Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче.
план-конспект урока (9 класс) на тему

Кутерова Галия Юнисовна

Тема. Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. “Мулла белән абыстай” шигырен уку һәм анализлау.

Максат. Язучының тормыш юлы, шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфатларын ачу. Беренче әдәби әсәрләреннән «Рисалэи-л-иршад» («Тугры юлга күндерүче китап») һәм «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» поэ­малары белән танышу. Укучыларда аң-белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау.

1. Дәреслек

2. Г.Кандалый “Шигырьләр һәм поэмалар”. К., 1988.

3. Портреты.

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге  яки  укыту эшчәнлеге төрләре

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9нчы сыйныф әдәбият18.14 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. “Мулла белән абыстай” шигырен уку һәм анализлау.

Максат. Язучының тормыш юлы, шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфатларын ачу. Беренче әдәби әсәрләреннән «Рисалэи-л-иршад» («Тугры юлга күндерүче китап») һәм «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» поэмалары белән танышу. Укучыларда аң-белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау.

1. Дәреслек

2. Г.Кандалый “Шигырьләр һәм поэмалар”. К., 1988.

3. Портреты.

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге  яки  укыту эшчәнлеге төрләре

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Күчермә ысул: тасвири лекция, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.

Дәрес барышы.

I.Дәреснең максаты белән таныштыру.

II.Үткән дәрес материалын актуальләштерү: Һ.Салихов, Ш.Зәки-Суфи иҗатларын искә төшерү.

III.    Яңа тема 1. Г.Кандалыйның тормыш юлы һәм  шәхесенең үзенчәлекле яклары. 

     - Г.Кандалый 1797 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иртуган авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бу авылның элек Иске Кандал дип йөртелүе билгеле.

     Габделҗаббар башта үз авылында әтисеннән укый. Аннары ул Мораса, Кизләү, Кышкар, Оры һ.б. кайбер мәдрәсәләрдә укый. Кызу холыклы, туры сүзле, ачы телле, үзе хакында  югары фикердә торган, узенең иреген югары бәяләгән егет була. Туры сүзне кемнең кем булуына карамастан кистереп әйтүчән була. Шуңа күрә ул иске фикерле мулла һәм ишаннар белән тыныша алмаган. Кайбер мәдрәсәләрне үзе ташлап киткән, кайберләреннән куып чыгаралар.

Шулай да табигый сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә ул күп нәрсәне үзе үзләштерә. Мәдрәсәдә алган белемен, гарәп, фарсы телләренә осталыгын күреп аны шәкертләргә дәрес бирергә куялар. Тел белүе көнчыгыш әдәбияты белән танышуга да юл ачкан. Классик төрки әдәбиятны, «Кыйссаи Йосыф», «Кыйссаи Сәйфелмөлек» әсәрләрен яратып укыган.  Алардагы образларны үз иҗатында яратып кулланган.

Авыл тормышы, халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныш була. Аларны җыя, шулар үрнәгендә үзе дә шигырьләр яза.

Г. Кандалый иҗаты өчен төп чыганаклар – классик язма поэзия һәм халыкның үз иҗат чишмәсе була (бәетләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр).

Рус, чуваш, мордва халыклары белән аралаша. Телләрен белә.

1824 елда үз авылына кайтып муллалык итә башлый. Игенчелек, бакчачылык, умартачылык белән шөгыльләнә. Табигать кочагында йөрергә ярата.

Байлар, түрәләр, иске фикерле муллалар белән тыныша алмаган. Дошманнары күп булган. Бигрәк тә, әтисе үлгәч, аның дошманнары тагын да кыюланалар, 1841нче елда аны муллалыгыннан алалар. Әмма авылда шагыйрь яклы кешеләр дә күп була. 1843нче елда анны кабат мулла итәләр. Шагыйрь  1860 елда вафат була, үз авылында җирләнә. Тик хәзерге вакытта аның җәсәде кайда урнашканлыгын белүче кеше юк — Г. Кандалыйга кабер ташы да чама белән генә куела. Шулай ук шагыйрьдән калган әдәби мирасның төгәл күләме турында әйтеп булмый — аның кулъязмалары халыкка таралган, һәм илнең бөтен төбәкләреннән диярлек табыла торды. Бәлки, Кандалый әсәрләре әле һаман да берәр архивта, йә берәр чормада үз нәүбәтен көтеп ята торгандыр... (Г.Кандалыйның тормыш юлы турында укучылар үз фикерләрен әйтәләр.)

2. Иҗат эшчәнлеге. 

- Иҗат эшчәнлеге шәкертлек чорында башлана. Ящь егет авыл кызларына шигьри хатлар яза. Мәдрәсәләрдә дини-дидактик әдәбият һәм суфичылык рухындагы әсәрләр күп укылган. Кандалый шул традицияләрдә тәрбияләнгән. Үзе дә дини-әхлакый юнәлештә үгет-нәсыйхәт бирүче поэма язган.

«Рисаләи-л-иршад» - «Тугры юлга күндерүче китап». Бу поэма кереш, 28 бүлектән һәм йомгак рәвешендәге «мөнәҗәттән» тора.

а) Кереш «вәгазьләр бабы» белән башлана, нәрсәнең яхшы нәрсәнең начар икәнлеген аңлау өчен гыйлемле булырга кирәклеген төшендерә. Гыйлемле булып бәхеткә ирешеп була ди.

б) Бүлекләр үгет-нәсыйхәт бирүдән тора:

 1) сабыйларга үгет-нәсыйхә

    2) яшьләргә үгет-нәсыйхәт

   3) кызларга нәсыйхәт

  4) сөйләм культурасы хакында

5-8) ирләргә һәм хатыннарга вәгазьләр; изге эш-гамәлләр булдырырга кирәк ди.

в) Ахырда «мөнәҗәт» бирелә. Анда җәмгыятьтәге реаль тәртипләргә, гаделсезлеккә ризасызлыгын белдерә.

Поэмада дөнья һәм ахирәт хәлләре бергә үрелә, дини дидактика дөньяви рух белән үрелеп бирелә.

- «Ибраһим Әдһәм кыйссасы». ( укучыдан сөйләтү.)

Ибраһим Әдһәмне автор үз-үзен хакимнәрдән бәйсез хис итүче, иманында нык торучы һәм хикмәт иясе итеп тасвирлый. Үзе белән булган хәлләргә туры килә.

Алга таба да аның иҗатында үзе күзәткән күренешләрне реаль сурәтләү киң чагылыш таба. Аның кулланган тел-сурәтләү чараларында күренә. Ул фразеологизмнарга бай халыкчан телгә күчә.

- «Мулла белән абыстай» шигыре.

Үз вазифаларына салкын караучы дин әһелен Г. Кандалый “Мулла белән абыстай” шигырендә күрсәтә. Сатирик үткенлеге, теле ягыннан ул- XIX йөз татар поэзиясенең бер казанышы. Халык җилкәсендә яшәүче муллалар турында Г. Кандалыйга чаклы да (Г. Утыз Имәни, Ә. Каргалый), аннан соң да (Һ Салихов, В. Чүпрәле, М. Юмачиков, М. Акмулла) язучылар күп булды. Әмма Кандалый шигыре алардан күпмедер аерылып тора. Шагыйрь чынбарлыктан алынган конкрет мулла образын сүрәтли. Детальләрнең тормышчанлыгы, мулла образының типик образ дәрәҗәсендә эшләнүе игътибарны җәлеп итә.  Кыска гына бу шигырьдә ул чор көнкүрешенең күп яклары ачыла, төрле элементлары табыла. Суган балтырганлы тавык шулпасы, бавырсак салынган чәй, ун тиенлек хәер акчасы, “чажылдап ” пешкән коймак, “хышылдап” торган хәлвә, бозга каткан, чаңгыдай бөгелеп беткән киез ката- аларның кайберләре:

Үзең түргә утыргансың,

Авызыңны тутыргансың,

...

Кесәгә ун тиен куйгач,

Чәй эчеп төн буе кунма.

     Г. Кандалыйның шигырьләрендә социаль тигезсезлек детальләре дә байтак:

Синең өчен тавык чалган,

Суган, балтырганын салган,

Син әйткәч, чакырып алган,

Егермесен сатып унга.

соңгы тавыгын суеп, мулланы ашка чакыручы мескен мужик, “ чытык йөзләр, түбән кашлар” авылдашлар, аларның он сатып алырга да акчалары булмау һ.б.:

Савыт-саба ышылдамас,

Бу кыймаклар чыжылдамас,

Дәхи хәлвә хышылдамас,

Ки, акча юк, ди-ди, онга.

     Мулла образы сатирик планда бирелә. Ул төшендә дә тавык, күркә, каз күрүче, сары тун киеп йөрүче комсыз зат итеп тасвирлана:

Абыстай да аннан калышмый, иртән кунакка чакырылмавын белеп, “изге “ хәзрәт өстенә катасын ташлый:                  

Катаң бозга катып беткән,

Ки чаңгыдай шуып киткән,

Абыстайны да син сөйрәп,

Кай арада барып җиткән?!

     Кыскасы, мулла белән абыстай образлары “реалистик образлар”.

    Г. Кандалының беренче шигырьләрендә үк реалистик предметлылык көчле. Әгәр шагыйрь искергән традицияләрне җимерергә үзен хаклы санаса,  тормыш күренешләрен дини кануннардан аермалы аңлатырг омтылса, ахирәттән дә бигрәк җир тормышы белән кызыксынса- болар барысы реалистик иҗат тибының алшарты була ала. Г. Кандалый да образларны тормышның үзеннән табып тасвирлый. Дөрес, аның шигырьләрендә ялангач натуралистик сүрәтләр дә күп. Ә “ реализм саф фиксация, фактларны тормыш агымыннан гади генә аерып алу пафосыннан башланып китә; бу очракта фиксацияләү, сүрәтләү үзе эстетик актка әверелә”.

    Шигырьнең соңгы строфасын Г. Кандалый ул чор поэзиясенә гаять характерлы үгет- нәсихәт белән тәмамлый: “мужик сыртын игәүләүче” мулланы, үзеңне болай тотсаң, мужиклар синнән бизәр, дип кисәтә:

Ләкин, мулла, онытма син,

Бу ашларга кызыкма син,

Ки алдыңа сызыкла син,

Мужиклар да бизәр соңра.

     Халыкны караңгылыктан, наданлыктан коткару өчен ниндидер илаһи үрнәк, остаз кирәк.

 IV.            Теманы ныгыту.

      Укучыларга сораулар бирү, җавапларын, фикерләрен тыңлау.

Г. Кандалыйның үзенчәлекле якларын әйтегез.

Шагыйрь иҗатын нинди төп этапларга бүләргә мөмкин?

«Тугры юлга күндерүче китап» поэмасының идея-таматикасын әйтегез.

Ибраһим Әдхәм образын иҗат иткәндә кайсы шагыйрьләрнең иҗатына мөрәҗәгать итә?

Дөньяви тематикага борылыш нинди әсәреннән башлана?

 V.            Йомгаклау.     

      Өй эше:  “Мулла белән абыстай” шигырен ятларга.

Кутерова Галия Юныс кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рәшит Гәрәйнең татар әдәбиятында тоткан урыны

Рәшит Гәрәй иҗаты бик үзенчәлекле, матур иҗат, һәм ул шигъриятебез мәйданында кабатланмас урын тота.  Минем төп максатым: шигъриятебез мәйданында Рәшит Гәрәйнең тоткан урынын билгеләү. Мин үз алд...

Татар әдәбиятында мәзәк жанрының үсеше

   Мин, университетта уку дәверендә, берничә ел дәвамында "Татар әдәбиятында мәзәк жанрының үсеше" дигән тема остендә эшләдем. Ә ни өчен әле мәктәптә дә әлеге юнәлешне дәвам итмәскә д...

Детство в кандалах

Эта работа посвящена детям войны, прошедших концлагеря. За основу взят концлагерь Салапсилс, кроме того в работе есть воспомнинания узников концлагеря Маутхаузен.Проектная работа выполнена с целью изу...

Г.Кандалый

10 нчы сыйныф өчен...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....