Иярчен сәбәп җөмләләр. ФГОС таләпләре белән төзелгән дәрес
план-конспект урока (8 класс) по теме

8 нче сыйныфта "Иярчен сәбәп җөмләләр" темасы буенча ФГОС таләпләре белән төзелгән дәрес-конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iyarchen_sbp_zhomllr._fgos_cha.docx30.22 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләр.(II дәрес)

Максат: 1) Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләр турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау, иярченле кушма җөмләләр синонимлыгын аңлату.

2) Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләрне  тексттан сорау куеп аера белүгә йогынты ясау, бәйләүче чараларына карап, синтетик һәм аналитик төргә бүлү, иярчен һәм баш җөмләләрне аера белү, схема төзи белү күнекмәләрен камилләштерү, бәйләүче чараларны күрсәтү.

3) якташ язучылар белән горурлану хисләре тәрбияләүгә шартлар тудыру.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, компьютер, дәреслек, китаплар күргәзмәсе, тест.

Дәрес тибы:  Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм камилләштерү.

Метод һәм алымнар: Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

       КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭН,

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

-  ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР,

- ТИК - ТЭК – ТОУ,

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.
  • Исәнмесез, укучылар! Татар теле дәресен башлыйбыз. Без бүгенге дәрестә иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләр турында белемнәребезне тагын да тирәнәйтербез.
  1. Актуальләштерү.
  1. Сорауларга җавап бирү.
  • Укучылар, иң беренче эш итеп сорауларга җавап бирербез.
  1. Нинди җөмлә иярчен сәбәп җөмлә дип атала? Нинди сорауларга җавап бирә?
  2. Иярчен сәбәп җөмләнең нинди төрләре була?
  3. Аналитик төрендә нинди мөнәсәбәтле сүзләр булырга мөмкин? (санап бару, 1 укучы тактага язып бара)
  4. Синтетик төре нинди чаралар ярдәмендә барлыкка килә? (тактага язып бару)
  5. Иярчен максат җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез? Нинди сораулар куеп табабыз?
  6. Иярчен максат җөмләнең нинди төрләре була?
  7. Аналитик төре нинди мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә барлыкка килә?
  8. Синтетик төре нинди чаралар ярдәмендә барлыкка килә?
  1. Өй эшен тикшерү.
  • Сезгә 125 нче күнегүне эшләп килергә, бер иярчен максат җөмләне ничә төрле үзгәртеп булуы белән танышырга, схемасын сызып килергә кушылган иде.

Тактага 1 укучы чыгып, схемасын сызып күрсәтә.

  1. Игеннәр мул уңыш бирсен өчен, вакытында кар тоту оештырылды.

(өчен),[    ]  нинди максат белән?

синтетик иярчен максат җөмлә.

  1. Игеннәр мул уңыш бирсен дип, вакытында кар тоту оештырылды.

(дип),[    ]  ни өчен?

 синтетик иярчен максат җөмлә.

  1. Игеннәр мул уңыш бирсен, шуның өчен вакытында кар тоту оештырылды.

(   ),[  шуның өчен  ]  ни өчен?

 аналитик иярчен максат җөмлә.

  • Ни өчен 3 нче җөмлә була? (Чөнки шуның өчен дигән мөнәсәбәтле сүз бирелгән. )

  1. Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм камилләштерү.
  1. Экранда бирелгән җөмләләрне тикшерү. Биреме: Мисалларны укыгыз. Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләрне аерып әйтегез. Бәйләүче чараларны күрсәтеп, схемасын сызыгыз.
  1. Таймас хәзер татар мәктәбендә укыйсы булганга, китапханәче аңа татар язучыларын укырга киңәш итте һәм җәйге чорга бер-ике китап та сайлап та бирде. (Адлер Тимергалин)

( -ганга),[    ]  нилектән? - синтетик иярчен сәбәп җөмлә.

  1. Башта, бу суыкта, күз бәйләнгәндә, кайсы исәре шырылдап йөри икән дип, мәзәк итеп кенә тыңлаган идем, кинәт калкынып турайдым, чикмән якамны кайтардым. (Аяз Гыйләҗев, “Язгы кәрваннар”)

[  (дип)  ]  нинди максат белән? - синтетик иярчен максат җөмлә.

  1. Лилия белән булу тәэсире онытылганчы, ул, өйгә кайтып, кулына каләм алырга тиеш. (Рәфкать Кәрами)

( -ганчы),[    ]  нигә? - синтетик иярчен сәбәп җөмлә.

  1. Эшебез чыннан да гөрләп барачак, чөнки һәммәсе исәпләнгән-саналган. (Мәдинә Маликова “Өермә”)

             [    ],  ( чөнки ) ни сәбәпле?  -  аналитик иярчен сәбәп җөмлә.

  • Укучылар, җөмләләрнең авторларына игътибар итегез әле. Авторлар сезгә нәрсә турында сөйли? (Алар безнең якташ язучыларыбыз. Без алар белән бик горурланабыз. Аларның китапларын укырга, башкаларга да тәкъдим итәргә тиешбез.)

Китап күргәзмәсен күрсәтү.

  1. Ял минуты.  ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (следуем за лидером) структурасы. (Сингапур методы буенча)  
  • Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен сез  хәзер  бер-берегез артыннан басасыз.
  • Музыка уйный башлау белән, беренче укучы лидер була, ул нәрсә эшли, сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз.Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә, лидер алышына. Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була,һәм шулай бар укучы да лидер булганчы дәвам итәбез.
  • Барыбызда бастык, урындыкларны рәтләдек, бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).
  •  Рәхмәт, урыннарга утырабыз.
  1.  Дәреслек белән эш.
  • Укучылар, иярченле кушма җөмләләр бер-берсенә синоним да булырга мөмкин. Алар бер мәгънә белдерәләр, бары бәйләүче чаралары белән генә аерылалар. Синоним җөмләләр кешенең тел байлыгын арттыра.
  1. 127 нче күнегү. (Проектордан да күренә). Аналитик иярчен җөмләләрне – синтетик, синтетик җөмләләрне  аналитик төрләргә әйләндереп язарга. Китаптагы җөмләләр белән дәфтәрдәге җөмләләрне чагыштырабыз. Алар арасында нинди аерма бар?
  1. Бүлмәдә шактый бөркү иде, шунлыктан ул урам як тәрәзәне ачып җибәрде.  

Бүлмәдә шактый бөркү булганга, ...

  1. Ул күтәрелүгә, мәйдан, ничектер, җыйнакланып, кечкенә бер ишегалдына охшап калгандай булды.

Ул күтәрелде, шунлыктан ...

  1. Хат аны шундый дулкынландырды: ул ишек дөбердәткәнне дә ишетми калды.

Хат аны дулкынландыру сәбәпле, ...

  1. Ул чыгыш ясаганчы, мин аңлатмалар биреп китүне кирәк саныйм.

Ул чыгыш ясаячак, шунлыктан мин ...

Нәтиҗә ясау: Иярченле кушма җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләре бер-берсенә синоним була. Алар бер мәгънә белдерәләр, бары тик бәйләүче чаралары белән аерылып торалар.

  1. 129 нчы күнегүне эшләү. Биредә бирелгән сәбәп җөмләнең төрле төрләрен уйлап әйтергә. Шул мисаллардан чыгып, иярчен сәбәп җөмләнең баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә иярүен схемада күрсәтергә.
  1. Мохтар мондый хәлгә бер дә гадәтләнмәгәнгә күрә, аңа бу эш, әллә ничек, уңайсыз тоелды. (Ш.К.)
  • Бу җөмләдә баш җөмлә булып кайсысы килә?
  • Баш җөмләдән чыгып, иярчен җөмләгә нинди сорау куябыз? (Ни сәбәпле? Нигә? Нилектән? Ни өчен? сорауларын куябыз.)
  • Шулай булгач, иярчен җөмләдәге хәбәрнең (гадәтләнмәгәнгә күрә) бәйләүче чараларын үзгәртеп карыйк. Мәсәлән, Мохтар мондый хәлгә бер дә гадәтләнмәү сәбәпле, ...  . Схемасы: ( -ү сәбәпле),[    ]  

... гадәтләнмәгәнгә, ... . Схемасы: ( -гәнгә),[    ]  

... гадәтләнмәү аркасында, ...  . Схемасы: ( -ү аркасында),[    ]  

... гадәтләнмәгәнлектән, ... . Схемасы: ( -гәнлектән),[    ]  

Аналитик төрләре:

Мохтар мондый хәлгә бер дә гадәтләнмәгән, шуңа күрә аңа бу эш, әллә ничек, уңайсыз тоелды. (Ш.К.)

... гадәтләнмәгән, шунлыктан ... (шуның аркасында, шул сәбәпле) аңа бу эш, әллә ничек, уңайсыз тоелды.

Аңа бу эш, әллә ничек, уңайсыз тоелды, чөнки Мохтар мондый хәлгә бер дә гадәтләнмәгән иде.

Нәтиҗә ясау: Бәйләүче чараларны үзгәртеп, бирелгән сәбәп җөмләнең бик күп аналитик һәм синтетик төрләрен ясап була. Бу безнең тел байлыгыбызны арттыра.

  1. Тест эшләү.  Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләрне билгеләү. (Проектордан тикшерү)
  1. Иярчен сәбәп җөмләләрне табарга.
  1. Әллә шуларның тирәк башларында үзәкләрне өзеп саөравын ишетмәгәнгә, әллә яшь күңел ялгыз булганга, өзелеп-өзелеп хат язасы килә башлады Рәмиләгә. (Ш.М.)
  2. Тормышым тәртәсе шулай комга терәлер дип һич кенә дә уйламаган идем.
  3. Шулай уйланып торганда, әнисе килеп чыкты. (С.П.)
  4. Балалар кайтуга дип, тәмле әйберләр өстәлдә урын алды. (Г.Г.)
  1. Иярчен максат җөмләләрне табарга.
  1. Яшәүне кайгыртып чаба торгач, яшәргә вакыт калмый. (Ш.Г.)
  2. Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,

Пар чиләгем тизрәк тулсынга. (Г.Б.)

  1. Хәят бу урамнарда иркенләп бара алмады: еш-еш очраган татарлардан ул йөзен качырып барырга тиеш иде. (Ф.Ә.)
  2. Кешелек, бәлки, яшидер

Җирдә әкият барга. (Р.Ф.)

  1. Иярчен сәбәп җөмләләрне табарга.
  1. Инде төн уртасы узган булуга карамастан, аларны уяу каршы алдылар. (М.Ә.)
  2. Зөфәр болай әйбәт кеше иде, дәресрәге, ул үзен иң уңай яктан күрсәтә белә иде. (Ә. Е.)
  3. Илдар йокыга киткәч, Әнисә бүген булган хәлләрне башыннан уздырып йокыга китә алмыйча интекте. (Т.Г.)
  4. Ләкин безгә алар белән танышырга туры килмәде, чөнки без анда өч-дүрт көн генә тордык. (Ш.К.)
  1. Иярчен максат җөмләләрне табарга.
  1. Әтисе килеп җитсен дип, ул телеграмма сугарга булды. (Г.Ә.)
  2. Әни аны, кунак-төшем булганга, кул арасына керешергә чакырган иде. (Г.Ис.)
  3. Бәхетле баладыр мин, юкса,

Яшәү ямен җаным тоймас иде. (Ш.Җ.)

  1. Рәшидә хәтта дәшәргә дә курыкты, тавыш дулкыны кылдай тартылган гәүдәне этеп җибәрер кебек иде. (М.Мал.)

Дөрес җаваплар: 1.1.; 2.2.; 3.4.; 4.1.

  1. Дәресне йомгаклау.
  • Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Бүгенге дәрестә нинди иярчен җөмләләр турында сөйләштек? Иярченле кушма җөмләләр кайчан синоним булалар?

(Бәйләүче чаралары үзгәргәч)

  • Бәйләүче чараларыннан чыгып, иярчен җөмләләрнең нинди төрләре була?

(аналитик һәм синтетик)

  1. Өй эше бирү.

130 нчы күнегүдә тиешле тыныш билгеләрен куеп, иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләрне күчереп язарга.

  1. Билгеләр кую.

Татарстан Республикасы Сарман  муниципаль районы

МББУ  “Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе”

8 сыйныфта татар теленнән ФГОС таләпләре нигезендә төзегән  ачык дәрес эшкәртмәсе      

Үткәрде:

Салихова Рәмзия Равиловна

2014


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...

7нче сыйныф рус төркеме "Мәктәптә беренче көн" тексты. ФГОС буенча төзелгән дәрес планы

“Татар теле” 7нче сыйныф, 7-9нчы дәресләр Лексик күнекмәләр камилләштерү (ЛКК) дәресе Тема: “Мәктәптә беренче көн” текстында лексик-грамматик материал.Дәрес тибы: ЛККМаксат:1....

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән эш программасы. 4 нче сыйныф(рус төркеме). Дәреслек Хайдарова Р.З.

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән эш программасы. 4 нче сыйныфның рус төркеме өчен. Дәреслек авторы Хайдарова Р.З....

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау

8 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә...

"Ике пирожный" 5 класс, Хәйдәрова. ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән дәрес

"Ике пирожный" 5 класс, Хәйдәрова. ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән дәрес...

Татар теленнән ФГОС буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе, 5 сыйныф Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Татар теле    5 сыйныфТема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] а...