Өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
план-конспект урока на тему

Насыбуллина Гульшат Камилевна

"Өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" темасы буенча 3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәреснең технологик картасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3kl.uku_teh_karta.docx22.27 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес №

Тема

Өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

Дәреснең максатлары

Укучыларны табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Дәрес тибы

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Планлаштырылган предмет нәтиҗәләре

Темага кагылышлы сүзлек запасын тулылындыр.

Планлаштырылган шәхси нәтиҗәләр

Укучыларның темага карата булган белемнәрен тулыландыру.

Планлаштырылган метапредмет нәтиҗәләре

Танып белү активлыгын арттыру.

Сыйныф

3нче сыйныф рус төркеме

Дәрес тәртибе

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Укучының

универсаль уку

эшчәнлеге (УУД)

I. Оештыру өлеше. Дәреснең организацион башламы

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү

халәте тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

- Бүген ничәнче октябрь?

- Атнаның нинди көне?

- Һава торышы нинди?

Дәрескә игътибарлы булу.

- Хәерле көн!

- Кояшлы көн кебек.

-Тугызынчы ноябрь.

- Дүшәмбе.

- Бүген көн җылы, кояшлы.

К: укытучы һәм

сыйныфташлары белән

теләктәшлек

планлаштыру

II. Фонетик күнегү

Бирелгән сүзләргә транскрипция ясау:

Өстәл, эчә, кисә, ашый, пешерә.

-Бу сүзләр сезгә танышмы.

Сүзләрне хор белән кычкырып укыйлар.

 

-Әйе, таныш. Ашханәдә темасында таныштык.

П: танып-белү

максатын аерып

мөстәкыйль рәвештә

ачыклау һәм

формалаштыру; аңлап

уку; кирәкле

информацияне табу.

III. Укыту мәсьәләсенең куелышы

-Укучылар, исегезгә төшерегез әле. Бүген иртәнге ашта нәрсә ашадыгыз?

- Мәктәп ашханәсендә нәрсә ашадыгыз?

-Безнең ашханәдә тәмле ашаталармы?

-Сез өстәл янында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләсезме? . (Как нужно вести себя за столом)

Дәрестә белемнәрегезне тикшерербез.

- Бүген иртән мин бик тәмле ботка ашадым.

(фикерләр тыңлана).

-Әйе, тәмле ашаталар.

-Әйе. Беләбез.

Т: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

К: коллектив  фикер алышуда катнашу

IV. Яңа белемнәрне ныгыту

-Укучылар, алдагы дәрестә укыган “Икмәк” хикәясен искә төшерик. Сорауларга җавап бирү.

1. Балалар кая килделәр?

2. Пешекче апа тәлинкәгә нәрсә куйды?

3. Искәндәр икмәк белән нәрсә ясады?

4. Икмәк нишләде?

5.Искәндәр нинди начар эш эшләде?

-Укучылар, ипи белән уйнарга ярыймы?

  Төркемнәрдә эш.

-Әйдәгез, хәзер өч төркемгә бүленеп Искәндәргә өстәл янында ничек утырырга кирәклеге турында киңәшләр бирик.

Парларда эшләү.

Дәреслектә бирелән 4нче күнегү. Диалогны дәвам итәргә.

-Бүген ашханәдә кем дежур?

-Мин.

-Син анда нишлисең?

-... .

1. Балалар ашханәгә килделәр.

2. Пешекче апа тәлинкәгә ипи куйды.

3. Искәндәр икмәк белән вертолет ясады.

4. Икмәк идәнгә төште.

5.Искәндәр ипи белән уйнады.

-Юк, ипи белән уйнарга ярамый.

-Өстәл янында сөйләшмә.

-Ипи белән уйнама.

- Сөйләшеп ашама.

- Уйнап утырма.һб

-Бүген ашханәдә кем дежур?

-Мин.

-Син анда нишлисең?

-Мин тәлинкә, кашыкла таратам . (Мин ашарга китерәм).

П: фикер йөртүнең

логик чылбырын төзү;

дәлилләү; белемнәрне

структуралаштыру.

К: әйтергә теләгән

фикереңне сөйләм

нормаларына китереп

формалаштыру;

әңгәмәдәше белән

теләктәшлектә булу.

Р: контроль,

коррекция.

V. Рефлексия

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне  бәяләү.

Өй эше бирү

64 бит 6нчы күнегү.

Балаларның җаваплары

Ш: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Т: фикерләүдә логик чылбыр төзү

Р: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

К: күршең белән хезмәттәшлек итү

Ш: үз уңышларың  уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Татар теле кагыйдәләре

Татар телен өйрәнү өчен татар теле кагыйдәләре....

Булыйм дисәң исән-имин, өйрән юл кагыйдәсен!

Юл өйрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәрестән тыш чара эшкәртмәсе...

М.Юнысның "Занзибар зәңгәр болытлар артында" әсәре буенча дидактик материал

Дидактиктический материал по татарскому языку предназначен  учителям  с татарским языком обучения. Задания от фонетики до пунктуации  полезны при повторении целого курса родного языка....

Бәйлек сүзләр.(алдында,артында,янында,каршында, өстендә, астында).

"Бәйлек сүзләр" темасы буенча 3нче сыйныфның рус төркемендә үткәреләгән дәреснең технологик картасы....

Кеше игелекле эшләр белән дан тота

Укучыларның игелек, игелек һәм игелекле эшләр турында күзаллауларын формалаштыру; яхшы хисләр, кызгану, ярдәм итәргә кирәк булган кешегә ярдәм итүгә әзерлек тәрбияләү....