VII сыйныфта татар теле һәм әдәбияты буенча КВН
методическая разработка (7 класс) на тему

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

Укучыларның үз фикерләрен дөрес, җыйнак, образлы һәм тулы итеп бирә белү күнекмәләрен камилләштерү, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен практикада куллана алуларына ирешү, фәнне тирәнтен өйрәнүгә омтылыш булдыру максатыннан уздырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn_vii_syynyfta_tatar_tele_hm_dbiyaty_buencha_kvn.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Әгерҗе шәһәре №4 гомуми урта белем бирү  мәктәбе

VII сыйныфта татар теле һәм әдәбияты буенча КВН

Эшкәртмәне әзерләде:

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Заһретдинова Әлфия Назиф кызы.

Максат:  1. Укучыларның үз фикерләрен дөрес, җыйнак, образлы һәм тулы

                    итеп бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.

                2. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен

                    практикада куллана белүләренә нәтиҗә ясау.

                3. Фәнне тирәнтен өйрәнүгә омтылыш булдыру.

Сәхнә бизәлеше:

Зур плакатка язылган:

Бүген була КВН-

Гаҗәп күңелле уен!

Укучылар көч сынаша,

Менә булыр тамаша.

Сәхнә шулай ук укучылар әзерләгән КВНга кагылышлы материаллар белән бизәлә.

КВНның барышы.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Бүген без сезнең белән рәхәтләнеп күңел ачарга, ял итәргә, шул ук вакытта үзебезнең зирәклегебезне, тапкырлыгыбызны, шаянлыгыбызны күрсәтергә җыелдык. Бүгенге КВНда ике команда көчләрен сынашырлар. Каршы алыгыз: “Өмет” һәм “Дуслык” командалары. (Командалар музыка астында чыга, аларны кул чабып каршылыйлар. Жюри әгъзалары белән таныштырыла).

1 ярыш. “Сәламләү”. 

Хәзер командаларның сәламләүләрен карыйбыз. Алар 5 минут эчендә капитаннары, эмблема һәм девизлары белән таныштырып, көндәш команданы сәламләргә тиеш.

2 ярыш. “Мәкальне таны”. 

Һәр команда көндәшенә конверт әзерләп килгән. Конвертта 5 мәкаль, ләкин алардагы һәр сүз антонимы белән алыштырылган. Мәсәлән, “Хайванга тау күммә, ул менәр” – “Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең”.

3 ярыш. “Рәсем буенча хикәя төзе”.

Командалар альбом битендә тузга язмаган рәсем ясап килгәннәр. Каршы команда рәсем буенча тасвирлама характерындагы хикәя уйлап чыгарырга тиеш. Билгеле бер вакыттан соң хикәя укыла, командаларның үз вариантлары белән дә таныштырыла.

4 ярыш. “Капитаннар ярышы”. 

1минут эчедә “Алтынчәч” сүзеннән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр ясарга.

5 ярыш. “Пантомимо”. 

Һәр команда бер татар шагыйренең шигъри әсәренә пантомимо күрсәтә. Каршы команда әсәрне танырга тиеш.

6 ярыш. “Җыр”. 

Һәр командадан бер укучы ялгыз татар җыры башкара.

7 ярыш. “Фразеологизмны дәвам ит”.

 Командаларга конверт бирелә. Ике конвертта да бер үк төрле 10 фразеологизмның алгы өлеше язылган. Командалар фразеологизмнарны төгәлләргә тиеш.

Колагына да ... (элми)

Борын ...(чөю)

Борчак ...(чәчү)

Балавыз ...(сыгу)

Кәкре ...(каенга терәтү)

Авыз ... (ачып калу)

Табан ...(ялтырату)

Тиле, тиле дигән саен ...(тигәнәк буе сикерә)

Каш ясыйм дип, ...(күз чыгару)

Иртәгә өчен ...(ишәк кайгырган)

8 ярыш. “Тәрҗемәсен әйт”. 

Командаларга конверт бирелә. Конвертларда бер үк төсле 10ар сүз язылган. Сүзләрнең татарчага тәрҗемәсен язарга.

Санаторий-

Врач-

Промышленность-

Власть-

Республика-

Экономика-

Аптека-

Договор-

Интеллигент-

9 ярыш. “Мәкальне дәвам ит”. 

Командаларга мәкальләрнең беренче өлеше генә язылган карточкалар бирелә. Мәкальләрне тулыландырырга тиешләр.

Ач эткә аш бирсәң, (тук эт шыңшый).

Кергәнче (чыгар җиреңне кара).

Тычканга үлем, (мәчегә көлке).

Иленнән аерылган, (канаты каерылган).

Бер төкерсә бер була, (ил төкерсә күл була).

Белгән белгәнен эшләр, (белмәгән беләген тешләр).

Тән җәрәхәте китәр, (тел җәрәхәте китмәс).

Исәр үзе атланган (ботакны кисәр).

10 ярыш “Шигырь яз”.

Командалар 4 юллык шигырь язарга тиеш. Беренче юлы: “Җәйге җылы кичләрдә”.

11 ярыш. “Җырны икенче көйгә сал”. 

Һәр команда өйдә көндәшенә шундый бирем әзерли: нинди дә булса бер җырны башка җырның көенә җырларга.

Соңыннан командаларның үз вариантлары да җырлап күрсәтелә.

Йомгаклау. Жюри очколарны әйтә, җиңүче команданы атый. Командаларга бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы

10 нчы сыйныф өчен  татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы...

Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары

Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары...

Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программалары

Татар мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында  куллану өчен эш программалары....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...