Эш тәҗрибәм белән уртаклашам.
статья по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Мин тел дәресләрендә классның үзенчәлегенә карап, бөтенесенә бер төрле эш яки төркемнәргә бүлеп, һәркайсына төрле эш бирергә тырышам. Белемнәрнең нәтиҗәлелеге дәрестә оештырылган эшчәнлеккә дә нык бәйле. Укучыларның катлаулы биремнәрне төркемнәрдә башкарулары, индивидуаль эшкә караганда, югарырак нәтиҗәләр бирә. Төркемдә эшләгәндә йомшак укучы укытучы ярдәмен генә түгел, ә иптәшләренең киңәшен дә тоя. Көчле укучы исә, киңәшче һәм ярдәмче ролен башкарганда, үз белемен дә активлаштыра, конкретлаштыра, билгеле бер системага сала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_esh_tzhribmnn.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

Эш тәҗрибәмнән...

         Һәр бала – иҗади шәхес. Мәктәптә сәләтле балаларны ачыклап бетерү һәм аларның иҗади сәләтен үстерүгә игътибар җитеп бетми. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү – заман таләбе. Укучыларны әдәбият дөньясына ничек алып керергә, иҗади активлыкларын ничек булдырырга? Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы балаларның саны артык күп булмауны искә алсак, мондый юнәлештәге эш укытучыдан белем һәм күнекмәләр генә түгел, тәвәкәллек һәм фидакарьлек таләп итүне билгеләп үтү урынлы булыр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычларының берсе – укучының тел һәм әдәбият буенча иҗади активлыгын үстерү, фикерләү сәләтен арттыру.

           Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Мин тел дәресләрендә классның үзенчәлегенә карап, бөтенесенә бер төрле эш яки төркемнәргә бүлеп, һәркайсына төрле эш бирергә тырышам. Белемнәрнең нәтиҗәлелеге дәрестә оештырылган эшчәнлеккә дә нык бәйле. Укучыларның катлаулы биремнәрне төркемнәрдә башкарулары, индивидуаль эшкә караганда, югарырак нәтиҗәләр бирә. Төркемдә эшләгәндә йомшак укучы укытучы ярдәмен генә түгел, ә иптәшләренең киңәшен дә тоя. Көчле укучы исә, киңәшче һәм ярдәмче ролен башкарганда, үз белемен дә активлаштыра, конкретлаштыра, билгеле бер системага сала.

           Укучыларның иҗади яки фикер йөртү сәләтен үстерүдә мин изложениеләрне күбрәк яздырырга тырышам.         

             Картина буенча инша барлык сыйныфта да яздырыла һәм, укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәсенә карап, темасы, биреме ягыннан төрле катлаулылыкта була. Картина буенча инша яздырыр алдыннан әзерлек эше үткәрү мөһим. Иң беренче шарт: картина эчтәлеге укучыга аңлаешлы, таныш булсын. Укучыга үзенә таныш күренешләрне тасвирлау җиңелрәк, һәм автор әйтергә теләгән фикер дә бала күңеленә тизрәк үтеп керәчәк.

          Гомумән, язма эшләр башкарганда укучыларның күзаллаулары киңәйтелә, логик фикерләү сәләте үстерелә. Бу эшне башкарганда укучы мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, яңалык таба, нәтиҗә ясый һәм дәрестә алган белемнәрен ныгыта. Дәресләрдә эзлекле эш, өстәмә биремнәр бирү, иҗади биремнәр башкару укучыларның сәләтен үстерергә дә булыша. Бу шулай ук укучыларның белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен тагын да камилләштерә, фикер йөртү дәрәҗәсенең үсүенә йогынты ясый.

           Хәзерге вакытта укучыларыбызның күбесе әдәби әсәр укымый. Тел һәм әдәбият укытучысының максаты укучыларны әдәби әсәр белән кызыксындыру, аларда аны уку теләге уяту; әсәрне анализларга өйрәтү. Укучылар 5нче сыйныфтан ук әдәби әсәрнең темасын, төп геройларын билгели алырга тиеш. Без аларны шуңа өйрәтергә тиеш. Укучы кечкенә күләмле әсәрләрне укып аңа кыскача анализ ясый белергә тиеш. Бу эшнең нәтиҗәсе булып төрле иҗади эшләр, рефератлар яздыру тора.

           Укучылар әдәби әсәрдәге геройларга характеристика да бирә белергә өйрәнергә тиеш. Әсәрдәге геройга үзенең мөнәсәбәтен чагылдырсын. Бу очракта дәрестә һәр укучының фикере тыңланып гомуми нәтиҗә ясалса бигрәк тә яхшы. Дәресләрдә мөстәкыйль эшләр үткәрү баланың (укучының) фикерләү, уйлау эшчәнлеге үсүгә дә йогынты ясый. Бу эшне оештыргандаиукучының игътибарлылык дәрәҗәсе, белемне кабул итә алу мөмкинлеге, хәтер үсеше, фикерләү сәләте исәпкә алынырга тиеш. Укучыларны гадидән катлаулыга таба фикер йөртергә өйрәтергә күнектерергә кирәк.

        Электрон укыту ресурсларын дәресләрдә куллану бүгенге көндә традицион белем бирүнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.           Информацион һәм коммуникатив технологияләрнең тиз үсеше укыту-тәрбия бирү өлкәсенә дә зур йогынты ясый. Яңа технологияләрне яхшы үзләштергән теләсә кайсы белгеч эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

          Компьютер – яңа технологияләр дөньясына керергә теләгән теләсә кайсы белгеч өчен ярдәмче. Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. Мәсәлән, укыту-методик материаллар, күрсәтмә әсбаплар, укытуның яңа формаларын эзләү, документлар тутыру... Мондый эшләр вакытында укытучының хезмәт җитештерүчәнлеге, иҗади активлыгы арта. Компьютер техникасыннан файдалану педагогның белгеч буларак дәрәҗәсен дә күтәрә. Һәр укытучы информацион культураның нигезен тәшкил итә торган күнекмәләрне үзләштерергә, теләсә нинди эшне башкарганда компьютердан нәтиҗәле файдаланырга тиеш.

        Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта компьютерлар түбәндәге максатларда файдаланыла:

интернет челтәрендә информация эзләү;

дәресләрдә һәм төрле иҗади конкурсларда катнашу өчен реферат,

презентация ясау, доклад һәм башка материаллар эзләү;

викториналарда катнашу өчен материаллар эзләү;

тестлар чишү;

          Татар телен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм мәгариф системасында бердәм дәүләт имтиханнарының үтеп керүе, укытучыларны иҗади эзләнүгә этәрде. Билгеле булганча, БДТ нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Ә тестларга дөрес җавап бирү өчен, фәнне камил белү генә җитми, әлеге тестлар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерү дә зарури.

      Тестлар биремнәре үтәлә һәм укучы шунда ук үзенең дөрес эшләвен яки эшләмәвен тикшерә. Компьютер билгеләр дә куя.

     

             Барлык сыйныфлардагы балаларның белем дәрәҗәләре төрлечә. Берүк сыйныфта белемне үзләштерү буенча төрле булган балалар утыра: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә. Мондый сыйныфтагы балалар белән нишләргә, аларга ничек белем бирергә? Әлеге мәсьәләне хәл итү юлы – укытуны дифференцияләштерү.

         Һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары формалаштырудан гыйбарәт. Яңа теманы өйрәнгәндә көчле укучыларга, ә ныгыту, кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга игътибар итәргә кирәк. Шулау ук өйрәнелә торган теманың үзенчәлекләрен һәм ни өчен авыр үзләштерелүен исәпкә алып, укучыларга индивидуаль-дифференцияләштерелгән биремнәр, сораулар әзерләү бик мөһим.

    Татар милләтеннән булмаган балаларга тел өйрәтү – авыр, әмма кызыклы хезмәт. Татар теле укытуның башлангыч этабында, аеруча балада әлеге телгә кызыксыну тәрбияләү бик мөһим. Нәкъ менә шушы чорда төрле уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш үткәрү уңай нәтиҗәләрнгә ирешергә мөмкинлек бирә. Оста итеп оештырылган уен балаларда телгә карата кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә этәрә, яңа телне белүнең тормышта кирәклегенә төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә.

        Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның балаларны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы әһәмиятле. Теманы өйрәнгәннән соң үткәрелгән уеннар аеруча уңышлы була. Алар укучыларның сүзлек байлыгын арттыра, “дөрес әйтттемме” дигән табигый курку-тартынуны җиңәргә ярдәм итә.

    Киләчәктә мин үз укучыларымны иҗади фикерләү сәләтенә ия булган, туган илебезне, туган телебезне яратучы, гореф – гадәтләребезне киләчәк буыннарга тапшыра алучы,  тормышта үз максатларына ирешүче шәхесләр итеп күз алдына китерәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үзтәҗрибә белән уртаклашу "Татар теле: үткәне, бүгенгесе"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игьтибар итәм. Иҗади эшләр, төрле вариантагы тестлар, карточка тәкьдим итәм. Соңгы елларда информацион технологияләр д...

Диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә текстны сәхнәләштерү.(Тәҗрибә уртаклашу)

Cөйләм дәресләрендә әсәрне  сәхнәләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу. Мәкалә....

Диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә текстны сәхнәләштерү.(Тәҗрибә уртаклашу)

Cөйләм дәресләрендә әсәрне  сәхнәләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу. Мәкалә....

Төмәнлеләр тәҗрибә уртаклаша

Янтык  урта мәктәбе кунаклар каршылый ...