Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программалары
рабочая программа (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему

Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы

Татар мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында  куллану өчен эш программалары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rabochie_programmy_po_tatarskomu_yazyku_i_literature10.rar587.54 КБ

Предварительный просмотр:

                               Татарстан Республикасы Балтач  муниципаль районы

гомуми Балтач муниципаль бюджет учреждениесе

«Карадуган  урта гомуми белем  мәктәбе»

Каралды”

Методик берләшмә

 җитәкчесе:

__________  Әюпова Г.С.

Беркетмә № 1

21 нче август, 2015 нче ел

Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:

 ___________Әхмәтова Г.Р.

24 нче август, 2015 нче ел

Расланды”

 ГБМБУ«Карадуган гомуми белем мәктәбе» директоры:

   _________ Зарипова Г.Ф.

   Боерык  №  220

26 нчы август, 2015 нче ел

                                                       

ӨЙДӘ УКЫТУ ӨЧЕН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

         

  Татар әдәбиятыннан

  Сыйныф: 10 нчы

  Сәгатьләр саны: 35

  Базалы укыту

  Укытучы: Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы, беренче категорияле татар теле һәм                                    әдәбияты укытучысы                                                                                                                

         

                                                                                                                                                                                         

                                                                     Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

                                                                   Беркетмә №1, 26 нчы август, 2015 нче ел.

                                                                                                                                                                                                                                 

                               

                                         

                                               

                                                  2015 -  2016 нчы уку елы

                                                         АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

 1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”  Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ);

      2. Гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компоненты (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  расланган № 1089 приказы 05.03.2004 ; ред.19.10.2009);

 3. Белем бирү учреждениеләрендә 2015-2016 нчы уку елына укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән  региональ дәреслекләр исемлеге ;

 4. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

      5. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

6. .“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

      7. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

        8. Татарстан Республикасы  Балтач муниципаль районының “Карадуган гомуми урта белем мәктәбе” нең 2015-2016 нчы уку елына педагогик киңәшмә карары нигезендә расланган төп укыту  программасы  (Беркетмә № 1, 2015 нче елның 26 нчы августыннан);

        9. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Карадуган гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 2015-2016 нчы уку елына педагогик киңәшмә карары нигезендә расланган  укыту планы (кабул ителде: беркетмә №1, 26.08. 2015 нче ел, боерык № 220, 2015 нче елның 26 нчы августыннан).

       10.  ГБМБУ “Карадуган гомуми урта белем мәктәбе”нең эш программасы турында нигезләмә.

                     

 9-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.
  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын  анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.
  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Бурычлары

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.
  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
  5. Укучыда үз-үзен тәрбияләү күнекмәләре булдыру.
  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.
  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.
  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.
  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.
  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.
  11. Укучыда мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ булдыру.
  12. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.
  13. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

 

     Эш программасының эчтәлеген үтәү өчен кулланылган уку әсбаблары:

Әдәбият: (ХХ йөз башы һәм 20 нче еллар): татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфлары өчен дәреслек / М.Х.Хәсәнов, А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин, И.З.Нуруллин; А.Г.Әхмәдуллин редакциясендә. – Казан: Мәгариф, 2011.

Хрестоматия: А.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин.  “Әдәбияттан хрестоматия”, 10 нчы сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2005.

 

       Программада татар әдәбиятына 70 дәрес каралган. Мәктәпнең укыту планы буенча татар теле һәм әдәбиятына атнага бер ярым дәрес бирелгән.  Эш программасында уку елы дәвамында 35 дәрес үткәрү планлаштырыла. Программада бирелгән төп темалар эш программасына кертелеп бетте.

Укыту курсының эчтәлеге  

 

   Борынгы татар әдәбияты (5—12 гас.) Гомумтөрки әдәбият. Орхон–Енисей ташъязмалары.

Урта гасыр әдәбияты. Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятындагы өч юнәлеш (дини-дидактик, яңарыш һәм суфичылык). Милли сүз сәнгатенең шәрык әдәбиятына йөз тотып үсү-үзгәрүе, ислам идеологиясенә, фәлсәфәсенә нигезләнүе. Аллаһның берлеген раслаучы дини һәм гадел идарәче, гуманлы шәхесне алга куйган дөньяви мотивларның кушылуы. Әхлакый камил, гадел, гуманлы, сабыр, изге күңелле, эчке һәм тышкы матурлыкка ия шәхес концепциясе. Жанрлар төрлелеге, шәркый жанрларның кулланылыш үзенчәлекләре.

            Болгар чоры мәдәнияте. (12–13 гас. 1 яртысы). Кол Галинең «Кыйссаи  Йосыф» поэмасы.

           Алтын Урда чоры мәдәнияте. (13–15 гас. 1 яртысы). С.Сараиның «Гөлестан бит төрки» поэмасы. Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы.

            Казан ханлыгы чоры мәдәнияте. (15 гас.1 яртысы–16 гас.2 яртысы). Кол Шәриф, Мөхәммәдьяр иҗаты.

          Торгынлык чоры мәдәнияте. (16 гас.2 яртысы–19 гас.I яртысы). М.Колый  хикмәтләре. Г.У. Имәни иҗаты.

       

Яңарыш чоры әдәбияты 

           XIX гасырның беренче яртысы әдәбияты. Г.Кандалый, Акмулла иҗатлары.

         XIX гасырның икенче яртысы әдәбияты. Мәгърифәтчелек хәрәкәте. Әдәбият мәйданына реализмның килүе, мәгърифәтчелек реализмы, аңа хас төп сыйфатлар, мәгърифәтчелек идеалларының гәүдәләнеше. Әдәби әсәр үзәгендәге гади җир кешесенең милләт язмышы белән үрелеп сурәтләнүе. Аңлы-белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләре. Сүз сәнгатендә яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Бу чор әдәбиятында төп тема һәм мотивлар буларак аң-белем, мәгърифәт, әхлак, тәрбия. Татар милләтенең уянырга, үсәргә тиешлеге, хатын-кыз язмышы, алдынгы, бигрәк тә рус мәдәниятенә йөз тоту кебек мәсьәләләрнең көнүзәктә торуы. Дөньяви һәм дини мотивларның бирелешендә яңалыклар. Әсәрләрдә төп конфликт буларак искелек һәм яңалык көрәше.

      ХХ йөз башы мәдәнияте.

ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең үсеш-күтәрелеш чорын кичерүе. Шушы чорда иҗтимагый-сәяси тормышта барган үзгәрешләр, аларның иҗтимагый-сәяси һәм әдәби фикергә йогынтысы, шәрык һәм гареб (көнбатыш) синтезы. Әдәбиятның тормышны реалистик һәм романтик чагылдыру үзенчәлекләре. Заман героена хас сыйфатлар, гыйсъянчы, ялгыз, урталыктагы, үзен милләткә багышлаган яки төшенкелектәге һ.б. төр геройлар. Язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр.

Реализмның мәгърифәтчелектән тәнкыйди реализм баскычына күтәрелүе. Сүз сәнгатенең иҗат юнәлешләре, агымнары ягыннан баюы. Модернистик агымнардан импрессионизм, символизм. Милли мәсьәләләрнең активлашуы. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. Рухи азатлык, иман, гомернең чиклелеге, яшәү һәм үлем, матурлык проблемаларын яңача хәл итү омтылышы.

Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Г.Тукай, С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Г.Камал, Ф.Әмирхан, М. Фәйзи, Г.Колахмәтов иҗаты.

1920-1930 елларда әдәбиятның каршылыклы үсеше. Романтизм, модернизм (символизм, имажинизм, футуризм һ.б.) иҗат юнәлешләренең әдәби мәйданнан төшерелеп, социалистик реализм агымының төп иҗат методы буларак раслануы. Традицияләрне дәвам итүче әсәрләр. Яңа тормыш төзү хакында сөйләүче әсәрләр. 

М.Галәү, К.Тинчурин, Г.Рәхим, Һ.Такташ иҗаты.

Йомгаклау.

Укыту-тематик план

Бүлек исеме

Сәг саны

БСҮ

Дәрестән тыш  уку

1

Борынгы татар әдәбияты (5—12 гас.)

2

2

Урта гасыр әдәбияты.

1

3

Болгар чоры мәдәнияте (12–13 гас. 1 яртысы). 

3

4

Алтын Урда чоры мәдәнияте (13–15 гас. 1 яртысы). 

2

5

Казан ханлыгы чоры мәдәнияте (13–15 гас. 1 яртысы).

2

6

Торгынлык чоры мәдәнияте (16 гас.2 яртысы–19 гас. I яртысы).

4

7

Яңарыш чоры әдәбияты.

4

1

8

ХХ йөз башы мәдәнияте.

27

6

3

9

1920-1930 елларда әдәбиятның каршылыклы үсеше. 

6

2

10

Йомгаклау.

4

3

                             Барлыгы: 70 сәгать

                                   

                       УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

Татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы:

  • милли әдәбиятның иң билгеле язучыларын һәм аларның әсәрләре хакында;
  • милли әдәбиятның нинди чорларга бүленешен;
  • сүз сәнгатенең образлы асылын;
  • әдәби-тарихи барышның төп закончалыкларын һәм әдәби юнәлеш, күренешләрнең төп сыйфатларын;
  • төр әдәби-теоретик төшенчәләрне

           белергә;

  • әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләү;
  • әдәби әсәрне әдәбият тарихыннан, теориясеннән мәгълүмат файдаланып анализлау;
  • әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының аерым якларын, элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару;
  • әдәби әсәрне, язучы иҗатын, чор әдәбиятын иҗтимагый-тарихи контекстта һәм гомумкешелек кыйммәтләре яктылыгында бәяләү;
  • әдәби әсәрнең төр һәм жанрын, кайсы чорда язылуын билгеләү, чор әдәбиятына хас сыйфатларны табу;
  • бер чорда  һәм төрле чорларда иҗат ителгән әдәби әсәрләрне чагыштыру;
  • әдәби әсәргә карата дәлилле шәхсән мөнәсәбәт белдерә алу;
  • әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару                   күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.

КҮНЕКМӘЛӘР ФОРМАЛАШТЫРУ

Укучыга билгеле бер күләмдә белем бирү белән янәшә, аларны ныгыту, күнекмә дәрәҗәсендә беркетү кирәк була. Әдәбият шикелле белемнәр анализлау-тикшерү барышында үзләштерелә торган предмет өчен бу аерата мөһим. Күнекмәләр булдыру эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә үстерелә һәм бәяләнә:- рецептив эшчәнлек: сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты, чор әдәбияты турында чагыштырып, бәяләп, яттан өзекләр китереп сөйләү; әдәби әсәрнең төрен, жанрын, язучы иҗатының төп хасиятләрен, чор әдәбиятының төп үсеш юнәлешләрен билгеләү һәм фикерне исбатлау; әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау; әдәби әсәрләрнең тарихи-конкрет һәм гомумкешелек кыйммәтләрен,  әдәбияттагы «үтәли» һәм «мәңгелек» проблемаларны ачыклый алу.- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, башка әсәрләр белән чагыштыра, бәяли алу; чор әдәбиятына кагылышлы мәгълүматларны гомумиләштереп сөйли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.     иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле укый белү; әдәби әсәрләр, язучы иҗаты, чор әдәбияты, гомумән милли әдәбият буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу; эзләнү эшчәнлеге: әдәби әсәргә, язучы иҗатына, чор әдәбиятына, милли әдәбияттагы аерым күренешләргә нисбәтле проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әсәр белән башка текстлар, шул исәптән башка сәнгать төрләре арасында ассоциатив бәйләнешләрне күрә алу;- тикшеренү эшчәнлеге: тулы текстны анализлау; төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү; язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү; татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларындабер төрдәге  темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау; татар әдәбиятының рус һәм дөнья әдәбияты мәйданындагы урынын һәм ролен бәяләргә омтылу

                                              КАЛЕНДАРЬ – ТЕМАТИК ПЛАН

Дәреснең эчтәлеге

Сәг.

саы

тиеш

факт

Искәрмә

1

Борынгы татар әдәбияты (5—12 гас.) Бу чорлар әдәбиятында тема һәм мотивлар. Әдәбиятның милли үзенчәлеге. Гомумтөрки әдәбият. Орхон–Енисей ташъязмалары.

1

1.09

2

Урта гасыр әдәбиятына кереш.

Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятындагы өч юнәлеш (дини-дидактик, яңарыш һәм суфичылык). Жанрлар төрлелеге, шәркый жанрларның кулланылыш үзенчәлекләре. Шәрык әдәбиятларында лирик жанрлар: мәдхия, мәрсия, газәл касыйдә, робагый.

1

8.09

3

Болгар чоры мәдәнияте. Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”. Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”поэмасыннан өзекләр уку.

1

15.09

4

Алтын Урда чоры мәдәнияте( 13-15 гасыр) С. Сараи “Гөлестан бит төрки” поэмасы. Котб “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы.

1

22.09

5

Казан ханлыгы чоры мәдәнияте. Жанрлар төрлелеге. Кол Шәриф әсәрләре. “ И күңел...” шигыре.

1

29.09

6

Мөхәммәдьяр “Нәсыйхәт” шигыре, “Нуры содур” поэмасы.

1

6.10

7

Торгынлык чоры мәдәнияте (16-19 гасырның 1 яртысы) Мәүлә Колый . Хикмәтләр: “Юмартлык бу күңелне рушан кылыр...”, “Игенчелек гали эшдер...”

1

13.10

8

Г.Утыз Имәни. “Мәрсия Хәмидә зәүҗәте Габдерәхим Болгари” шигыре. “Мөһиммәтез – заман” поэмасыннан “Йегет булмакның бәяны” бүлеге.

1

20.10

9

19нчы йөз мәдәнияте. Г. Кандалый “Бу илләрдә торып калсам” шигыре, “Сәхипҗамал” поэмасы. Поэма жанры. (

төрләре: романтик поэма, реалистик поэма).

1

27.10

10

Акмулла шигырьләре: “Башка милләт алга барыр булды...”,”Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән....”

1

10.11

11

19нчы гасырның икенче яртысында әдәбият. Сәяхәтнамә жанры. ( Төрара формалар: сәяхәтнамә).

1

17.11

12

Ф. Кәрими иҗаты. “Ауропа сәяхәтнамәсе” (өзекләр).

1

24.11

13

Б.с.т.үстерү  Әдәби төр һәм жанрлар. Эпос, лирика һәм драма төрләре. Эпик жанрлар: роман, повесть, хикәя. Эпик жанрларның төрләре: тарихи роман (повесть яки хикәя), көнкүреш романы, производство романы, психологик роман, маҗаралы, детектив роман. Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы, гражданлык лирикасы, күңел лирикасы, фәлсәфи лирика.

1

 1.12

14

        20нче  йөз мәдәниятенә күзәтү. Әдәби барыш. Әдәби процесс (барыш); чор әдәбияты; иҗат юнәлешләре (реализм, романтизм); суфичылык, мәгърифәтчелек, модернизм, постмодернизм күренешләре; иҗат методы (агымы): мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди реализм, социалистик реализм, авыл реализмы, символизм, гыйсъянчылык, импрессионизм, имажинизм, футуризм.

1

 8.12

15

 Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты “Яшь йөрәкләр” романын уку. Әсәрдә образлылык: образ, символ, деталь, аллегория).

1

15.12

16

Г. Ибраһимов “Татар шагыйрьләре” тәнкыйть мәкаләсе (өзекләр) Әдәби тәнкыйть.

1

22.12

17

Г. Исхакыйның тормыш  һәм иҗат юлы. “Көз” повестен уку. Г. Исхакый “Көз” повестенә анализ( әсәрдә сурәтләнгән дөнья: портрет, психологизм, деталь).

1

12.01

18

Г. Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз”. Образлар бирелеше. Фикер алышу.

1

19.01

19

Сыйныфтан тыш уку Г. Исхакый “Өч хатын белән тормыш”.

1

26.01

20

Б.с.т. үстерү Г. Исхакый буенча сочинение язу.

1

 2.02

21

Г.Тукай. Тормыш баскычлары Өзелгән өмит”, “Мәхәббәт”, “Кыйтга”, “Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”, “Сәрхәләүсез” шигырьләре.

1

 9.02

22

Сәгыйть Рәмиев “Җәмилә”, “сүзем һәм үзем”,  “Мин”, “Пәйгамбәр” шигырьләре.

1

16.02

23

Дәрдемәнд. Тормышы һәм иҗат юлы. Дәрдемәнд шигырьләрендә лирик герой. “Каләмгә хитаб”, “Яз чәчәге”, “Гөрләгән сулар башында...”, “Кораб”.

1

23.02

24

Дәрдемәнд. “Бүзләрем маналмадым”, “Без”, “Сеңеп җиргә”, “Куанды ил” шигырьләре.

1

 1.03

25

Б.с.үстерү “Минем яраткан шагыйрем” темасына сочинение язу.

1

  8.03

26

Г.Камалның тормышы һәм иҗат юлы. Мәгърифәт өлкәсендә күпьяклы эшчәнлеге. Беренче пьесалары. “Банкрот” комедиясе.

1

15.03

27

Ф. Әмирханның  “Фәтхулла хәзрәт” повестенда фантастик образ. Тема, проблема, идея, пафос.  “Шәфигулла агай” хикәясе.

1

 5.04

28

Сыйныфтан тыш уку Ф. Әмирхан “Хәят” Пейзаж, портрет. Психологизм. ”,”Галиябану”трагедиясе.

1

12.04

29

Сыйныфтан тыш уку М. Фәйзи “Ак калфак”.

1

19.04

30

Г. Рәхим  иҗаты турында белешмә “Идел” повесте, фикер алышу.

1

26.04

31

М. Галәү  “Болганчык еллар” романы. Образлар бирелеше.

1

 3.05

32

К.Тинчуринның  тормыш юлы.“Американ” комедиясе.

1

10.05

33

Сыйныфтан тыш уку К. Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”.

1

17.05

34

Арадаш йомгаклау контроль эш.

1

24.05

35

Һ.Такташның тәрҗемәи хәле, иҗаты, шәхесе.  “Җир уллары” трагедиясе. Трагедия турында төшенчә. Йомгаклау дәрес.

1

31.05

                                       

                                                                  Укыту-методик әсбаплар исемлеге

Әдәбият: (ХХ йөз башы һәм 20 нче еллар) татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфлары өчен дәреслек / М.Х.Хәсәнов, А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин, И.З.Нуруллин; А.Г.Әхмәдуллин редакциясендә. – Казан: Мәгариф, 2005.

Хрестоматия: А.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин.  “Әдәбияттан хрестоматия”, 10 нчы сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2005.

                                                    Өстәмә әдәбият исемлеге

  1.    Абдрәхимова Я.Х Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11нче      сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/.. Казан: Мәгариф,2007

2.     Әхмәдуллин А.Г.,.Галимуллин Ф.Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең  9 нчы сыйныфы өчен хрестоматия” Г - Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2005

3.  Әхмәдуллин А.Г.,.Галимуллин Ф.Г,.Нуруллин И.З  ” Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең  10 нчы сыйныфы өчен дәреслек, - Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2011,

 4. Әхмәдуллин А.Г., Галимулли Ф.Г.. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең  10 нчы сыйныфы өчен хрестоматия- Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2005

5. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И, Әминева. В.Р “ Әдәби әсәргә анализ ясау”: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика  колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/.-Казан:Мәгариф,2005

6. Миннегулов Х.Й”Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек”. - Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2011,

7, http://www.tatknigafund.ru/

8.http://miras.belem.ru/

Әсбап төре

Исеме

Сыйныф

Рус, татар, инглиз һәм немец телләрендә мультимедияле басма. ООО “Мастер”.

Габдулла Тукай. DVD.

  1. 1 нче том: “Тукай хакында”, “Галерея”.
  2. 2 нче том: Шигырҗләр, поэмалар.

5-11

Комплект - 6 CD

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия -  “Аксу” студиясе, 2008.

5-11

Татарстан мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү буенча “ВАМИН” Фонды. Дисклар коллекциясе. 2009.

Габдулла Тукай. Энциклопедия.

  1. DVD - Сайланма әсәрләр. Телеспектакль (татар телендә).
  2. DVD – Тукай. Фильм (татар, рус һәм инглиз телләрендә).
  3. DVD – Тормышы һәм иҗаты (татар һәм рус телләрендә).
  4. CD – Шигырьләр. Аудиокитап (татар телендә).

5-11

9. http://gabdullatukay.ru/

   

                 

                                          Якынча йомгаклау контроль тест

  1. Түбәндәге төшенчәләрнең кайсысы идеяне аңлата:
  • чынбарлыктагы вакыйгаларның, кеше характерларының билгеле бер эзлеклелектә сурәтләнүе
  • әсәр нигезенә салынган вакыйгаларга таянып күтәрелгән мәсьәләләр җыелмасы
  • әдәби әсәрнең бер эпизоды
  • әсәрдә куелган мәсьәләләрне хәл итүдән, чишүдән килеп чыга торган төп фикер
  1. Ф.Кәрим әсәре:
  • “Хат ташучы”
  • “Таныш моңнар”
  • “Гөлсем”
  • “Мәхәббәт тәүбәсе”
  1. Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты:
  • Т.Гыйззәт
  • А.Гыйләҗев
  • Һ.Такташ
  • Ш.Камал
  1. Х.Туфанның көйгә салынып, популяр җыр булып киткән әсәре:
  • “Туган тел турында җырлар”
  • “Ант”
  • “Агыла да болыт агыла”
  • “Кем сез?”
  1. Репрессияләнгән әдип:
  • Һ.Такташ
  • М.Җәлил
  • Ә.Еники
  • К.Тинчурин
  1. Ә.Еники әсәре:
  • “Алтынчәч”
  • “Ялгыз каз”
  • “Идегәй”
  • “Алар өчәү иде”
  1. ХХ гасырның 90 нчы елларында халыкка әйләнеп кайткан әсәр:
  • “Мәхәббәт тәүбәсе”
  • “Зәңгәр шәл”
  • “Олуг Мөхәммәд”
  • “Разведчик язмалары”
  1. Әсәрләрне һәм авторларны туры китерегез:
  • “Мокамай”                            - Х.Туфан
  • “Идегәй”                                - Һ.Такташ
  • “Идел егете”                           - Н.Исәнбәт
  • “Ак каен”                                 - Ф.Кәрим
  1. Сюжеттагы гадәттән тыш хәлләрнең символик-аллегорик сурәтләнешенә нигезләнгән лиро-эпик жанрдагы әсәр:
  • баллада
  • поэма
  • мәрсия
  • дастан


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы

10 нчы сыйныф өчен  татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы...

Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары

Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

VII сыйныфта татар теле һәм әдәбияты буенча КВН

Укучыларның үз фикерләрен дөрес, җыйнак, образлы һәм тулы итеп бирә белү күнекмәләрен камилләштерү, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен практикада куллана алуларына ирешү, фәнне тирә...

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...