Фонетиканы гомумиләштереп кабатлау
план-конспект урока (5 класс) на тему

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

Фонетиканы гомумиләштереп кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_fonetika_2.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Фонетика һәм орфоэпия бүлекләрен гомумиләштереп  кабатлау.

            Максат:

1.Фонетика, орфоэпия буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

2.Алган белемнәрне дөрес куллану,  мөстәкыйль эшләү күнекмәсен булдыру.

3.Укучыларда дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.

            Җиһазлау: йолдызчыклар, индивидуаль биремле  карточкалар, сигнал карточкалары, фонетик зарядка өчен күрсәтмәлелек.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

- Хәерле көн,  кадерле укучылар! Татар теле дәресебезне башлыйбыз.

2.Актуальләштерү.

Бүгенге дәресебез үткәннәрне гомумиләштереп кабатлауга багышлана. Шуңа күрә без сезнең белән төркемнәрдә эшләрбез. Сездән зур тырышлык, белем, активлык, җитезлек кебек сыйфатлар сорала.

Алдагы дәресләрдә сез тел гыйлеменең нинди бүлеге белән таныштыгыз икән, шуны тикшереп алу өчен,  төркемнәргә блиц -сораулар тәкъдим итәм. Сорауларга җавапларны тиз һәм дөрес бирергә кирәк. Һәм без бергәләп иң күп һәм дөрес җавап бирүчене билгеләрбез.

  • Фонетика нәрсә ул?
  • Орфоэпия нәрсәне өйрәнә?
  • Авазлар язуда ничек белдерелә?
  • Авазлар нинди була?
  • Татар телендә ничә сузык аваз бар?
  • Татар телендә ничә тартык аваз бар?
  • Сингармонизм нәрсә ул?
  • Сингармонизмның беренче төре ничек атала?
  • Сингармонизмның икенче төре ничек атала?
  • Дифтонг нәрсә ул?

Мөгаллим: Бүген белемнәрне ныгыту максатыннан, без “Кем иң акыллы?” уенын уйнарбыз. Дәресебез ахырында бу укучыларыбыз инде билгеле булыр.

Сезнең каршыда төрле исемдәге категорияләр бирелгән.

Сузыклар

Сингармонизм

Тартыклар

Орфоэпия

Һәр категориядә биремнәр бирелә, һәм сез аларны тиз арада белергә тиеш. Сузыклар категориясендә сезгә нинди бирем әзерләнгән икән, бергәләп карыйк. Карточкаларда сузыклар буталып бирелгән.

1) Сезгә алгы һәм арткы рәт сузыкларны билгеләргә кирәк.

[А],[ э],[ у],[ о],[ ү],[ и],[ ө],[ ы],[ә]

2) Шушы сузыклар арасыннан иренләшкән сузыкларны табыгыз.

Сингармонизм категориясендә сезгә рәт һәм ирен гармониясенә кергән сүзләрне аерырга кирәк.

  1. Дуслык, иптәш, төзелеш, яхшылык,өрек,корылма,тырышлык, борынгы, дәфтәр, борылыш.

  1. Бирелгән сүзләрнең кайсылары артык?

             Гөлшат, шәһәр, ишек, йөзем, чана, чәчәк, томан, кылыч, рәсем, китап.

Зарядка!

Тартыклар категориясендә нинди тартыклар турында бирем әзерләнде икән сезгә?

1)Тартыкларның кайсысы артык һәм ни өчен?

  1. [Р],[ М],[ Ң],[ Ц]
  2. [М],[ Н], [Ң],[ Б]

2) Шушы тартыклар кергән сүзләр языгыз.

Орфоэпия категориясендәге сорауларга игътибар итик. Бүгенге көндә татар телендә ике авазга бер төрле генә хәреф куллану зур кыенлык тудыра. Мондый авазларны дөрес әйтү безнең зур бурычыбыз булып тора. Хәзер сигнал карточкалары белән эшләп алабыз. Сезнең алда [къ],[к],[ гъ],[г] тартыкларын белдерүче сигнал карточкалары ята. Мин сезгә сүзләр укыйм. Сез тартыкларның дөрес әйтелеше буенча сигнал бирергә тиеш.

Кадак, кеше, көймә, газета, гомер, гөмбә, китап, гасыр, гөл,  гадәт.

Менә без сезнең белән барлык категорияләрдәге биремнәрне дә чиштек. Ләкин безнең тагын бер бирем калды әле. Без сезнең тест эшләп алабыз.

4.Йомгаклау

Белемнәрне бәяләү

Фонетик анализ тәртибен искә төшерү.

(Дәреслек буенча)

5.Өйгә эш.

 Дуслык сүзенә фонетик анализ ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

5 нче сыйныфның татар сыйныфында "Фонетика, орфография һәм орфоэпия" бүлеген үткәннән соң кабатлауга 1 сәгать вакыт  бирелә. Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрнегомумиләштереп кабатлауга уздырылга...

Фонетика, графиканы гомумиләштереп кабатлау.

5 нче сыйныфта фонетика, графиканы гомумиләштереп кабатлау....

“Фонетика” темасын гомумиләштереп кабатлау

5 сыйныфның  татар төркемендә  "Фонетика” темасын   гомумиләштереп кабатлау " темасына дәрес эшкәртмәсе...