Г.Кандалый
презентация к уроку (10 класс) на тему

Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы

10 нчы сыйныф өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._kandalyy.pptx503.33 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Габдел җәббар Габделмәҗид улы Кандалый 1797−1860

Слайд 2

Тормыш юлы Габделҗаббар Габделмәҗит улы Кандалый 1797 елда Самара губернасы Ставрополь өязе (хәзерге Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы) Иртуган (Иске Кандал ) авылында мулла гаиләсендә туа . Шагыйрьнең бабалары хәзерге Татарстан АССР Чүпрәле районындагы Каракитә авылыннан булса кирәк . Шәҗәрәләрнең берсендә Кандалый нәселе “Габделҗаббар- Габделмәҗит- Ибнеәмин - Биктимер - Ибраһим - Йосыф ” дип күрсәтелә .

Слайд 3

Халык хәтерендә сакланган истәлекләргә караганда, Габделҗәббар урта буйлы, җиңел сөякле, хәрәкәтчән, бик зиһенле, сүзгә тапкыр, үткен, ачы телле, туры сүзне кем булуына карамастан кистереп әйтүчән була .

Слайд 4

Б ашлангыч белемне Габделҗәббар үз атасыннан алган. Соңыннан Чистай якларындагы Мораса , аннары бер-бер артлы Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы мәдрәсәләрендә укыган.

Слайд 5

Шигырьләрен дә мәдрәсә дә укыганда яза башлый. Ул төрле гади эпиграммалардан һәм кечкенә сатирик шигырьләрдән башлап җибәрә. Мәсәлән, аны мәдрәсәдән куалагач, ул түбәндәге юллар белән җавап кайтара : Кусагыз да һич уфтанмам , Язуымнан да тукталмам , Котылмассыз барыбер сез , Әле болай гына калмам .

Слайд 6

Габделҗәббар җыр-бәетләр, мөнәҗәтләр үрнәгендә үзе дә шигырьләр яза. Шул рәвешле, шагыйрь өйрәнгән чыганакларның берсе −гарәп, фарсы, төрки, телләрендәге әдәбият − классик язма поэзия булса, икенчесе − халыкның үз иҗат чишмәсе − мәкаль-әйтем, образлы гыйбарәләргә бай җанлый сөйләм теле, җырлары, бәетләре. Шулай ук рус, мордва, чуваш халыклары белән аралашып яшәгән һәм аларның телләрендә җиңел үзләштергән.

Слайд 7

Башлангыч иҗаты Г. Кандалый – лирик шагыйрь . Шигырьләре: “ Әминәгә ” “ Фатыйма ” “ Бәгыйдә ” “Гөлстанга” Поэмалары: “ Фәрхисорур ” “Сәхипҗамал” “ Бәдыйгә ” “Рисаләи-л-нәсыйхәт” (“Тугры юлга илтүче китап”)

Слайд 8

Габделҗаббар Кандалыйның бөтен зары, кичерешләре, хәсрәте шигырьләренә чыга, аларда гәүдәләнә. Әсәрләрен игътибар белән, шагыйрь кичергәннәрне күз алдына китереп, аның җанын аңлап укыганда шуңа төшенәсең: Габделҗаббар Кандалый бернинди дә ярлыклар ябыштыруга мохтаҗ түгел! Ул бары тик — күпне күргән, авырлыкларны башыннан һәм йөрәгеннән кичергән, шуңа күрә бәхетле мизгелләр турында хыялланучы шагыйрь. Чын Шагыйрь!

Слайд 9

Габделҗәббар Кандалый 1860 елның маенда 63 яшендә вафат була , үз авылында җирләнә. Соңгы елларда аның каберенә зур гранит таш куелды. Шулай ук шагыйрьдән калган әдәби мирасның төгәл күләме турында әйтеп булмый — аның кулъязмалары халыкка таралган, һәм илнең бөтен төбәкләреннән диярлек табыла торды. Бәлки, Кандалый әсәрләре әле һаман да берәр архивта, йә берәр чормада үз нәүбәтен көтеп ята торгандыр...

Слайд 10

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт !!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче.

Тема. Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. “Мулла белән абыстай” шигырен уку һәм анализлау.Максат. Язучының тормыш юлы, шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфатларын ачу. Беренч...

Детство в кандалах

Эта работа посвящена детям войны, прошедших концлагеря. За основу взят концлагерь Салапсилс, кроме того в работе есть воспомнинания узников концлагеря Маутхаузен.Проектная работа выполнена с целью изу...

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....