“Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”.
план-конспект урока

Мисалова Гөлия Наилевна

“Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon endsh_suzr_yanynda_tynysh_bilgelre.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

“Эндәш сүзәр янында тыныш билгеләре”.

Тема:  Эндәш сүзәр янында тыныш билгеләре

Максатлар: 1. Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре турында          

               гомуми мәгълүмат бирү;

     2. Фикерли белү сәләтен үстерү;

     3. Тыныш билгеләрен дөрес куюның әһәмиятен аңлату.

Материал: Зәкиев М.З., Ибраһимов.С.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек/ М.З.Зәкиев, С.М. Ибраһимов.-Казан, Мәгариф, 2008.

Җиһазлау: “Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”дигән темага плакат, карточкалар.

Дәрес тибы: Яңа материлны аңлату

Дәрес методы: укытучы сүзе;

                        укучы сүзе;

                        әңгәмә.

Дәрес планы

I. Башлам

1. Исәнләшү;

2. Укучыларны барлау.

II. Актуальләшерү

1. Эндәш сүзләр турында булган белемнәрне искә төшерү;

2. Үткән теманы кабатлау.

III. Яңа материалны аңлату

1. Эндәш сүзләр турында белешмә бирү, аңлатып узу.

2. Дәреслектәге кагыйдәне уку, эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре турында фикер алышу.

IV.Булган белемнәрне ныгыту

1. 65 нче күнегүне эшләү.

2. Бирелгән җөмләләрдән эндәш сүзләрне аерып язу.

V. Гомумиләштереп кабатлау

Карточкаларда бирем: бирегән җөмләләрдә эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен куярга.

VI. Өй эше бирү

 VII. Билгеләр кую

Дәрес барышы

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез!

Укытучы: Сезне күрүемә бик шатмын, утырыгыз. Ә сездән дәрес барышында актив катнашып утыруыгызны сорыйм. Укучылар, сез аныклагычлар, өстәлмәләр янында тыныш билгләре куелу очракларын карап киткән идегез, һәм сезгә өй эше итеп нәрсә бирелән иде?

Укучы: Өстәлмәләр кергән өч җөмлә язып килергә иде.

Укытучы: Әйдәгез әле, тикшереп китик.

 (Өй эшен тикшерү)

Укытучы: Молодцы! Калганнарыгызның дәфтәләрен җыеп алгач тикшерермен. Ә бүген яңа тема – “Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз әле.

Укучылар, әйтегез әле, сезнең эндәш сүзләр турында ишеткәнегез бармы? Нинди сүзләгә эндәш сүзләр диләр?

Укучы: Кемгә дә булса эндәшеп әйткән сүзне эндәш сүзләр дип атыйлар.

Укытучы: Бик дөрес, Айсылу. Менә мин әле нинди эндәш сүз әйттем?

Укучы:Айсылуга эндәштегез.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Димәк, сез эндәш сүзләрне аера беләсез инде. Эндәш сүзләр дип без кемгә, нәрсәгә дә булса  мөрәҗәгать итеп, эндәшкән сүләрне атыйбыз. Эндәш сүзләр җөмлә башында да, уртасында да һәм ахырында да килә ала. Хәзер без һәр очракка аерым- аерым тукталырбыз. Менә шушы плакатка карагыз әле.

Эндәш сүзләр:

1. Җөмлә башында килсә, өтер яки өндәү билгесе куела:

Әнием! Мин сине бик яратам.

Ләйсән, китабыңны биреп торчы?!

2. Җөмлә уртасыда килсә, ике яктан да өтер белән аерыла:

Тыңла әле, Алия, Бер сүз әйтәм.

3. Җөмлә ахырында килсә, эндәш сүз алдыннан өтер кула:

Мин синең кайтуыңны көтәрмен, әтием.

   Ә хәзер дәреслекләрегезнең 59 нчы битен ачып, кагыйдәне укыйсыз.

  Ярый, ә хәзер белемнәрне тикшереп карыйк әле. Шул ук биттә 65нче күнегү бирелгән. Нәрсә эшләргә кушылган икән, Назлыгөл укып кит әле безгә.

Укучы: Өзекләрдәге эндәш сүзләрнең урыннарын билгеләгез һәм тыныш бигеләренең куелышына аңлатма бирегез.

Укытучы: Рәхмәт, утыр. Димәк, эшли башлыйбыз.

(65 нче күнегүне эшләү)

Укытучы: Бик әйбәт! Сез эндәш сүзләрне аерып ала беләсез инде.Әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Мин сезгә җөмләләр укыйм, ә сез эндәш сүзләрне генә мин өләшкән битләргә язып барырга тиеш буласыз.

Җөмләләр:

1.Беләсеңме, Азат, пәринең үзен күрдем бугай мин.

2. Бу – без бергә йөргән бакча бит. Хәтерлисеме, Алия?

3. Бәйрәмгә Айдар да килгән иде.

4. Гөлчәчәк, синең күлмәген бигрәк матур.

5. Әни, мин кайттым.

6. Җилләр, җилләр! Сез җитез...

7. Кояш, чык- чык- чык!

   Тәмле ботка ирермен.

8. Йокла, бәбкәм, әлли – бәлли- бәү!

9. Алсу кайтып килә.

10. Казан – Татарстанның башкаласы.

     

    Кем ничә эндәш сүз язды, саныйсыз да шул санны язып, түгәрәк эченә алып куябыз. Булдымы? Ә хәзер кемнәрнең 7 булды, кулларыгызны күтәрегез әле. Әйдә, Булат. укып чык безгә.

Укучы: 1. Азат

            2. Алия

            3. Гөлчәчәк

            4. Әни

            5. Җилләр, җилләр

            6. Кояш

            7. Бәбкәм.

Укытучы: Бик дөрес. Молодцы! Мин сезнең эшегездән кәнәгать.

Тыныш билгеләрен ничек куярсыз икән, шуны да тикшереп китик әле. Мин сезгә карточкалар өләшәм, сез эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен дөрес куярга тиеш буласыз.

(10 минут бирелә)

КАРТОЧКА №1.

1. Малай төш әле кыйма ашыннан.

2. әйдә дустым безнең якка,

   Бзне чяка күңелле.

3. Гаеп итмәгез инде иптәшләр.

4. Малайлар беләнкызлар каа-кары тезелп утырдылар.

5. - Әби кя барасың?

    - Бабаңнарга барамын.

КАРТОЧКА “№2.

1. Укучылар дәфтәрләрегезне җыеп бирегез ле.

2. – Песи кая барасың?

    - Әбләргә барамын.

3. Бик сагынам сезне дусларым.

4. Әбиләр һәм бабайлар мчет каршынаҗыелгннар.

     5. Сине генә көтәбез Лилия.

 

Эшләп бетергәч, карточка артына исем фамилияләрегезне язып, миңа тапшырыгыз. Икенче дәрескә билгеләрен әйтермен. Дәрес бетте, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Модаль сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Модаль  сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.Конспект....

Кайда хезмәт, шунда хөрмәт Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.

         Кайда хезмәт, шунда хөрмәт   (Аналитик иярчен   җөмләләр янында тыныш билгеләре. IX сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртм...

"Кайда хезмәт, шунда хөрмәт ”( Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре. )

"Кайда хезмәт, шунда хөрмәт  ”( Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш  билгеләре)  Татар теленнән  дәрес эшкәртмәсенә презентация....

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...

Аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре

Сингапур методикасы кулланып,мәдәният елы уңаеннан төзелгән дәрес конспекты...

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

Бүгенге көндә мәктәпләр дистанцион уку чорында яши. Укытучылар белем бирүнең төрле ысулларын эзлиләр. Шундый ысулларның берсе: факультатив аша эшләү. Әлеге материал  "Тиңдәш кисәкләр я...