Хәзерге драматургиядә сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләсенең куелышы
статья по теме

  Мингалиева Л. Хәзерге драматургиядә сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләсенең куелышы (Тема здорового образа жизни в произведениях современной татарской драматургии) / Мингалиева Л. // Милли мәдәният. – Казан: Печатный двор, 2008. – Б. 31-34.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ХӘЗЕРГЕ ДРАМАТУРГИЯДӘ СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ МӘСЬӘЛӘСЕНЕҢ КУЕЛЫШЫ

Мингалиева Ләйсән Өмет кызы

Бүгенге көндә Җир шары буйлап катастрофик тизлек белән наркотик матдәләр куллану, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу кебек яман гадәтләр тарала һәм, әрсез чүп үләне сыман, дөньяны баса. Күпме генә башын кисеп, тамырын корытырга маташсаң да, ул яңадан калкып чыга, үсә, яшьләрне төпсез чоңгылга өстери. Хәзерге вакытта күпчелек кешеләрнең көннән-көн үзгәрә барган җәмгыять шартларына яраклаша алмавы нәтиҗәсендә төшенкелеккә бирелеп, тормыш проблемаларын агулы төтен йотып, яисә аракы эчеп чишү омтылышлары шактый еш очрый торган аяныч күренешләрдән санала. Билгеле, тәмәке, аракы һәм наркотик әйберләр җандагы бушлыктан да, күңел төшенкелегеннән дә коткара алмый, җәмгыятьтә шәхес буларак расланырга да ярдәм итми, киресенчә, кешене һәлакәткә генә дучар итә. Вакытлы ләззәткә кызыгып, хәрам белән мавыккан кешеләрнең тиздән аракы колына әйләнәчәген кайчандыр борынгы язучыларыбыз, акыл ияләребез дә кисәтеп язганнар иде:

Надан белмәз: хәлал, хәрам бердер аңа,

Коңгыз-корт тик дөнья өчен һәб казгана,

Үләр булса, казгандыш улыр фәна

Малы-милке бу дөньяда калыр булгай...

(М.Колый) [1].,

яисә:

Хәтәр көннәр турында уйла син уй,

Бозык һәм буш теләккә сонма һич буй.

Сөйләр ахмак: бу дөньяны беләм дип,

Ул уйламас, кеше миннән көләр дип.

(Утыз Имәни) [2].

Халык авыз иҗатында да эчүчелеккә каршы хикмәтле, кешедә югары әхлак сыйфатларын тәрбияләүче мәкаль һәм әйтемнәр яши: “Яман гадәт йогышлы була”, “Аракы әдәмне әдәм итмәс, әрәм итәр”, “Аракы эчкән әҗәле җитми үләр”, “Бер йотым аракының бәласе кырык елга барыр”, “Шешә төбен күргән гомер йөзен күрмәс”, “Эчү бер кайгыны басса, ун кайгының ишеген ача”, “Аракы керсә, оят качар” [3].

Бүгенге көндә яшәп килүче җәмгыятьтә татар яшьләрен сәламәт тормыш алып бару рәвешендә тәрбияләүнең яңа чыганакларын һәм ысулларын эзләп табу ихтыяҗы алгы планга чыкты. Шул рәвешле, сәнгатьтә дә, әдәбиятта да рухи һәм акыл ягыннан сәламәт, көчле милләт саклап калу проблемасының әһәмияте көннән-көн җитдиләнә, арта бара. Шуның өчен дә бүгенге мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә, әсәрләр өйрәнгәндә, аларны анализлаганда, “заман чире” йогынтысына эләгеп, ялгыш юлга баскан, шуның нәтиҗәсендә тормыш төбенә тәгәрәгән образ-персонажларны мисалга китерү, аларның яшәү рәвешләренә карата укучыларда тискәре хисләр уяту педагогик яктан нәтиҗәле булыр иде. Бу бурычны дәрес кысаларына сыймаган очракта сыйныфтан тыш уку, дәрес-конференцияләр, татарча спектакльләр карауны оештырып хәл итү дә уңай нәтиҗәләргә китерер иде, чөнки тормыштагы гыйбрәтле хәлләрне бала үз күзе белән күреп, үз йөрәге аша кичерсә, нәтиҗәсе күпкә артыграк була.

Бүгенге көн татар драматургиясендә кешене, бигрәк тә хатын-кызларны бәхетсезлекләргә дучар итә һәм аның дәрәҗәсен түбәнәйтә торган тискәре күренешләрне драматургларыбыз шактый кискен тәнкыйтьләп чыгалар. Шул темага язылган әсәрләрдән Т. Миңнуллин. И. Юзеев, З. Хәким пьесалары аеруча игътибарны җәлеп итә.

Т.Миңнуллинның “Шәҗәрә” пьесасында Сәетбәковләр нәселендә тормышның төбенә төшеп баручы, мескен хәлдә калучы язмышларның берсе – Сәлимә карчык. Ул – шәхес культы еллары корбаны. Сәлимә карчык Гулаг лагерьларының берсендә туган. Аның әтисен атканнар, әнисе үлгән. Нәсел җебеннән ул беркемне дә белми: “Родословное дерево, да? Срубили его. Кистеләр” [4, 238 б.] –, ди. Сәлимә карчыкның язмышы аяныч. Аның да кайчандыр яраткан эше булган (фотограф). Ләкин, тормыш авырлыкларына, ялгызлыкка түзә алмыйча, эчүчелеккә бирелә. Шуңа да карамастан, автор аңарда да милли рухның сакланып калуын күрсәтә: хәленнән киләгәнчә, татарча сөйләшергә тырыша, мандолинада “Гөлҗамал” көен уйный һәм матур итеп җырлый. Сәетнең нәсел җебен эзләве турында ишеткәч, чын күңелдән шатлана, үзен шул нәсел җебенең бер очы дип саный: “Рәхмәт мине эзләп килүеңә...Телемнән биздергәннәр иде – өйрәндем, бабайларымның моңыннан биздергәннәр иде – өйрәндем... оныттырырга телиләр, берсен дә онытмыйм.” [4, 240 б.]. Әлеге образ Т.Миңнуллинның “Ир-егетләр”, “Кырларым-тугайларым” әсәрләрендәге Әхтәм, Карт, бигрәк тә Мөслимә образы белән аваздаш.

"Ир-егетләр" пьесасында эчкечелекнең зарарын автор исереклек юлына кереп киткән фронтовик Әхтәм образы аша күрсәтсә, “Кырларым-тугайларым” драмасының үзәгендә – аракы аркасында бәхетсезлеккә дучар булган хатын-кыз Мөслимә образы. Бу ике персонажны  эчүчелеккә тартылу аркасында кешелек сыйфатларын югалта башлаулары, тормыш төбенә таба тәгәри барулары берләштерә. Ләкин бу геройларның ялгыш юлга басу сәбәпләре төрлечә.

Кызыл дипломга ия булган сәләтле архитектор фронтовик Әхтәм тормышта үз урынын таба алмыйча газаплана, шуңа эчүгә сабышкан: “Арслан кебек егет идемме? Ил өчен дип ут эченә керә идемме? Ул чакта мин ил өчен кирәк идем, ә хәзер кирәкмим. Илнең миндә эше юк ... Илгә кирәкмим икән, мин нишләргә тиеш? Мин үземнең кирәк чагымны көтеп йөрим.” [5, 274 б.]. Әмма бу – аклану гына. Чынлыкта Әхтәм үзенең шушы хәләтеннән чыгарга тырышмый да, бөтен “тырышуы” – сүздә генә. Эчүе аркасында ул яраткан эшен дә, гаилә җылысын да югалткан, дуслары, аралашкан иптәшләре дә аннан йөз чөергән. Аның белән аралашучы бердән-бер зат – Карт. Ул гына Әхтәмне аңлый ала, чөнки үзе дә – тормыш төбеннән. Кайчандыр югары белемгә ия, тормышта ныклы урыннары булган бу ике затның яшәү рәвеше, дөньяга карашлары, Кеше турында югары пафослы фикерләр әйтүләре буш сүзләр булып кына кала. Әлеге образлар, ихтыярсыз, күз алдына М. Горькийның “Тормыш төбендә” (“На дне”) пьесасындагы персонажларны искә төшерә. Әхтәм үзе дә драматург тарафыннан Сатин белән тәңгәлләштерелә: “Сатин дигән кешене беләсеңме син? Менә кара – мин тере Сатин. Кеше – горур яңгырый” [5, 275 б.]. Бу алым белән автор эчкечелек проблемасының татар халкы өчен генә түгел, бәлки Россиянең барлык халыкларын борчыган афәт икәнлеген күрсәтә.

Гадәттә әсәрдә хак юлдан чыккан кешене акыл бирүче, күзен ачучы, аңа тормышның туры сукмагына басарга ярдәм итүче, тиешле юнәлешкә этәрүче персонажлар була. Әлеге пьесада Т. Миңнуллин бу вазифаны Әхтәмнең фронтовик дусты, хәзер инде колхоз рәисе Мәрвән образына йөкли. Мәрвән үзенең тормышка мөнәсәбәте, яшәү рәвеше, омтылышлары, идеаллары белән Әхтәм сайлап алган “җәмгыять тәненә ябышкан паразит” булып яшәү ысулына каршы чыга: “Илеңнән, кешеләрдән, дусларыңнан авыр сүз ишетәсең килмәсә, кеше бул, җанкисәгем.” [5, 291 б.], – ди ул, дустына йөрәге әрнеп.

Пьесада Мәрвән образы аек яшәү рәвеше, оста җитәкче, тугрылыклы дус, чын гаилә башлыгы итеп сурәтләнә. Әхтәмгә дә, яшьләребезгә дә менә кемнән үрнәк алырга иде! Автор әсәрдә бу проблеманы уңай хәл итә. Мәрвән исереклек юлына кереп киткән дусты Әхтәмне үзенең авылына алып кайтып, элек тә сәләтле архитектор булган кешегә иҗади эшкә кайтырга ярдәм итә алса, “Кырларым-тугайларым” пьесасында исә эчкечелек проблемасы шактый пессимистик рухта чишелә – Мөслимә, алкоголизм сөременнән чыга алмыйча, үз-үзенә кул салып, якты дөньядан китеп бара. Ни өчен соң “Ир-егетләр” драмасында Әхтәм эчкечелек баткагыннан чыгып, туры юлга баса ала, ә Мөслимә кара гүргә керә? Моның сәбәбен автор хатын-кыз организмын эчкечелектән дәвалауны аеруча кыен булуында күрә. Мөслимә – әле генә колхоз рәисе итеп куелган Солтан Фатыйховның сөйгән хатыны. Ул Солтанга кияүгә чыкканчы ук аракы белән дуслашып өлгергән була. Гаиләдә аның бу гадәтен вакытында беркем дә тыймый, тыярга кешесе дә булмый. Мөслимә әтисе хакында, ачынып, болай ди: “Ул вакытта аның мине кыйнарга вакыты юк иде шул: аракы эчеп кайтып, әнине кыйнаудан бушамый иде” [5, 79 б.]. Билгеле инде, Солтан да, күпме тырышса да, хатынына ярдәм итә алмый. Мөслимә чын хәмер колына әйләнә. Аракы аркасында башта яраткан ирен, авыл кешеләренең хөрмәтен югалта, аннары, тагын да түбән тәгәрәп, бозыклык баткагына бата. Әсәрнең финалы укучыга һәм тамашачыга искәртә кебек: эчүчелек, бигрәк тә ана булырга тиеш хатын-кызларның исереклеге тормышны ямьсезләтә, яшәеш кануннарына каршы чыга, кулына рюмка алган хатын-кыз үзенең киләчәк язмышына кире тамга сала. “Хатын-кызлар, аң булыгыз, тормышның тоткасы булуыгызны онытмагыз”, - дип әйтә кебек автор.

        Авторның эчкечелек проблемасын күтәреп, аны сәнгатьчә  хәл итүендә тел-сурәтләү чараларының да роле зур. Шулардан иң әһәмиятлесе, безнең карашка, исерек персонажларның сөйләме тора. Шулар аша укучы күз алдына геройлар бөтен тулылыгы белән килеп баса, яшь укучыда әлеге образларга карата нәфрәт һәм кызгану хисләре уята. Исерек булмасалар, аларның теле дә Мәрвәннеке һәм Солтанныкы кебек матур, ягымлы сүзләргә бай булыр иде.

        Шулай итеп, әлеге әсәрләрдә Т. Миңнуллин җәмәгатьчелек игътибарын эчкечелекнең тормышыбызда һич кичекмәстән тиешле чишелешен таләп итә торган мәсьәлә булуына юнәлдерә.

        Илдар Юзеевның “Эзләдем, таптым, югалттым...” (1997) пьесасында исә эчкечелек проблемасы көтелмәгән ягы белән сурәтләнгән. Әсәргә автор эчүче, исерек татар образларын кертмәгән (икенчел образ Сәләхтән кала), биредә озын-озын гыйбрәтле монологлар да юк. Татар авылларында эчүчелек афәтенең чәчәк атуын драматург кызыклы бер стилистик алым белән күрсәтә: элеккеге обкомның бүлек мөдире, профессор Шәмси Чаңбаев татар авылларыннан җыйган аракы шешәләреннән зур йорт сала:

Шәмси....Төзү материалын үзебезнең татар эчкечеләреннән генә җыйдым. Нигездә шушы авылдан. ...Милли казанышыбыз санарлык бу корылманы мин киләчәккә калдырам. Оныклар, бәлки, чит кавемгә ияргән татарның ни өчен күтәрелә алмавын, егылуын аңлар [6, 118 б.].

Драматург Зөлфәт Хәким әсәрләрендә дә эчүче персонажлар еш очрый. Гадәттә алар икенче план образлары буларак кына кертелсә дә, кайчандыр инженер булган, ә бүген исә эчүе аркасында гаиләсен югалткан һәм  аракы алырга дип кешедән әҗәткә акча сорап йөрүче персонаж Кәрим (“Мин төш күрдем”), тормыш төбендә калган Садри образы (“Кишер басуы”) мисалында аракының кеше  язмышын юкка чыгаруга этәрү фаҗигасе ярылып ята. Драматург аларны беркадәр ирония белән сурәтләсә дә, чынында моның күз яше аша ачы көлү икәнлеге аңлашыла.

Әйе, аракы эчү кебек ямьсез күренеш бүген татар дөньясын да үзенә буйсындырып бара һәм күпчелек кешеләр, гаиләләр өчен зур афәткә, фаҗигага әйләнергә өлгерде. Бу четерекле мәсьәләләр үз вакытында Ф.Әмирхан, Г.Тукай кебек классикларыбызны да уйландырган. Ф.Әмирхан эчкечелекнең безнең милләткә дә керә башлавына гаять борчылып, хәтта Лев Толстойга да хат язган [7]. 

Бүгенге көндә купчелек татар яшьләренең (бигрәк тә татар авылларында) аракы, наркотик, тәмәке тарту белән мавыгу, аларның әхлаклары бозылу нәтиҗәсендә милләтебезнең җәмгыять һәм дөнья күләмендә дәрәҗәсен югатла баруы татар драматургы Данил Салиховны да борчый [8]. Аның фикеренчә, татар халкы, элек-электән эчәргә өйрәнмәгәнлектән, җиңел сына. Рус егете белән татар егетен бер бүлмәдә бикләп эчертсәң, татар егете тизрәк исерәчәк, адәм сыйфатларын җуячак, шуңа күрә татарлар арасында тормыш төбендә калучылар саны илебездә күбрәк. Шул сәбәпле Д. Салиховны милләт сәламәтлеге, киләчәге борчый. Аның уйлавынча, язучылар үз әсәрләрендә бу проблеманы ешрак һәм кискенрәк яктыртырга тиеш.

Шулай итеп, авторлар әсәрләрендә күптән өлгергән кирәкле һәм әһәмиятле проблемаларны күтәреп, социаль яктан зарарлы әхлаксызлык күренешләрен бөтен фаҗигасе белән укучыларга, тамашачыларга җиткерә һәм аларны ялгыш юлга басудан кисәтәләр. Шуның өчен яшь укучыда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби әсәрләрне аңлап уку, андагы мисаллардан гыйбрәт алырга өйрәтү мәктәп укытучыларыннан зур тырышлык һәм осталык сорый. Әлеге проблеманы уңай чишү – киләчәктә сәламәт тормыш рәвеше алып бару, милләтебезне, телебезне, мәдәниятыбызны саклап калу юлында  хәлиткеч алшарт булып тора.

Әдәбият

  1. Колый М. Хикмәте Хәким... (63 нче хикмәт). – Борынгы татар

әдәбияты. К.: Тат. кит. нәшр., 1963. – 496 б.;

  1. Утыз Имәни хикмәтләре – Борынгы татар әдәбияты. К.: Тат. кит.

нәшр., 1963.;

  1. Татар халык иҗаты. Мәкаль һәм әйтемнәр.  – Казан: Тат. кит.

нәшр., 1987. – 289 б

  1. Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр. IV том. –Казан: Тат. кит. нәшр.,

2002. – 415 б.;

  1. Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр. II том. –Казан: Тат. кит. нәшр.,

2002. – 420 б.;

  1. Юзеев И. Шагыйрь сәхнәсе. – К.: Тат. Кит. Нәшр.,  2002. – 399 б.;
  2. Нуруллин И. Кеше һәм драматург: Драматург Туфан Мңнуллинга

60 яшь // Мирас. – 1995. №9. 38-40 бб.;

  1. Салихов Д. Шәхси әңгәмә стенограммасыннан., 9 сентябрь, 2007.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балада сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда мәктәп һәм гаиләнең роле

“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт  хәрәкәттә булсын”...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче дәрес эшкәртмәсе...

"Сәламәт яшәү рәвеше"

Укучыларга   сәламәт яшәү рәвеше алып бару,  сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү,  үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка  омтылыш тәрбияләү....

"Сәламәт яшәү рәвеше" презентация.

Презентация тәрбия сәгатенә ярдәмлек....

Сәламәт яшәү рәвеше

Сәламәтлек темасына проект эше...

Презентация " Күпбуын һәм аның стандарт рәвеше" , 7 класс

Презентация " Күпбуын һәм аның стандарт рәвеше" , 7 класс...

Татар теленең дәүләт теле буларак гамәлгә куелышы

Соңгы елларда кабул ителгән  "2004-2020 еллларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм  үстерү" , "2014-2020 елларга  Та...