1 нче сыйныф , уку
рабочая программа на тему

Фаттахова Гульшат Шейхетдиновна

1 нче сыйныф өчен әдәби укудан ФДББС таләпләренә туры килгән эш программасы. Дәреслекнең авторы И.Л.Литвинов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_uku.doc247 КБ

Предварительный просмотр:

МБ утырышында “КАРАЛДЫ"

Беркетмә №

________/Кәримова З.И.. /

“______”       ________ 2015ел

"КИЛЕШЕНГӘН"

милли белем бирү буенча директор урынбасары

________/Әхәтова Г.Ш./

“___”  _________ 2015 ел

“РАСЛЫЙМ”

МБГБУ “171 нче УГББМ” директоры

___________/ Галиәкбәрова Р.Н

“_____” 2015 ел

Боерык № ____

Казан шәһәре Совет районы

“171 нче гомуми урта белем бирү һәм

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”

МБГБ учреждениесенең

1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәттахова Гөлшат Шәйхетдин  кызының

1 нче сыйныфлар өчен (рус төркеме)

әдәби укудан эш программасы

        Педагогик совет

                                 утырышында каралды

                                 Беркетмә №___  от

        “____”______ 2015 нче ел

2015/2016 нче уку елы

Әдәби укудан тематик план

Сыйныф: 1(рус төркеме)

Укытучы: Фәттахова Гөлшат Шәйхетдин  кызы

Сәгать саны: барлыгы  34; атнага 1 сәгать

Планлаштыру: “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010  нигезендә төзелде

Дәреслек: Татар теле. И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова,  1 нче сыйныфның рус  телендә сөйләшүче балалар  өчен татар теле дәреслеге. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2013 ел.

Өстәмә әдәбият: 1. С.Г.Вагыйзов “Кызыклы  грамматика” “Мәгариф” 1994

  1. Татарча-русча сүзлек, Казан, 2006  

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

  1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль закон  (29.12.2012, 273-ФЗ)
  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, (No 68, 22.07.2013);
  3. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган  укыту планнары турындагы инструктив хат (Приказ No7699/12, 23.06.2012);
  4. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (ТР Министрлар кабинеты карары, 25.10.2013, No794);
  5. К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа (1-4нче сыйныфлар), Казан: Мәгариф,  2011
  6. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының төп һәм гомуми урта белем мәктәпләре өчен “ Татар теле” һәм “Татар әдәбияты” фәннәреннән үрнәк программаларны раслау турында №933/14  24.02.2014 боерыгы
  7. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 нче ел 8 нче июнь 576 номерлы боерыгы белән федераль исемлеккә дәреслекләрнең үзгәреше турында хат
  8. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.
  9. 2015/2016 нчы уку елына Казан шәһәре Совет районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  171 нче гомуми урта белем мәктәбе"муниципаль бюджет  учреждениесенең укыту планы 
  10. И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова. Татар теле һәм уку китабы.  1 нче сыйныф – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2013

Эш программасы структурасы.

Татар  теленнән эш  программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

  1. Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның максатлары 

1 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру: 

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле һәм әдәбияты” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

–    Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Закон (№443РТот18.07.2004г.) нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын  формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.    Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм  хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

Бурычлар

  1. Фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат  бирү;.
  2. Татар теленең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү
  3. .Сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү.
  4. Укучыларда татар этнокультурасы буенча мәгълүматлылыкны үстерү.
  5. Бирелгән ситуация буенча диалогик һәм монологик сөйләм булдыруга ирешү.
  6. Карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм текстта күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү.
  7. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.  Аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешү.
  8. Укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли алу һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештыра алу күнекмәләре булдыру.

  1. Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Татарстан  Республикасы мәктәпләре өчен башлангыч белем бирү баскычында татар теле һәм әдәби укуга 1 нче сыйныфта  сәгатьләр саны бүленеше түбәндәгечә күрсәтелә.

I сыйныф – 4 сәгать – 136 сәгать.

Укучыларның белемен һәм әзерлек дәрәҗәсен истә тотып һәм әдәбият дәресләре аерым дәреслек һәм программа буенча укытылганга күрә, 1 нче сыйныфта әдәби уку өчен 34 сәгать бүлеп алынды. Татар теленнән эш программасы Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. авторлыгында чыккан программага (Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.) нигезләнеп төзелде.

Бу программа атнага 1 сәгатьтән, елына 34 сәгать исәбеннән төзелде.

  1. Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләренә таләпләр

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының  төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш,  ә системаны барлыкка китерүче төп компонент – нәтиҗә: шәхескә кагылышлы, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез  барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту системасына да карый.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән әдәби уку дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа.

  1. Шәхси УУГ
  • үзлегеннән белем алырга өйрәнү;
  •  иҗади сәләт тәрбияләү;
  •  компетентлы, үзаң күнекмәләре булдыру;
  •  үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерү сәләте булдыру;
  •  үз-үзенә тәнкыйди карашта тору;
  •  тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес булу
  1. Метапредмет
  1. Танып белү УУГ
  • фәнни дөнья сурәтен аңлаучы;
  •  үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган;
  •  уку, белем алу чараларын күзаллый  торган;
  •  репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән;
  •  рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү
  1. Коммуникатив УУГ
  • аралашу компетенциясен үстерү;
  •  тыңлау күнекмәләрен булдыру;
  •  диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белемгә ия булу;
  •  укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру;
  •  логик фикерләү сәләтен камилләштерү;
  •  сөйләм культурасын үстерү.
  1. Регулятив УУГ
  • яңа максатлар кую;
  • килешүләр ярдәмендә проблемалы ситуацияләрдән чыгу;
  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
  1. Предмет нәтиҗәләре.

I. Сөйләшү.

Диалогик сөйләм.

1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

– сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

– дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

– җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

– өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

Ишетеп аңлау (аудирование).

Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

– нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

– сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

      – ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

Уку.

Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:  

– Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.

– Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.

–  Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор һ.б.

–  Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.

– Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.

Язу.

– 1 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.

– Иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.

–Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.

  1. Укыту курсы темалары эчтәлеге:

Төп темалар

Белем һәм күнекмәләр

1

Исәнме, мәктәп!

Син кем?, Бу кем?, Бу нәрсә? сорауларына җавап  бирү  һәм аларны куя белү; нинди?, сорауларына җавап бирү һәм аларны куя белү; исем+сыйфат белән   сорау-җавап күнекмәләре. Инкяр җөмлә калыбы.

Кем  дежур? Мин дежур формасы. “Түгел” формасын модельләштерү.

1

2

Гаилә.

“Гаилә”  темасына караган лексиканы

2

3

Сәламәт бул!

“Сәламәт бул!”  темасына караган лексика

2

4

Шәһәрдә.

“Шәһәрдә”  темасына караган лексика

3

5

Уенчыклар кибетендә

“Уенчыклар кибетендә”  темасына караган лексика

2

6

Киемнәр кибетендә

“Киемнәр кибетендә”  темасына караган лексика

2

7

Ашамлыклар кибетендә

“Ашамлыклар кибетендә”  темасына караган лексика

2

8

Ел фасыллары

“Ел фасыллары”  темасына караган лексика

3

9

Яңа ел бәйрәме

“Яңа ел бәйрәме”  темасына караган лексика

2

10

Без кунакка барабыз

“Кыргый хайваннар һәм кошлар”  темасына караган лексика

3

11

Йорт хайваннары һәм кошлар

“Йорт хайваннары “темасына караган лексика

2

12

Кыргый хайваннар һәм кошлар

“Кыргый хайваннар һәм кошлар”  темасына караган лексика

2

13

Әниләр бәйрәме

“Әниләр бәйрәме”  темасына караган лексика

3

14

Бакчада

“Бакчада”  темасына караган лексика

2

15

Җәйге ял.

“Җәйге ял”  темасына караган лексика

2

16

Резерв сәгатьләр

1

  1.   Планлаштырылган нәтиҗәләр
  1. Укытуның шәхси нәтиҗәләре
  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
  1. Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  1. Предметка  кагылышлы нәтиҗәләре:

Лексик минимум.

  • Исәнме, мәктәп! исәнмесез, исәнме, сәлам, укучы, укытучы, мин, син, ул, алар, бу, мәктәп, нәрсә?, кыз, малай, әйе, юк, китап, дәфтәр, каләм, сау булыгыз, сау бул, рәхмәт, түгел, акбур, такта, бас-, утыр-, яз-, укы-,нишли
  • Гаилә әти, әни, абый, апа, эне, сеңел бабай, гаилә, кара-, сыйныф,  бала, ничә?, ничек?, яшә-, өй, эшлә-, әби, яхшы, һәм, яшь, нинди?, бар, исем, зур, кечкенә
  • Сәламәт бул! авыз, аяк, бармак, баш, борын, колак, бит, тел, теш, сабын, күз, кул, муен, чәч, су, ю-
  • Шәһәрдә урам, йорт, тар, киң, һәйкәл, кая?, чиста, биек, матур, озын, кыска, кайт, кайдан?, бар-, кибет, китапханә
  • Уенчыклар кибетендә уенчык, уйна-, белән, курчак, туп, ал-, аю, эт, кирәк (түгел), бир-, төлке, песи, әйт-, кит-, кил
  • Киемнәр кибетендә кием сал-, бүрек, күлмәк, чалбар,ки-
  • Ашамлыклар кибетендә шикәр, чәй, аш, эч-, аша-, май, икмәк, сөт, яшелчә, алма, шикәр  
  • Ел фасыллары кыш, яз, җәй, көз, салкын, аяз, хәзер, җил исә, яңгыр, җылы, һава, кояш, кар ява, көндез, болыт, бүген, иртәгә, кичен
  • Яңа ел бәйрәме бәйрәм, бүләк, Кыш бабай, Кар бабай, Яңа ел, бүләк ит, Кар кызы, чыршы, яңа, ел
  • Без кунакка барабыз чынаяк, тәлинкә, пычак, кашык, тәмле, баллы, бал, гөбәдия, чәкчәк, пешер-, өчпочмак, кыстыбый, коймак
  • Йорт хайваннары һәм кошлары песи, үрдәк, эт, кош, тавык
  • Кыргый хайваннар һәм кошлар кыргый, бүре, төлке, тиен, куян, керпе, сары, зәңгәр, төс, урман, оч-, ак, кара, кызыл, яшел, куркак
  • Әниләр бәйрәме булыш-, идән, ай, сөрт-, бергә, көн, кайчан?, кичә
  • Бакчада үс-, агач, кишер, бакча, кыяр, суган, чәчәк, кәбестә
  • Җәйге ял табигат,  гөмбә, йөр-, елга, күл

Укучылар үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары

  1. 1. Син (ул,бу,сез,алар) кем(нәр)?
  2. Мин - Азат. Ул - укучы. Бу - әни. Без – укучылар. Алар — балалар.        
  3. 2. Бу нәрсә?
  4. Бу – китап.
  5. 3. Болар нәрсәләр?
  6. Болар – китаплар.
  7. Болар кемнәр?
  8. Болар – балалар.
  9. 4. Бу дәфтәрме?        
  10. Әйе. Бу — дәфтәр. Юк. Бу — дәфтәр түгел, бу — китап.
  11. 5. Азат бармы?
  12. Әйе, Азат бар.        
  13. Азат юк.        
  14. 6. Китап нинди?
  15. Китап матур.
  16. 7. Бу нинди китап?
  17. Бу — матур китап.
  18. 8. Китап кайда?Китап өстәлдә.
  1. 10. Укучы нишли?      
  2. Укучы яза (әйтә, укый, сөйли).
  3. 11. Укучы кайдан кайта?
  4. Ул мәктәптән кайта.
  5. 12. Укучы кая бара?
  6. Ул мәктәпкә бара.        
  7. 13. Бу ничәнче мәктәп?
  8. Бу — беренче мәктәп.        
  9. 14. Сыйныфта ничә укучы бар?
  10. Сыйныфта 10 укучы бар.        
  11. 15. Ул ничек укый?        
  12. Ул яхшы укый.        
  13. 16. Китап нәрсә турында?
  14. Китап балалар турында.
  15. Ул кем турында сөйли?        
  16. Ул Азат турында сөйли.        
  17. 17. Ул кем белән уйный?
  18. Ул Азат белән уйный.        
  19. 18. Ул нәрсә белән кайта?
  20. Ул трамвай белән кайта.

  1. Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау.

Сүзләр, сүзтезмәләр

0,1 – 0,2 минут

0,2 – 0,4 минут

0,3 – 0,5 минут

2.

Диалогик сөйләм.

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм.

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

4.

Уку.

15-25 сүз

25 – 35 сүз

35-45 сүз

45-55сүз

5.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

Кулланылучы методлар һәм алымнар, технологияләр.

Аңлы-коммуникатив, репродуктив методлар, эзләнү методы.  Мәгълүмати технологияләр, проблемалы укыту технологиясе.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа:

 “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан  программа: 1-11 нче сыйныфлар.Төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова – Казан, 2011), Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар -Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова,    Р.Л.Малафеева, Казан – 2014)  .

Дәреслек:

И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова. Татар теле һәм уку китабы.  1 нче сыйныф – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2013

1 А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту ме-тодикасы нигезләре»  Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008

  1. Р.Р.Нигматуллина «Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык». Морфология. В 2-х частях Яр Чаллы, 2009.
  2. Хайдарова Р.З. , Гиниятуллина Л.А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Набережные Челны, 2004.
  3. Игламова Ә. Ф., Гаряпова Г. Н. Рус телендә сөйләшүче балаларга телдән әзерлек курсы буенча тыңлап аңлау күнегүләре.
  1. Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах.

2. Компакт-диск  “Татар телен өйрәнәбез” сериясеннән.

4. Тематик папкалар: “Киемнәр”, “Ел фасыллары”, “Татар халык ашлары”, “Җиләк- җимешләр”, “Яшелчәләр”, “Кыргый хайваннар”, “Йорт хайваннары”.

Дәреснең темасы

Сәг саны

Дәрес тибы

КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘ

Үткәрү вакыты

метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы

план

фактик

1

“Бу кем / нәрсә? Кыз / алма нинди?” сораулары. [а] [әо] [ә] [е] авазлары

1

ЛКК

Коммуникатив : Дәрескә максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү. Үз хезмәтеңне оештыра белү. Китап, алма, малай, апа, кем, нәрсә сүзләрен дөрес әйтеп истә калдыру һәм сөйләмдә активлаштыру. Исәнләшә белү;

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, раслый белү; Бу кем?, Бу нәрсә? сорауларына җавап бирү, һәм аларны куя белү.

укучыларда телне өйрә-нүгә омтылыш, теләк, уңай мөнәсәбәт булдыру, уку әсбапларына карата карата сакчыл караш, төрле телләрне өйрәнүгә омтылыш тудыру, телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш

тәрбияләү

2

“Бу кем / нәрсә? Кыз / алма нинди?” сораулары. Сүзләргә аваз анализы.

1

Д/МС

Коммуникатив : Бу кем/нәрсә? структурасын ныгыту. Дәрестә кулланган җөмлә калыпларын модельләштерү;

Регулятив: ихыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Танып белү: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу.

әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, раслый белү; Бу кем?, Бу нәрсә? сорауларына җавап бирү, һәм аларны куя белү.

укучыларда телне өйрәнүгә омтылыш, теләк, уңай мөнәсәбәт булдыру, уку әсбап-ларына карата карата сакчыл караш, төрле телләрне өйрәнүгә омтылыш тудыру, телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш  тәрбияләү

3

Раслау җавабы белән гомуми сорау. –мы кисәкчәсе.

1

ЛКК

Коммуникатив : Төркемнәрдә, парларда эшли белергә өйрәтү. ”Исәнмесез, малайлар, кызлар”. Малайлар\кызлар, утыры-гыз\ басыгыз! формаларын  ныгыту.

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели;

Танып белү: логик фикерләү.

зат алмашлыкларын дөрес куллану. Бу нинди сан? Ничә? сорауларына  җавап

бирү,  сорау җөмләләрне дөрес интонация белән әйтүгә игътибарны арттыру

яшьтәшләр  һәм  өлкәннәр  белән

хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү

4

Раслау җавабы белән гомуми сорау. [ң] авазы.

1

ЛГКК

Коммуникатив : Эш сыйфатына бәя бирә белү. “Түгел” формасын

модельләштерү;

Регулятив: ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Танып белү: төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Сыйныф бүлмәсендәге әйберләрне дөрес итеп әйтә белүгә ирешү,

Иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү

 

5

Берлек сандагы зат алмашлыклары. [җ] авазы.

1

ЛКК

Коммуникатив : Парларда һәм күмәк эшли белү, берлек һәм күплек сандагы әйберләрне белдерә торган калыпларны аеру;

Регулятив: дәрестә эш урынын

мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Танып белү: логик фикерләү.

[җ] авазының дөрес әйтелеше һәм дөрес уку осталыгы.Сүзләрне берлектә, һәм күплектәге формаларын гамәли үзләштерү.

иптәшең белән сөйләшә,башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү

6

Исемнәрнең күплек саны һәм алар. [w] авазы.

1

Д/МС

Коммуникатив : Күплек сандагы исемнәрне алар формасы белән үзләштерү;

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели;

Танып белү: логик фикерләү.

[о] авазларының  дөрес әйтелеше һәм дөрес уку осталыгы.

иптәшең белән сөйләшә,

башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү

7.

Исемнәрнең күплек саны һәм алар. Кабатлау.

1

ЛКК

Коммуникатив : Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Танып белү: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу.

1-3кә кадәр саннарны гамәли үзләштерү. “Алар”,“Ничә?” формаларын  һәм сан+исем констркуциясен гамәли куллану күнекмәләре.

Яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү, милли горурлык хисләре форма лаштыру.

8.

1 зат күплек сан ТА. [о] авазы.

1

ГКК

Коммуникатив : Сөйләм этикетының үрнәкләрен сөйләмдә куллана белү, -мы\-ме кисәкчәләрен яңа лексикада куллану. Катлаулырак җөмләләрдә ”түгел” формасын бирү;

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели;

Танып белү: төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Сыйныф бүлмәсендәге әйберләрне дөрес итеп әйтә белүгә ирешү,

Татар телен яхшы өйрәнү теләген үстерү, толерантлык тәрбияләү.

9

2  зат күплек сан ТА. [һ], [w] авазы.

1

ГКК

Коммуникатив : “Кабатла (гыз) “+  “Дәрес тәмам!” формасын кертү;

Регулятив: ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Танып белү: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу.

“Түгел” формасына карап, дөрес җавап бирү осталыгы.

һәр эшне ахырына  кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

        

10

2 зат күплек сан ТА. Ныгыту.

1

ЛГКТ

Коммуникатив : “Дәрес тәмам!” формасын ныгыту. Бирелгән алмашлыклар белән җөмлә модельләре төзү;

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру.

Катлаулырак җөмләләрдә ”түгел” формасын карап,

җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына  кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

11

3 зат берлек сан ТА. Санамыш.

1

ГКК

Коммуникатив : әңгәмәдәшең белән сөйләшә белү, ”Җавап бир”формасын ныгыту;

Регулятив: укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

Танып белү: тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану

 Аның... + ы/е констркуцияләрен  үзләштерү

Татар теленә карата кызыксыну , хөрмәт уяту,

 

12

3 зат берлек сан ТА. Әле фигыль белән.

1

ГКК

Коммуникатив : Парларда эшли белү, диалоглар төзү. Сөйләм этикетының үрнәкләрен сөйләмдә куллана белү, “әле”  сүзен сөйләмдә активлаштыру;

Регулятив: ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Танып белү: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

[ы], [къ] , [ч] авазының дөрес әйтелеше һәм дөрес уку осталыгы.

.

Татар телен яхшы өйрәнү теләге н үстерү, һәр эшне ахырына  кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

13

Фигыльнең 3 зат берлек саны. Текст уку тәртибе.

1

ЛГКК

Коммуникатив : Аралаша белү сәләтен үстерү. Үзләштерелгән белемнәрне тормышта гы вакыйгаларда куллану өчен файдалану, җөмләдә  Кем? Нәрсә? Нинди? cорауларына җавап бирә торган сүзләр өстендә эш;

Регулятив: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Танып белү: төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

[Ө] авазының дөрес әйтелеше һәм дөрес уку осталыгы.

Толерантлык тәрбияләү.

 

14

Фигыльнең 3 зат берлек саны. Тизәйткеч.

1

ГКФ

Коммуникатив : Дәрескә кирәкле уку әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү. Берлек сандагы  исемнәрдә тартым кушымчаларын сөйләмдә ныгыту;

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат

куя, бурычларны билгели;

Танып белү: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

Раслау һәм сорау җөмләләрдә фигыльнең  ике тибын да сөйләмдә куллануга ирешү; бу җөмләләрнең төрле формаларын төзү осталыгы.

аралашу культурасы тәрбияләү, Яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү.

15

3 зат + -м – 1 зат

1

ЛКК

Коммуникатив : Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу . Чагыштыру: берлек сан с хикәя фигыльнең ясалышлары. Тизәйткечләр, табышмаклар өйрәнү;

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану

Iзат+м, II зат +м конструкцияләрен  ка-батлау. Хикәя фигыльнең берлек санда ул, мин алмашлыклары белән сөйләмдә куллану күнекмәләре

Яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү.

 

16

1, 2  зат берлек сан фигыль

1

ЛГКК

Коммуникатив : Таблица белән эшли белү. Үзләштерел гән белемне куллана белү.Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү, Мин+-м, ул+-сың\-сең, структураларын  

җөмләләрдә куллану;

Регулятив: ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Танып белү: төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

 Рәсемнәргә карап , Ул нишли?  Мин нишлим? Син  нишлисең? структураларын истә калдыру.

Яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү.

17

Барлык зат фигыльләрне сөйләмдә куллану.

1

ГКФ

Коммуникатив : Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү. Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели белү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү. Кара(гыз) (әле)! формасын кертү. Өйрәнелгән фигыльләрне зат-сан белән  төрләндерү;

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели;

Танып белү: төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Кем?- Кемнәр?, Нәрсә?-Нәрсәләр? алмашлыклары белән җөмләләр төзү осталыгы.

Аралашу культурасы тәрбияләү.

18

Картина буенча сөйләм төзү “Алсу һәм аның гаиләсе”.

1

ГКФ

Коммуникатив : Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру. Танып белү активлыгын үстерү. Сыйфат+исем  структурасын бирү.  Күплек сандагы исемнәрне алар формасы белән үзләштерү;

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

[о] авазларының  дөрес әйтелеше һәм дөрес уку осталыгы.

иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү

19

Урын –вакыт килеше. Табышмак.

1

ГКК

Коммуникатив : Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү. Аңлату: сингармонизм законына буйсынып, сүз ахырындагы хәрефкә карап, фигыльгә -да/-дә, -та/-тә аффиксларын ялгау;

Регулятив: ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Танып белү: төп  мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү

Сүз ахырында торган авазларны ачык итеп һәм төгәл аффикслар кушып әйтү. Фигыльдән башка кайда? соравы белән җөмлә конструкциясен истә калдыру.

Башка милләт кешеләренә карата шәфкатьлелек, хөрмәт хисләрен

үстерү.

20

Бар фигыле белән гомуми һәм максус сораулар. Дилог “Бакчада”.

1

ГКК

Коммуникатив : Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү. Кем? Кемнәр?, Нәрсә? Нәрсәләр?сүзләре белән сорау җөмләләр төзү. Фигыль+бар төзелмәсен активлаштыру. Тәрҗемә итү.;

Регулятив: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Танып белү: тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

У-в.к  +бар төзелмәләрен актив куллануны камилләштерү. Әйе сүзе белән раслау җөмләләрне сөйләмдә актив куллануны камилләштерү.

Иптәшең белән сөйләшергә

башкаларны тыңларга өйрәнү

21

Урын –вакыт килеше белән барлык тип сорауларны куллану.

1

Д/МС

Коммуникатив : “Ничә?” формаларын ныгыту. Өйрәнгән сыйфатлары кабатлау. Кроссворд чишү.;

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

Танып белү: логик фикерләү

Үзенчәлекле татар авазларын дөрес әйтү, иҗек калыпларын гамәли куллану.

Яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү, милли горурлык хисләре формалаштыру.

 

22

Урын –вакыт килеше белән барлык тип сорауларны куллану. Табышмак.

1

Коммуникатив : Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру. У.-в. килеше сораулары һәм кушымчаларын сөйләм күнекмәләре өстендә ныгыту.

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

Танып белү: төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

У-в.к  төзелмәләрен  сөйләмдә актив куллану осталыгы.

Аралашу культурасы тәрбияләү, Яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү.

23

Урын –вакыт килеше белән барлык тип сорауларны куллану. “Минем гаиләм” тексты.

1

ЛГКТ

Коммуникатив : Анализ, синтез, гомумиләштерү, системалаштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү. Пассив рәвештә Сорау бир! формасын кертү.

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү өчен алгоритм булдыру .

к, п хәрефләренә беткән исемнәргә I зат берлек санның  тартым кушымчаларын ялгау үзенчәлекләре

Чын дуслык кадере, ялгыш адым ясамаска кирәклек турында аңлату.

24

Юнәлеш килеше. “Бака, ...” шигыре.

1

Коммуникатив : Үз эшеңне планлаштыру, контрольдә тоту, бәя бирү. Кая?+га,гә\ -ка,кә кушымчаларын дөрес куллануны кабатлау

Диалог төзү;

Регулятив: укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

Танып белү: төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү

Ю. к.  кушымчаларын махсус һәм гомуми сораулар белән      сөйләмдә куллануга ирешү; сорау җөмләнең төрле формаларын төзү модельләре.  

Аралашу культурасы тәрбияләү. Әхлак тәрбиясе бирү.

. 

25

Раслау җөмләдә юнәлеш килеше. Табышмак.

1

ГКК

Коммуникатив : Җөмлә төзү, тәрҗемә итү. Команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру. Үзенчәлекле хәрефләрне классификацияләү.–и(й)  хәрефләренә беткән исемнәргә I  зат берлек санның  тартым кушымчаларын кабатлау;

Регулятив: ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Танып белү: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

–и(й)   хәрефләренә беткән исемнәргә Iзат берлек санның  тартым кушымчаларын ялгау үзенчәлекләре.

Гаиләгә карата шәфкатьлелек, хөрмәт хисләрен

үстерү, татар телен яхшы өйрәнү теләге н үстерү,

26

Юнәлеш килеше. Белән сүзе. “Цирк” тексты.

1

ЛГКК

Коммуникатив : Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: логик фикерләү

Ю. к.  зат алмашлыкларын сөйләмдә кулланырга күнектерү. Кем белән? Нәрсә белән?  модельләрен өйрәнү осталыгы.

Аралашу культурасы тәрбияләү. Әхлак тәрбиясе бирү.

27

Юнәлеш килеше. Миңа, сиңа сүзләрен сөйләмдә куллану.

1

Коммуникатив : Җөмлә төзү, тәрҗемә итү. Команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру..;

Регулятив: ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Танып белү: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

Iзат берлек сан  тартым кушымчалары белән җөмлә калыпларын гамәли үзләштерү.

Әхлак тәрбиясе бирү, сәламәт яшәү рәвеше ту рында мәгълүмат бирү.

28

Юнәлеш килеше. “Куянкай” шигыре.

1

ЛКК

Коммуникатив : Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү;

Регулятив: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү

Танып белү: логик фикерләү

 Ң хәрефен дөрес әйтелеше осталыгы. Исемнәргә II зат берлек сан тар-тым кушымча-ларын ялгау үзенчәлекләре.  

Әхлак тәрбиясе бирү, сәламәт яшәү рәвеше ту рында мәгълүмат бирү.

29

Юнәлеш килеше. “Кыргый хайваннар” тексты.

1

Коммуникатив : Бирелгән алмашлыклар белән җөмлә модельләре төзү. Төркемләү: микъдар саннарын тану. Гомумиләштерү: 4-5 саннарын сорау алмашлыгы ярдәмендә төрле формаларда ясау.

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү

Танып белү: логик фикерләү

4-5 саннарын сорау алмашлы-гы ярдәмендә төрле формаларда ясау

күнекмәләре.

Чын дуслык кадере, ялгыш адым ясамаска кирәклек турында аңлату.

 

30

Чыгыш килеше. “Шәһәрдә” тексты.

1

ГКФ

Коммуникатив : Җөмлә төзү, тәрҗемә итү. Төгәл әйтү: укытучы күрсәткән хәрефләрне дөрес әйтү һәм язу;

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: логик фикерләү

Һ, һ хәрефләренең әйтелеше һәм сүзнең башында, уртасында,

 дөрес уку һәм язу осталыгы;

аралашу куль-турасы тәрбияләү, яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү.

 

31

Чыгыш килеше. Шигырь.

1

ЛКФ

Коммуникатив : I һәм II зат берлек сан  тартым кушымчаларын таркатып һәм аралаштырып бирү

Регулятив: ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Танып белү: төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү

Сүзләргә тартым кушымчаларын ялгап, сорау җөмлә төзү күнекмәләре.

Толерантлык тәрбияләү, аралашу культурасы тәрбияләү

 

32

Чыгыш килеше. “Авылда кунакта”

1

ГКК

Коммуникатив : Парларда эш. Төрле типтагы күнегүләр башкару.. Ч.к. өйрәнгән сүзләрдә ныгыту. Алар-алардан; мин-миннән; син-синнән  структуралары өстендә эш. Син алмашлыгын өйрәнгән килешләр белән төрләндерү;

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

Танып белү: төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү

Сүз ахырында торган авазларны ачык итеп һәм төгәл аффикслар кушып әйтү осталыгы. Алар-алардан; мин-миннән; син-синнән

конструкция-сен истә калдыру.

татар телендә аралашуга омтылышны үстерү, вакытны файдалы  үткәрүнең һәм укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау

33

Йомгаклау

1

ГКК

Коммуникатив : Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый. Микродиалоглар һәм микромонологлар  төзү;

Регулятив: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Танып белү: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу.

Өйрәнелгән темалар буенча белем мониторингы.

34

Резерв сәгать

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...