Төмәнлеләр тәҗрибә уртаклаша
статья на тему

Сабирова Фания Халиулловна

Янтык  урта мәктәбе кунаклар каршылый

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл faniya.docx14.43 КБ

Предварительный просмотр:

                                   

                                       татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучылары.

Төмәнлеләр тәҗрибә уртаклаша

Янтык  урта мәктәбе кунаклар каршылый

 10-11 октябрьдә Төмән  шәһәренең  Төмән өлкәсенең регион  мәгарифен  үстерү дәүләт  институтында  “Милли мәдәният  үсешендә  традицияләр һәм  яңалыклар” дип аталган  фәнни- гамәли  коференция үткәрелде. Конференциядә әлеге институт галимнәре, Төмән дәүләт университетыннан, Тубыл педагогик институтыннан  галимнәр, Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаментыннан белгечләр, Төмән өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты  укытучылары тәҗрибә уртаклашты.Шулай ук Татарстан Республикасының Зәй һәм  Әлмәт шәһәрләреннән дә татар теле һәм әдәбияты укытучылары  катнашты.

    Пленар утырышта  Төмән өлкәсендә яшәүче милләтләрнең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү  турында докладлар тыңланды. Конференцияне оештыручы  филология фәннәре кандидаты, доцент Насибуллина Сания Хәйретдин кызы конференция эшенең төп юнәлеше итеп татар телен, мәдәниятен, халкыбызның гореф-гадәтләрен үстерүне алган. Секция утырышларында  телләрне саклау буенча башкарылган эшләр, татар телен һәм әдәбиятын укыту, укучыларның фәнни-эзләнү эшләре турында докладлар тыңланды. Галимнәр , татар теле һәм  әдәбияты укытучылары  фикер алышты. Без дә, ягъни Сабирова Фәния Халиулла кызы (“Хәсәнҗан Әхмәров- Хәсән Туфанның беренчы укытучысы”), Халиуллина Халидә Әхәт кызы (“Гамил Исхаков-Зәй шәһәренең горурлыгы”), Фәррахова Резидә Миннеяр кызы (“Глобализация шартларында телләрнең  сакланып калу поблемалары”), Исламова Зәйнәп Нәсибулла кызы(“Заман яңача яшәүне таләп итә”) чыгышлар ясадык, тәҗрибә уртаклаштык.Эшләребез югары бәяләнде.

       Конференция икенче көнне үз эшен Төмән өлкәсенең Янтык урта мәктәбендә дәвам итте. Янтык авылында  дүрт ел элек укыту-тәрбияне оештыру өчен барлык шартлары булган яңа мәктәп бинасы файдалануга тапшырылган. Мәктәптә 109 бала белем ала. Бай педагогик тәҗрибә туплаган мөгаллимнәр эшли. Әлеге тырыш педагогик коллектив белән Җәлилова Тәския Сәетчан кызы  җитәкчелек итә.Укучыларга  белем бирүдә, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә коллектив  бар көчен куеп хезмәт итә, тәҗрибә уртаклаша.  Укытучылар югары дәрәҗәдә бай эчтәлекле дәресләр, сыйныфтан тыш чара үткәрделәр. Ачык дәресләрдән соң фикер алышу  түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Сөйләшүне мәктәп директоры Тәския Сәетчан кызы башлады. Ул укучыларының ирешкән уңышлары турында канатланып сөйләде.Янтык урта мәктәбе укучылары өлкәнең төрле конкурсларында, олимпиадаларда катнашып, грамоталар, дипломнар белән бүләкләнәләр.Мәктәптә  укыту-тәрбия эше югары дәрәҗәдә куелган. Сәләтле балалар белән эш программасы төзелгән. Укучылар әти-әниләре ризалыгы белән “Каскара” агрофирмасына бик теләп булышалар.Үз сыйныф җитәкчеләре белән яшелчәләр үстерәләр. Үзләре үстергән яшелчәләр ел дәвамында өстәлдән өзелми.

    Гомер буе мәктәптә белем биргән, хәзер лаеклы ялда булган Сәетова Мәүлидә апа, Хәлиуллина Тимербикә апа- мәктәпнең еш кунаклары. Алар яшь буынны тәрбияләүдә һаман да үз көчләрен кызганмыйлар.

    Түгәрәк өстәл артында сүзне Төмән районының татар теле һәм әдәбияты буенча методик берләшмә җитәкчесе Муллачанова Гүзәлия Хәлил кызы алды.Ул  укытучыларның ирешкән уңышлары белән таныштырды. Биредә районның үз традицияләре формалашкан, укытучылар җан атып эшлиләр.  

    Конференция күңелдә онытылмаслык тәэсирләр калдырып үтеп тә китте.Без ерак Себер якларында яшәүче  милләттәшләребезнең татар телен , мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча зур эш алып баруларын күреп чын күңелдән сөендек. Конференцияне оештыручы Нәсибуллина Сания Хәйретдин кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Форум, семинар, конференция кебек чаралар мөгаллимнәргә һөнәри осталыкларын үстерергә ярдәм итә.  Без дә тәҗрибә тупладык, илһамланып эшләргә көч һәм дәрт алдык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үзтәҗрибә белән уртаклашу "Татар теле: үткәне, бүгенгесе"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игьтибар итәм. Иҗади эшләр, төрле вариантагы тестлар, карточка тәкьдим итәм. Соңгы елларда информацион технологияләр д...

Диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә текстны сәхнәләштерү.(Тәҗрибә уртаклашу)

Cөйләм дәресләрендә әсәрне  сәхнәләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу. Мәкалә....

Диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә текстны сәхнәләштерү.(Тәҗрибә уртаклашу)

Cөйләм дәресләрендә әсәрне  сәхнәләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу. Мәкалә....

Эш тәҗрибәм белән уртаклашам.

Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Мин тел дәресләрендә классның үзенчәлегенә карап, бөтенесенә бер төрле эш яки төркемнәргә бүлеп, һәркайсына төрле эш бирергә тырышам. Белемнәрнең ...