны  искә төшерү максатыннан уен үткәрәм)

-хәзер без “чылбырлы” уенын уйнарбыз. Бер кеше сүзне 1 нче затта,2 нче – 2 нче затта, һ.б. чылбыр кемдә тукталып кала , шул кеше сүзне төрләндерә башлый. Уен шулай дәвам итә.( чылбыр тәртибендә дәфтәр, әни, кош сүзләрен төрләндерү)(бәяләү)

IV Ныгыту. Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү. Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.  Метод: Сорауларга җавап бирү. Дилог төзү Ситуатив күнегүләр.

  1. Ныгыту 1. Аудирование -Укучылар,хәзер мин сезгә җөмләләр укыйм.Сез тыңлаган җөмләләрдән тартымлы исемнәрне язып барыгыз. Минем гаиләм бар.Китабым яңа һәм чиста.Валяның компьютеры бар.Дәфтәрең чистамы?Каләмең бармы? -гаиләм,китабым,комп.,дәфтәрең,каләмең.

-Дөрес.Укучылар .

2. Физкультминут. “Без инде хәзер зурлар”(укучы үткәрә)

2. Дәреслек белән эшләү. - Балалар, хәзер 71 нче биттәге 2нче күнегүне телдән эшләп алыйк. (Күнегү телдән эшләнә)

3.Ситуатив күнегү. -Ә хәзер,укучылар,без сезнең белән ситуатив күнегү эшләп үтәбез(закрепим)

Как скажете о том,что;

 -у тебя есть книга

-у тебя нет книги

Спроси у друга:

-есть ли у него книга

-у тебя нет книги

 4. Диалог төзү: Балалларга карточкалар таратыла. Карточкаларда бирем язылган: “Диалогны тулыландырыгыз” -.............? -бар.ә синең? - минем дә бар. Бу биремне сез парлап эшләрсез.

 5. .“Хатаны тап” уены . Дәфтәрләрдә эшләү. Җөмләләрне дөресләп языгыз. -Укучылар, тактага карагыз! Монда  җөмләләр язылган. Бу җөмләләрне күчереп языгыз, ләкин игътибарлы булыгыз! Текстны укыгыз.Ни өчен мин аеруча игътибарлы булырга куштым?

Текстны дөресләп языгыз.

  • Минем китабың бар.
  • Синең дәфтәре чиста.
  • Аның дустың яхшы.
  • Безнең мәктәбебез зур.
  •  Сезнең күлмәкегез матур.
  • Аларның өстәллары кечкенә.

VІ. Йомгаклау. (слайд 11)

Бәяләү.

Сау булыгыз!

  1. V. Өй эше бирү. Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү. Укучылар өчен: Яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү
  2. Өй эше бирү. Өй эше бирү моментының төп максаты-исемнәрнең тартым белән төрләнешен ныгыту.

Өй эше итеп 1) Таблицаны истә калдырырга.

2) Апа, Әби сүзләрен төрләндер.

 7.Рефлексия.  Йомгаклау - Балалар, кем әйтә ала, без бүген дәрестә нинди тема өйрәндек? -Исемнәрнең тартым белән төрләнешен -дөрес.Алдагы дәрестә без сезнең белән бу теманы өйрәнүне дәвам итәрбез.

а) Дәрескә нәтиҗә ясау.

- Укучылар бүген нинди теманы кабатладык? Димәк, тартымлы исемнәргә нинди кушымчалар ялгана? Мисаллар китерегез. (Укучылар җавап бирәләр, мисаллар китерәләр).

- 2нче укучылар ак битләрне таратыгыз. Хәзер без сезнең белән “Уңыш баскычы”н тутырабыз. Сезгә туры килгән смайлны маркер белән билгеләгез.

“Лестница успеха” – “Уңыш баскычы”

Фамилия____________________

Исем_______________________

Сыйныф____________________

4. Трудности преодолены

3.Многое понял, но были ошибки

2.Во время работы было

много трудностей

1.Многое не понял и

остались вопросы

  • Укучылар, “уңыш баскычларын” өстәл уртасына куегыз. Шуның белән дәресебез тәмам. Сау булыгыз. (Укучылар саубуллашалар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

Конспект урока "Исемнәрнең килеш белән төрләнеше"

План - конспект урока по ФГОС ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ. 3 нче сыйныф. Татар төркеме....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Тэйк оф тач даун,Микс Фриз групп структураларын кулланып үткәрелгән....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Тэйк оф тач даун,Микс Фриз групп структураларын кулланып үткәрелгән....

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...