Татар теле һәм әдәбияты
презентация к уроку

Дәрес эшкәртмәләре

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Дәрес эшкәртмәсе

10 нчы сыйныф

                                                       Тезеде:   Татар теле һәм әдәбияты

                                                            укытучысы Гарәфиева Кадрия

                                  Галимулла кызы

2015

 

Тема: Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗат сәхифәләре.

Максат: Г.Камалның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү, мәгърифәт өлкәсендәге күпьяклы эшчәнлеге белән таныштыру;

               укучыларга китап һәм башка чыганаклардан мәгълүмат бирү; сөйләм телен үстерү;

               якташ язучыбыз Ф.Халиди иҗатын искә төшерү аша укучыларда үзаң, әдип иҗатына өйрәнү омтылышы булдыру, кызыксындыру уяту,  горурлык, намуслылык һәм  ышанычлылык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Язучының портреты, китапларыннан һәм вакытлы матбугат материалларыннан төзелгән “Татар әдәбиятының һәм сәнгатенең горурлыгы” дигән китаплар күргәзмәсе; Г.Камал иҗатына багышланган слайдлар, компьютер, видеоязмалардан (“Бәхетсез егет”, “Беренче театр”спектакленнән) өзекләр.

Метод һәм алымнар: Укытучы лекциясе, өстәмә материаллар кулланып фикер алышу, әңгәмә үткәрү.

Яңа педагогик технологияләр:  Үстерелешле укыту технологиясенең элементларын куллану.

Милли төбәк компоненты: Якташ язучыбыз Ф.Халиди иҗатын искә төшереп китү.

Дәрес тибы: Язучы иҗатын җентекләп өйрәнү.

Предметара бәйләнеш: тарих, информатика.

Дәрес планы

  1. Оештыру өлеше.

Классны туплау һәм уңай психологик халәт булдыру.

  1. Актуальләштерү.
  1. Карточкалар белән эш.(төркемрәрдә эш)
  2. Яңа дәреснең темасын билгеләү.
  1. Яңа теманы аңлату.
  1. Г.Камал тормыш юлы турындагы мәгълүматларны тирәнәйтү.

                       (слайдлар ярдәмендә аңлатыла) 

IV.   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1.       Язучы иҗатына карата хронологик таблица  тутыру

(дәфтәрләрдә)

  1.       Г.Камалның күпьяклы эшчәнлеге (схемада).      

3.      Г.Камалның “Бәхетсез егет” әсәреннән өзек күрсәтелә.

а) сюжеты искә төшерелә;

б) әсәрдәге проблемалар;

(укучылар белән әңгәмә)

в) әсәрнең теле;

г) зарарлы гадәтләрне булдырмауга игътибар итү.

д) ял итү.”Скульптор” активлаштыру уены.

4.             “Беренче театр” комедиясе (өзек күрсәтелә).

а) “Беренче театр” комедиясендә конфликт (әңгәмә);

б) комедиядәге вакыйгалар, образлар.

  1. Дәрескә йомгак ясала.
  1. Өйрәнгәннәрне искә төшерү, йомгаклау.

                   (вакыт калса, тест эшләү)

  1. Өйгә эш.
  1. “Банкрот” комедиясен укырга, аңлатырга.
  2. Сираҗетдин, Гөлҗиһан образларына характеристика язарга.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  • Хәерле көн укучылар, исәнмесез! Барыгызның да кәефләре әйбәтме?

Бер-беребез белән аралашу, сөйләшү безгә шатлыклар гына китерсен. Дәрестә барыгыз да бик тырыш булырсыз дип ышанып калам һәм уңышлар телим.

  1. Актуальләштерү.
  • Ә хәзер, укучылар, мин сезгә карточкалар таратам. Анда сораулар һәм җаваплар язылган. Беренче төркемгә мин сорауларны бирәм, ә икенче төркемгә җавапларны бирәм. Игътибар белән бер-берегезнең сорауларын, җавапларын тыңлагыз. Шулай итеп без сезнең белән алдагы сыйныфларда үткән материалны тиз генә кабатлап китәрбез.

     (Карточкалар таратыла.Анда түбәндәге сораулар һәм җаваплар язылган)

  1. Нәрсә ул спектакль?

- Күп кешеләрнең уйланулары, тырышлыклары һәм осталыгы нәтиҗәсендә башкарылган уенны атыйлар.

2. 1906 нчы елның 22 нче декабрендә беренче мәртәбә нинди спектакль уйнала?

- “Гыйшык бәласе”, Г.Камалның тәрҗемә әсәре, “Кызганыч бала” пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала.

3. Нәрсә ул комедия?

- Көлкеле вакыйга һәм хәлләрне тасвирлаучы кеше характерындагы йомшак яки кимчелекле якларны арттырып көчәйтеп күрсәтүче һәм тормыштагы кире зарарлы сыйфатларны кискен рәвештә тәнкыйтьләүче әсәр.

4. Татар драматургиясенә нигез салучы кайсы әдипкә быел гыйнвар аенда 130 ел тулды?

- Г.Камалга.

5. Нәрсә ул конфликт?

-Әсәр геройларының үз арасында яки әсәрдә тасвирланган кеше образы белән тормыш хәлләре арасындагы каршылык.

6. Биби , Хәмзә бай, Хәбибрахман, Факиһә кайсы әсәр геройлары?

- “Беренче театр”.

7. Хәмзә бай ролен кайсы артист шуның кадәр оста башкара?

- Иң беренче Г.Камалның замандашы Габдулла Кариев уйный. Аннан соң безнең яраткан артистыбыз Шәүкәт Биктимеров бик оста башкара.

8. Кем ул драматург?

- Драма әсәрләрен язучы.

9. Кем ул Г.Камал?

- Татар әдәбияты классигы, күренекле язучы, драматург, журналист.

III. Яңа теманы аңлату.

- Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы: Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗат сәхифәләре.(слайд №1)

Максаты: Г.Камалның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү, мәгърифәт өлкәсендәге күпьяклы эшчәнлеге белән таныштыру;

              - укучыларга китап һәм башка чыганаклардан мәгълүмат бирү; сөйләм телен үстерү;

              - якташ язучыбыз Ф.Халиди иҗатын искә төшерү аша укучыларда үзаң, әдип иҗатына өйрәнү омтылышы булдыру, кызыксындыру уяту,  горурлык, намуслылык һәм  ышанычлылык хисләре тәрбияләү.(слайд №2)

- Укучылар, безнең татар язучылары бик күп талантларга бай. Әлбәттә, арада иң аерылып торганы Г.Камал.Ул 1879 елның 6 гыйнварында Казанда тире – мех эшкәртүче хезмәткәр Галиәкбәр Камалетдиновлар гаиләсендә дөньяга килә. (слайд№3)  Г.Камалның әтисе бик тырыш, алдынгы карашлы кеше була, шуңа күрә, заманалар авыр булуга карамастан, ул балаларының барысын да укыткан.(слайд№4,5,6) Г.Камал 1900 елга кадәр башта “Госмания”, ”Халидия”һәм аннары “Мөхәммәдия”мәдрәсәләрендә укый.(слайд №7)

1905 елдан башлап Г.Камал ныклап торып журналистлык эшенә керешә.Ул “Казан мөхбире”,”Азат”,”Азат халык”газеталарында эшли,аннан соң аны революцион эчтәлекле мәкаләләр бастырганы өчен, хөкемгә тарталар һәм мөхәрирлек хокукыннан азат итәләр.Ләкин Г.Камал тукталып калмый, Г.Тукай белән бергәләп журнал чыгаралар. “Яшен”ябылгач, ”Ялт – йолт”журналында үзен оста карикатурачы итеп таныта, бик оста итеп рәсемнәр дә ясый.(слайд №8)

  Мәхәббәт тарихына килгәндә, Г.Камал ике тапкыр өйләнгән,балалары бар. Драматургның олы улы Әнәс Камал үзенең истәлекләрендә “Безнең әти балаларны бик ярата торган иде. Ул балалар күңелен яхшы белүче, аларның зәвекъләрен тиз тотып алучы, алар турында һәрвакыт кайгыртып торуны үзенә зур бәхет санаучы, кече күңелле, олы җанлы кеше иде,”-дип яза.(слайд №9,10)

   Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый.

       (бер укучы дәреслектәге истәлекне укый. 231 нче бит.)

Ул бигрәк тә пьесаларны яратып укый. Хәтта безнең якташ язучыбыз Фатих Халидинең “Рәдде бичара кыз” драмасын 40 -50 тапкыр укыганмындыр, дип искә ала язучы үзенең истәлекләрендә.

1906 елның 21 апрелендә Уфада һәм шул ук елның 5 маенда, аннары 22 декабрендә беренче спектакль  Казанда уйнала. Г.Камал бу хәрәкәтнең үзәгендә кайный.(слайд№11).

Бу уңайдан,  сөекле шагыйребез Г.Тукай татар театры яши башлаган чорда

“Театр” (1907) шигырен яза. Көйгә салгач , аның тагын да тәэсир көче арта.  (бер укучы шигырьне сәнгатьле итеп укый)

Профессиональ театр туу белән Г.Камал илһамланып иҗат итә башлый.

1907 -1912 еллар арасында ул үзенең иң көчле, иң камил әсәрләрен яза.

”Бәхетсез егет”(1907), “Беренче театр”(1908), “Бүләк өчен”(1909)

“Уйнаш”(1910), “Банкрот”(1911), “Безнең шәһәрнең серләре”(1911),

“Дәҗҗал”(1912), “Кайниш”(1912) (слайд №12)

1914-1917 еллар арасында язучы тарафыннан рус һәм дөнья әдәбиятыннан татар теленә шактый сәхнә әсәрләре тәрҗемә ителә. Алар арасында А.Н.Островскийның “Яшенле яңгыр”, Мольерның “Саран” һәм “Ирексездән табиб”, Н.В.Гогольнең “Ревизор”, төрек  драматургы  Г.Хәмиднең “Һинд кызы” әсәрләре һ.б. (слайд №13)

Октябрь борылышыннан соң Г.Камал татар көндәлек матбугатында хезмәт итә башлый һәм “Эш”, “Эшче”, “Кызыл көрәшче”газеталары битләрендә күп санлы сәяси, сатирик шигырьләрен – декламацияләрен бастыра.(“Мин сөям”шигыре укыла) (слайд № 14)

Г.Камал 1933 елның 16 июнендә дөнья куя.Үзе исән чагында ук аңа Татарстан хөкүмәте тарафыннан Хезмәт батыры(1923), Татарстанның халык драматургы (1926) дигән мактаулы исем бирелә. 1939 нчы елда Татар дәүләт академия театры лаеклы рәвештә Галиәсгар Камал исемен йөртә.(слайд №15)

Олуг әдибебез Г.Камалның тууына  135 ел тулды. Аның бай әдәби мирасы – халкыбызның горурлыгы. Ул язган әсәрләр укучылар тарафыннан яратып укылалар, драма-комедияләре сәхнәләрдә зур уңыш белән уйнала, кадерле исеме безнең күңелләрдә саклана.(слайд №16)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

- Ә хәзер укучылар дәфтәрләрдә хронологик таблица эшлибез.

(слайд №17-18)

                                    

Дата

Вакыйгалар

1879 елның

6 гыйнварында

Казанда тире-мех эшкәртүче хезмәтләр гаиләсендә дөньяга килә.

  1900 елга кадәр

                                                                                         “Госмания”, “Халидия”, Мөхәммәдия мәдрәсәләрендә һәм аның янында русчага өйрәнү сыйныфларында укулар уза.

1905 елдан

Г.Камал журналистлык эшенә тотына.”Казан мөхбире”, “Азат”, ”Азат халык”,”Йолдыз” газеталарында һәм “Яшен” исемле сатирик журналда эшли.

1906 елның     21 апрелендә

Уфада;

5 маенда

Шулай ук Уфада;

22 декабрендә

Казанда спектакльләр уйнала. Г.Камал бу хәрәкәтләрнең үзәгендә кайный кат-кат безнең якташ язучыбыз Ф.Халидинең “Рәдде бичара кыз” драмасын укый.

1898 елда язылып, 1900 елда.

“Бәхетсез егет” драмасы бастырыла. Үзәккә тәрбия  һәм әхлак мәсьәләләре куела.

1907 елда.

Драманы яңартып яза.

1908 елда

“Беренче театр”.

1909 елда

“Бүләк өчен”.

1910 елда

“Уйнаш”.

1911 елда

“Безнең шәһәрнең серләре”, “Банкрот”.

1912 елда

“Дәҗҗал” драмалары языла.

1917 елда

Г.Камал инкыйлабны үзенчә рухланып каршы ала. “Эш”, “Кызыл армия” газеталарында прозаик, шагыйрь, рәссамчы булып эшли, шигырьләр, мәкаләләр, дикломацияләр яза, пародия һәм эпиграммалар иҗат итә.

1921 елда

“Хафизәләм иркәм”, “Өч тормыш”, “Күзсез мастерлар”, “Ахырзаман”.

1923 елда

Мактаулы “Хезмәт герое” исеме бирелә.

1933 елның 16 июнендә

Г.Камал Казанда йөрәк параличыннан үлеп китә.

(Үлүе турында истәлек укыла).

- Г.Камалның күпьяклы эшчәнлеген дәлилләргә.

(Укучылар нәтиҗә чыгара)

Театр эшлеклесе

        Драматург                                                                               Тәрҗемәче

Прозаик                                                                                                   Журналист    

       Классик язучы                                                                          Рәссам

Шагыйрь

(слайд №19)

  • Әйе, Г.Камалны классик язучы итеп “ Бәхетсез егет”, “ Беренче театр”,”Банкрот” әсәрләре таныта. Әйдәгез, хәзер “Бәхетсез егет” әсәреннән бер өзек карап китик.

( өзек күрсәтелә)

     -   Кәрим бай белән Җәмиләнең бердәнбер уллары Закир юлдан яза: хәмер эчә, ничәшәр көн кайтмый, ахырда  Гайни  исемле азгын кызга ияреп, Уфага китеп бара. Моны ул үзе кызны яратуы, аңарга өйләнергә теләве белән аңлата. Ләкин Гайни аны алдый,  акчасы беткәнен белгәч, яныннан куа. Закир  җинаять  юлына баса, Сәгыйть Сабитовның өен басып чыга. Драмада  яшь егетнең хаталанулары ята.

- Әйдәгез, төп проблемаларын билгелик әле.

1.Мәгърифәтчелек әдәбияты проблемаларын дәвам итүе: Бала тәрбияләү, ата- ана һәм бала мөнәсәбәте.

2. Аңлы – белемле, намуслы итагатьле булу турында үгет-нәсихәт, мәхәббәт проблемалары.

- Укучылар, әлеге өзектә сезгә нинди гадәтләр ошамады?

(Укучыларның җаваплары тыңланыла)

- Укучылар менә мондый  зарарлы гадәтләрдән  берүк сак булыйк инде.

             ял итү.”Скульптор активлаштыру уены. Әлеге уен парлап уйнала. Берәү скульпторны, ә икенчесе балчыкны. Скульптор башта балчыктан нәрсә ясарга кирәклеген сайлый, аннары эшкә керешә. Балчыктан спортчы гимнастны, штангистны һәм башкаларны әвәләп ясаганда, үзенең янындагы иптәшенә ничек басып торырга, кулларын ничек куярга, йөз-кыяфәтен ничек тотарга икәнлеген күрсәтә.

- Рәхмәт, утырыгыз укучылар. Сез барысын да әйбәт эшләдегез. Кешегә дә үзенең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен нәкъ менә шулай эшләргә кирәк. Ә хәзер дәресебезне дәвам итәбез.

- Г.Камал әсәрләренең теле гади һәм халыкчан. Ул стиль чаралары белән эш итә. Фразеологик әйтелмәләр, мәкальләр дә куллана. Әйдәгез, “Беренче театр” комедиясеннән өзек карап китик.

(Өзек күрсәтелә)

- Вакыйгалар бер гаилә эчендә , бер өйдә, хәтта бер бүлмәдә бара. Геройлар парлы- парлы булып тамашачыларның күз алдыннан үтә.

(Укучылар искә төшерә)

             Вәли – Гафифә

             Вәли – Биби

             Факиһә - Биби

             Факиһә - Хәбибрахман

             Фатих - Биби

             Хәмзә - Биби. (слайд №20)

- Комедиядә конфликт кемнәр арасында бара?

                                                        аның дөньяга карашлары

                  Хәмзә бай    

                                                        үзләренә баш булып яшәве белән    

                                                        килешмәүче яшьләр арасында    

                                                               

V. Дәрескә йомгак ясала

- Менә без , укучылар, әсәрдәге геройларның бирелеше, аларның үзенчәлекләре белән танышып киттек.Г.Камал иҗаты турында шактый гына бай мәгълүмат белдек.(вакыт калса, тест эшләтелә)

(Билгеләр куела)

VI.  Өйгә эш.

1. ”Банкрот” комедиясен  укырга , анализларга.

2. Сираҗетдин, Гөлҗиһан образларына характеристика язарга.



Предварительный просмотр:

Әдәбият (6 класс)

Тема: С.Рәмиев – пейзаж остасы. (“Авыл” шигырен өйрәнү).

Максат: 1. С.Рәмиев иҗатын искә төшерү.

               2. “Авыл” шигырен өйрәнү.

               3. Әсәрдән чагыштыруларны табу.

               4. Шагыйрь иҗаты аша, милли төбәк компонентларын кулланып,                    укучыларда туган якка карата кызыксыну уяту.

               5. Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм бәйләнешле сөйләмен үстерү.

Җиһазлау. С.Рәмиев портреты; “Казан утлары” журналы.

                    “Туган авылым” рәсем – панорама.

                      Магнитофон. “Дөньяда бар су – минеке

                                               Бар кара җир – минеке

                                               Бар тау, урман, бар матур ком

                                               Барысы да минеке.”

                                                                      (С.Рәмиев. “Мин”.)

I. Дәрес планы

  1. Актуальләштерү. Психологик уңай халәт тудыру.
  2. Дәрескә максат кую.
  3. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

а) С.Рәмиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу;

б) “Уку” шигырен сәнгатьле итеп уку;

II. Уку мәсьәләсен кую.

  1. С.Рәмиев – гомерен әдәбиятны, мәдәниятне үстерүгә багышлаган кеше. Кроссворд, аның сораулары. С.Рәмиев тормышы.
  2. “Авыл” шигырен сәнгатьле итеп уку.
  3. Пейзаж дип нәрсәгә әйтәбез?

III. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә эш. (Сыйныф икегә бүленә)

  1. Шигырьне сәнгатьле итеп уку.
  2. Төркемнәргә сораулар тәкъдим итү.

I т. Шигырьдәге чагыштыруларны табыгыз? Нәрсәләр каршы куела, ни өчен дип уйлыйсыз?

II т. Шагыйрь кемнең авылы турында язды икән? Аны ничек сиземләп була?

I т. Авыл табигатен сурәтләгән детальләрне табыгыз.

II т. Шигырьнең соңгы юлларындагы шаян интонацияне аңлатыгыз.

(Зиннатуллин Рәмис “Иске Казиле” – җыр).

Сезнең дә авылыгыз шулай матурмы?

Сыйныфка иҗади эш тәкъдим ителә.

  1. С.Рәмиевкә хат язарга.
  2. Туган авыл, туган як турында шигырь яки кечкенә күләмле инша языгыз.

IV. Өйгә эш. 

“Авыл” шигырен ятларга.

V. Рефлексия. 

 Дәрескә йомгак ясау.

                       

Дәрес барышы.

- Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Сезнең белән күрешүгә мин бик шатмын. Барыгызга да яхшы күтәренке кәеф телим. Бүгенге дәрестә без бер – беребезне аңлап, бик күп эшләр башкарырбыз дип уйлыйм.

- Бүгенге дәрестә без С.Рәмиевнең иҗатын искә төшерербез, “Авыл” шигырен өйрәнербез; әсәрдән чагыштыруларны табарбыз; шагыйрь иҗаты аша, милли төбәк компонентларын кулланып укучыларда туган якка, туган авылга карата кызыксыну уятырбыз, иҗади фикерләү сәләтегезне үстерербез.

- Ә хәзер өйгә бирелгән эшне тикшерербез. Сезгә өй эше итеп С.Рәмиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләргә, “Уку” шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнеп килергә бирелгән иде.

(Бер укучы иҗаты белән таныштыра. Ә икенче укучы “Уку” шигырен сәнгатьле итеп укый.)

Әйе, чыннан да шагыйрь бик матур шигырьләр иҗат иткән. С.Рәмиев бөтен гомерен әдәбиятны, мәдәниятне үстерүгә багышлаган кеше. Менә әлеге шигыре дә аның уку турында. С.Рәмиев, укучылар, үзенең сеңелләре һәм сезнең турыда кайгыртып, укуга кызыксыну уяткан кеше. Укыган кешене ул һәрвакыт мактый.

- Әйдәгез, менә хәзер шушы кросвордны чишеп карыйк. Аның сораулары әлбәттә, кем иҗатына карата? (С.Рәмиевнең тормыш юлы һәм иҗатына карата).

  1. Спектакльдә уйнаган яшьләрне мактап язган шигыре.
  2. Сәгыйтьнең фамилиясе.
  3. Шагыйрь “Уку” шигырендә нинди кешене күккә менеп җиткән кеше белән тиңли.
  4. С.Рәмиевнең атасының исеме.

А

В

Ы

Л

  • Укучылар бүгенге дәреснең темасына игътибар итик әле?

               “С.Рәмиев – пейзаж остасы”

               “Авыл” шигырен өйрәнү.

  • Ә нәрсә соң ул пейзаж?
  • Хәзер ачыгыз дәфтәрләрегезне, бүгенге числоны, теманы язып куегыз. Ә инде сүзлек дәфтәрләренә пейзажның нәрсә аңлатканын язабыз.    Пейзаж –
  • Әйдәгез хәзер шигырьне тыңлап китик. Игътибарлы булыгыз, карап барыгыз.     (Магнитофон җибәрелә).

Әлбәттә, шигърияттә чагыштыруларның әһәмияте бик зур. Алар сөйләмне мәгънәлерәк, образ –детальләрне үзенчәлеклерәк, эш-хәрәкәтләрне кызыклырак, гомумән алганда, шигырьне баерак итә. С.Рәмиев иҗатында да чагыштырулар мулдан кулланыла. Бу бигрәктә пейзаж лирикасында ачык чагыла.

С.Рәмиевнең “Авыл” шигыренә нигезләнеп, үз фикерләребез белән хәзер дәлиллик инде.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

 - Сыйныфны хәзер ике төркемгә бүләбез. Хәзер һәр ике төркем дә шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнә. Аннан соң һәр төркемнән берәр укучы укый.  (шигырьне укыйлар).

  • Ә хәзер төркемнәргә сораулар тәкъдим итәм.

Iт. Шигырьдән чагыштыруларны табыгыз?

II т. Шагыйрь кемнең авылы турында язды икән? Аны ничек сиземләп була?

I т. (Әй, авыл, син мең шәһәрдән

       Мең кабат ямьле вә хуш.

       Бер кеше юк бер урамда

       Нинди тын һәм нинди буш.

Әлеге строфа – пейзаж лирикасыннан бер үрнәк. Шигырьне укый башлауга ук безнең күз алдыбызга төнге авыл урамнары килә. Аның караңгы бушлыклары, авыл өстендә елмаеп торган ай... Китерелгән цитатада шагыйрь, без тасвирны тудыру өчен, чагыштыруларга мөрәҗәгать итә. Авылны шәһәргә каршы куя. Беренчесе икенчесеннән ямьлерәк һәм кеше күңеленә хушрак икәнне төрле дәлилләр белән раслый. Күкне ул фирүзәдәй күрә, ай яктылыгындагы җир өстен көмешкә тиңли. Әлеге чагыштыруны нигезли, аның урман һәм тауларның сихри яктылыгы икәнлеген белдереп уза.

                        Һәм гаҗиб бер яктылыкта

                        Җир көмеш төсле тора:

                        Анда урман һәм дә таулар,

                        Монда кырлар яктыра.)

II т. (Әлбәттә, шагыйрь үзенең туган авылы турында язгандыр. Чөнки ул шәһәр турында берни сөйләми. Әмма без, нәкъ менә ул авылны шәһәргә каршы куйганга, аларны үзара чагыштырганга, сурәтнең икенчесен үз күңелебез белән тулыландырабыз. Шәһәрнең айны күрсәтмәгән биек йортлы урамнарын, кара корым каплаган күк йөзен күргәндәй булабыз.)

I т. Авыл табигатен сурәтләгән детальләрне табыгыз?

II т. Шигырьнең соңгы юлларындагы шаян интонацияне аңлатыгыз?

I т.  Авыл – ямьле һәм күңелгә ягымлы, тын, буш, иркен, рәхәт, бар җир гөл генә, ае гаҗәп, җир көмеш төсле, чын матур.

II т. Шагыйрь бераз шаяртып та ала: авылга эндәшеп, менә мин шәһәр кешесе булдым инде, синең өчен читтән килгән кеше, матурлыгыңны да киметеп торамындыр әле, мин киткәч, синдә тагын да тын, тыныч булып калыр – матурлыгың артыр, ди. Чынлыкта исә авылны шагыйрь күңел күзе белән күреп, искиткеч сокланып яза, тере җан иясе белән сөйләшкәндәй, авылны олылап, яратып сөйли.

- Бик яхшы, укучылар. С.Рәмиев тә кечкенәдән авыл табигатенә гашыйк кеше. Шуңа күрә авылны яратуы турында ул нәкъ халык җырларындагыча арттырылган, хискә бай, көчәйтелгән образлар кулланган. Без шагыйрь белән бәхәсләшмибез, киресенчә, аңа кушылып уйлый башлыйбыз, күз алдына үз туган авылыбыз килә.

Сезнең дә авылыгыз С.Рәмиев шигырендәге кебек матурмы соң?

     (Бер укучының әтисе “Иске Казиле” җырын җырлый).

  • Ә хәзер сыйныфка иҗади эш.

I т. С.Рәмиевкә хат язарга.

II т. Туган авыл, туган як турында шигырь яки кечкенә күләмле инша язарга (рәсемгә карата булса да ярый.)

         

             (Укучыларның җаваплары тыңланыла).

IV. Өйгә эш. 

“Авыл” шигырен сәнгатьле итеп ятларга.

V. Рефлексия. 

Без бүгенге дәрестә чыннан да С. Рәмиевнең пейзаж остасы булуын белдек. Ул искиткеч матур сүзләр белән туган авылны олылый, яратып сөйли.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе

(“Авыл” шигырен өйрәнү.)

                                          Тезеде: Иске Казиле урта гомуми белем бирү   мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

                                              укытучысы Гарәфиева Кадрия

                     Галимулла кызы

2015

Тема:   Рәнҗетмәгез берүк, балалар,

             Әнкәйләрнең нечкә күңелен.

                (Әдәби – музыкаль кичә)

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түренә М.Хафизовның “Әниеңне берүк онытма” дигән шигыреннән алынган юллар язып эленгән.

                     Тормыш юлы авыр булса да,

                     Горур яшә, үзең сынатма.

                     Бар нәрсәдән бигрәк кадерле

         Әниеңне берүк онытма!

Сәхнә артыннан шигырь юллары яңгырый.

         “Әни,” – диеп телем ачылган,

         “Балам”, - диеп кулга алгансың.

         Туган йорттан чыгып китсә дә,

          Онытмый шул ана баласын.

          Әнкәйләргә булган мәхәббәт

          Мәрхәмәтлек күмсен җир йөзен.

          Рәнҗетмәгез берүк, балалар,

          Әнкәйләрнең нечкә күңелен.

Сәхнә алдында бишек эленгән 2 апа бишек җыры җырлыйлар. (бишек тирбәтәләр, фонограммада бала елаган тавыш ишетелә).

(“Әниләр һәм бәбиләр”дән өзек күрсәтелә. 107 бит яки 178 бит).

А.б. Дөньяга кеше дигән олы зат туды. Сабыйның дөньяга туып аваз салуы – аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү – һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә.

                Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе.

                                                   (Җыр)

А.б.   Берни язылмаган ак кәгазь кебек бала күңеленә кешелеклелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчә, игелекле эш – гамәлләр кылырга өйрәтеп, олы юлга хәер – фатиха бирә Ана.      

              Игътибарыгызга Х.Җәгъфәрнең “Ак теләкләр теләп” шигырен тәкъдим итәбез.

                         (Шигырь “Ак теләкләр теләп”.)

А.б.   Әнкәй! Олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы әнкәй! Элек – электән балаң хакына утка – суга кергәнсең, соңгы телемеңне сабыеңа каптыргансың син.

         Ә хәзер Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”)     исемле драмасыннан өзек карап үтик.

А.б. Борынгы риваятьләрнең берсендә шундый вакыйга бар. Япь- яшь егет бер кызга гашыйк була. Аның мәхәббәтен сынар өчен, сөйгән кызы егетенә: “Әгәр сөюең чын булса, миңа әниеңнең йөрәген китер!” дип әмер бирә. Гашыйк булып тилер дәрәҗәгә җиткән егет, әнисен үтереп, ана йөрәген кулына ала да сөйгән кызы янына йөгерә. Шунда ул абынып егыла. Кинәт йөрәк телгә килеп: “Бик авыртмадымы, улым?” – дип сорый.

                                        (“Балан җыры”)

А.б.   Соңгы вакытларда тормышыбызда да “изгелек”, “шәфкатьлелек”, “олыны олылау” төшенчәләре онытылып бара. Күкрәк сөтен имезеп, безгә гомер бүләк иткән иң олуг зат булган ананы тәрбияләмәү, рәнҗетү вакыйгалары белән әледән әле очрашып торабыз.

                         (Сәүнәләштерү. “Шәфкатьлелек бизи кешене”. В.Казыйханов.”Әхлак дәресләре”. 159 нчы бит)

А.б.   Аналар алдында барыбыз да бурычлы. Аны аңлап кына бетермибез. Ә элегрәк ярлы яшәсәләр дә, кешеләрнең күңеле бай, ата-анага хөрмәте зур булган. Уллары булган ата-ана һич тә яҗгызлык күрмәгән. Балалар ана каргышыннан курыккан. Кешеләр диннән, Алладан курыкка. Ә авыл кешесе элек-электән мәрхәмәтле булган, авылдашлары алдында яхшылыклар эшләргә тырышкан. Хәзер кеше оялмый. Аналар балаларын, балалар аналарын ташлый. Бу бик аянычлы хәлләр.

                                  (“Сак – Сок” бәете муз.)    

                    Шигырь. С.Хәким. “Әнкәй” (Әдәбият 7 кл., 145 нче бит).

А.б.   Күңелемнең җылы тойгысын

          Энҗе – мәрҗәннәргә алышма:

          Туган йортта көткән анага

Бурычыңны берүк онытма!

Туган телгә якты карашың

Чит җирләргә киткәч суытма!

Тән җылысын биргән анага

Бурычыңны берүк онытма.

А.б.   Тормыш юлы авыр булса да,

Горур яшә үзең сынатма.

Бар нәрсәдән бигрәк кадерле

Әниеңне берүк онытма.

Күз яшьләрең күрмик, әнием,

Мин бит синең чәчкәң орлыгың.

Хәер-фатихаңда яшәсен

Минем балам – синең оныгың.

                       

                                  (Бию)

А.б.  “Бала – ана күңелендәге мәңгелек ут” диләр. Бөек ватан сугышы безгә бик күп күз яшьләре китерде. Шуңа Әфганстан һәм Чечен фаҗигасе өстәлде. Боларга Дагыстан яралары килеп кушылды. Хәбәрсез югалган балаларының кайтуын әле дә зарыгып көтә аналар.

                                    (Сәхнәләштерү. )  310 нчы бит

                                     “Ана бәйрәме”.

А.б.  Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң килгән буыннарга да аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне хөрмәт итү кебек сыйфатларны мирас итеп калдырыйк.

                                             Җыр.

А.б. Кадерлеләрдән кадерле, газизләрдән газиз аналар! Сезнең йөзләрегездә һәрвакыт шатлыклы елмаю балкысын, тормышыгыз имин булсын, сәламәт булыгыз, озак яшәгез!

             Кадерле укучылар! Әйдәгез үзебездә кешелеклелек, ярдәмчел, изгелек сыйфатлары тәрбиялик. Һәрберебез әниләребезне күңел түрендә йөртик, аларга булган бурычларыбызны берүк оныта күрмик!

         

                                            Җыр.

          Шуның белән әзерләнгән әдәби - музыкаль кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Бәйләнешле сөйләм үстерү,

проектлар яклау дәресе

5 нче сыйныф

Дәрес үткәрүче: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарәфиева Кадрия Галимулла кызы

2015 ел

Тема: Елның дүрт фасылы (бәйләнешле сөйләм үстерү, проектлар яклау дәресе).

Максат: 1.Үткәннәрне кабатлау. Табигать, ел фасыллары турында белгәннәрне искә төшерү һәм бу темага язылган шигырьләр, хикәяләр укуга кызыксыну уяту, күнегүләр эшләү.  

             2. Ел фасылларына багышланган проектлар аша укучыларның логик фикерләү һәм бәйләнешле сөйләм үстерү эшен дәвам итү.

             3. Туган як табигатен ярату, табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Мультимедиапроектор, ноутбок, компьютерда ел фасылларына фонетик күнегү, ел фасылларына рәсемнәр, И.И.Шишкин, И.И.Левитан рәсемнәре, “Нәни йөрәккә зур бүләк” дигән аудиоҗыентыктан “Ямьле язлар җиткәч” җырының караокесы, карточкалар, дәреслек.Татар теле. 5 класс. Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллина.

Дәрес тибы: Катнаш дәрес.

Дәрес төре: Бәйләнешле сөйләм үстерү, проектлар яклау дәресе.

Дәрес алымнары: Укытучы сүзе, өстәмә материаллар кулланып фикер алышу, иҗат итү, сорау-җавап, укучылар чыгышы.

Яңа педагогик технологияләр: Үстерелешле укыту һәм укытуда проектлар методының элементларын куллану.

Милли төбәк компоненты. Туган як табигатенең фотоларын куллану.

Предметара бәйләнеш: Татар әдәбияты, сәнгать.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар.Кәефләрегез ничек? Без бүген алдагы дәресләрдә үткән материалны бераз искә төшереп китәрбез һәм гаҗәеп  бер тема турында сөйләшербез.

  • 2. Фонетик күнегү. Әйдәгез, хәзер тиз генә бер фонетик күнегү эшләп алыйк. (слайд). Компьютер кулланып ,сүзләрнең транскрипциясен төзик. Җәен ([җ] [ә] [й][э][н]),  кышын ([къ] [ы] [ш][ы][н]),

язын  ([й] [а] [з] [ы] [н]), көзен ([к] [ө] [з] [ө] [н]).

3. Белемне тигезләү өлеше. Ә хәзер игътибарыбызны, укучылар, экранга юнәлтик. (слайд)

Монда Г.Тукайның “Бу кайчак була?” шигырь-табышмакларына җавап әйтеп карыйк һәм бераз сезнең кагыйдә белү дәрәҗәгезне дә тикшерик.

Табышмаклар

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура, -

Бу кайчак була?                          (Җәй)

Ни өчен й хәрефе астына сызылган? Кагыйдәне искә төшерик әле (икенче һәм өченче хәрефләре и, й  булса, сүз башында җ  хәрефе языла).

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде,

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт ?

Я, әйтеп кара.        (Яз)

Ни өчен я хәрефе астына сызылган? (я ике авазга билге булып йөри [й] һәм [а] авазы кушылмасын белдерә)

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була?                                                         (Көз)

Ни  өчен к хәрефе астына сызылган? (нечкә әйтелә)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил,буран,-

Бу кайчак, туган?                                   (Кыш)

(к хәрефе калын [къ ] авазын белдерә).

3. Уку максатын кую ситуациясе.              

Димәк, укучылар бүгенге тема “Елның дүрт фасылы” дип атала (число, тема яздырыла).

II. Уку максатын чишү.

Әлеге слайдларда И.И.Левитан картиналары сурәтләнгән. Әйдәгез, әлеге картиналарны игътибар белән карыйк әле.

1 нче төркем яз көнен күзәтә һәм түбәндәге сүзләр белән җөмлә төзи.

Ләйсән яңгырлары, кошларның чыр-чулары, гөрләвекләре, чирәмнәре, умырзаялары, яз.

(Яз – ләйсән яңгырлары, җылы яктан кайткан кошларның чыр-чулары, кар эрегәч, шытып чыккан умырзаялары белән гүзәл.

2 нче төркем җәй көненә җөмлә төзи.

Укучылар әлеге картинада кайсы ел фасылы сурәтләнгән? (җәй)

Әйдәгез хәзер картина астында язылган сүзләр белән җөмлә төзик.

Кып-кызыл җиләкләре, хәтфә үләннәре, чәчәкләре, җылы яңгырлары, җәй, иген кырлары.

(Җәй – кып-кызыл, сусыл җиләкләре, хәтфә үләннәре, хуш исле чәчәкләре, мул иген кырлары, шифалы җылы яңгырлары белән соклангыч).

3 нче төркем көз көненә җөмлә төзи.

Көз, сары яфраклары, шыксыз салкын көннәре, мул уңышлары.

(Көз – мул уңышлары, шыксыз салкын көннәре,  алтынсу сары яфраклары белән матур).

4 нче төркем кыш көненә җөмлә төзи.

Ябалак-ябалак, кар, ап-ак, буран, бәс, карлы рәсемнәр, боз, чаңгы, көрт, кыш.

(Кыш – ябалак-ябалак булып яуган карлары, агачлардагы ап-ак бәсләре, ялтырап торган)бозлары, дуамал бураннары, көрәп бетерә алмаслык көртләре, тәрәзә пыялаларындагы карлы рәсемнәре белән матур.)

  1. Уку максатын  ныгыту.

Укучылар, сез үзегез ел фасылларына нинди табышмаклар һәм сынамышлар беләсез? Әйдәгез, сүзне беренче табышмаклардан башлыйк.

Ала сыер ятып кала,

Ак сыер торып китә. (Яз)

Борынсыз чыпчык боз тишә. (Язгы тамчы)

Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып. (Кыш килү)

Кигән киеменең бизәге

Бөтен дөньяны ямьгә бизәде. (Җәй)

  1. Сынамышлар:

Әгәр көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар – ел җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар – ел салкын килә.

Имәндә чикләвек күп булса, кыш каты килә.

Кузгалак күп булса, кыш җылы булыр.

  1. Мәкаль һәм әйтемнәр (карточкалар белән эшләү):

Кыш туңсаң, җәй җылынырсың.

Кышның корсагы киң.

Көзге көннең көлүе, көлүе дә җылавы.

Язгы көн ел туйдыра.

Язның байлыгы – кояш , көзнең байлыгы – уңыш.

Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

  1. Дәреслектәге 159 нчы күнегүне телдән эшләү.
  2. Физкультминутка.

Гөрләвекләр агалар,

Күктән кояш елмая (утырган килеш кулларын як-якка җәяләр).

Каңгылдашып торналар (басалар, очу хәрәкәтләре ясыйлар).

Төзелеп үтте бая (кулларын өскә күтәрәләр).

Инешләрдә коена (чуму, йөзү хәрәкәтләре белән)

Канатланып үрдәк, каз.

Җирне яшәртеп безгә

Гөлләр алып килә яз (кул чабу хәрәкәтләре белән).

  1. Проектлар яклау.

Әйдәгез, хәзер укучылар, ел фасылларының гүзәллеген сурәтләгән проетларыгызны яклауга керешәбез.

1 нче проектны яклау

Яз

Мин язны бик яратам. Шуңа күрә проектымны Мөнир Мазуловның шигыре белән башлыйсым килә.           Яз килә.

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә сибеп көмеш тамчы -

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам

Әмма яз күңеллерәк.

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә, -

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

Яз көне кояш җиргә җылы нурларын сибә. Көннәр җылына. Бөтен әйләнә-тирә яшеллеккә күмелә. Табигать матур ямь-яшел төсен ала. Кошлар да туган якларын сагынып кайталар. Аларның чыр-чу тавышлары безнең күңелләребезне дәртләндерә. Кешеләр күтәренке кәеф белән яши башлыйлар.

Ничек инде язны яратмыйсың? Яз – иң кояшлы ел фасылларының берсе. Менә шуның өчен мин аны яратам. Кояш ныграк җылыткан саен, түбәдән тып-тып итеп тамчы тама. Юлларда сузылып-сузылып гөрләвекләр ага. Шул гөрләвекләрдә кәгазь көймәләр йөздереп уйнау үзе рәхәт. Тирә-юньне хуш искә күмеп, шомырт, сирин һәм башка агачлар чәчәк ата. Урамнан керәсе дә килми башлый. Елгада бозлар ага, тезелеп –тезелеп кыр казлары, кыр үрдәкләре кайта. Язын кошлар бигрәк тә матур итеп сайрыйлар, оя ясыйлар, бала чыгаралар. Алар кешеләргә дә бик күп файда китерәләр. Мәсәлән, без дә сыерчыкларга оя ясыйбыз, һәр ел саен аларны шатландырабыз.

Их, яз көне өйгә керәсе дә килми, чөнки урамда шундый күңелле, рәхәт!

Язучылар, шагыйрьләр язны мактап, шигырьләр, хикәяләр язганнар.

Мәсәлән, Әхмәт Ерикәй “Яз килде”, Бари Рәхмәт “Сыерчык”, Шәүкәт Галиев “Яз”, Саҗидә Сөләйманова “Яз яме чәчкә белән”, Муса Җәлил “Боз ага”, “Яз” шигырьләре миңа бик тә ошады. Дусларым, сезгә дә аларны укырга тәкъдим итәм.

2 нче проектны яклау

Җәй

Җәй айлары бигрәк матур була. Ул яшел болыннар, тәмле җиләкләргә сокланып туймыйм мин. Мин җәй айларын бик яратам. Җәй ул бик ямьле. Матур кошлар, ямь-яшел агачлар, җәйнең муллыгы. Мин матур чәчәкләр, җиләк җыярга бик яратам. Җәй вакыты бик кызу була. Күлдә малайлар, кызлар су коеналар. Болында кечкенәләр яланаяк йөгереп йөриләр. Балалар өчен җәй бик матур, кызык, ямьле, күңелле вакыт. Менә мин җәйне шуның өчен дә яратам.

Бу матурлык Иван Иванович Шишкин рәсемнәрендә чагыла. Мин аның күп рәсемнәрен карап чыктым. Үземә ошаган рәсемнәрне сезгә күрсәтү өчен алып килдем. Менә ул рәсемнәр: “Урмандагы абагалар”, “ Нарат урманында иртә”, “Имәннәр”,  “Урман кисү”,  “Урман аланындагы чәчәкләр”. Карагыз әле, нинди матур күренешләр.

3 нче проектны яклау

Көз – матур

Менә хәйләкәр көз-матур да килеп җитте. Ул бигрәк матур, шаян: әле кояш җылыта, ул да булмый салкын яңгыр яки бозлы кар да явып куя. Шуңа да карамастан, мин бу ел фасылын бик яратам. Нигә дисезме? Чөнки, карагыз әле без кайчан шундый тәмле алмалар, җиләк-җимешләр ашыйбыз, кайчан без алтынга буялган агачларны күрәбез дә, кайчан җиргә түшәлгән алтын келәмнән йөрибез. Әлбәттә инде көз аенда.

Көзнең табигате бик матур. Ләкин кичләрен өздереп-өздереп сайраучы кошларның моңы җитми. Мин аларны бик сагынам.

Шулай да көзнең үз матурлыклары да җитәрлек. Иртәләрен ап-ак булып кырау төшә, агачлардан төрле төстәге яфраклар коела. Урамнар тып-тын. Барыбер көз кайбер кешеләргә ошамый: “Көз көне салкын, шыксыз, юллар пычрак”, - диләр. Көз аен яратмыйлар.

Ә мин бу фикер белән килешмим. Дөрес, көз көне юллар начар, көн саен яңгыр, кар явып тора. Көзнең бит әле “әбиләр чуагы” дигән вакыты бар. Нинди матур, нинди җылы була бит ул вакытта. Кояш җылыта, пәрәвезләр очып йөри, җәй көне дә, яз һәм кыш көннәрендә дә күреп булмый бит мондый гүзәллекне... Менә шул гүзәллекне шигырьләремдә дә чагылдырырга тырыштым, икесен сезгә дә укып китәм.

             

        Көз

Менә алтын көз җитте

Кошлар көньякка китте

Без урамда уйныйбыз,

Яңгыр диеп тормыйбыз.

Яшел киемле агачлар

Киемнәрен салдылар,

Басуларда иген бетте,

Кырлар буп-буш калдылар.

Сәлам диеп кычкырдылар

Кара болытлар безгә.

Кошлар да канат болгады,

Кайтырбыз диеп сезгә.

                              Көзге эшләр

Көз көне эшләр кайный,

Бәрәңгене алалар.

Суган, кыяр, чөгендерне

Капчык-капчык салалар.

Кемдер ташый, кемдер җыя,

Кемдер гел тик утыра.

Кемдер хәйлә белән генә

Капчыкны тотып тора.

Менә шундый инде ул көз. Шуңа күрә мин аны яратам да.

4 нче проектны яклау

Көзге күренеш

Мин бүгенге проектымны үзем ясаган рәсемнәр буенча якларга телим. Шушы рәсемнәрнең эчтәлеге минем шигыремдә чагыла һәм сезгә дә тәкъдим итәм.

       Көз җитте

Җәй үтә дә көз җитә,

Бик күңелле чак җитә.

Кояш безгә түбән карый

Аны болытлар каплый.

Саргаеп яфрак кипте

Кошлар көньякка китте

Төннәр хәзер озынайды,

Ә көннәр бик кыскарды.

Басу-кырда эш бетте

Эшчеләргә ял җитте.

Бакчаларда кешеләр

Уңыш алырга китте.

Салкын җилләр исәләр,

Яңгырлар да явалар

Җәй үтә дә көз җитә,

Бик күңелле чак җитә!

5 нче проектны яклау

Кыш килде.

Менә үзенең салкыннары белән ак сакаллы кыш та килеп җитте. Бар дөнья ап-ак. Кыш – аклык, сафлык ул.

Миңа кыш көне авылым бигрәк тә ошый. Йортларда утлар яна, урамда тып-тын, әйтерсең лә бар дөнья татлы йокыга талган. Таңда ак карга басып, уйга батып барасы  да барасы килә. Карлы юллар тауларга, урман кырларга алып чыгар шикелле.

Әйе, кыш айлары кемнәргә генә ошамый икән? Балалар рәхәтләнеп чаңгы-чана шуып булганга яраталар. Әле бит  балалар ярата торган бәйрәм дә бар. Бу – “Яңа ел” бәйрәме. Кыш бабай белән кар кызы нинди генә бүләкләр бирми бит аларга!

Ә өлкәннәр өчен инде бу ял айлары кебек. Көзге кыр эшләрен, җәйге бакча эшләрен бетереп, җылы өйләрдә җәй, яз һәм көз айларында тир түгеп эшләгән хезмәт җимешләреннән авыз итеп, уңышның муллыгына сокланып, җәйнең әйбәт көннәренә рәхмәт әйтеп, яңадан язны көтеп, җәй айларын сагынасы гына кала.

Менә мин иртә белән мәктәпкә барам. Нинди матур икән ич бүген! Агачлар үзләренең ап-ак күлмәкләрен кигәннәр, әйтерсең лә алар шулай мәктәпкә барган балалар һәм яшьләрне, эшкә ашыккан өлкәннәрне озаталар иде. Янәсе алар өлкәннәргә һәм баларга хәерле юл телиләр.

Әнә, кояш та чыгып килә. Ул бүген бигрәк тә матур! Ул да безгә сәлам бирә кебек. Кинәт ачы җил исеп куйды. Ул гүя җирдә яткан карларны себереп, кешеләргә юл чистарта иде. Юл кырыенда үсеп утырган каен да миңа сәлам әйткән кебек, тыныч кына селекенеп куйды. Мин дә аңа хәерле иртә теләп юлымны дәвам иттем.

Кыш турында сынамышлар да өйрәндем.

Төтен җиргә төшсә, кар явар.

Кыш көне мәче яки эт аунаса, буран булыр.

Кыш көне кар күп яуса, җәй яңгырлы булыр.

6 нчы проектны яклау

Мин үземнең проект эшемдә туган ягымның матур табигатен фотоларда күрсәтәсем килде.

Мин бик тә фотога төшерергә яратам. Туган ягымның табигатен елның дүрт фасылында чагылдырырга тырыштым. Менә бу слайдларда сез туган ягымның табигатен күрә аласыз.

  1. Рефлексия, бәяләү.

Игътибар итегез әле, балалар, ел фасыллары бер дә буталмыйча, тәртип бозмыйча, берсе артыннан берсе килә. Чөнки алар табигать - анага буйсыналар, ә табигать үз чиратында безне җылы кояшында кыздыра, суларында йөздерә, урман-болыннарында ял иттерә, җиләк-җимешләре белән безне сыйлый. Шуның өчен без дә аңа рәхмәтле булып, яхшылык эшләргә тиешбез. Сулыкларны, әйләнә-тирәне чистарту, кошларга ярдәм итү, агач-чәчәкләр утырту – безнең бурычыбыз.

(Укучыларга билгеләр кую)

Дәрес тәмам.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе

(6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Укытучы:Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Гарафиева Кадрия  Галимулла кызы                    

Дәреснең темасы: Шарт фигыльләр дөньясына сәяхәт.

Максаты: Укучыларның шарт фигыль турындагы белемнәрен тирәнәйтү, системалаштыру; шарт фигыльләрнең матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә һәм гомумән, фигыльләрне әдәбият белән дә бәйләп өйрәнеп була дигән нәтиҗә ясау; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аның матурлыгын тоя беләргә өйрәтү.

Җиһазлау: “Бүген дәрестә шарт фигыль” таблицасы; “Шарт фигыльләр дөньясына сәяхәт” планы; “Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык” дип язылган эпиграф; “Балалар җырлары” кассетасы; магнитофон; аукцион өчен барабан, язылган сүзләр; дискета, компьютер; биремнәр язылган гөмбәләр, балыклар, чикләвекләр, Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Алтын балык” (әкиятләр); “Мәкальләр”, “Табышмаклар”, “Раушан көзге” китаплары һәм 6 нчы сыйныфлар өчен татар теле дәреслеге кулланыла.

Дәрес планы

I. Актуальләштерү.

                  1. “Тәмле агач”тагы биремнәрне үтәү. (5 мин.)

II. Биремнәрне ныгыту.

  1. Иҗат ит, “Җәй” темасына кечкенә күләмле хикәя яки шигырь язу (10 мин.)
  2. “Каенлык аланы”. Гөмбәдәге биремнәрне үтәү, ягъни шарт фигыльләрне табу һәм дөрес куя белү. (2 мин.)
  3. Ял итү. “Карт белән төлке” әкиятен сөйләү. (3 мин.)
  4. Әкияттән шарт фигыльләрне табу. (2 мин.)
  5. “Балыклар иле”. Табышмакларның җавабын табу, шарт фигыльләрне тактага яздыру. (3 мин.)
  6. Матур язу. Дәреслектәге 124 нче күнегүне эшләтү. Шарт фигыльләрне табу. (5 мин.)
  7. Ял итү. (2 мин.)
  8. “Чикләвекле тиен”. Шарт фигыльләрне төрләндерү. (3 мин.)
  9. Аукцион. (5 мин)

III. Өйгә эш.

123 нче күнегүне эшләп килергә. (2 мин.)

IV. Йомгаклау. (3 мин)

Дәрес барышы

- Укучылар, без сүз төркемнәренең иң катлаулысы булган “Фигыль” төркемен өйрәнүне дәвам итәрбез. Бүген без сезнең белән “Шарт  фигыль  дөньясына” сәяхәткә чыгарбыз. Анда әдәбият белән бәйләнешкә керербез. Сәяхәт иткәндә, җыр җырларбыз, кызыклы чараларда, төрле уеннарда катнашырбыз, ә ял сәгатьләрендә күңелле ял итәрбез.

- Игътибар итик әле укучылар! Бүгенге дәресебезне “Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык!” – дип исемләнгән девиз астында үткәрербез. Әгәр дә без дәрестә актив, тырышып катнашабыз икән, һичшиксез, зур уңышларга ирешәчәкбез. Ә инде куркып, ялкауланып утырсак, хурлыкка калачакбыз. Шуңа күрә актив, тырыш булыйк! Ә хәзер укучылар, без сезнең белән җәяүләп, җырлый – җырлый “Шарт фигыльләр дөньясына” сәяхәткә чыгабыз.

(Балалар “Елмаю” җырын җырлыйлар.)

- Укучылар җырыбызның сүзләренә игътибар итик әле. Анда шарт фигыльләр юк микән?

(Елмайсак – шарт фигыль, I зат, күплектә)

- Әйе, укучылар бик дөрес. Менә әкренләп килә - килә “Тәмле агач” тукталышына да җиттек. Тәмле агачта алма – грушалар: -Мине өз! Мине өз! – дип торалар. Бу җиләк – җимешләр чынмы икән, әллә берәр серләре бармы? Әйдәгез, бергәләп шуны белик әле. Кайсыгыз беренче җимешне өзә?

(Укучылар такта янына чыгып “Тәмле агач”тан җимешләрне алалар, биремнәрен укыйлар һәм үтиләр)

1 нче укучы. Бирем. Затланышлы фигыльләрне атагыз?

(Боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль)

2 нче укучы. Шарт фигыльнең мәгънәсе, ясалышы һәм төрләнеше турында сөйләгез.

1. Шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә.

2.Шарт фигыль – са/ - сә кушымчасы белән ясала: Марат тырышып укыса, бүген “бишле” алыр иде.

3. Шарт фигыль зат-сан белән төрләнә:

I зат укысам               укысак

II зат укысаң              укысагыз

III зат укыса               укысалар

4. Шарт фигыльгә -да/ -дә, -та/-тә кисәкчәсе өстәлеп кире шарт фигыль ясала:

укысам да                  укысак та

укысаң да                  укысагыз да

укыса да                    укысалар да

Кире шарт фигыль кирәкле шартлар табылып та, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә.

3 нче укучы. Җөмләне укыгыз, кире шарт фигыльнең кайсы затта-санда булуын әйтегез.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем (Г.Тукай “Шүрәле”).

(тумасам да – кире ш.ф., I зат, берлектә)

- Менә укучылар, “Тәмле агач”тагы биремнәрне дә үтәдек. Сәяхәбезне дәвам итәбез. Алда безне “Иҗат ит” тукталышы көтә. Әйдәгез иҗат итеп  тә алыйк. Хәзер ачыгыз дәфтәрләрегезне, бүгенге числоны, теманы язып куегыз. “Җәй” темасына хикәя яки шигырь язасыз. Хикәягездә шарт фигыльләр дә булсын.

(2 укучы язган хикәяләрен укый)

- Инде сәяхәт итә-итә “Каенлык урманы”на килеп җиттек. Их, балалар, нинди матур урман! Урманында гөмбәләрне җыйыйк, биремнәрне үтик.

(Кызлар гөмбә җыя)

1 нче укучы. Бирем. Эндәшсә шарт фигылен II зат берлеккә куегыз һәм мәкальнең тиешле урынына куеп кычкырып укыгыз.

Ничек..........., шундый җавап.

(эндәшсәң)

2 нче укучы. Мәкальнең төшеп калган сүзен куеп, кычкырып укыгыз, шарт фигыльгә игътибар итегез.

Бер.............., икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.

(ялганласаң)

3 нче укучы. Мәкальнең икенче яртысын куеп кычкырып укыгыз һәм шарт фигыльне табыгыз.

Җир туймаса, ..................... (ил туймас).

-Әйе, кызларыбыз безнең чыннан да өлгер, җитез икән.

- Укучылар, чиратта безнең ял сәгате.

- Без әкиятләрне яратып укыйбыз, шулаймы?

(әйе)

- Ә менә сезнең “Карт белән төлке” әкиятен укыгыныгыз бармы? Кайсыгыз искә төшереп китә? (1 укучы әкиятнең эчтәлеген сөйли)

- Менә, укучылар, ял итеп тә алдыгыз. Ә хәзер, әйтегез әле, бу әкиятне тыңлаганда, шарт фигыльләргә юлыкмадыгызмы?

(чыкса, караса – III зат, берлектә)

- Әйе, укучылар, төлкесе бик хәйләкәр булган икән. Әлеге тукталышыбызның исеме дә “Балыклар иле” дип атала. Теге хәйләкәр төлке ташлап калдырган балыклар яңадан үз илләренә кайтып җиткән, күрәсең. Мин 6 нчы сыйныф егетләрен бик балык тотарга ярата икән дип ишеткән идем. Яле, егетләр, кайсыларыгыз балык тотып күрсәтә.

(Укучылар балык артындагы биремнәрне үтиләр)

1 нче укучы. Бирем. Табышмакның җавабын әйтегез һәм шарт фигыльне тактага язып, зат-санын билгеләгез.

Типсәм – түнмәс

Күмсәм – күмелмәс

Киссәм – киселмәс

Тибәрсәм – тибәрелмәс. (Күләгә)

(Типсәм, киссәм, тибәрсәм – шарт фигыль, I зат, берлектә)

- Укучылар, “тибәрсәм” сүзе аңлашыламы? Тибәрсәм-тибәрү, этәрү, тайпылу дигән мәгънәләрдә дә килә ала.

2 нче укучы. Ак кыр буйлап уза ул

Тап-тар юллар сыза ул,

Булса да бик кечкенә,

Җиткер аңа эш кенә. (Каләм)

(Булса да – кире шарт фигыль, III зат, берлектә)

3 нче укучы. Яз килсә, киенә,

                       Көз килсә, чишенә. (Агач)

(Килсә - шарт фигыль, III зат, берлектә)

- Укучылар, алда матур язу тукталышы. Дәреслектәге 124 нче күнегүне матур итеп күчереп язарга һәм шарт фигыльләрнең асларына сызарга.

(Укучылар биремне үтиләр һәм аннан соң күнегүнең дөреслеген тикшерәләр.)

Ял итү. Күрсәт әле, үскәнем

Ничек сәяхәт иткәнен.

Менә шулай, менә шулай

Шулай сәяхәт итәбез (атлап күрсәтәләр)

Күрсәт әле, үскәнем

Ничек гөмбә җыйганын.

Менә шулай, менә шулай

Шулай гөмбә җыябыз.(гөмбә җыялар)

- Менә безне, елмаеп, тәмле чикләвекләр җыючы тиен каршылый. Тиен чикләвекләрне байтак җыйган инде. Хәтта берсен безгә дә өзәргә калдырган. Ул безгә кәрзиндәге чикләвекләрне тәкъдим итә. Әйдәгез, шуларның биремнәрен дә үтәп алыйк инде.

1 нче укучы. Сал фигылен шарт фигыль формасына куеп, зат, сан белән төрләндерегез. (тактада)

                             Сал - салса

I зат      салсам             салсак

II зат     салсаң             салсагыз

III зат    салса               салсалар

2 нче укучы. Атла фигылен шарт фигыль формасына куеп, юклыкта зат-сан белән төрләндерегез (телдән).

                       Атла – атласа – атламаса

I зат     атламасам                атламасак

II зат    атламасаң                атламасагыз

III зат   атламаса                  атламасалар

3 нче укучы. Бар фигылен шарт фигыль формасына куеп, күплектә, зат белән төрләндерергә (телдән).

                              Бар – барса

I зат        барсак

II зат       барсагыз

III зат      барсалар

- Алда безнең аукцион. Хәзер мин сезгә Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан Фәниярның девизын укып китәм. Бу өзек дискетада да яздырылган, компьютер экраныннан күзәтә барыгыз һәм шарт фигыльләргә игътибар итегез.

- Ә хәзер аукционны башлыйбыз. Әлеге мин укыган текстан шарт фигыльләрне әйтәсез.(Мәсәлән, сукса – 1,2,3,4,5,6,7., шулай калган шарт фигыльләрне дә укучылар әйтеп чыга, соңгы фигыльне әйтүче - җиңүче. Аңа бүләк тапшырыла)

- Менә укучылар, сәяхәт итеп тә чыктык. Ә хәзер өйгә эш. Дәреслегегездәге 123 нче күнегүне эшләп киләсез. (Бирем аңлатыла)

Йомгаклау.

-Укучылар, бүгенге сәяхәт дәресебездә без шарт фигыльләрне кайларда очраттык? (Җырларда, поэмаларда, шигырьләрдә, хикәяләрдә, әкиятләрдә, табышмакларда очраттык).

Димәк, укучылар, шарт фигыльләрне әдәбият белән дә бәйләп өйрәнеп була. Бүгенге дәрестә, укучылар, бик тырышып эшләдегез һәм зур уңышларга да ирештегез. (Билге куела)

- Бүгенге дәресне мин, укучылар, Х.Туфанның түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлар идем.

И минем җандай кадерлем

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син

Шатлыгым теле бүген

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

                       

       

        



Предварительный просмотр:

          Ф.Әмирханның”Хәят”повестенда       образлар системасы.

Тема. Ф.Әмирханның”Хәят”повестенда образлар системасы.

Планлаштырлган нәтиҗәләр:

Метапредмет- фикерләүнең бер юнәлеше буларак, чагыштыру,гомумиләштерү алымнарына һәм нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнү.

Предмет- Ф.Әмирханның “Хәят”әсәрендәге образлар системасын ачыклау һәм И.Тургеневның”Ася”әсәрендәге геройлар белән чагыштырып бәяләү.

Шәхескә караган –кешенең эчке матурлыгын таный белергә өйрәнү.

                                       Дәрес барышы.

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1.Дәрестә уңай эмоциональ мохит булдыру.

2.Актуальләштерү.

“Хәят”повестеның эчтәлеген сөйләү.

Әсәрдән төп, ярдәмче,эпизодик,аталучы геройларны билгелибез.

3.Дәреснең темасы, максаты билгеләнә.

II Уку мәсьәләсен чишү.

1.”Хәят”повестендагы төп герой- Хәят.

Ярдәмче геройлар-Михаил,Лиза, әти-әнисе, Биби.

Эпизодик геройлар- Евгений, Рокыя, Сәгыйть,Гали, Рәхимә абыстай.

Аталучы геройлар-Салих,Мостафа Рәхимов(татар җәмгыяте),Мясниковлар гаиләсе, Анна Петровна,Николай Иванович(рус җәмгыяте).

2.Вакыйга кайда бара?

-Шәһәр җирлегедә яшәүче Мясниковлар дачасында,клубта,Рәхимовлар һәм Мясниковлар гаиләсендә бара.

3 Вакыйга кем исеменнән сөйләнә?

-Хәят исеменнән сөйләнә.

4.Хәятның портретын табып, укып күрсәтегез.

-“Хәят уналтыда гына булса да,буе-сыны белән инде җиткән кызлардан аермасыз булган иде...Аның быел тектергән ал деколҗте күлмәге...безнең Хәяткә бик килешә: ул аның эчендә ал фәрештә шикелле була.”

5.Төп геройга характеристика бирегез.

-Хәят-мөселман гаиләсендә үскән, рус мохитендә яшәүчеләр белән аралашкан кыз.Беренче күренешләрдә Михаил-Хәятны,Хәят Михаилны ярата.Ләкин мәхәббәт хисе белән намус хисе арасында көрәш башлана. Аның күңелендә “китеклек”барлыкка килә.Ул рус егетенә кияүгә чыгуны гөнаһ булуын искәртә. Хәят борчыла, Михаилны мөселман итү хыялы белән үз-үзен юата, ләкин юану хисләре җимерелә. Хәят күрмәгән, белмәгән Салихны яратырга үзен мәҗбүр итә.

6.Каршылыкны табыйк әле.

-Эчке каршылык (татар кызы кяфергә кияүгә чыга алмый.)

Хәят –Михаил

Хәят-Гали

Хәят-Салих арасында.

7.Геройларга әйләнә-тирәдәге кешеләрнең мөнәсәбәте.

-Лиза Хәяттән көнләшә, Хәят Лизадан матуррак. Әминә Хәятны бертуган сеңлесе кебек ярата, аңа бары изге теләктә тора.

8.Язучының төп геройга карашы.

-Автор Хәятны яратып тасвирлый.

9.Төп геройны нәрсә борчый?

-Яраткан кешесе белән бергә була алмый.

10.Төп геройның алдагы тормышын ничек күз алдына китерәсез?

-Салихка кияүгә чыгар,бәлкем,рус җәмгыятенең уңай якларын яхшы белгән егет булыр,Хәят укыр,белемле хатын булыр.

11.Әдәби детальләрне билгеләгез.

          -Сандугач,хат,батист кисәге.

12.Әсәрне вакыйгаларга бүлик.

-Татар-рус тормышы;

Бәхеле-бәхетсез Хәят;

Шатлык-кайгы һ.б

13.Әсәрнең идеясе.

-Хатын-кызның үз бәхете өчен көрәше гореф-гадәтләргә,традицияләргә каршы килмәскә тиеш.

14.Әсәрнең әһәмияте.

-Кеше күңелен, кеше психологиясен аңларга өйрәтә,

укучыда матурлыкка битараф булмау тойгысы тәрбияли.

15.Рус әдәбиятыннан” Хәят”әсәренә охшаган нинди әсәр укыганыгыз бар?

-И.С.Тургеневның “Ася”әсәре.Анда төп герой Ася.

III.Рефлексия, бәяләү.

1.Бу дәрестә без нишләргә тиеш идек? Максатыбызга ирештекме?

2.Укучылар үз эшчәнлеген бәяли.

3.Гомумиләштереп нәтиҗәләр чыгарыла.

IY.Өйгә эш. “Хәят”әсәренең дәвамын ничек күз алдына китерәсез?Шул турыда язарга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ф . Әмирхан « ХӘЯТ” Белозёрова Татьяна

Слайд 2

Фатих Әмирхан ( 1886-1926 )

Слайд 3

ЯЗУЧЫ, публицист , Габдулла Тукайны ң дусты

Слайд 4

Әсәрдән төп, ярдәмче,эпизодик,аталучы геройларны билгелибез .

Слайд 5

Белозёрова Татьяна Тема. Ф.Әмирханның”Хәят”повестенда образлар системасы

Слайд 6

Вакыйга кайда бара?

Слайд 7

Хәятның портретын табып, укып күрсәтегез

Слайд 8

Төп геройга характеристика бирегез Белозёрова Татьяна

Слайд 9

Геройларга әйләнә-тирәдәге кешеләрнең мөнәсәбәте Язучының төп геройга карашы Белозёрова Татьяна

Слайд 10

Төп геройның алдагы тормышын ничек күз алдына китерәсез? Белозёрова Татьяна

Слайд 11

Әсәрнең идеясе, әһәмияте Белозёрова Татьяна

Слайд 12

Өйгә эш “ Хәят”әсәренең дәвамын ничек күз алдына китерәсез?Шул турыда язарга Белозёрова Татьяна



Предварительный просмотр:

                            Тема:  [йу],[йү]аваз кушылмалары. Ю хәрефе.

Максатлар:

1.Белем бирү. [йу],[йү] авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү  һәм язу күнекмәләрен формалаштыру;

 2.Шәхесне үстерү. Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү. Дәрестә өйрәнелгән белемнең кирәген аңлау, уңай мөнәсәбәт күрсәтү;

3.Тәрбия бирү.Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Дәрес тибы: яңа белем ачу.

Җиһазлау: проектлы экран, презентация, компьютер, дәреслек (“Татар теле” 2 сыйныф. Ф.Ф. Харисов, Ф.Ф.Харисова, А.К. Ч.М.Җәләлиева. Казан:”Татарстан китап нәшрияты”, 2017.)

        Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

                 Уңай психологик халәт булдыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр!Кәефләрегез яхшымы?

-Рәхмәт, укучылар, шушы күтәренке кәеф белән         дәресебезне башлап җибәрик эле.

. II Мотивлаштыру-ориентлашу этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.
  2. Матур язу. Табышмак.

         Барда юк, юкта бар

  1. Актуальләштерү.

-Укучылар, әлеге табышмакның  җавабын табыйк әле.

-Ул алфавитның ничәнче хәрефе?

III Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Димәк , без бүген кайсы хәрефне өйрәнәбез?

(  [йу], [йү] аваз кушылмалары. Ю хәрефе.)

-Дәреслектәге биремне карау.(124 нче күнегү) Кайсы сүзләр калын, кайсылары нечкә әйтелә? Ю хәрефе нинди аваз кушылмаларын белдерә?

-Нәрсәгә игътибар иттегез?

-Кыенлык нәрсәдә туды?

1 нче нәтиҗә.

Ю хәрефе калын сүзләрдә [йу], нечкә сүзләрдә  [йү] булып укыла: юка  [йукъа],юкә[йүкә].

-125 нче күнегү (телдән).

-Бирем. Табышмакның җавабын әйт.

  • ю хәрефе ничек укыла?Моны ничек аңлатып була?

Җәен урманга патша,

      Кышын кардан да аста.

                                       (аю)

-Аю сузе ничә аваздан тора?

                                         (өч)

IV. Модельләштерү

-үтәгән биремнәрдән  чыгып, белемнәрне модельләштерегез.

*  калын сүздә ю хәрефе [йу] дип укыла.

* нечкә сүздә ю хәрефе [йү] дип укыла.

Бирем. Кагыйдәне үз-үзегезгә сөйләгез; парларда бер-берегезгә сөйләгез.

126 нчы күнегү.(төркемнәрдә эшләү.1нче төркемгә-1, 2нче төркемгә-2, 3төр төркемгә-3 җөмләне  нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп күчереп язарга)

Нәтиҗә. ю, юынам, юа сүзләрен кулланып җөмләләр яздык.  Калын сүзләрдә ю хәрефе  [йу ] булып укыла.

Физкультминут (электрон белем бирү ресурсы)

V Күнекмәләрне ныгыту.

Песи йоклый. Никтер бер дә

Ябынганы юк аның

Алып бирмәгән әнисе

Аңа нәни юрганын.(Рифат Сәлах)

-юк, юрганын сүзләрен авазларга таркатып языгыз.

Электрон китап буенча  эшләү.

http://tatarschool.ru/media 

VI.Дәресне йомгаклау. Рефлексив бәяләү этабы.

-Без бүген сезнең белән нәрсәләр белдек?

-Ничек белдек?

  1. Башта укыгыз, аннан соң тактага чыгып языгыз.

[йулчы]             [йүкә]             [йулбарыс]           [йукъа]

Язуыгызның дөреслеген “Татар теленең орфографик сүзлеге”ннән карап тикшерегез.Үзегезне бәяләгез.

Дәрескә үзебезгә билге куябыз.

Өй эше.1     127 нче күнегү.(Бирем.Укы һәм русчага тәрҗемә ит.)

              2     ю хәрефе кергән сүзләр белән 3 җөмлә язарга.

             


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Матур язу. Табышмак . Барда юк, юкта бар

Слайд 2

-Укучылар, әлеге табышмакның җавабын табыйк әле. -Ул алфавитның ничәнче хәрефе? Сораулар:

Слайд 3

Җаваплары

Слайд 4

Тема: [йу],[йү]аваз кушылмалары. Ю хәрефе.

Слайд 5

1 нче нәтиҗә Ю хәрефе калын сүзләрдә [йу], нечкә сүзләрдә [йү] булып укыла: юка [йукъа],юкә[йүкә].

Слайд 6

125 нче күнегү (телдән). Бирем . Табышмакның җавабын әйт. ю хәрефе ничек укыла ? Моны ничек аңлатып була ? Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста.

Слайд 7

Аю [айу]

Слайд 8

Физкультминутка

Слайд 9

Песи йоклый. Никтер бердә Ябынганы юк аның Алып бирмәгән әнисе Аңа нәни юрганын . ( Рифат Сәлах) -юк, юрганын сүзләрен авазларга таркатып языгыз.

Слайд 10

Электрон китап буенча эшләү. http://tatarschool.ru/media

Слайд 11

Өй эше . 127 нче күнегү . ю хәрефе кергән сүзләр белән өч җөмлә язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау  http://edu.tatar.ru/community/index/5554      ....