Саннар иленә сәяхәт
план-конспект урока (6 класс) на тему

Насыбуллина Гульшат Камилевна

"Сан" темасы буенча гомумиләштереп кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_temasy.docx25.71 КБ
Файл sannar_ilen_syaht.pptx1.06 МБ

Предварительный просмотр:

       Дәрес темасы:  “Саннар иленә сәяхәт”

     ( “Сан” темасын гомумиләштереп кабатлау.)

     Сыйныф : 6нчы  сыйныф рус төркеме

     Дәреснең максаты:

              1. Укучыларның  сан темасы буенча белемнәрен  системага салу;

              2. Балаларның фикерләү   сәләтләрен, сөйләм телләрен  үстерү;              

              3. Укучыларда телгә карата хөрмәт тәрбияләү.

   Метод һәм алымнар:

  • аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эзләнү.

Җиһазлау:   карточкалар, текстлар, сан сүз төркеме

                     буенча таблица, тест (компютерда),   сан сүз төркеме буенча      

                     слайдлар.

                        Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты:
  • Исәнләшү;

    а) Исәнмесез, кунаклар!

         б) Без 6в сыйныфы укучылары.

         в) Без 129 нчы мәктәптә укыйбыз.

         

     - Укучылар, бу җөмләләрне нәрсә берләштерә?

     - Барысында да саннар кулланыла?

     - Димәк, безнең дәресебезнең темасы нәрсә?

     - Саннар?

     - Без дәрестә нәрсәләргә өйрәнербез?

     - Саннарны дөрес укырга, язарга, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез.

     - Сан турында яңа белемнәр үзләштерербез.

   

Өй эшен тикшерү:

  • Укучылар, сезгә саннар кулланып үзегез турында язып килергә тиеш идегез. Әйдәгез, өй эшләрен тикшереп китик.

II. Актуальләштерү:  Укучылар без алдагы дәресләрдә нинди тема үттек?

  • Сан темасын үттек.
  • Саннар нинди сорауларга җавап бирәләр?
  • Ничә? Күпме? Ничәнче? Кебек сорауларга җавап бирәләр.
  • Саннарның математикада  гына кулланлармы?

(область  использования чисел только в математике?)

  • Халык авыз иҗатында, сөйләмдә, әдәбиятта, башка фәннәрдә кулланыла.
  • Саннар нәрсәне белдерә?

  (что обозначает имя числительное?)

  • Предметның санын (количество предметов, число, порядок предметов при  счете)

    -  Саннар белән килгән исем күплек кушымчасы аламы?

    -  Юк, мәсәлән: өч китап, ун дәфтәр.

  1. Тема өстендә эш.
  • Укучылар, бүгенге дәресебез гадәти түгел.  Без бүген “Саннар иленә сәяхәт” итәргә чыгарбыз.Ул аерым туталышлардан торыр. Һәр тукталышның үз биреме бар. Саннар турында алган белемнәребезне күрсәткән очракта гына, икенче тукталышка күчә алырбыз.

     Безнең беренче тукталыш “Дөрес укы” дип атала. Бирелгән текстагы саннарны дөрес итеп укырга кирәк.

      Бүген Гүзәлнең дуслары туган көнгә килә. Ә дуслар- сыйныфташлары.

  • Ә туган көндә нинди телдә сөйләшәбез соң? – диде Гүзәл.

   Кызык сорау. Чынлап та, сыйныфта 11 рус, 12 татар, 2 украин, 3 чуваш, 2 грузин, 1 латыш укый.

  • 11 рус, 12 татар, 2 украин, 3 чуваш, 2 грузин, 1 латыш.
  • Сезнең сыйныфта нинди милләт балалары бар.
  • Гүзәлнең туган көнендә нинди телдә сөйләшергә мөмкин?
  • Рус һәм татар телләрендә сөйләшергә мөмкин, чөнки алар мәктәптә ике телне дә өйрәнәләр.
  • Укучылар, әйдәгез бу санарны дөрес язылышын тикшерәбез.
  • Унбер, унике, ике, өч, ике, бер.
  • Бу саннар белән җөмләләр төзибез.
  • Без өч тел беләбез. Ике укучы дәрескә килмәде. Унбер малай футбол уйный.

       Шулай итеп без “Без өч тел өйрәнәбез” тукталышына килеп җиттек. Укучылар, сез мәктәптә нинди өч тел өйрәнәсез? Тактада бирелгән җиденче  малай, җиденче кыз сүзләрен русча һәм инглизчә әйтәбез.

  • Седьмая девочка, седьмой мальчик.
  • Булдырдыгыз, укучылар.
  • Инглиз һәм татар саннарында род категориясе бармы?
  • Юк
  • Рус телендә род категориясе бармы?
  • Бар: первый, первое, первая
  • Исемне ачыклап килгәндә сан килеш белән төрләнәме?                  

    Безнең алда тагын бер тукталыш “Тыңла, аңла!” дип атала. Сезнең каршыгызда сәгать рәсеме. Ул безнең сан темасы белән бәйлеме?

  • Әйе, сәгать вакытны белдерә. Вакыт саннар белән әйтелә.
  • Димәк, диалогта вакыт бирелгән.Укучылар, сез диалог тыңларсыз. Диалогта ишеткән саннарны русча языгыз.

          Хәзер “Ял ит” тукталышына күчәбез. Барыбыз да бастык, бер уен уйнап алабыз. 1 дән башлап саннар әйтәбез 3 саны кергән һәм 3 кә бүленә торган саннарны әйтмибез кул чабабыз.

        Әзрәк ял итеп алдык, юлыбызны дәвам итәбез.

  Безне алда “Уйла, яз!” тукталышы көтә. Сезгә төрле карточкалар таратам дәфтәрләрегездә шул биремнәрне эшлисез.

№  1

 Бирем:  саннар белән җөмләләр төзергә.

 5 китап, 12 укучы, 2нче дәрес, 3нче кат.

№ 2

Бирем:  -нчы, -нче, -ынчы, - енче кушымчаларын ялгарга.

     Мин 6 ... сыйныфта укыйм. Сеңелем  3... сыйныфта укый.  Галия 4 ... партада утыра.  1... дәрес татар теле.  Бу 5... дәрес.

Әйдәгез хәзер, биремнәрне тикшереп алабыз.

Соңгы тукталышка да җиттек. Ул “Тест” дип атала. Хәзер мин сезгә биремнәр таратам, тиз генә шул тестны эшләп алабыз. Бергәләп аннары тикшерәбез.

1.Сан сүз  төркеме нинди сорауларга җавап бирә?

А) Нишли? Нишләде? Нишләп?

Б) Кайчан? Кем? Нәрсә?

В) Күпме? Ничә? Нишәшәр?

2. Дөрес тәрҗемәсен тап:

Первый  урок                                         24 учеников

А) бер дәрес        а) 24 укучылар

Б) беренче дәресне        б) 24 укучы

В) беренче дәрес        в) 24 укучыны

3. Бер дәрес                                бер атна

А) 1сәгать.                                       А)  24 сәгать

Б) 45 мин                                         Б) 3 кг.

В) 60 мин                                         В) 7 көн

  • Тикшерү (слайд)

IV.  Билгеләр кую,  йомгак ясау.

( Карточкалардагы биремнәр, тест, җаваплар искә алынып билгеләр куела.)

Өй эше. Саннар кулланып “Безнең сыйныф” дигән темага хикәя язарга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Саннар иленә сәяхәт” ( “Сан” темасын гомумиләштереп кабатлау.)

Слайд 2

“Дөрес укы” Бүген Гүзәлнең дуслары туган көнгә килә. Ә дуслар- сыйныфташлары. - Ә туган көндә нинди телдә сөйләшәбез соң? – диде Гүзәл. Кызык сорау. Чынлап та, сыйныфта 11 рус, 12 татар, 2 украин, 3 чуваш, 2 грузин, 1 латыш укый.

Слайд 3

“Без өч тел өйрәнәбез”

Слайд 4

“Тыңла, аңла!”

Слайд 5

“Ял ит”

Слайд 6

“ Уйла , яз!” № 1 Бирем: саннарны сүз белән язарга. 17, 99, 106, 2007, 899, 333. № 2 Бирем : күчереп язарга, саннарның астына сызарга. Тукталышка егерме дүртенче трамвай килеп туктады. Трамвайга мин икенче кеше булып кердем дә өчәр сумнан билет сатып алдым. Биш тукталыш узгач, трамвайда бары өч кеше калды. Трамвай йөртүче кырык – кырык биш яшьләрдәге абый иде .

Слайд 7

№ 4 Бирем : саннар белән җөмләләр төзергә. 5 китап, 12 укучы, 89нчы номерлы автобус, 56нчы йорт. № 5 Бирем: саннар белән 5 җөмлә язарга. № 6 Бирем : -нчы, -нче, -ынчы, - енче кушымчаларын ялгарга. Мин 7 ... сыйныфта укыйм. Сеңелем 3... сыйныфта укый. Апа 89 ... автобуска утырып китте. Галия 6 ... партада утыра. Мин сәгать 8... дә йокыдан торам.

Слайд 8

“ Тест” 1.Сан сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә? А) Нишли? Нишләде? Нишләп? Б) Кайчан? Кем? Нәрсә? В) Күпме? Ничә? Нишәшәр ? 2. Дөрес тәрҗемәсен тап: Первая библиотека 1278 книг А) бер китапханә А) 1278 нче китап Б) беренче китапханә Б) 1278 китап В) китапханә беренче В) 1278 китаплар

Слайд 9

3. Бер гасыр бер атна А) 100 ц . А) 24 сәгат ь Б) 100ел Б) 3 кг. В) 14 көн В) 7 көн


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рациональ саннар белән гамәлләр

Рациональ саннар белән гамәлләр  темасына презентация...

"Натураль саннар белән гамәлләр" темасына марафон дәрес

5нче класста уен элементлары куллану укучыларда укуга кызыксынуны арттыра. "Натураль саннар белән гамәлләр" темасын йомгаклау дәресендә  куллану өчен материаллар . Биремнәр индивидуаль үзенчәлекл...

Рациональ саннар

12 апрельгә багышланган дәрес...

Тема: Саннар тарихы һәм санау системалары.

Тема: Саннар тарихы һәм санау системалары. Дәрес тибы: яңа материал өйрәтү....

“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.

Укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәр...

Комплекс саннар

Исследовательская работа...

"Саннар. Чама саннары"

6 нчы сыйныфның русс группасында "Саннар" темасын үткәндә кулланырга була....