Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә...
план-конспект урока (8 класс) на тему

Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы

8 нче сыйныф өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_achyk.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Мәхәббәт -  ул үзе иске нәрсә...»

Максат: 1.Мәхәббәт хисе турында тирәнтен төшенчә бирү;

              2.Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”әсәрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү,               анализлау;

              3.Сүзлек байлыкларын арттыру, сөйләм телләрен үстерү;

              4.Үзең эшләгән эшкә җавап бирә белү тойгысын тәрбияләү, җаваплылыкның чын                кешене характерлауда иң гүзәл сыйфат икәненә төшендерү; Хатын-кызларга хас сыйфатлар-тыйнаклык, сабырлык тәрбияләү;

Җиһазлау: ватман, маркер, тест, дәреслек, шагыйрьнең портреты, “Мәхәббәт     тәүбәсе”китабы.

                                                     Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

       1.Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

       2.Укучыларда уңай халәт булдыру.

II. Актуальләштерү.

      1.Кереш-әңгәмә үткәрү.

-Укучылар, без сезнең белән алдагы дәрестә нәрсәләр турында өйрәндек.һ.б.

      2.Өй эшләрен тикшерү. (тест эшләү)

III. Яңа материал өстендә эш.

      1.Теманы, максатны хәбәр итү.

- Әйтеп киткәнебезчә, узган дәрестә без сезнең белән Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”поэмасы белән танышкан идек. Ә бүгенге дәрестә поэманың эчтәлеген искә төшерербез, ”Нәрсә соң ул мәхәббәт?” дигән темага сөйләшербез.”Мәхәббәт тәүбәсе поэмасы өстендә эшләрбез, аны хәзерге чор белән бәйләп карарбыз.

      2. Бүгенге дәресебезнең темасы “Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә...”

      - Ярату – ул кеше өчен иң затлы, бөек хис. Аның серен әле тулысынча аңлата алган кеше юк. Ә менә сез ничек аңлыйсыз бу сүзне? Нәрсә соң ул мәхәббәт?

      3.Төркемнәрдә эш (уйлашу, фикерләшү)

      4. Акыл штурмы үткәрү, нәтиҗә ясау.

      5. Әйе, укучылыр, менә күпме мәгънәләр ята икән бу сүздә. Ә нинди яратулар булырга мөмкин соң?.....

     (Әйе, һәр кеше мәхәббәтне үзенчә аңлый. Шунысы ачык: кешене кеше иткән нәрсә - мәхәббәт. Аннан башка чын мәгънәсендә кешелекле, игелекле, башкаларны хөрмәт итүче, күңел нечкәлекләренә ия, назлы шәхес була алмый. Мәхәббәт – уңай хис, ә уңай хис кешене күркәм, матур итә. Яратухисе балаларга, оныкларга күчә. Шул рәвешле, кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый. Мәхәббәтләрен картлык көннәренә кадәр саклаганнар, гомерләрен мәгънәле үткәрдек дип, әйтә алалар.)

- Безнең ике кешегә өйгә эш итеп индивидуаль эш бирелгән иде. “Нәрсә соң ул-  мәхәббәт?”дигән темага хикәя язып килергә кушылды.(Галимҗан һәм Айгөлгә язганнарын укыттыру).

    6. Төркемнәрдә эш (калганнар иптәшләреннән ишеткәннәргә үз фикерләрен әйтәләр).

    7. - Без инде сезнең белән әйткән идек “Мәхәббәт тәүбәсе”поэма жанрына керә дип. Димәк, анда вакыйгалар белән бергә кешенең эчке кичерешләре, хисләре бик тыгыз үрелеп бара. Поэманың эчтәлеген искә төшерик әле. (1-2 укучыдан сөйләттерү)

   8. - Эйе, Зөбәйдә белән Мәхмүт бер-берсен яраталар. Ләкин аларның бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре бер үк төрлеме? (Төркемнәрдә эш)

       (Юк, егетнең кызга булган мөнәсәбәте бик үк җитди түгел.Зөбәйдәне вакытны ләззәтле уздыру өчен генә кирәк дип саный. Зөбәйдә Мәхмүтне чын күңеленнән ярата. Шуңа күрә инде ул егетнең хисләренең чынлыгына шикләнми. Халык “Мәхәббәтнең күзе сукыр” ди. Чыннан да Зөбәйдәнең яратуы көчле булгач, Мүхмүтнең кимчелекләрен ул күрми. Нәтиҗәдә, егет кызны алдый. Зөбәйдә балага узгач, ул аның янына бөтенләй килми башлый. Бала көткән ананың күңеле болай да бик нечкә була. Мәхмүт ташлап киткәч, Зөбәйдә бөтенләй борчуга салына. Ләкин бала тугач, егет үкенә, алар янына килә. Гаилә түгәрәкләнә.

  Мәхәббәт алдауны, хыянәтне кабул итә алмый. Аңа – сафлык, тугрылык, намуслылык хас һәм юлдаш. Ә Мәхмүт күз алдына китергән “Ирекле мәхәббәт”- кешенең татлы кичерешләреннән, аның омтылышларыннан көлү ул.

       9. Геройларга тукталу. Зөбәйдә нинди, Мәхмүткә хас сыфатлар...?

( Геройларга тукталыйк әле. Автор Зөбәйдәне бары тик уңай егет тарафыннан кыерсытылган кыз итеп тасвирлый. Ә Мәхмүтне күпмедер дәрәҗәдә тискәре сыйфатларга ия кеше буларак сурәтли. Ләкин алар икесе дә бердәй гаепле, бу хәлнең килеп чыгышына бертигез җаваплы. Татар халкына хас булган изге гореф-гадәтләрнең билгеле бер чикләрен атлап чыгу аларны шактый җайсыз хәлгә куя. Егетләр бит әле алар мондый юлга тиз төшкән кызларны ошатмыйлар. Җиңел холыклы кызларга өнәмичәрәк карыйлар. Ә Мәхмүт инде соңыннан гына булса да кызны аңлый, җитди кыз икәнен күрә. Әлбәттә, егет кызны яраткан. Юкса ул шулай итеп кире кайтып, гафу үтенә алмас иде. Безгә инде поэма азагына Мүхмүт тә күңелгә якын булып кала. Без бу гаиләнең алга таба бәхетле булуына өметләнеп калабыз.)

        10. -  Әсәр бик матур кереш өлештән башлана. Татар шигъриятендә яшьлек һәм аның юлдашы мәхәббәт турында болай җыйнак, матур итеп әйтеп бирүче юк иде әле. Ул болай ди:”Яшьлек......”(укучы табып укый)

       Менә бу юллар  укучыларның  күңелен алда барачак хәлләрне кабул итәргә әзерли. Нинди дә булса эш кылганчы, башта уйларга кирәклеген әйтә автор. “Мин баш итеп куйдым акылны”, - ди.

      1 бүлеккә игътибарны юнәлтик әле. Монда автор Зөбәйдә белән таныштыра. Бу бүлекне дә кереш итеп алырга була. Чөнки монда әле вакыйга башланмый. Монда мәхәббәтнең азагы төрле булу турында әйтә автор. Ул нәрсә ди?( Әсәрдән табып укыйлар)

      2 бүлек. Бу бүлектә сүз нәрсә турында бара?

 (Монда Зөбәйдә белән Мәхмүт арасындагы мөнәсәбәт күрсәтелә. Әйе, ләкин бу шулкадәр җыйнак, ләкин тәэсирле рәвештә бирелә.Зөбәйдәнең күңелендә мәхәббәт утлары кабыну, хисләре ташу укучыга да тәэсир итәрлек итеп бирелгән. Сез инде күп шигырьләрдә, җырларда игътибар иткәнсездер мәхәббәт турында сүз чыкса, әлбәттә, яз искә алына. Мәхәббәтне яз көне уяна,  диләр. Менә Такташ та мәхәббәте көзен чәчәк атты, ди. Ләкин күңел язы карлар яуганда үтә, дип яза.( Әсәдән табып укыйлар)

     - Такташ яшьләр арасында булып алган тетрәндергеч хәлне әллә ни киң җәелеп язмый, акыллы кеше аңларлык итеп кайбер ишарәләр бирә. Ләкин ярамый торган эш эшләнгәнен күрсәтер өчен, бу вакыйгага бөтенләй катнашы юк кебек күренгән янәшәлекләрне бирә. (Әсәрдән табып укыйлар).

    -  Әйе, ниндидер шомлы, хәерсез. Ай да холыксызлана, бүре дә котырынган, караклар да үзләренең кара эшләрен башкаралар, Зөбәйдә дә алдана...Менә шулай шагыйрь алдагы бүлекләргә карата капма-каршы кәеф тудыра. Бу бездә шомлану хисе уята. Бу – сюжетның төенләнеше, яисә безне вакыйгалар белән кызыксындырып кую. Алга таба болар нишләр? Безне шул сорау борчый башлый.Әгәр дә укучы яисә без әсәр геройлары өчен борчыла башладымы, бу инде әсәрнең уңышлы булуының билгесе.

   IV. Физкультминутка.

      3 бүлек. Зөбәйдә алга таба нишли? (Ул Мәхмүткә хат яза.)

  - Әйе, без монда Зөбәйдәнең татар хатын-кызларына хас булганча сабырлык, тыйнаклык белән эш итүен күрәбез. Ул сөйгәненә аны көтүен әйтә, вәгъдәсез булуына үпкә белдерә. Җавап булмагач, “зур күзләрен канлы яшьләр белән тутыра”. (Берничә кешегә үзегезгә ошаган урыннарны ятларга кушылган иде. Кем сөйли?)

      4 бүлек. Алга таба автор “Хатынсыз ай”дигән бүлек кертә. Бу бүлекнең исеме үк сәер кебек. Ай - күк җисеме, аның хатыны буламыни? Автор урынсыз кулланмыймы бу бүлекне ? Юк бу бүлекнең кирәклеге башкаларныкыннан бер дә ким түгел. Шагыйрь күктәге ялгыз ай белән алданган Зөбәйдәне янәшә куя. Монда Такташ халык-авыз иҗатына нигезләнгән. Татар халкында айга багышланган җырлар бик күп (укучылардан мисаллар китерттерү) 

- Күк йөзендәге ай һәрвакыт кешеләрнең игътибар үзәгендә. Кеше сагышланганда-ай да сагышлы, шатланганда – ай да шатлана кебек тоела. Айның ялгызлыгы турында автор нәрсә ди? (Әсәрдән табып укыйлар)

     5 бүлек.”Зөбәйдә һәм ай”бүлегендә Зөбәйдә дә ялгыз. (яттан өзек сөйләнә).

     6 бүлек. Мәхмүт – наборщик. Ул җыелышларда доклад сөйли, театрга йөри. Димәк, ул сәясәттән, сәнгатьтән читтә тормый торган кеше. Шул ук вакытта яңа тормышта әхлакның нигезе”ирекле сөю”булырга тиеш дип уйлый. Ләкин ирекле сәю нәтиҗәсендә дә бала туарга мөмкин. Монда инде кешенең үз баласына мәнәсәбәте турында сүз бара. Икәвең яратышып дөньяга китергән бала өчен, я ана гына, я ата гына җавап бирү, тәрбияләү табигый түгел. Бала уртак, димәк аның турында икесе дә кайгыртырга тиеш. Халкыбызның күп гасырлардан кигән яшәү рәвеше шуны таләп итә. Алай түгел икән, андый кешеләрне беркайчан да хупламаганнар. Әнә җил дә мондый гаделсезлекне күреп дулый, буран тузгыта. Монда җилнең тузынуын автор ни өчен керткән дип уйлыйсыз? Моның белән ул Зөбәйдәнең күңелендәге кичерешләрне ачып сала.(әсәрдән табып укыйлар)

    7 бүлек. Шагырь шушы урында песиләр белән кешеләр арасындагы охшашлык уздыра. Песи песи инде, балаларын ташлау – алар өчен гадәти нәрсә, әмма кешеләр – акыл ияләре. Алар хайваннардан акыл белән эш итүләре ягыннан аерылып торалар. Ләкин чынлыкта кешеләр тагын да рәхимсезрәк икән. Шулай да шагыйрь Мәхмүткә булган ышанычын киметми.

  А,юк!

  Аның куңеле күрми түзалмас! ди

Чыннан да Мәхмүт килә (әсәрдән табып укыйлар)

- Менә шулай, Һ.Такташ яшьләр арасында булырга мөмкин төрле катлаулыкларны гыйбрәт алырдай сурәтләп биргән. Ягъни бу безгә акыл бирердәй әсәр һәм бу әсәр укучылар тарафыннан бик яратылып укыла.

(1 укучы шушы поэмага охшаган үзе укыган берәр мәкаләнең эчтәлеген сөйли, һәр укучы үз фикерен әйтә)

V. Йогаклау.

- Димәк саф мәхәббәткә нинди сыйфатлар хас?

 (сафлык, тугрылык, намуслылык....)

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированный урок (английский язык + география) по теме "Антарктида" «Бороться и искать, найти и не сдаваться…»

Андреева Елена Фёдоровна - учитель географии, Воротина Лилия Александровна - учитель английского языка, БОУ "Вохтожская средняя общеобразовательная школа №2" Грязовецкого района Тип урока: Урок изучен...

Как рыбка Немо искала себе друзей

Экологический праздник "О загрязнении водоемов"...

Интеллектуальная игра "Время искать, познавать, удивляться"

Интеллектуальная игра для обучающихся 8 класса. Цели: развитие любознательности, расширение кругозора....

Эссе на тему: "Современный урок- искать, пробовать, обучать..."

 Вопрос о том, каким должен быть современный урок (в том числе и урок русского языка), звучал довольно давно и в разные периоды имел разные отклики в педагогических кругах....

Как Нептун жену себе искал

Авторская разработка театрализованного представления в лагере у моря Праздника Нептуна в стихах...

Как Аленка и Машенька весну искали. Сценарий весеннего праздника.

Фольклорный праздник для дошкольников и учащихся начальной школы....

статья «МИТ: Мыслить. Искать. Творить» (организация работы с одаренными детьми в условиях общеобразовательного учреждения)

Стратегия работы с одаренными детьми заключается в необходимости создания условий для оптимального развития одаренных детей, включая детей, чья одаренность на настоящий момент может быть еще не прояви...