"Тәҗрибәм белән уртаклашам". Педсоветта чыгыш.
план-конспект урока по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Опыт работы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vystuplenie_na_pedsovete.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Выступление на педсовете.

МБОУ «СОШ№175» Советского района г Казани, учитель татарского языка и литературы второй квалификационной категории

Ахтямова Гульназ Мингалиевна

Из опыта работы.

     Основным результатом своей деятельности, я считаю, получение детьми прочных знаний, умений, навыков по татарскому языку и литературе. Умение их применять на практике.

    Обучение будет успешным, если знания, умения, навыки усваиваются учащимися в строгой последовательности, постепенно в порядке вырастающей трудности и сложности с ним, чтобы поднимался по ступеням. Я всегда стараюсь к более высокому уровню результативности в работе, отстаивая свои позиции, и стараюсь достичь поставленной цели.
      При изучении любого языка мира человек старается научиться его коммуникативной деятельности. Поэтому, я будучи учителем татарского языка и литературы работаю над методической темой, которая звучит так: «Применение инновационных технологий для развития коммуникативных способностей у русскоязычных учащихся на уроках татарского языка и литературы». 


      Основной целью обучения татарскому языку является формирование, развитие коммуникативной деятельности школьников и обучение практическому овладению языком. 

        Игровые, компьютерные технологии позволяют реально индивидуализировать учебный процесс, сделать его более гуманным по отношению к учащемуся, усилить положительную мотивацию обучения, активизировать познавательную деятельность, усилить творческую составляющую работы как ученика, так и учителя.


     В моем опыте стало традицией отработка орфографической зорькости учащихся через словарные диктанты. Использование интерактивной доски и возможностей мультимедиа позволяет сделать уроки яркими, образными, легко запоминающими.


        Мин күбрәк  рус төркемнәрендә эшлим.Түбәндәге максатларны  үзалдыма куйдым:

     -телне аралашу чарасы буларак өйрәнү;

      -укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, фикер йөртү, интеллектуаль  һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

       - күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль  шәхси күнекмәләр формалаштыру.

        Кече  яшьтәге мәктәп балалары эмоциональ, хәрәкәтчән  булалар.Алар тиз аралар. Бала  өчен материал  үзе өчен кызык булса гына, ул аны кабул итә һәм фикерли башлый. Шуңа күрә  мин дәресләремне кызыклы итеп үткәрергә  омтылам. Күбрәк уен элементларын, төрле алымнар   кертеп, дәресемне җанлы итеп алып барырга  тырышам.

          Татар  телен камил, әйбәт белү өчен, баланың сүзлек запасы бай буларга тиеш. Шуңа күрә һәр дәрестә 3-4 сүз өйрәнелергә бирелә. Дәреслекләребездә темалар   эзлекле  тәртиптә бирелгән. Мәктәп, гаилә, предмет билгеләрен белдергән сүзләр,сәламәтлек, алмашлыклар, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр, яшелчә һәм җиләк-җимешләр, кыргый һәм йорт хайваннары белән танышу лексикасы кертелгән.

        Балаларның истә калдыру сәләтләре төрлечә. Бер бала дәрес вакытында ук барлык сүзләрне дә  истә калдыра, ә кайберләренең истә калдыру сәләтләре йомшаграк. Дәрескә алынган сөйләм материалын дәрес азагында һәр бала  да үзләштереп бетермәскә мөмкин. Хәтердә калдыруның индивидуаль  үзенчәлекләрен истә тотып, дәреслектәге кайбер  күнегүләр, эш дәфтәрендәге кызыклы күнегүләр  системасы ярдәмгә килә. Мондый биремнәрне балалар кызыксынып эшлиләр, шул ук вакытта өйрәнелгән сөйләм күнекмәләре дә кабатланыла һәм ныгытыла.

        Бала телне ятлап кына түгел, ә актив фикерләп  өйрәнергә тиеш. Фикерен дөрес, матур җөмләләр белән дәлилләү шарт.

        1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70\80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш:

- сайланган эчтәлек буенча сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү,

-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле уку, охшаш диалоглар төзү.

        Дәресләремдә  күрсәтмәлелекне актив кулланырга тырышам.Гаилә, предмет, хайван         һ б рәсемнәр  дәресебезне тагын да җанландырып җибәрә Чөнки балаларның күреп истә калдыру сәләтләре актив формалашкан.

       Шулай ук ишарәгә дә зур  игьтибар итәм. Мәсәлән: тән төзелешен өйрәнгәндә балалар үзләре күрсәтеп, кабатлыйлар.Тартым алмашлыклары да кабатланыла һәм истә калдырыла. Мәсәлән: бу минем башым, бу минем кулым,бу синең кулың  һ б. Алмашлыкларны өйрәнгәндә ишарәгә таянабыз. Бу мин. Бу син. Төрле физминуткалар да  ишарәгә корылган. Без һәр дәрестә бу физминуткаларны яратып кабатлыйбыз һәм эшлибез.

      Эш-хәрәкәт белдергән сүзләрне өйрәнгәннән сон, ныгытып истә калдыру өчен, шул хәрәкәләрне ясыйбыз. Бу очракта укытучы әйтә, ә балалар ясыйлар һәм тәрҗемә итәләр.

             Җөмлә төзелешен өйрәнгән вакытта,татар телен рус теле белән чагыштырып, өйрәнәбез. Татар телендә кешеләрне, алмашлыкларны, хайван атамаларын белдергән сүзләрне иң беренче урынга куябыз,ә  эш-хәрәкәтне белдергән сүз җөмлә ахырында гына килгәнен искәртеп үтәм. Һәр дәрестә  мондый күнегүләр эшләнелә һәм ныгытыла.

        Әйдәгез,  без  дә төркемнәрдә эшләп алабыз. Мин сезгә сүзләр таратам. Ә сез дөрес җөмләләр төзергә тиеш булачаксыз. Шуны истә тотыгыз: эш хәрәкәтне белдергә сүз һәрвакытта да җөмлә ахырында килә.

1. БАРАМ, МИН, МӘКТӘПКӘ.

2. ЯШИ, КУЯН, УРМАНДА.

3. ЭШЛИЛӘР, БАЛАЛАР, БАКЧАДА.

4. ФУТБОЛ, УЙНЫЙЛАР, МАЛАЙЛАР.

5. ЗООПАРККА, БАРАБЫЗ, БЕЗ.

6.  КАЗАНДА, ЯШИМ, МИН.

7. УРМАНДА, ЯШИ ,ТӨЛКЕ.

8. БАРАЛАР, АЛАР КУНАККА.

 Уен төрләрен тәкъдим итәм.

1 Уйлау- фикерләүне ныгыту максатыннан “Җөмлә төзе “уены. Укытучы җәй дип әйтә, ә укучылар җылы, матур, коры...дип дәвам итәләр.

   “Тылсымлы капчык” уены Эченә төрле  яшелчә һ б салу капшап карап әйтү.

2. Вербаль хәтерне, игътибарны үстерү өчен “Дүртенчесе артык “, “ Бишенчесе артык”  (каен, нарат, агач, имән, тал; сөт, каймак, ит, сыр, май )уены. Нинди яшелчә артык. Яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре бирелә.

3.Игътибарлылыкны үстерү  өчен “Дәвам ит” чылбырлы уены . Укытучы сүз әйтә, бер укучы бу сүзне кабатлый һәм үзенекен өсти, икенче укучы әйткәннәрне кабатлап, үзенекен өстәп әйтә.

  Нинди сүз уены тактага хәрефләр языла, балар сүзләр төзергә тиеш. Кая- аяк, шык- кыш, серәд- дәрес

4..Җиде таҗлы чәчәк уены  Яңа сүзләрне таҗ артына яшерү.

5. Кул чабу уены. Кул күтәрү уены. Уң-йорт хайваннары, сул кул- кыргый хайваннар. Сүзләр әйтелә, к хәрефенә башланса, сүзләр калын яки нечкә, бер иҗекле сүзләр һ б Урта сыйныфларда заман, зат сан категорияләрен кабатлаганда кулланырга мөмкин.

6.Серле тартма уены.  Тартмада төрле рәсемнәр  Бер-берләренә сораулар бирәлә. Бу кем, нәрсә?

7 ”Йоклама, җавап кайтар” Мин туп ыргытам һәм сүзләр әйтәм- тәлинкә, кашык, чынаяк- ә сез гомумиләштерүче сүзне әйтергә тиешсез.

8. Син нинди җәнлек. Укучының аркасына, үзенә күрсәтмичә генә, берәр бәнлек эленә.Укучы сораулар бирә. Җәнлекне белергә тиеш.

9.  Чылбырлы уен. Мин “ апрель” дим,ә сез ул айга туры килгән сүзләр һәм җөмләләр төзисез.

10. Игътибарны үстерү өчен уен. Тактага рәсемнәр эленә, 10 секунд карарга вакыт бирелә. Нинди рәсемнәр икәнен бала аларга тиеш. Яки картина.Өй рәсеме-  ничә тәрәзәсе бар иде? Ничә күбәләк оча, Нинди агачлар үсә?

11.Очты, очты уены.

         Укуга кызыксыну уяту, акыллы, гадел, ярдәмчел, тырыш,сәламәт, җаваплы шәхес тәрбияләү-минем бурычым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үзтәҗрибә белән уртаклашу "Татар теле: үткәне, бүгенгесе"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игьтибар итәм. Иҗади эшләр, төрле вариантагы тестлар, карточка тәкьдим итәм. Соңгы елларда информацион технологияләр д...

Диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә текстны сәхнәләштерү.(Тәҗрибә уртаклашу)

Cөйләм дәресләрендә әсәрне  сәхнәләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу. Мәкалә....

Диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә текстны сәхнәләштерү.(Тәҗрибә уртаклашу)

Cөйләм дәресләрендә әсәрне  сәхнәләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу. Мәкалә....

Төмәнлеләр тәҗрибә уртаклаша

Янтык  урта мәктәбе кунаклар каршылый ...

Педсоветта чыгышым.

Эш тәҗрибәм белән уртаклашам...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект алымын куллану темасына педсоветта чыгыш

   Каким должен быть современный урок татарского языка и литературы? Этот вопрос является актуальным для всех учителей татарского языка, которых волнует проблема модернизации образова...