Открытое мероприятие: Тема " Гафият турында әкият"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Открытое мероприятие: Тема " Гафият турында әкият"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon afiyat_turynda_kiyat.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе  “15нче урта мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Тюрикова Гөлназ Разиф  кызының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль семинарында  күрсәтелгән ачык мероприятие эшкәртмәсе.

  Семинар темасы:  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану.”

Мероприятиянең темасы: Гафият турында әкият

Сыйныф: 5 б  сыйныфы

Әлмәт шәһәре, 11.02.2014

Гафият турында әкият!

Әкиятче :Исәнмесез, кадерле вә хөрмәтле дуслар! Кәефләрегез  шәпме? Кәефләрегез шәп булса, мин сезгә бер әкият сөйләргә телим!

Гафият : Кирәкми , миңа әкият !

Әкияте : Чү,бу нинди тавыш?

Гафият : Бу мин Гафият!

Әкиятче :Ә-ә Гафият. Нихәл Гафият!Саумы Гафият! Мин әле монда килгән дусларга әкият сөйләмәкче  идем .

Гафият :Кирәкми миңа әкият!

Әкиятче :Әкият кирәкмәсә аны кешеләр уйлап чыгармаслар иде,Гафият !Ни сөйлисең Гафият! Әкият ул кешеләрне хылланырга өйрәтә .

Гафият :Миңа хыял кирәкми.

Әкиятче :Әкият ул кешеләрне батырлыкка өйрәткән .

Гафият :Мин болай да батыр .

Әкиятче :Әкият ул кешеләрне зирәк булырга өйрәткән !

Гафият :Мин болай да зирәк !

Әкиятче пәрдәне ача да чыгып китә, Сәхнәдә урман юлы.

   

Гафият : Минем исемем – Гафият,

            Мин – батыр һәм мин – зирәк,

            Мин яратмыйм әкият,

            Әкият миңа ник кирәк?..

            Шүрәлене кем күргән?

            Кайда ул Дию, җеннәр?

            Юха елан, Кәрләне

            Уйлап чыгарган җүләр.

Гафиятнен җырлаганын Шүрәле тыңлап тора. Гафият җырлап үтеп китә.

Шүрәле. Ни диде? Шүрәлене кем кургән, дидеме? Ничек инде кем күргән?Тукай үзе безнен турыда язган. Бу адәм баласы әкиятләрне укымаган микәнни? Ә-ә-ә... Әкиятне яратмыйм,диде бит? Нишләргә?

Урман юлы буйлап атлый. Үзе сөйләнә,ах-ух килә. Аңа Куян очрый.

Куян. Исәнмесез, Шүрәле абый.

Шүрәле. Исәнме, Куян дус.        

Куян. Башыгызны нигә түбән идегез, Шүрәле абый?

Шүрәле. Яман хәлләр, Куян дус. Гафият исемле адәм малае әкият яратмый.

Куян. Бик начар малай икән.

Шүрәле. Син сөйләмә, мин әйтмим инде, Куян дус. Ай, Гафият, вай, Гафият...(Юл буйлап втлый. Бүре очрый.)

Бүре. Исзнме, урман сарыгы.

Шүрәле. Шаяртм, Бүре, кәефем юк.

Бүре. Ни булды?

Шүрэле. Гафият исемле адәм малае мине юк диде.

Бүре. Ничек юк инде?Менә минем хәлләр авыр. Ике көн ашамаган.(Китә.)

Шүрәле. Әй Бүре, сиңа зарымны сөйләгән мин җүләр.(Китеп бара.)

Урманлык-чытырманлык. Кечкенә генә аланда Убырлы карчык өе. Юха елан керә. Туктап. Убырлы карчык өенә карап тора.

Юха елан. Явызлыгымны күрсәтергә җай юк. Бер ялгызым кайгырып йорим. Явыз көчләр юашландырдылар. Дию пәрие телевизор карап утыра, Убырлы карчык та эшләрен көйләп җибәргән,яна өй җиткергән. Мине кунакка да чакырмыйлар.

Шүрәле. Әле генә мин бер адәм баласының җырын тыңлап тордым. Шунда ул әйтә: әкият кирәкми, ди. Дию пәриедә, Убырлы карчык та, Шүрәле дә юк ди.

                                Юха елан сагаеп тыңлый.        

Убырлы. Ничек инде юк? Әкияттә без бар. Дөрес түгел.

Шүрәле. Дөрес түгел шул, әкият кирәк. Кирәк булмаса, аны кешеләр үзләре уйлап чыгармаслар иде. Мин аларны ишетергә дә, укырга да теләмим, ди.                

Убырлы. Нишләмәкче буласын инде син?

Шүрәле. Акылга утыртырга кирәк ул малайны.

Убырлы. Ничек итеп?

Шүрәле. Син бик хәйләкәр бит. Әмәлен тап. Әкият укырга өйрәтик шул малайга. Арт сабагын укытыйк.

Юха елан. Юха елан юк, диме?

Шүрэле. Аптыратма. Әйттем бит инде. Берсе дә юк, ди... Убырлы,күрсәт осталыгыңны.

Убырлы. Юк, Шүрәле. Мин бу эшкә алынмыйм.Мин кешеләр белән көрәшмим. Юк,юк,кирзкләре юк.

Убырлы. Хелло!..Хелло!..Саескан, мине дию белән тоташтыр..Хелло!Диюме?Хәлләрен ничек,картлач?..Начар?.. Йомыш бар иде шул. Килеп китә алмасыңмы? Үзем бара алмыйм, себеркемнең пропеллеры сынык. Синең мотоөиклың бар бит. Рәхмәт... Көтәм. Киләм ди. Телевизордан футбол карап утыра.

Шүрәле. Туктагыз! Мотоөикл тавышы.

Дию керэ.

Дию(йоннарын кагып). Фу-у-у.. Тузан.(убырлы карчыкка). Йә, нәрсәгә чакырдың?

Убырлы. Футбол беттеме? Счет Ничек?

Дию. Аюлар җиңде, ике дә нолҗ. Куяннар шәп чабалар, ну, аюлар көчлерәк.Икекуянның башына җитотеләр.Йә, нзрсз? Вакытым юк.

Убырлы : Менә Шүрәле килгән , ярдәм сорый .

 Дию : Ярдәм ? Нәрсбармакларыңны кыстылармы?

Убырлы :Юк .Бер адәм малае . миңа әкият  кирәми ,шуңа күрә укымыйм да мин әкиятне , дип әйтә ,ди...

Дию : Шуннан ?...

Шүрәле : Шул малайны акылга утыртасы иде .

Убырлы : Бу малайга әкиятләрне укырга өйрәтергә . Әкиятләрне укып ,безнең исемнәрне очрата . Шулай итеп , без онытмыйбыз .Югыйсә исемебезне телгә алучыларның азаеп китүе ихтимал

Әкиятче : Әкиятебезне дәвам итәбез дуслар ...Бәлки . дәвам итәргә кирәкмидер ,бәлки , безнең Гафиятебез акылына килгәндер .Әкият кирәкми, дигән булып тилереп йөрмидер . Яле ,чакырыйк әле үзен ,сөйләшеп карыйк әле . Гафият ! Гафият !

Гафият :Мин беркайчан да ,беркайчан да ялгышмыйм .Урманда рәхәтләнеп йөри идем . Шул сүзне әйтер өчен генә мине чакырып вакытымны әрәм иттең..Әкиятче : Әй Гафият ,Гафият .. Нишләмәк киршк . Үзеңә кара , Гафият , син күрәсенң без без күрмибез . Әкиятне дәвам итәбез ..

Юха елан : Салют !

Гафият : Салют ! Син кем?

Юха елан : Таныш булыйк ,Юха Ихановна .

Гафият : Гафия Баязитов . Урманга күңел ачарга килдем .

Юха елан : Бик шәп . Бергә йөрергә ризамы ? Бары тик миңа әкият сөйләргә уйлама . Җенем сөйми әкиятне .

Гафият : Шәп.Мин дә әкиятне яратмыйм .

Юха елан :Күрәсеңме кем килә?

 Гафият : Бер кыз

Юха елан : Үги кыз ул .Шундый бер җенем сөймәгән әкият бар . Әнә шул әкияттәге үги кыз .

Гафият :Әкият – ялган .

Юха елан : Мин дә шулай дим .Әй безгә аның ялганы ,чыны кирәкми ,безгә аның җыйган җиләге кирәк .

                                     Үги кыз керә

Юха елан : Салют !

 Үги кыз Исәнмесез !

Юха елан : Безнең исәнлектә эшең  булмасын . Гәфлә ,ал кулыннан  корзинасын .

Гафия : Юха ,ярар микән ?

Юха елан : Җебемә ,Гафлә( .Гафият Үги кыз кулыннан корзинасын тартып ала    )

Үги кыз: Нишлисең? Сез җыйган җиләк җиләк түгел бит ул .

Юха елан : Ха-ха-ха ! Юлыңда бул .чәкүшкә . Бар,бар !

Гафият : Ха-ха-ха!Юлыңда бул ,чәкүшкә . Бар.бар!

                              Үги кыз елап чыгып китә .

Яшь наратлар арасыннан машина чаба .Машинада Былтыр ,Камыр батыр,Балда. Шофер Буратино . Җырлыйлар .

                             Шаярабыз ,көләбез

                              Җитмеш һөнәр беләбез

                       Иванушка,Балда ,Былтыр ,

                       Буратино ,Камыр Батыр

                       Эштән кайтып киләбез.

                        

 

                       Агачлар утыртабыз,

                           Чишмәләр чистартабыз,

                           Иванушка,Балда ,Былтыр ,

                       Буратино ,Камыр Батыр

                       Эштән кайтып киләбез        .

Буратино : Кайтып җиттек ,төшегез !

Исәнме безнең чәчәкле аланыбыз

Камыр Батыр : 200 нарат

Малай:80 чыршы

Камыр Батыр : 100 юкә утырттык ,15 чишмә чистарттык ,

Юха елан : Бу нинди машина ? Нишләп ул монда тора? Гәфлә ,син аны йөртә беләсеңме ? Гафият : Нигә?

Юха елан : Әйдә җимершбез .

Гафият : Нигә ?

( Җимерәләр)

Буротино :Исәнме Гафият !

Гафият:Мин сезнең берегезне дә белмим шул !

КАмыр батыр :Син кыз баланың җиләкләрен тартып алгансың!

Малай:

Буротино :Машинаны син баттыңмы?

 Камыр батыр: Хәзер без аны каеш чыбыркысы белән ярабыз!

Буротино : Кирәкми! Ярамый алай!

Гафият :Мин ялгыштым ! Гафу итегез мине!Мин бер нәрсә дә белмим икән !Батырлык эшлим дип явызлык эшләп йөргәнмен икән !Явызлыкны яхшылыктан аера белергә өйрәнмәгәнмен икән !

Әкиятче : Явызллыкны  яхшылыктан аерырга ничек өйрәнмәкче буласың Гафият ?

Гафият :Күбрәк укырга!

                 Хор белән җыр                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытое мероприятие. Тема: Как настроение?

Открытое мероприятие по физкультуре....

Открытое мероприятие на тему:"Pets and Other Animals"Тема: “Animals”. Тип урока: систематизации и обобщение знаний Цели урока: •способствовать формированию целостного представления о мире животных; •систематизировать и обобщить имеющиеся у учащихся знан

Тема: “Animals”.Класс:  2Тип урока: систематизации и обобщение знанийЦели урока: •способствовать формированию целостного представления о мире животных;•систематизировать и о...

Методическая разработка открытого мероприятия Тема: «Хлеб – всей жизни голова»

       ЦЕЛЬ: Воспитывать патриотизм, бережливость, уважение к чужому труду.Рассказать историю происхождения хлеба, раскрыть его значимость для нашего народа.Развивать интере...

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме “Илең турында уйла” . “Магариф” №2, 2016 год.

убликация  статьи по теме “Илең турында уйла” (методическая разработка урока по татарской литературе в 5 классе) в педагогическом  научно-методическом  журнале ...

План -конспект открытого мероприятия Тема: «Пётр I – великий реформатор или тиран… »

Петр первый был самым противоречивым правителем в русской истории. С одной стороны он сделал очень много полезного, а с другой его сложный характер известен всем. Попробуем разобраться, кем ...

План -конспект открытого мероприятия Тема: «Япония в средние века и в новое время»

Знакомство обучающихся с основными особенностями и этапами развития японской истории....

План -конспект открытого мероприятия Тема: «Международные отношения в начале 20 века»

Причины и характер войны, стратегия и тактика военных действий....