"Ике пирожный" 5 класс, Хәйдәрова. ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән дәрес
план-конспект урока на тему

Галиахметова Ильфира Фаритовна

"Ике пирожный" 5 класс, Хәйдәрова. ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_-_oyd_bulyshchy.docx24.12 КБ

Предварительный просмотр:

План-конспект урока татарского языка в 5 классе по требованиям ФГОС

Төзеде: Галиәхмәтова Ильфира Фәрит кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес планы

Дәрес темасы: Ю.И.Ермолаевның "Ике пирожный" хикәясе

Сыйныф: 5Б

Дәреслек: 5 нче класс татар теле / Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2014.

Максатлар:

1. Ермолаевның “Ике пирожный” әсәре белән таныштыру, балаларны татарча үз фикерләрен әйтә белергә, геройларга характеристика бирергә өйрәтү.

2. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру, кызыксынучанлык, коллективта эшли белергә өйрәтү. Балаларга мөстәкыйль рәвештә максат куеп, нәтиҗәгә килергә ярдәм итү.

3. Укучыларны  яшәргә өйрәтү, әти-әнигә булышырга, аларны хөрмәт итергә; укучылар арасында үзара ярдәмчел мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыруга йогынты ясау.

УУГ

Регулятив:

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;
  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

  • тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; 
  • үз фикерләрен дәлилли белү; 
  • нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

  • хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
  • бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү;

Шәхси:

  • үзара аралашу культурасы тәрбияләү;
  • үз фикерләрен дәлилли белергә өйрәтү.

Җиһазлау: ноутбук, экран, проектор, карточкалар, дәрес картасы, презентация, колонкалар, үз белемнәрен бәяләү өчен түгәрәкләр.

Материаллар:

5 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Р.З.Хайдарова)

Методлар: белемнәрне системалаштыру, анализ, проблемалы укыту.

Алымнар: карточка белән эшләү, дәрес картасы белән эшләү, дәреслек белән эшләү, укытучы сөйләме, сорау-җавап әңгәмәсе, рефлексия, критик фикер йөртү.

Форма: группаларда эш, парларда эш.

Дәрес тибы: белемнәрне системалаштыру

Предметара бәйләнеш: география, татар әдәбияты, тарих, рус әдәбияты.


Дәрес конспекты

I Башлам

Исәнләшү

Исәнмесез, укучылар.

Кәефләрегез ничек?

Утырыгыз. (слайд)

II. Актуальләштерү

Сорау-җавап әңгәмәсе

Иртә белән ашадыгызмы?

Нәрсә ашадыгыз? (слайд иртәнге аш)

Савыт-сабаны кем юды? (слайд юылмаган посуда)

Бүлек темасы нинди? Искә төшерик. (слайд ребус) Мин - өйдә булышчы.

Бүген әнигә булыштыгызмы? Кем булышты? Басыгыз. (Барыгыз да басмады.)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

Проблема кую. Мин өйдә булышчымы? (слайд)

Балалар, без нәрсә беләбез һәм нәрсә белергә телибез?

Мин        ...       беләм.

(Я знаю)

Мин       ...          белергә телим.

(Я хочу знать)

Татарча укый

Текст белән эшли (работать над текстом)

Татарча яза

Укыганны аңлый  (понимать прочитанное)

Көндәлек режим төзи

Бәя бирә ( дать оценку)

Өчен бәйлеген

Үзем нәтиҗә ясый (делать вывод)

Кереш сүзләрне

Группада эшли

Мин укырга яратам. Ә сез укырга яратасызмы?

Нинди китап укыдыгыз?

Нинди татар авторларын беләсең?

Ермолаев Юрий Иванович кем ул? Беләсезме?

Ул – актер, балалар язучысы. Ермолаев кайбер әсәрләрен “грустная шутка” дип атый.

61 нче битне ачыгыз. Ермолаевның нинди әсәре китерелгән?

Тема. “Ике пирожный” (слайд)

Гипотеза. Әсәр нәрсә турында? Кем белә? (слайд)

Минемчә, әсәр      ...       турында.

Минем фикеремчә, хикәядә       ...     турында сүз бара.

Минем уйлавымча, әсәр      ...       турында.

План. Максатка ирешү өчен нишлибез? Беренче нишләргә кирәк? Аннары?

Текстны укыйбыз

Күнегүләр эшлибез (выполняем задания)

Фикерләшәбез (обсуждаем)

Нәтиҗә ясыйбыз (делаем вывод)

Текст өстендә эш

Группаларда эшлибез.

Таблицаны тутырабыз. (слайд, 4 бит 4 группа)

Группаларга берләшегез. Сезнең алда битләр.

Әсәр геройларын яз

Әни

Оля

Наташа

Нишли?

Бүлмәгә керде

Савыт-саба юа

Эшли

Рәсем ясый

Булыша

Савыт-саба юа

Пирожный ашый

Китап укый

Сәяхәт итә

Бәя бирәбез (слайд 2 кыз) 4 команда 4 бит.

1 нче рәсемдә кем ясалган? (Оля ясалган рәсем)

2 нче рәсемдә кем ясалган? (Наташа ясалган)

Уртада язылган кызга характеристика бирегез.  Һәр укучы берәр сүз яза. Тактага карагыз.

Эшчән, ялкау, ярдәмчел, тырыш, әнигә булыша, рәсем ясый, китап укый, савыт-саба юа, Африкада сәяфәт итә, уңган, акыллы, тәрбияле, әнигә булышмый.

Физкультминут

Наташа кайда сәяхәт итә? Африкада. Видео карыйбыз, селкенәбез.

Африкада күңеллеме? Кире Татарстанга кайтыйк.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Риза-риза түгел (билетлар)

1.Наташа китап укый.

Оля китап укый.

2.Әниләре кызлардан ярдәм сорады.

Әниләре малайлардан ярдәм сорады.

3. Наташа ике пирожный ашады.

Оля ике пирожный ашады.

4.Наташа савыт-саба юа.

Оля савыт-саба юа.

Язма эш

Кызлар нинди?

Оля     ...    , чөнки    ...        .

Наташа     ...     , чөнки      ...       .

Төркемнәрдә кроссворд чишү. (“Мин – өйдә булышчы” дәрес алдыннан куйган проблемабыз килеп чыга.)

V.Йомгаклау

Нәтиҗә

Кем әнигә булышты? Оля. Әти-әниләргә булышырга кирәк. Ярдәм итегез!

Кем эшләми, шул ашамый.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Ни өчен әсәр “грустная история” дип атала?

Максатка ирештекме? Нәрсә белдек?

Теләкләр ( рәсемгә туры китереп җөмләләрне ябыштыр). Слайд рәсемнәр

Өй эше

Наташага киңәшләрегезне языгыз.

Эш турында мәкальләр табып килергә.

Өйдә әти-әниләрегезгә ничек булышасыз? 6-7 җөмлә язып килегез.

Билге кую (балалар дәрестәге эшчәнлекләренә үзләре бәя бирәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен сәбәп җөмләләр. ФГОС таләпләре белән төзелгән дәрес

8 нче сыйныфта "Иярчен сәбәп җөмләләр" темасы буенча ФГОС таләпләре белән төзелгән дәрес-конспект...

СОВЕРШЕНСТВОВАНИЕ ОПТИМАЛЬНОГО ТЕМПА ЧТЕНИЯ УЧАЩИХСЯ НАЧАЛЬНЫХ КЛАССОВ В КОНТЕКСТЕ РЕАЛИЗАЦИИ ФГОС Кононова Любовь Владимировна учитель начальных классов, заместитель руководителя филиала МБОУ СОШ № 75 г. Челябинска по УВР

Направленность современной школы на развитие личности поставили перед начальным ее звеном проблемы формирования у учащихся интереса к чтению, прочных навыков осмысленного чтения, элементарного литерат...

Разработка урока на тему: «Ҡылым тураһында төшөнсә» по башкирскому языку в 3 классе в соответствии с ФГОС

Разработка урока на  тему: «Ҡылым тураһында төшөнсә»  по башкирскому языку в 3 классе в соответствии с ФГОС...

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән эш программасы. 4 нче сыйныф(рус төркеме). Дәреслек Хайдарова Р.З.

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән эш программасы. 4 нче сыйныфның рус төркеме өчен. Дәреслек авторы Хайдарова Р.З....

Дистанцион укытуда туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрен заманча таләпләргә туры китереп оештыру (Эш тәҗрибәсеннән)

Дистанцион укытуда туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрен заманча таләпләргә туры китереп оештыру (Эш тәҗрибәсеннән)...

Сборник "ТУГАН ТЕЛНЕ ЗАМАН ТАЛӘПЛӘРЕНӘ ТУРЫ КИТЕРЕП УКЫТУ"

Методические разработки  учителей родного (татарского) языка и литературы...

Всероссийская образовательная олимпиада по русскому языку для школьников 7-11 классов в соответствии с ФГОС ООО, ФГОС СОО (с включением в список жюри)

Член жюри Всероссийской олимпиады по русскому языку для школьников 7-11 классов в соответствии с ФГОС ООО, ФГОС СОО...