Хәсән Туфанның тоткынлыктагы иҗаты.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Вильданова Лилия Равиловна
Хәсән Туфанның тоткынлыктагы иҗаты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hsn_tufannyn_totkynlyktagy_izhaty.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема: Хәсән Туфанның тоткынлыктагы иҗаты.

Максат:   күренекле татар шагыйре Х.Туфанның тоткынлыктагы иҗаты  

                    белән  таныштыру; сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру; строфа

                     турында төшенчә бирү; шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон язмасы, китапларыннан күргәзмә, портреты.

                     Дәреснең эпиграфы тактага языла.

                                 Ничек икән синең йөрәк? дисәң,

                                 Ничек икән гомер көннәрең?-

                                 Кулыңдагы китабымда, чордаш,-

                                 Шигырьләрдә минем йөрәгем.

                                              Дәрес барышы.

  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы дәресне эпиграф белән башлап җибәрә.

“Шагыйрьнең үзе турында белергә теләсәгез, аның шигырьләрен укыгыз”,- дигән әйтем бар. Без дә бүген сезнең белән Х.Туфанның шигырьләрен укырбыз, анализларбыз.

                  Әйдәгез, Хәсән Туфанның башлангыч чор иҗатын искә төшерик әле.

     Өй эшләре тикшерелә.Укучылардан узган дәрес темасы сорала.

        II. Яңа тема.

 

           30-40 нчы елларда шәхес культы көчәеп китә. Нахак ялалар ягып, иң яхшы акыл ияләрен гаепсезгә кулга алулар башлана.

             Бу афәт Х.Туфанга да кагыла.”Ант” поэмасы өчен кулга алалар. Тикшерү вакытында йоклатмыйча җәзалыйлар. Ләкин Туфан җаен таба. Урындыкка утырып, терсәгенә таяна да, бер аягын өстәл астындагы себерке өстенә куя. Һәм шул килеш берничә минут йоклап ала. Ә сакчы аны ул килеш йоклый аладыр дип күз алдына да китерми. Һәм шулай итеп, Х.Туфан төнге газаплауларга түзә. Күп вакыт, йоклатмыйча тилмерткәндә, ул әллә гаепләү кәгазенә кул куярга микән дип уйлый. Ләкин үзе генә түгел, берничә кешенең гомерен куркыныч астына куелуын уйлап (ә алар барысы да танылган язучылар һәм шагыйрьләр), бу уеннан кире кайта.

           Бер көнне аны газаплаулар туктап кала. Х.Туфан моңа бик аптырый. Бәдрәфкә баргач, ул бер газета кисәге табып ала һәм аны укый: Германия белән сугыш башланган. Аннан допрос алулар кими. Ул өеннән хатлар, передачалар ала башлый. Кулга алынганнан соң беренче мәртәбә шигырьләр яза башлый. Камерада кычкырып-кычкырып Тукай, Такташ әсәрләрен укый. Аны җүләрләнгән дип тә уйлыйлар.

             Сакчылар 15 минутка  урамга прогулкага алып чыгалар икән дә, суыкта торасылары килмичә, тоткыннарны алып кереп китмәкче булалар икән. Ләкин Х.Туфан: “ Юк, әле 6 яисә 7 минут бар”,- дип әйтә икән.Ул вакытны төгәл белгән, чөнки радиода эшләгән вакытта үзенең шигырьләрен яттан минутка укый торган булган. Шунлыктан кайсы шигыренең ничә минут укылганын бик яхшы белгән.

                Туфан шулай дәшми-тынмый гына утырган булса, бәлки, аның эше уңай якка хәл ителгән булыр иде. Юк. Ул кул кушырып утыра торганнардан түгел. Ул үзен сугышка җибәрүләрен сорап хат яза. Үзен төрмәдә җәзалауларын яза. Ә аны эшен тикшерүче югары органнарга билгеләнгән була. Бу хатлар турыдан-туры шуңа баралар. Тикшерүче эченнән генә шагыйрьгә янап куя. Һәм үзенең яшерен теләген тормышка ашыра: комедия уенын хәтерләткән суд Туфанны иң югары җәза - үлемгә хөкем итә.

          (“Үлем алдыннан “ мәкаләсеннән өзек укыла).

        Язмыш бу юлы Хәсәнгә бүләк ясый. Үлем карары 10 еллык төрмә белән алыштырыла. Хөкем карары чыгарылгач, аны Кремль астындагы персональный төрмәгә күчерәләр.Теләсә нинди сынауга әзер булып барган Туфан таң кала. 2 кешелек камерада 80 кеше утыра.Рәшәткәле тәрәзә такта белән капланган. Һава керерлек бердәнбер тишек - ишек астындагы ярык. Шул ярык янына ятып, чиратлашып һава сулыйлар. Бу камерада көн саен берничә кеше тончыгып үлә. Аларны аякларыннан сөйрәп алып чыгып китәләр дә, тагын  кеше кертәләр. Хәсән абыйның да хәле көннән - көн начарлана. Температурасы күтәрелә. Башы авырта. Шушы җәһәннәм камерасында ул тоткынлык елларындагы иң зур шатлыгын татый. Бер  көнне камерага Фатих Кәримне кертәләр. Алар бер-берсенә шигырьләрен укыйлар. Туфанның хәле торган саен авырая. Шунда көтелмәгән хәл була. Аны врач янына чакырталар. Шагыйрьне  яшь кенә татар егете кабул итә. Ул Хәсән абый белән итагатьле итеп сөйләшә, аны иҗаты буенча яхшы белә икән.

        - Сез бу камерада үләчәксез, мин Сезне яхшырак камерага күчерәм, - ди. Туфан аптырап кала. Мин уйлап карармын, дип җавап бирә. Туфан Фатих Кәрим белән киңәшә. Ф.Кәрим аңа ризалашырга куша. Врач аңа үзенең ризыкларын ашата, дәвалый. Шулай итеп шагыйрь шактый ныгып китә.

           Шуннан соң Туфанны лагерьга җибәрәләр. Монда хәл җиңелрәк булмасмы дип уйлый ул. Ләкин ялгыша. Аны урман кисәргә билгелиләр. Болай да хәлсез Туфан өчен ул тагын да авыр эш була. Ул тәмам хәлсезләнә, аяк-куллары шешенә, күзләрендә нур сүнә. Авызы тәм тоймый башлый.Тоз ялап карый, тозның да тәмен сизми. Димәк аның бер-ике көн гомере калган.

              Шулвакыт тагын бер могҗиза була. Аны комендатурага чакыртып, бер төенчек тапшыралар. Ачып караса – пәрәмәчләр, өчпочмаклар. Бу 1942 нче ел була. Бөтен ил ач - ялангач чакта хатыны аны ничек эзләп тапкан да, ничек тапшыра алган, аны ничек сакчылар алып калмаган? Хәсән абый үз күзләренә үзе ышанмыйча, пәрәмәчнең бер читен ашап карый. Һәм ни гаҗәп хәл!- ит тәме сизә. Бу күчтәнәчләр белән иптәшләрен дә сыйлый.

                 Передачалар атна саен кабатлана. Туфан кешеләр сөйләвеннән илдә ачлык - ялангачлык икәнен ишетеп тора, шуңа күрә әлләни затлы ризык салмауларын, суган, катык ише нәрсәләр генә салуларын сорый. Шулай да хатыны аңа тәмледән-тәмле ризыклар җибәрә. Шулай итеп, Х.Туфан тагын тернәкләнеп китә.

                      10 ел төрмә гомерлек сөрген белән алыштырыла. Аны Себергә сөрәләр. Себердә  ул хәтта землянкасының ишеген дә Казан ягына каратып сала. Сагынуына чик - чама булмый. Әйдәгез, аның шушы чорда язылган бер шигыре белән танышып китик әле.

                 (Магнитофон язмасында Х Туфанның үз тавышы белән яздырылган “Агыла да болыт агыла” шигырен  тыңлау)

            Бу сүзләргә шагыйрьнең уй-кичерешләре дә, ирекне, азатлыкны сагыну газаплары да сыйган. Бу юллардагы тойгыларны сөйләп аңлатып булырлык түгел.

  1. Шигырьгә анализ.

                “Илдә ниләр бар икән” шигырен сәнгатьле итеп уку.

                -Укучылар, сез шигырьнең бүлекләрдән торганын күрдегез. Бу бүлекләр нәрсә дип атала?

                - Куплет, дүртьюллык дип атала.

                - Шигърият - гаять бай күренеш. Шуңа күрә ул дүртьюллык, куплет дигән мәгънәләргә генә туры килеп бетми. Әдәбият белемендә аны строфа дип атыйлар.

                 Сүзлек өстендә эш. Строфа - рифма ярдәмендә берләшкән шигырь юллары төркеме.( Сүзлек дәфтәрләренә язып кую).

  • Без укыган шигырь нтчә строфадан тора?
  • 5 строфадан тора.
  • Бу нинди шигырь?
  • Бу- лирик шигырь. Лирик шигырь ул - хис шигыре.
  • Әйдәгез шигырьне ике өлешкә бүләбез.
  • Кабатланган өлеш һәм башка вакыйга.
  • Кабатланган өлешнең үзендә дә “Тышта ниләр бар икән?” соравы кабатлана. Соңыннан аны әдип “Илдә ниләр бар икән?” дип үзгәртә. Бу үзгәрешнең сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Без сезнең белән ни өчен алай дип үзгәртүен табарга тиешбез. 1 нче строфаны тикшерәбез. Ни өчен шагыйрь үз-үзенә сораулар бирә?
  • Чөнки ул билгесезлектә.
  • Ә ни өчен ул билгесезлектә?
  • Чөнки төрмәдә утыра. Ә озак еллар төрмәдә утырган кеше вакыт агышын бутый. Тышта нинди ел фасылы булуын да белми. Чыннан да шагыйрь тышта язмы, кышмы икәнен дә белми.
  • Икенче вакыйга табигать белән бөтенләй бәйле түгел. “Ул”- кем ул?
  • Лирик геройның сөйгәне.
  • Ул өч строфа рәттән сөйгәне турында сөйли.Сөйгәне турында ни дип сөйли ул?(Укучылар җавап бирә) Без шушы юллардан чыгып,  лирик геройның хисен таба алабызмы?
  • Таба алабыз. Хис-хәсрәт.
  • Хәсрәтнең сәбәбе нидә?
  • Хәсрәтнең сәбәбе-сөйгәненең хәсрәтләнүендә.
  • Без моңа кадәр тоткыннар турында әсәрләр укыган идек (Н.Думави “Мәхбүс”). Ләкин алар барысы да үз хисләре турында гына яздылар. Х.Туфанның борчылуы башка. Ул “мин сагынам” дими, “ул сагына, мине сагына” ди . “Эче тулы зар микән” дип, сөйгәне хәсрәтләнгән өчен хәсрәтләнә.

                  Лирик геройның кайдалыгын, аның рухи халәтен, еракта калган якынының җәфа чигүләрен дә ачыкладык. Бу язмыш Х.Туфанның үз язмышы икәнлегенә дә шикләнмибез. Шуңа күрә “Илдә ниләр бар икән?” дип, дүрт мәртәбә кабатлавының сәбәбен белә алабыз.

                      Хәзер әсәрнең төп өлешенә - соңгы строфаны өйрәнүгә күчәбез. Пожар, таң образы нинди символлар микән? Сез ничек уйлыйсыз?

  • Пожар - миллионнарның җанын кыйган гаделсезлек.
  • Тагы нинди кабатлаулар бар? Табыгыз әле.
  • Зәңгәр кар кабатланган. Кар, җил, салкын – авыр тормышны чагылдыручы символлар.
  • Таң, алсу шәүлә - бәлки, ул көн дә туа торган таң гынадыр.Ләкин шагыйрь  аның таң булуын тели, чөнки таң булса, пожар юк дигән сүз. Боз тәрәзә аша кергән алсу шәүлә өмет уята.
  • Хиснең дәрәҗәсе- ялгызлыкның дәвамлы булуы ( кабатлаулар, сөйгәне турында уйланулар, берсе артыннан икенчесе килгән сораулар).
  • Юану - “таң микән”. Әгәр тышта таң атса, җирдә кешеләр үлүе туктар иде, гаделлек җиңәр иде.
  • Ә ни өчен беренче строфада тышта дип кулланылган сүз илдә дигән сүзгә әйләнде?
  • Чөнки ул сәяси темага борылып китә.
  • Сезнең үзегездә нинди хәсрәтләр була? Шагыйрь хәсрәте белән чагыштырганда , сезнең хәсрәтләр зурмы, кечкенәме?
  • Юк, зур түгел.
  • Кеше хәсрәт килгәндә нишли?
  • Юану эзли.
  • Ә сез хәсрәтегезне басар өчен нинди юану эзлисез? (Укучыларның җавабы тыңлана)

                  Хатыны иренә передачалар җибәргән, дидек. Ә илдә ачлык, ялангачлык хөкем сөргәндә, каян таба алган соң  ул пәрәмәчлек ит һәм он?

                Х.Туфан кулга алынгач, аның гаиләсен дә эзәрлекләү башлана. Луиза ханым “халык дошманы” хатыны дип эштән куыла. Ләкин эзәрлекләүләр иренә булган мәхәббәтен сүндерә алмый.

                 Акча юк, сатыласы сатылып беткән, каян алырга ул акчаны? Яшен ташыдай яктырып, бер уй уза аның башыннан. Донор булырга! Үз канын биреп, газиз ирен ачлыктан йолып калырга! Тамчы, тагын бер тамчы, тагы... Хәле китә аның, аның каравы өмете, шатлыгы арта.

                     Тамчы-тамчы булып каны тама.

                     Тамчы-тамчы булып безнең күз яшьләре ага. Без елыйбыз. Ничә еллар көтеп тә күрешә алмаган ир белән хатынны кызганып елыйбыз. Ире өчен җанын да, канын да кызганмаган Артистканы кызганып елыйбыз. Кызганабызмы? Әллә сокланабызмы? Бернинди әкиятләрдә сөйләнмәгән, телгә кермәгән эш бит бу: үз канын, җанын биреп, сөйгәнен терелткән хатын турында язганнары да, сөйләгәннәре дә юк әле.

                       Л.Салиаскарованың мәхәббәте, йөрәк җылысы безгә Хәсән Туфан дигән бөек шагыйрьне милләтебезгә саклап калган. Әлбәттә, бертуктамый кан бирүләр, ачлы-туклы яшәүләр эзсез узмый: иренең кайтырына бер ел кала, Луиза Салиаскарова үлеп китә.

                     Әйдәгез, Туфанның хатынына багышлап язылган  “Әйткән идең...” җырын тыңлап китик ( Әнвәр Бакиров музыкасы). Магнитофон язмасында җыр тыңлана.

       

IV.     Өй эше бирү. Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?”

          шигырен ятларга.

  1. Йомгаклау.

              Уйларың  нурлар кебек саф,

               Тик күзең кара синең,

               Син, гөлләр булсаң әгәр дә,

               Ак чәчәк атар идең...-

дип язган иде ул бер шигырендә. Кемгә багышлап язылгандыр бу шигырь, әйтүе кыен. Әмма шагыйрь Хәсән Туфан гөлләр булса, ул һичшиксез ак чәчәк аткан булыр иде. Ә аның күпкырлы һәм бай иҗаты исә, чәчәктә утыра, ап-ак чәчәктә.

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфан

Х.Туфан иҗаты буенча презентация...

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

6 нчы сыйныфта Хәсән Туфан иҗаты буенча дәрес планы.

Укучыларны Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты , “Каеннар сары   иде”,  “Илдә ниләр бар икән?” шигырьләре белән таныштыру....

Х.Туфан

Әдәбият дәресе "Тормыш юлы  һәм иҗаты"...

Х.Туфан

Кайсыгызның кулы җылы? шигыренә анализ....

Шигърияттә Туфан эзләре…

Язучының тормыш юлы иҗаты белән таныштыру....

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...